Мәгариф

Укытучылар өчен форма кирәкме?

11 сентября

Республика педагоглары әлеге башлангычны нигездә хуплый Укучылар өчен кертелгән мәктәп формасы белән бергә укытучылар өчен дә кием стандартлары барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Дәүләт думасындагы Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар, Мәгариф мәсьәләләре буенча комитетлар сүз алып бара. Алар балаларның гына түгел, педагогларның да үз-үзен тотышы һәм тышкы йөзе нормаларын эченә алган мәктәп намусы турындагы федераль кодекс төзи башлаган. “Әлбәттә, укытучыларның, укучылар кебек үк, бертөрле мәктәп формасы киюен таләп итү булмаячак”, — ди комитет әгъзалары. Кодекста укытучылар өчен киенү һәм бизәнү стиле билгеләнәчәк. Бу инде мәктәпкә кыска итәк, тирән декольте һәм күзгә нык бәрелеп торган макияж белән килү тыелачак, дигән сүз. Әлеге кодекс эшләнү стадиясендә генә булса да, ул киң җәмәгатьчелек арасында төрле фикерләр тудыра. Укытучыларга катгый таләпләр куелуга каршы чыгучылар да байтак. Без дә, үз чиратыбызда, әлеге мәсьәләгә карата тормышлары мәктәп белән бәйле кешеләрнең фикерләрен сораштык.

Бәхете эштән аның

11 сентября

Бервакыт автобуста ике ханымның шундый сөйләшүенә шаһит булдым. — Мәктәптә эшләрең ничек? — Эшем әйбәт бара, РБны алдым, РФны алдым (сүз “Мәгариф отличнигы” исеме хакында). “Атказанган укытучы”ны да алганда әйбәт булыр иде. Иргә әйтергә инде, әзрәк колак ярсын. Үземә дә бераз эш күрсәтеп алырга туры килер. — Укучылар ничек соң? — Уф-ф, күрәсем дә килми шуларны! …Мәкалә героемның мактаулы исемнәре дә, грамоталары да юк. Үзе әйтмешли, ул — мәгариф фронтының “рядовой” хезмәткәре. Сүзем — Дүртөйле шәһәре 5нче мәктәбенең математика укытучысы Баһаветдинова Дәнифә Гомәр кызы хакында.

Мәгърифәт сукмагыннан ышанычлы атлый

10 сентября

“Башкортостан укытыусыһы” журналының милли телләр һәм әдәбиятлар бүлегенә барып керсәгез, сезне анда ачык йөзле, тәҗрибәле белгеч, бүлек җитәкчесе Тәнзилә Мөхиярова-Миңнеәхмәтова каршы алыр. Ике дистә ел эшли инде ул журналда. Ә мәгариф өлкәсендәге стажы — егерме җиде ел. Гомеренең алтын сызыгына җитеп килүче бу фидакарь ханымга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. — Тәнзилә Фәнсит кызы, студент елларыбыз бер чорда узды. Сезнең күп шәхесләрне биргән Чакмагыш районының Аблай авылында туып-үсүегез, БДУның филология факультетының татар бүлеген тәмамлавыгыз, “Тулпар” журналында мөхәррир булып эшләүче Рамил Миңнеәхмәтов белән студент елларында ук кавышып, менә дигән ул һәм кыз үстерүегез турында беләбез. Ә менә мөгаллимәлек юлыгызның каян башлануы хакында хәбәрдар түгелбез. — Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, юллама буенча ирем белән Иглин районының Карамалы мәктәбенә эшкә килдек. Анда сигез ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Шушы елларда мәктәптә туган телләр һәм әдә­биятлар кабинеты барлыкка килде. Кабинетны Казаннан, почта аша алын­ган дәреслекләр, аңлатмалы сүзлекләр, күргәзмә материал, сыйныфтан тыш уку өчен нәфис әдә­бият белән тулыландыру, район укыту­чылары өчен ачык дәресләр күрсәтү, теге яки бу язучының иҗаты буенча атналыклар, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү, әдәбият түгәрәге алып бару, кулъязма гәзит чыгару тел һәм әдәбият дәресләренең сыйфатын күтәрергә ярдәм итте. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә укучыларны Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишева, Рәми Гарипов һәм башка язучыларның әсәрләре белән дә таныштырдым. Башкортстан язучы­ларының портретларыннан күргәзмә стенд эшләнде. Ул елларда татар теле һәм әдәбиятына һәр сыйныфта атнасына 4-5 сәгать бирелә иде, шуңа укытучының мөмкинлекләре дә күбрәк булган. Бәлки, шуның нәти­җәседер, дүрт укучым татар теле укытучысы һөнәрен сайлады, бүген инде алар үзләре 10-15 еллык стажы булган абруйлы укытучылар. Икесе туган авылларында, үзләре белем алган мәктәптә укыта.

