Мәгариф

Уфада белем бирү перспективалары тикшерелде

30 ноября

“Хәзерге белем бирү процессы: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” дигән темага багышланган бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен Уфага илебез мәгарифе берләшмәсенең 250дән артык вәкиле килде. Бу форум үткән җомгада Мәгарифне үстерү институтында үтте. Үткәрү урыны буларак бу институт юкка гына сайланмады. Мәгариф министры урынбасары Владимир Аристархов әйтүенчә, ул төбәк педагоглар өчен танылган укыту-методик һәм фәнни үзәккә әверелде. — Мәгарифне үстерү институты “Мәгариф” проектын гамәлгә ашыру буенча төбәк операторы буларак билгеләнде, — диде Владимир Аристархов. — Аңа мониторингларны оештыру һәм үткәрү, методик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү, инновацион тәҗрибәне өйрәнү һәм гомумиләштерү бурычы йөкләтелде. Бу форумны Русия Федерациясендә үткәрелгән “Укытучы елы”н йомгаклау чарасы дип атап була. Форумда катнашучылар аны мәгарифнең актуаль проблемаларын ирекле һәм һөнәри тикшерү өчен ачык мәйданчык дип атады. Киләсе елда “Безнең яңа мәктәп” башлангычы гамәлгә ашырыла башлаячак. Ул яңа буын стандартларына күчүне, сәләтле балаларга ярдәм итү системасын, шулай ук укытучылар өчен рухи һәм матди стимуллар системасын булдыруны күзаллый. Форум конструктив юнәлештә эшләде һәм тәҗрибә уртаклашу дәресләрен, семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр, пленар утырышларны үз эченә алды.

Үсмерләр тикшеренүе тарихта эз калдыра

26 ноября

Благовар районы балалар техник иҗат йортында өстәмә белем бирүдә эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Иҗат йорты директоры Әнис Габдрахманов әйтүенчә, бу — бүгенге көн таләбе. — Соңгы вакытта яшь буынга җәмгыятьнең йогынтысы артуын күзәтәбез, — ди ул. — Кызганычка каршы, аерым очракларда начар үрнәк тәэсире көчлерәк булып чыга. Нәтиҗәдә балалар арасында яман гадәтләргә бирелеп китүчеләр дә арта. Өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларының төп бурычы — әнә шул “урам йогынтысын”нан арындырып, балаларны күңеленә яткан шөгыльләргә җәлеп итү. Шушы максатта былтыр техник иҗат йорты нигезендә “Үсмерләр тикшеренүе” дигән яңа иҗади берләшмә оештырыла. Аңа Языково урта мәктәбенең 7-10 сыйныф укучылары җәлеп ителә, шул ук вакытта берләшмә районның башка мәктәпләре белән дә эшлекле бәйләнеш булдыра. — Эшчәнлегебезнең төп юнәлеше булып районыбыздагы сәнәгать предприятиеләренең барлыкка килү, төзелү һәм үсеш баскычларын барлау, Башкортстанның техник куәтенә, икътисадына зур өлеш керткән якташларыбызның тормыш һәм хезмәт юлын өйрәнү тора, — ди берләшмә җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Йосыпова. Ике ел дәвамында берләшмә эшчәнлегенең анык системасы төсмерләнгән. Белүебезчә, соңгы елларда яшьләрнең тарихи үткәнебезгә, аны фәнни яссылыкта өйрәнүгә игътибары артты. Тикшеренүләр барышында балалар дөньяны үзенчә ача. Әлеге үзенчәлек аларны берләштерә дә инде.

