Мәгариф

Кечкенә коллектив зур уңышлар яулый

22 октября

Телләр укыту югары дәрәҗәдә оештырылган Балыклы мәктәбендә башка юнәлешләр дә нәтиҗәле үсешә

Федоровка районының Балыклы гомум белем бирү мәктәбендә телләр укыту аеруча югары дәрәҗәдә оештырылган. Мәктәп укучыларының тел буенча район һәм республика бәйгеләрендә катнашып, әледән-әле яхшы күрсәткечләргә ирешүе дә шул хакта сөйли. Мәсәлән, узган уку елында Рузалина Төхвәтуллина урыс теле буенча үткәрелгән район олимпиадасында беренче урын яулаган. Русиянең дәүләт телен генә түгел, чит телләрне дә Балыклы мәктәбе укучылары тирәнтен үзләштерә. Тугыз ел дәва­мында балалар мәктәптән инглиз теле буенча төпле белем белән коралланып чыга. Ә инде туган телне алар су кебек эчә. Бу җәһәттән Балыклы мәктәбе районда татар теле һәм әдәбияты укыту үрнәкле итеп оештырылган белем бирү учреждениеләренең берсе булып тора.

Укытучыларга иң якын институт

19 октября

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Башкортстан Мәгарифне үстерү институтының 80 еллык юбилее уңаеннан матбугат конференциясе үтте. “Институтның мәгариф системасы үсешендәге роле ” темасына багышланган чарада институт ректоры Рамил Мәҗитов, аның хокук мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Сергей Лысов, педагогика кафедрасы мөдире Эльвира Янбулатова һәм башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Сергей Пичугин катнашты.

Мәктәпләрнең үз стадионы бар

15 октября

Кешеләр көзге яңгырлардан арыды, тизрәк кыш килүен тели. Ә менә Туймазыдагы өч мәктәп укучылары инде язны көтә. Шәһәрнең 1нче, 8нче һәм 9нчы мәктәпләре янында реконструкциядән соң яңа универсаль спорт мәйдан­чыклары ачылды. Чын-чынлап ачык һавадагы стадионнар алар. Футбол, волейбол, баскетбол уйнарга, роликта йөрергә, башка спорт ярышлары үткәрергә биредә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәйданчыклар заманча техноло­гияләр нигезендә төзелгән, балалар хәвефсезлегенә зур игътибар бирелгән, махсус резина түшәмә җәелгән. Шунысы да мөһим, бу мәйданчыклар тоташ микрорайонның спорт үзәгенә әверелә ала. Мәсәлән, 1нче мәктәп үзәктән, спорт корылмаларыннан ерак урнашкан. Мәйданчык исә җәйләрен мавыктыргыч уеннар оештырып, бу төбәктәге балалар­ның вакытны файдалы үткәрү урыны булачак.

Игътибар һәм хөрмәт алга әйди

09 октября

Русия Президентының 200 мең сумлык гранты авыл педагогын яңа башлангычларга канатландырган

Туймазы районы Югары Бишенде урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәтхетдинованың педагогик стажы 32 елдан артып киткән. Үз тормышын мәктәптән башка күз алдына да китерә алмый ул. 1981 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан бирле ул биредә эшли, алдынгы карашлы укытучы, югары квалификацияле тел белгече буларак, педагогик коллективның ихтирамын яулаган.

Без математика яратабыз!

05 октября

1нче Кыргыз-Миякә мәктәбенең 7 “а” сыйныфы укучылары бертавыштан шулай, ди

Барыбыз да мәктәп юлын үттек. Бере­безгә дә укыту­чыларның “ярат­каны” һәм “яратмаганы” булуы сер түгел. Яраткан укытучыларыбызны гомер буена онытмыйбыз, сагы­набыз һәм аларга рәх­мәтле булып калабыз. Чирек гасыр математика укыткан Башкортстанның мәгариф алдынгысы Люция Хафизова да, һичшиксез, шундыйлардан. Балаларны, мәктәпне ихлас ярата ул. Укучылары да аны үз итә. Люция ханым дәрес биргән 7 “а” сыйныфының бик мөлаем һәм актив укучылары мине ихлас каршылады. Аларга: “Кайсыгыз математика дәресен ярата?” дип сорау бирдем. Һәр бала кул күтәрде. Укытучының хезмәтенә иң югары бәһа — ул алган грамоталар да, мактаулы исемнәр дә, мактау сүзләре дә түгел, ә укучыларының аның предметын яратуы, аңлавы һәм үзләре дә шул юнәлешне сайлаулары, минемчә. Ә Люция Мәгъдә-нур кызының эшен дәвам итүчеләр бихисап. Шулай ук, математика төп юнәлеш булган югары уку йортларына баручылар да аз түгел. Бүген аның укучылары илебезнең иң абруйлы югары уку йортларында белем ала. Яллар саен Люция апаларын сагынып кайталар, хәл белергә, күрешеп сөйләшергә киләләр. Люция Хафизова эштә алдынгы булган кебек, гаиләдә сөекле хатын һәм мактаулы ана да. Тормыш иптәше Салават Билал улы белән ике улларына бик матур тәрбия биргәннәр. Олы уллары Динар Казанда зур төзелеш оешмасының баш инженеры. Инде үзе дә әти кеше. Дамирлары — 9 сыйныф укучысы. Динарның Казанны сайлавы очраклы түгел, чөнки Люция үзе дә Татарстанның Баулы районы кызы. Башкортстан педагогия институтын тәмам-лагач, язмышын безнең төбәк белән бәйли. Һәм үзен бик бәхетле саный. Монда ул сөекле ирен, яраткан эшен таба. — Безнең мәктәп иң яхшысы! — ди ул бар коллегаларына, аеруча, остазлары Гүзәл Мохтаровага, Фәнүзә Латыйповага, мәктәпнең элекке һәм бүгенге директорларына рәхмәт белдереп.

