Мәгариф

Кайдадыр ябалар, монда ачалар

26 ноября

Караидел районындагы 147нче һөнәрчелек училищесында тиздән официантлар һәм барменнар да әзерләнәчәк

Караидел районындагы 147нче һөнәрчелек училищесы, заман сулышын тоеп, сорау белән файдаланучы белгечләр әзерли. 1990 елда ачылган училищега Линат Хәсәнов җитәкчелек итә. Ел саен 205 укучы тракторчы-машина йөртүче, пешекче-кондитер, төзелеш эшләре мастеры, сатучы һәм кассир-контролер, электромонтер белгечлеге буенча таныклык алып чыга.

Педагогия университеты - нәтиҗәле эшләүче уку Йорты

21 ноября

Югары белем бирү оешмаларында нәтиҗәлелек мониторингын үткәрү буенча ведомствоара комиссиясенең эшче төркеме утырышында М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетын “нәтиҗәсез” категориясеннән “нәтиҗәле эшләүче” уку йорты төркеменә күчерү турында карар кабул ителде. Фикер алышуда Дәүләт думасы депутаты Александр Дегтярев катнашты.

Смарт-мәктәп буй җитмәслек үр түгел

20 ноября

Туймазы шәһәренең 1нче гимназиясе директоры Вячеслав Чернов шулай ди

Туймазы шәһәренең 1нче гимназиясендә педагоглар яңа идеяләр белән янып эшли, белем алуга омтылышы көчле булган һәр баланың сәләтен һәм мөмкинлекләрен үстерергә тырыша.

Электрон белем бирү - заман таләбе

12 ноября

Мәгариф министрлыгында 2013-17 елларга Башкортстанның мәгариф учреждениеләрендә электрон белем бирү системасы Концепциясен раслау буенча коллегия утырышы үтте. Тармак министры Әлфис Гаязов рәислегендә үткән утырышта тәкъдим ителгән Концепция проекты министрлыкның электрон белем бирү буенча эшче төркеме тарафыннан төзелгән. Анда мәгарифне мәгълүматлаштыруның бүгенге торышы анализлана, электрон белем бирүнең бердәм системасын булдыруның төп чаралары һәм юнәлешләре билгеләнә. Республика Президенты Рөстәм Хәмитов укытучыларның август киңәшмәсендә smart-белем бирү мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешкә әйләнергә һәм бу эшнең Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә башкарылырга тиешлеген ассызыклады.

БДИмы? Туган телме?

12 ноября

Чыгарылыш сыйныф укучылары хәзер шушы сорауга да җавап эзли

Күптән түгел Халыкара укытучылар көнен билгеләдек. Бу көнне һәркем мәктәп елларын, яраткан укытучыларын искә алгандыр. Туган тел һәм әдәбият дәресләре укытучысы турында күңелдә аеруча җылы тәэссоратлар сак­лана. Чөнки нәкъ ул туган телне, милләтне сөяргә өй­рә­тә, бишек җырлары, халык авыз иҗаты белән таныштыра, укучыны шәхес буларак тәрбияли.

Йөз еллык мәктәпнең киләчәге өметле

12 ноября

Кушнаренко районының Калтай мәктәбенә 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырылды. Калтай мәктәбе 1913 елда төзелә. Монда дин белән бергә арифметика, география, тарих дәресләре укытыла. Өч еллык башлангыч мәктәпнең беренче укытучылары Гәүһәр Галиева, Таисия Щепкина, Мирали Байраков, ә җитәкчесе Әбдрахман Богданов була.

Хуплауга һәм киң таратуга лаек

06 ноября

2 ноябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе ректоры, илебез башкаласы мэры советнигы Андрей Шаронов Уфаның Затон бистәсендәге 46нчы лицейда булды. Биредә алар информатика, химия, физика кабинетларын һәм лицей тарихы музеен карады.

Укытучыга туган йорттай якын

31 октября

Укытучыларның укытучысы һәрвакыт үз өстендә эшләргә тиеш

Тиздән Башкортстан Мәгарифне үстерү институты 80 еллык юбилеен билгели. Бу югары уку йорты 1933 елда халык мәгарифе кадрларының белемен камилләштерү һәм методик тәэмин итү институты буларак ачыла. Институт төрле елларда төрлечә аталса да, үз кыйбласына һәрвакыт тугры калды. Ул әле дә укытучыларның белемен камилләштерүче, яңа идеяләр һәм технологияләр кулланып, заман белән бергә атларга әйдәүче методик үзәк булып тора.

Хыялларыгыз тормышка ашсын, алтынчылар!

31 октября

Бәләбәй шәһәренең татар гимна­зиясендә укучылар яхшы укулары белән генә түгел, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен оештыру буенча да киң билгеле. Бу уңайдан гимназия укытучылары 6нчы сыйныф укучыларын аеруча мактап телгә ала. “Һәр чарага җитди әзерләнеп, матур кичә оештырырга сәләтлеләр”, — дип соклануларын яшерми алар. Шулай булмый ни, сыйныфның үз җырчылары, бию­челәре, баянчылары, сценарий язучылары бар. Алар оештырган “Каз өмәсе”, “Нардуган”, “Аулак өй”, “Сабантуй”, “Нәүруз” бәйрәмнәре һәр укучыда милли йолаларга игътибар уята, аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Үкәрле мәктәбе янә өй туйлады

29 октября

Гәзитнең 2011 елның 23 декабрь санында “Безнең мәктәп күп дигәндә өч ел яшәр, аннары...” дигән мәкалә дөнья күргән иде. Нуриман райо-нының Үкәрле тугызъеллык мәктәбе укытучыларының зары язылган иде бу мәкаләдә. 1972 елда Үкәрледә ачылган унъеллык мәктәптә өч авылдан 500гә кадәр бала укыган еллар була. Мәктәпнең ике катлы яңа бинасы 2001 елның 27 октябрендә ачыла, ләкин укучылар саны 120гә кадәр кими. Ә соңгы елларда исә укучылар са-ны кырыктан артмый. Шуңа район хакимиятенең 2008 елның 1 ноябрендәге карары белән Үкәрле мәктәбе Байгилде авылы лицееның филиалы булып кала, һәм... дүрт ел эшли.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»