Кырмыскадай уңган, тырышлар

25 ноября

Стәрлетамак районының Кырмыскалы урта мәктәбе бусагасын иртәнге караңгыда ук атлап керергә туры килде. Дәресләр башланырга әле байтак вакыт булса да, иң түземсез укучылар килеп тә җиткән икән. Кулымдагы “Әллүки” журналын күргәч, сырып та алдылар үземне. — Апа, Сез әллә редакциядәнме? Әллә безнең турыда язарга килдегезме? Сезнең исемегез ничек? — дип сорауларын яудырырга тотындылар. Баксаң, алар “Әллүки”не яратып укучылар, өйләренә килә торган “Кызыл таң” гәзитенең “Очкын” кушымтасын да көтеп алучылар икән. Үзләре дә журнал битендә сурәтләрен, язмаларын чыгарырга хыяллана бу балалар. Мәктәп директоры урынбасары Ирина Иванова белән укыту-тәрбия эшләре, мәктәп тормышы турында сөйләшкәч, Кырмыскалы укучылары турында бик матур фикер уянды. Хәзерге вакытта нибары 45 бала белем ала торган урта мәктәпне тулы канлы тормыш белән яшәтү педагоглардан зур үҗәтлек һәм тырышлык сорый. Кызганычка каршы, мәктәптә бүгенге көндә 9нчы һәм 11нче сыйныфлар юк. Бәхеткә, авылда балалар туу арткан, димәк, урта мәктәп яшәр әле.

Әдәбиятны рәсем матурлый

25 ноября

Красная Горка урта мәктәбенә килгәч, сигезенче сыйныф укучылары белән очрашмыйча китмәскә киңәш бирделәр. Ни дисәң дә, мәктәптә үткәреләсе барлык чараларда да, класстан тыш эшләрдә дә башлап йөрүчеләр алар икән. Телгә алынган 8 “м” сыйныфын тәнәфес вакытында татар теле һәм әдәбияты кабинетында очраттык. Укытучылары Рәмилә Рафаил кызы Гыйльванова да бу сыйныфны мактап телгә алды. “М” дигәч, сыйныфлар саны шулай күпмикән, дип сорап та өлгермәдек, математика сыйныфының шулай аталуын аңлаттылар. Чынлап та, сигезенчеләрнең бар яклап та өлгер булулары алар белән очрашкач аңлашылды. Сыйныфтагы 24 укучының тугызы татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Неля Насыйрова, мәсәлән, “бишле” билгеләренә генә өлгәшүче уку алдынгысы. Станислав Иштуганов музыка мәктәбендә шөгыльләнә, аеруча инглиз телен ярата. Ләйсән Ямалетдинова, Максим Акузин, Илсөяр Миңлемөхәммәтова башлангыч сыйныфтан ук гимнастика белән шөгыльләнгәннәр. Әлбәттә, күп вакытларын математика фәненә багышлаган сигезенчеләр татар теле һәм әдәбияты дәресләрен көтеп ала. Укытучыларының һәр дәресне сәнгатьле итеп аңлатуы, шигырьләр укуы, татар теленә мәхәббәт тәрбияләве, фән буенча мәктәптә төрле ярышлар үткәрүе мактауга лаек. Мәсәлән, Илсөяр Миңлемөхәммәтова ике ел рәттән мәктәптә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада — беренче, район күләмендә “Башкортстан мәдәнияте” фәне буенча өченче урыннарны яулаган. Иң мөһиме, укытучылары Рәмилә Рафаил кызы укучыларны бишенче сыйныфтан башлап әдәбият дәресен рәсем төшерү белән үреп алып барырга өйрәткән.

Студентлар бәйрәм итте

24 ноября

Уфаның “Кәрвансарай” үзәгендә Халыкара студентлар көне уңаеннан тантаналы чара оештырылды. Әйткәндәй, бу бәйрәм 1939 елда фашистлар Чехословакиядә талипларның каршы тору хәрәкәтен бастыргач үткәрелә башлый. Шул канкоешлы вакыйгадан соң 17 ноябрь төрле ил студентларының бердәмлек, теләктәшлек көне санала. Бәйрәм шактый эчтәлекле булды. Студентлар үзләрен борчыган мәсьәләләр белән психологка, юристка мөрәҗәгать итеп, киңәш сорый алды. Психолог Альмира Исхакова 60 студентның соравына җавап бирде. — Талиплар — бернинди кысаларга да сыярга теләмәгән, үзләренчә фикер йөртүче ирекле халык, — дип билгеләде белгеч. — Югары уку йортында өченче курста белем алучы бер егет: “Миңа үзләштергән һөнәрем ошамый. Коммерция бүлегендә укыйм. Нәрсә эшләргә?” дип сорады. Билгеле, биш ел эчендә һөнәрләрнең абруе да үзгәрергә мөмкин. Тик бу очракта өч ел акча түләгән әти-әни турында да онытырга ярамый. Мәхәббәт утында “янучы” студентларга да киңәшләр бирдем... “Хезмәт ярминкәсе”ндә 2000 эш тәкъдим ителде. Волонтерлык хәрәкәтенә язылырга теләүчеләр дә максатына иреште. Үткен яшьләр осталыкларын шашка, шахмат, өстәл хоккеенда сыный алды. “Студентларның җәмгыятькә тәэсире: миф һәм чынбарлык” дип аталган ток-шоу үтте. Яшьләрнең бизнес-идеяләре республика конкурсында һәм республика югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар аспирантларының фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләр тәбрикләнде. Бүләкләү тантанасында республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин да катнашты. Җыр-моң белән тыгыз үрелеп барган бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Гомер илаһияте