Иң гүзәл кеше икәнсез!

05 октября

Рәйсә Габдрәфыйкова турында һәр укучысы күңелендә шундый ихлас хисләр саклый

Беренче укытучы. Аның турындагы якты хатирәләр­не кем генә күңел түрендә кадерләп сакламый да, еллар узган саен кем генә беренче укытучысын тирән хөрмәт белән исенә төшерми икән?! Илеш районында быел 381 укучы тәү тапкыр белем учагы ишекләрен ачып керде. Шулар­ның 23е Югары Яркәйдәге Тәлгать Рахманов исемен­дәге мәктәпнең “Русия Федера­ция­­се­нең иң яхшы укытучылары” конкурсы җиңүчесе, Русия Президенты гранты иясе Рәйсә Габдрәфыйкова җитәк­ләгән 1нче “а” сыйныфына укырга килде.

Бөркетләр оя ташламый

28 сентября

Танылган җырчы Гомәр Әбделмановның Караидел турындагы мәшһүр җырын ишетүем була, ни өчендер, күз алдыма мәгарифкә тугры хезмәт итүче сәләтле оештыручы, Караидел районының мәгариф бүлеге мөдире Равил Гыйниятуллин килеп баса. Моның бер сәбәбе дә бар. “Башкортстан укытучысы” журналында баш мөхәррир булып эшләгән чакта Караидел районында булганда мәгариф бүлеге бинасының котсызлыгын, җиме-реклеген күреп, ис-акылым киткән иде. Өстәвенә, бүлек мөдире: “Әле төшке аш вакыты, мин кайтып капкалап килим, сез утырып торыгыз”, — дип йөгерә-атлый чыгып китте. Мин: “Ныграк ашагыз, бу җимерек баскычтан менү өчен күп көч кирәк!” — дип кычкырып калдым... Бераз вакыт үткәч, шушы районга тагын сәфәрем төште. Теге бина бөтенләй үзгәргән, балкып тора. Хезмәткәрләренең дә кәефе бик әйбәт, чөнки эш өчен уңайлы шартлар булдырылган. Мине көләч йөзле, саф күңелле яңа мөдир каршы алды. Бу Равил Канип улы иде. Ике елдан соң район укытучыларының август киңәшмәсендә катнаштым. Мөдир белән районның бик күп мәктәпләрен карап чыктык, укытучылар белән очраштык. Август киңәшмәсе зур оешканлык белән, югары дәрәҗәдә үтте. Мәгариф проблемаларын тикшерүдә укытучылар, мәктәп һәм хуҗалык җитәкчеләре, ата-аналар бик актив катнашты. Әлбәттә, төп юнә-лешне мәгариф бүлеге мөдиренең тирән эчтәлекле доклады бирде, җанлы сөй-ләшүне оештыруда ул зур роль уйнады. Равил Канип улы үтә җаваплы вазыйфаны башкаруга зур әзерлек, тор-мышның әчесен-төчесен татып килде. Педагогик хезмәт юлын ул 1970 елда Багазы мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. Бөре педагогия институ-тының физика-математика факультетын тәмамлагач, укытучылык эшен арытаба дәвам итә.