Шәһәр мәктәбеннән ким түгел

04 сентября

Баязит Бикбай исемендәге Яңа Мораптал мәктәбе яңарыш юлыннан кыю атлый Мәктәп “Мәгариф” гомум­дәүләт программасы ниге­зендә 2007 елда сафка кер­телгән иде. Бу заманча белем бирү учреждениесендә алты авылдан 231 бала белем ала. Яңа уку елында беренче сыйныфка, ике филиалны да исәпкә алганда, барлыгы 25 бала килгән. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы белем учагының бинасы әллә кайлардан ук күре­неп, авылга ямь биреп балкып утыра. Бизәкләп эшләнгән тимер рәшәткәле биек капкалар аша үтү белән ихатада күкрәп үскән кызгылт-сары чәчәкләр күзгә чалына. Аларны укучы балалар күңел җылысы биреп үстергән. Мәктәп бинасының диварындагы алтын курай чәчәге дә, аларга кушылып, тулы композиция тәшкил итә. Ә мәктәп баскычы янындагы чәчәкләр арасында мораптал­лыларның бөек якташы, язучы Баязит Бикбайның бюсты тора. Ул мәктәпкә килүче балаларны каршылый сыман. Колонналы баскычтан күтә­релгәч, киң коридорда яшел­­­­­лек тантана итә, махсус савытлардан бүлмә гөлләре сәламли. Иркен, якты уку бүл­мәләре уку-укыту җиһазлары, кирәкле методик кулланмалар белән тәэмин ителгән. — Мәктәптә 42 компьютер бар, алар Интернетка тоташтырылды. Химия, биология, физика, информатика кабинетлары тиешенчә җиһазлан­дырылды, башлангыч сыйныф укытучылары ноутбуклар белән тәэмин ителде. Максатлы бүленгән 50 мең сум акчага спорт инвентарьлары алырга җыенабыз, — диде мәктәп директоры, Башкортстанның атказанган укытучысы, Русия һәм Башкортстан мәгарифе отличнигы Нурулла Нәфыйков. — Мәктәп яңа булгач, җиңелчә ремонт белән генә чикләнәбез. Шуңа мәктәп яңа уку елына июль азагында ук әзер иде инде.

Кунак көткән йорт кебек!

04 сентября

Коралачык мәктәбе балаларны ерактан чакырып тора Федоровка районының Коралачык төп гомуми белем бирү мәктәбе яңа уку елын чын мәгънә­сендә яңарып, күркәмләнеп каршы алды. Җәй айларында биредә күләмле буяу-төзекләндерү эшләре башкарылган. — Иң тәүдә мәктәп ихатасын тәртипкә китердек. Район хакимияте ярдәме белән 150 метр койма тоттык, яңа капкалар урнаштырдык. Арытаба эш бина эченә күчте, — ди мәктәп директоры Сөмбел Хәйбуллина. Әйтергә кирәк, биредә дә район җитәкчелеге яр­дәм кулы сузган. Төзекләндерү эшләренә юнәлтелгән 50 мең сум акчага бина эченә косметик ремонт үткәрелгән. Тәрәзә рамнары, диварлар, идән буялган, түшәм агартылган, мәктәпкә яңа җиһазлар, укыту кирәк-яраклары сатып алынган. Нәтиҗәдә, Коралачык мәктәбе кунак көткән йорт кебек балкыган. 2 сентябрьдә бирегә 38 бала укырга килгән. Дөрес, беренче сыйныфка өч бала гына укырга төшкән, әмма авылда соңгы чорда туымның сизелерлек артуын исәпкә алганда, киләчәктә мәктәп укучылары саны акрынлап артуын көтәргә кирәк.

Белем - ныклы, уку елы уңышлы булсын!

