Мәгариф

Егерме “smart-мәктәп” булачак

25 января

Мәгариф системасының 2013 елгы эш йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә мәгариф министры Әлфис Гаязов аерым игътибарны билгеләнгән бурычларның үтәлешенә юнәлтте. 2016 елга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратны бетерү күз уңында тотыла. Былтыр балалар бакчаларында планда каралган 11 мең 80 урынына 15 мең 50 яңа урын булдырылган. 18 балалар бакчасы төзелгән, 29 мәктәпкәчә учреждение сабыйлар карамагына кайтарылган, капиталь төзекләндерелгән биналарда 3 мең 554 урын барлыкка килгән. Шулай ук, альтернатив формаларны гамәлгә кертү исәбенә (кыска вакытлы төркемнәр оештыру, гувернерлык, гаиләдә тәрбияләү, компенсация түләү) өстәмә рәвештә 6 мең 927 урын ачылган. Бу максатны тормышка ашыру өчен республика һәм федераль бюджеттан 3 670,1 миллион сум акча бүленгән.

Телебезнең киләчәге алар кулында!

21 января

Быелгы бәйге 158 укучыны җыйды

Укучыларның кышкы каникулларының соңгы көннәрендә башкалада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтте. Бәйгедә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 158 укучы көч сынашты. Былтыр олимпиадада 138 укучы катнашкан иде. Катнашучыларның күпчелеге Илеш, Бакалы, Әлшәй, Балтач, Борай, Чакмагыш, Дүртөйле, Мишкә, Авыргазы, Туймазы, Чишмә, Кыйгы районнарыннан килде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика интернат-гимназиясендә үтте.

Бер мәктәптә ике Президент стипендиаты!

11 января

Туймазыдагы 4нче урта мәктәпнең берьюлы ике укучысы Башкортстан Президенты стипендиясе ала! Мондый казанышка ирешкән белем учаклары җөмһүриятебезнең шәһәр һәм районнарында күп түгел. — Ике укучыбызның мондый танылу яулавы — безнең өчен зур шатлык, — ди мәктәп директоры Рөстәм Салихов. — Алдынгы педагогик технологияләрне кертү, матди-техник базаны яхшырту безнең уку йортын алдынгылар сафына чыгарды. Балаларга төпле белем бирү, сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Компьютерлар барысы да Интернетка тоташтырылган. Педагоглар һәм укучылар карамагында алты интерактив такта һәм 30лап видеопроектор бар. Балаларның 52 проценты “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә генә укый. Белем бирү сыйфаты яхшы булгач, мәктәптә укучылар саны да арта. Чөнки күп ата-ана балаларын безгә бирергә тырыша. Быел бездә 1154 бала белем ала, былтыргыга караганда бу 58гә күбрәк. 1нче сыйныфка гына 170 бала килде, аларны алты класска бүлеп утыртырга туры килде. Мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызларның күбесе хәзер Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Самара, Уфадагы танылган вузларны сайлый. Безгә шәһәрнең төрле бистәләреннән, якын-тирәдәге Дуслык, Гафур, Илчембәт, Япрык авылларыннан йөреп укыйлар.

“Русиянең иң яхшы милли мәктәбе”

28 декабря

Уфаның 84нче татар гимназиясе Санкт-Петербургта үткән “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе” конкурсында алтын медальгә лаек булды

Илнең бөтен мәгариф учреждениеләре катнашкан бәйге өч этапта үткән. Иң элек “белем учаклары” рейтинглар буенча сайлап алынган. Икенче этапта мәктәпнең үзенчәлекле якларын ачып салучы эш Интернет челтәре аша оештыручыларга җибәрелгән. Ниһаять, җиңүчеләр йомгаклау турына чакырылган. Ил күләмендәге дәрәҗәле форумга Санкт-Петербургта йомгак ясалган. Уфаның 84нче татар гимназиясе “Русиянең иң яхшы милли мәктәбе” номинациясендә алтын медальгә лаек булган. Шунда ук гимназия директоры Равил Идрисов “Ел директоры-2013” почет билгесе белән бүләкләнгән.