Яңа җиңүләргә старт

25 сентября

Бакалы районында сәләтле балаларга һәм алар белән шөгыльләнүче мәгариф хезмәткәрләренә дипломнар һәм грантлар тапшырылды Бакалы районында “Сәләтле яшьләргә булышлык итү фонды” башлангычы белән алтынчы ел рәттән “ Талантлар йолдызлыгы” дип исемләнгән чара үткәрелә. Анда республика олимпиадаларында, спорт ярышларында, төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда призлы урыннар алган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар, тренерлар бүләкләнә. Агымдагы елда да бу чара тантаналы рәвештә үтте. Сәләтле балаларны һәм алар белән шөгыльләнүче мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләргә “Сәләтле яшьләргә булышлык итү” фонды рәисе, “Уралтранснефтепродукт” җәмгыятенең генеральный директоры, техник фәннәр докторы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Наил Бәһаветдинов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының “Балаларның сәләтен үстерү үзәге” директоры, “Сәләтле балалар” мәгариф проекты кураторы Зиннәт Аллаяров, республика Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харрасов, “Барс-Медиа” компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев, “Спецтранснефтепродукт”, “Туймазы кирпече”, “Красный пролетарий” җәмгыятьләре директорлары Валерий Казанцев, Руслан Еникеев, Илгиз Шәрипов, композитор һәм башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты Наил Шәймәрданов килделәр. — Районыбыз мәктәпләрендә балалар сыйфатлы белем һәм тәрбия алсын өчен тиешле шартлар тудырылган, профильле укыту, сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәле оештырылган. Соңгы елларда “Сәләтле яшьләргә булышлык итү фонды” белән берлектә район, республика олимпиадалары, спорт ярышлары, фестивальләр һәм конкурслар җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү матур традициягә әверелде. Шушы уңайдан якташыбыз Наил Бәһаветдиновка барлык укучылар, укытучылар һәм ата-аналар исеменнән зур рәхмәт белдерәм, — диде Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев чараны ачу тантанасында.

Яңа уку елына — яңа лицей!

11 сентября

Белем көне — мәктәп укучыларына гына түгел, урта махсус һәм югары уку йортларында арытаба белемен камилләштерүче яшьләр өчен дә көтеп алган бәйрәм. Агымдагы елда бу бәйрәм илешлеләр өчен аеруча истә калырлык булды — Түбән Яркәйдәге яңа бистәдә яңа лицей үз ишекләрен ачты. Ул “2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатлы программасы буенча финансланып, кыска вакыт эчендә төзелде. Аны “10нчы төзелеш идарәсе” җәмгыяте хезмәткәр­ләре сыйфатлы итеп төзеде. Төзелешкә һәм җиһазлауга 98,2 миллион сум бүленде. Лицейның уку бүлмәләре заманча техника һәм мәгъ­лүмати технологияләр белән җиһазлан­дырылган. Электрон китапханә булуы да укытучылар һәм укучылар өчен уңайлыклар тудыра. Укыту табигый-фәнни юнә­леш буенча алып барыла. Төп максат — балаларның биология, химия, физика фәннә­ренә карата кызыксынуын үстерү. Шулай ук биредәге “Ресурс-үзәк”тә дүрт юнәлеш буенча эш алып барылачак: химия, биология, физика, математика фәннәрен тирәнтен өйрәнү; һөнәри һәм гомуми белем арасындагы бәйлә­нешне булдыру; сәләтле балалар белән эшләү; район укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

Аерым укыту гына мәсьәләне хәл итми

11 сентября

Бала тәрбияне тәү чиратта гаиләдә, әти-әнисе үрнәгендә алырга тиеш Ә сез ничек уйлыйсыз? Август киңәшмәсе алдыннан укытучылар белән аеруча еш очрашырга туры килде. Заман, хәзерге балалар, мәгариф өлкә-сендәге реформалар турында сүз йөрткәндә, укытучыларның кү-бесе хәзерге малайларда — кызлар сыйфатлары, ә кызларда исә, киресенчә, малайларга хас холык-фигыль өстенлек итә баруына зарланды. Патша заманында малайлар һәм кызлар аерым укыган. Укыту программасы да төрлечә булган. Кызларны, билгеле, хуҗабикә, әни булырга өйрәткәннәр. Тел һәм әдәбият, чит телләр дәресләре белән беррәттән, кыз балалар йорт эшләре, бию, тегү, чигүгә өйрәнгән. Ә егетләр өчен дәресләр саны күбрәк булган. Әмма Совет власте урнашкач, аерым укытуга нокта куела, Конституциягә ярашлы кызлар һәм малайлар бергә укый башлый. Дөрес, 1943 елда совет мәгариф системасында аерым укыту мәсьәләсе янә күтәрелә һәм зур шәһәрләрдә егетләрне кызлардан аерым укыта башлыйлар. Шул рәвешле кыз балаларны гаилә учагын сакларга сәләтле тормыш иптәше, яхшы әни, ә ир-егетләрне туган ил сакчысы итеп тәрбияләү максаты куела. Әмма 1954 елдан малайлар һәм кызлар янә бергә укый башлый. Туксанынчы елларда кайбер мәктәп-ләрдә янә аерым укыту ысулы кертелде. Андыйлар безнең республикада да булды. Әйтик, Сибай, Нефтекама шәһәрләрендә, Калтасы районында. Бу яңалыкны Русия-нең алтмыш төбәгендә күтәреп чыктылар. Кызлар һәм малайлар бер бинада укый, бары тик “малайлар сыйныфы” һәм “кызлар сыйныфы”на бүленәләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»