12 ноября

Академик Марат Зәйнуллинга 75 яшь

Укытучы! Минемчә, ул — хезмәтнең иң бөек илаһияте. Һәркемнең гомере сагында торган Аллаһу Тәгалә кебек, хезмәтнең нинди генә төрен алма, аларның әһелләре зур тормышка, яшәешкә, җәмәгатьчелеккә укытучы шәфәгатьлелеге белән китә. Укытучыны һәр һөнәр иясенең “фани дөньядагы Алласы” дип тә атарга мөмкиндер. Менә ни өчен соңгы вакытта җәмгыятьнең игътибары укытучыларга карата нык артты. Алар турында фәһемле сөйләшү, фикер алышу, җитди уйлану өчен махсус ел билгеләнде. Әйе, Русиядә 2010 ел “Укытучы елы” дип игълан ителде. Быел “Башкортостан”, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә укытучылар турында мәкаләләр даими басылып торды. Укытучыларның үзләре турында язулары аеруча күңелле хәл. Бу авыр, шул ук вакытта данлыклы хезмәтне яратулары турында язалар. Ул язмаларда хәзерге укытучының эстетик зәвыгы, фикер йөртү офыкларының киң икәнлеге сизелеп тора. Шөкер! Яктылык югарыдан төшә, дибез. Киләчәк өчен яктылык бүгенге укытучылар күңелендә дә балкый. Шул хакта сөйләштек без Башкорт дәүләт университетының башкорт һәм гомум тел гыйлеме кафедрасы мөдире, академик Марат Зәйнуллин белән.

Башкортстан — Евразиянең “йөрәге”

22 октября

Кичә Уфада “Идел-Урал төбәгендә Ислам цивилизациясе” дигән IV Халыкара симпозиум ачылды
Мөһим форум кысаларында күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкортстан Автономияле Республикасын оештыручыларның берсе, галим, тюрколог-шәркыятьче Әхмәт-Зәки Вәлидинең тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция дә үтте. Чараны оештыручылар — Русия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге (IRCICA, Истанбул шәһәре), Башкорт дәүләт университеты. Әлеге форум Ислам конференциясе оешмасының актив ярдәме астында оештырылды. III Халыкара симпозиум шулай ук Уфада, 2008 елның 14 октябрендә үткән иде.

Якташларының данын мәңгеләштерде

20 октября

Гомер аккан сулар, искән җилләрдәй, үткәнен сизми дә каласың. Роза Киләева кичә генә Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, Кыргыз-Миякә урта мәктәбенә география укытырга килгән иде кебек. Хезмәтен зур җаваплылык белән лаеклы үтәде, укучылары бу фәнне яхшы үзләштерде. Беренче елда ук балалар, укытучылар белән берлектә география мәйданчыгы төзеп җибәрде. Үз фәнен тирәнтен белүче, рәсем, язу-сызуга сәләтле укытучы республикада, районда беренчеләрдән булып техник чаралар белән җиһазландырылган бик уңайлы кабинет төзеде. Анда ничәмә-ничә еллар район укытучыларының киңәш-мәләре үтеп килә. Роза Киләева, укучылары белән районны аркылы-буй үтеп, аның җир-суын, үсемлек-хайваннарын, икътисадын өйрәнде. Аның тырышлыгы белән балалар М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Гомәр, Советлар Союзы Герое М. Гобәйдуллин музейларында да булды, районның тарихы, халыкның мәдәнияте белән танышты. Р. Киләева каникулларда укучыларны Уфа, Мәскәү, Киев, Ялта, Петербург һәм башка шәһәрләргә туристик сәяхәтләргә йөртте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»