Яңа елда зур сынаулар көтә

26 декабря

Якынлашып килүче Яңа ел һәркемнең күңеленә күтәренкелек өсти. Мәктәп залын бизәп торучы чыршы, сыйныф бүлмәләренә эленгән кәгазь кар бөртекләре, укучыларның шау-гөр килеп стена гәзитләре чыгаруы, репетицияләр ясавы, костюмнар әзерләве — болар барысы да бәйрәм рухын көчәйтә. Кечерәкләр Яңа елдан могҗиза көтсә, чыгарылыш сыйныф укучылары җитдирәк уйлар белән яна.

Бала күңелен алар ныграк аңлый

19 декабря

Республикада укытучыларны берләштерүче, яңадан-яңа исемнәр ачучы “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы һәм аның “Башкорт теле һәм әдәбияты”, “Урыс теле һәм әдәбияты”, “Татар теле һәм әдәбияты” бәйгеләре белән тулыландырып үткәрелүе күптән инде матур традициягә әйләнде. Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган “Коррекцион педагог — 2013” һөнәри осталык конкурсы да әлеге дәрәҗәле бәйгенең дәвамы булып тора.

Ислам идеаллары һәм мәгарифе

17 декабря

Уфада “XXI гасыр мәгарифендә Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” дигән VI халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Чараны Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет, М. Акмулла исемендәге БДПУ һәм Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Русия Ислам университеты оештырды.

Иң зур бәя - укучыларымның уңышын күрү

17 декабря

Бәләбәй татар гимназиясенең математика укытучысы үз алдына шундый максат куеп эшли

Чыннан да, бу гимназиядә үз эшен яраткан, намус белән башкарган укытучылар эшли. Ике дистә елга якын укучыларга дәресләрне өйрәтеп кенә калмый, татар халкының гореф-гадәтләренә, аның тарихына, теленә дә зур игътибар бирелә монда. Шунысы куанычлы, соңгы елларда гимназияне тәмамлаучы укучыларның барысы да диярлек югары уку йортларына укырга кергән. Әлбәттә, мондый нәтиҗәгә ирешү өчен биредә эшләүче укытучыларның хезмәте бәяләп бетергесез.

20 смарт-мәктәп билгеләнде

12 декабря

Уфада “Электрон мәктәп” дип аталган беренче республика мәгариф форумы төгәлләнде. Жюри 20 смарт-мәктәпне билгеләде. Җиңүчеләр арасында Нефтекаманың 1нче лицее, Уфа шәһәренең 52нче, 68нче, 83нче, “Содружество” лицейлары, 3нче, 39нчы, 105нче гимназияләр, 159нчы урта мәктәп бар. Шулай ук иң яхшы урта гомуми белем бирү уку йорты исәбенә Салаваттан 1нче лицей, Стәрлетамактан 1нче гимназия, Ишембайдан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 11нче урта мәктәп, республика башкорт лицей интернаты, Дәүләкән районыннан 5нче, Нефтекамадан 1нче гимназияләр, Мәләвез районыннан 6нчы лицей һәм 1нче гимназия, Яңавылдан И. Ш. Моксинов исемендәге гимназия, Бөредән 7нче, Хәйбулла районының Бүребай авылыннан урта мәктәпләр керде.

Җәмгыять үсеше мәгарифкә бәйле

05 декабря

Мәгариф системасы — әледән-әле үзгәрешләр кичерүче өлкә. Балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен мөһим программалар кабул ителә, аларны гамәлгә ашыру өчен бюджеттан акча бүленә. Әлбәттә, болар барысы да яшь буынга заманча инновацион ысуллар белән белем бирүгә юнәлтелгән. Шул ук вакытта, мәгариф өлкәсендә оптимальләштерүнең дәвам итүе, Бердәм дәүләт имтиханнары тудырган җитешсезлекләр, яңа федераль дәүләт стандартлары кертелү уңаеннан туган сораулар күпләрне борчый. Шулай да, халык әйткәнчә, тик торганның гына гаебе булмый. Мәгариф министрлыгының ел йомгаклары тармак үсешендәге әһәмиятле вакыйгаларны күзалларга мөмкинлек бирә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»