31 августа

Яңа уку елы республика укучылары өчен яңалыклар белән башлана. Быел балалар мәктәпкә, гадәттәгечә, көзнең тәүге көнендә түгел, 2нче сентябрьдә киләчәк. Ә иң мөһиме — укучыларның мәктәп формасына күчүе көтеп алган бу бәйрәмгә тагын да ямь өстәячәк. Ниһаять, “Мәгариф турында”гы Законга төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә, 1 сентябрьдән укучылар мотлак рәвештә мәктәп формасында йөрергә тиеш. Димәк, тезе чыккан джинсылар, чуар блузкалар, кыска итәкләр белем учакларының ямен җибәрмәячәк. Республикабыз мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга килүче 44 мең баланың матур, чын-чынлап мәктәп мохитенә аяк басуы аеруча сөенечле. Краснокама районында яңа уку елы 9 — башлангыч, 9 — төп, 12 урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә, шулай ук, 18 мәктәпкәчә һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесендә башлана. Аларда барлыгы 2 мең 621 укучы белем һәм тәрбия алачак, 277 бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Әйтергә кирәк, узган уку елы Краснокама укучылары өчен уңышларга бай булган. Чыгарылыш сыйныф уку­чыларының 11е — алтын, 6сы көмеш медаль белән бүләкләнгән. Югары уку йортларына керүче укучылар саны соңгы биш елда 46 проценттан 82гә җиткән. Былтыр алар укырга керүчеләр саны буенча республика районнары арасында икенче урынга чыккан. Мәктәп укучыларының Бөтенрусия олим­пиадасының республика этабында 16 предмет буенча 41 укучының катнашуы да яхшы күрсәткеч. Краснокаманың 11 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Биредә туган телләр укытуга зур игътибар бирелү укучыларның республика һәм төбәкара олимпиадаларында, әдәби-иҗади кон­курсларда уңышларга ирешүендә ачык күренә. Аерым алганда, Куян, Николо-Березовка, Яңа Нугай, Яңа Кабан, Яңа Каенлык, Яңа Бөртек мәктәпләре уку­чылары һәрдаим җиңүчеләр исемлегендә.

Дусларыбыз үрнәк күрсәтә

31 августа

Илеш районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә “Әллүки” журналын һәм “Кызыл таң” гәзитен таратуга булышлык итүче бер төркем мәгариф хезмәткәре бүләкләнде. Илеш — “Кызыл таң” гәзите һәм “Әллүки” журналы иң күп тарала торган төбәк. Гәзитебезне һәм журналыбызны аеруча мәгариф хезмәткәрләре үз итә. Үз чиратында, редакция дә җавапсыз калмый. Һәр елны “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашып, “Кызыл таң” һәм “Әллүки” белән дустанә мөнәсәбәттә булган мәгариф хезмәткәрләрен бүләкли. Быел да бер төркем хезмәткәр Фаил Камил улы кулыннан бүләкләр алды. — Бүген мин Түбән Яркәй авылының Завод бистәсендә ачылган “Баланы үстерү үзәге”ндә һәм 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачачак лицейда булдым. Мөдир Ләйсән Камалетдинова — “Баланы үстерү үзәге”нә йөрүче 110 баланы, лицей директоры Гөлнара Кашапова башлангыч сыйныфларда укыячак 45 укучыны “Әллүки”гә яздырырга вәгъдә бирде. Димәк, Илештә киләсе яртыеллыкта “Әллүки”не укучылар саны тагын да артачак, — диде Фаил Камил улы, август киңәшмәсендә чыгыш ясап. Ул “Әллүки” белән “Кызыл таң” гәзитен таратуда булышлык итүче бер төркем мәгариф хезмәткәренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Миллионер лицей - Мишкәдә!

29 августа

Апрельдә республика Хөкүмәте алдынгы инновация программаларын кулланып югары технологияле продукция җитештерү өчен кадрлар әзерләүче һөнәри белем бирү йортлары арасында дәүләт гранты алуга конкурс игълан иткән иде. Анда республиканың 22 уку йорты катнашты. Нәтиҗәдә, Туймазы һәм Яңавыл районнарыннан, Сибай шәһәреннән һөнәри колледжлар, Октябрьский коммуналь-төзелеш, Стәрлетамак политехник, Учалы тау-металлургия техникумнары җиңеп чыкты.

Дүрт мәктәп ачылачак

29 августа

Республикада яңа уку елына дүрт яңа мәктәп һәм ике балалар бакчасы сафка кертеләчәк, тагын ике гомуми белем бирү учреждениесе реконструкциядән соң ачылачак.

Бишенделеләр яңарыш юлында

28 августа

Бүген биредә укытудагы иң алдынгы технологияләр файдаланыла

Югары Бишенде урта мәктәбендә без иң тәүдә урыс теле укытучысы, күптән түгел Бөтенрусия бәйгесендә җиңеп, “Мәгариф” проекты кысаларында ил Президенты премиясенә лаек булган Лилия Фәтхетдинованы тәбрик­ләдек. — Бәхетемне укытучылык эшендә таптым. Мәктәп мине балкып янган йолдыз кебек, үзенә тартып тора. Президент грантын алуым турында ишет­кәч, күңелем шатлык һәм горурлык хисләре белән тулды, — ди Лилия Әсгать кызы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»