Мәгариф

Китап, ручка онытылса әгәр...

11 декабря

Беренче сыйныфка укырга барырга әзерләнү һәр сабыйның нәни йөрәгендә күп елларга җитәрлек онытылмас хисләр калдыручы бер мизгел ул. Мәктәп формасыннан алып аяк киеменә, сумка, китап-дәфтәрләргә кадәр барысы да өр-яңа булуы, бу әйберләргә булган мөнәсәбәт бала күңелендә аерым бәйрәм рухы уята. Тәртип белән өстәл өстенә тезелгән яңа китаплардан күңелгә якын буяу исе тарала, Әлифбаны кулына алган сабыйның шатлыгы өй эченә генә сыймастай тоела. Китапның бик кирәкле, кадерле әйбер булуын укучы булырга әзерләнүче кыз яки малай шунда аңлый. Әлбәттә, бала өчен мондый рәхәт халәт һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан кабатланып тора. Китаплар калыная, күбәя һәм аларның күңелгә якын исе дә, елдагыча, өй эченә тарала тора. Мәктәп елларын болай сагынып искә алуым һич юкка түгел: Мәскәү янындагы Подольск мәктәбендә үткәрелгән экспериментның уңышлы дип табылуы турында укыгач та күңелгә килгән беренче уйлар бу... Ике ел элек Подольскидагы 29 санлы мәктәптә эксперименталь сыйныф ачыла. Бүгенге көнгә биредәге укучылар белем алуның электрон системасына тулысынча күчеп беткәннәр дә инде. Гади генә әйткәндә, укучылар китап-дәфтәр кулланмый гына белем үрләрен яулый. Әлбәттә, монда дәресләр дә үзенчәлекле үтә. Укытучы сыйныфка кергәч, акбур белән тактага бүгенге числоны да язмый, укучылар дәфтәрләрен ачып, аның артыннан күчереп тә утырмый инде. Китап-дәфтәрне яки көндәлекне өйдә онытып калдыру да, дәрестә аларны кыштырдатып утыру да юк-юклыгын. Аның каравы, һәр укучыда китап, ручка һәм дәфтәр урынына — ноутбук-планшетник. Аны биредә “электрон портфель” дип йөртәләр. Анда уку өчен материаллар да, мәсьәләләр җыентыгы да, биремнәр дә һәм әзер эшләр дә саклана. Ә менә дәфтәр урынына тикшерергә серверга файллар тапшыралар. Өйгә эшләрне тикшерү укытучының якынча ун минут вакытын ала. Шул ук вакытта, һәр укучының экранында ниләр барлыгын укытучы класс тактасыннан күреп тора. Бу очракта, киңәш бирергә, төзәтеп җибә-рергә генә түгел, хәтта күчерергә оста укучыларны да тотарга була.

“Чебурашка”да балаларга күңелле

10 декабря

Соңгы вакытта телевидение һәм радио тапшыруларында, район һәм республика гәзитләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү өчен балалар бакчалары җитмәү турындагы хәбәрләр әледән-әле ишетелеп, язылып тора. Бу мөһим мәсьәлә бервакыт безнең мәктәп дирекциясен, укытучылар коллективын бик борчып алды. Безнең Яңа Актанышбаш мәктәбенең укытучылар коллективы районда беренчеләрдән булып мәк-тәпкәчә яшьтәге балалар белән ныклап эшли башлады. Ул елларда башкарган эшләребез күп тәрбиячеләргә үрнәк булырлык, дип уйлыйм. Без, башлангыч сыйныф укытучылары белән киңәшләшеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны атнага ике тапкыр мәктәпкә җыя башладык. Алар белән танышабыз, уйныйбыз, сөйләшәбез, диафильмнар карыйбыз. Балалар күренеп уңай якка үзгәрә, ата-аналар да канәгать. Уңай тәҗрибәбезне аңлаучылар, авыр чакта ярдәм кулы сузучылар күп булды. Мәсәлән, соравыбызга җавап итеп Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы безгә программа, ә Василий Сухомлинский “Павлыш урта мәктәбе” дигән китабын җибәрде. Зур тырышлык белән җәйге балалар мәйданчыклары оештырылды. Аның беренче тәрбиячеләре булып Фәния Мирсәетова белән Лилия Юнысова эшләделәр. Алар, практикага гына кайтып эш башлаган яшьләр, үз һөнәрләренә лаеклы ялга чыкканчы тугры калды (Лилия Сәбих кызы — ерак Якутиядә, ә Фәния Мулланур кызы Яңа Актанышбашта балалар бакчасы мөдире булып эшләде). Эшләребез уңышлы баргач, чираттагы планыбыз мәктәп бинасы төзү иде. Хыялыбыз — мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да мәктәп “канаты астына” алу. Ул заманда безгә Смоленск өлкәсендәге Сафоново комплекслы мәктәп-интернаты үрнәк булды. Аның директоры Александр Кондратенковка (тәүдә педагогия фәннәре кандидаты, соңыннан Русия Федерациясе Мәгариф академиясе мөхбир әгъзасы, педагогия фәннәре докторы, профессор) хат яздык. Ул үзенең тәҗрибәсен туплаган “Коллектив отвечает за каждого” китабын һәм җавап хаты җибәрде. Болар белән Калтасы партия райкомының беренче секретаре Ким Галиуллин янына киңәшкә бардым, ләкин очрашу нәтиҗәле булмады.

Исеме халыкка кайтты

09 декабря

Матвей Любавскийның язмышы Уфа белән тыгыз бәйле

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында “М. К. Любавскийның фәнни, педагогик һәм мәгърифәтчелек мирасы. XVI-XX гасырларда Русия һәм аның төбәкләренең социаль-икътисади һәм сәяси тарихында көнүзәк проблемалар” дигән конференция ике көн барады. Чара БР Президентының республикабызда галим һәм педагог М.К. Любавскийның 150 еллыгын үткәрү турында указына ярашлы оештырылды. Уфа гыйльми җәмәгатьчелегенең билгеле тарихчы, 1911-1917 елларда Мәскәү дәүләт университеты ректоры булган шәхеснең иҗади мирасы белән нык кызыксынуы юкка түгел. Контрреволюцион ният коруда нигезсез гаепләнеп кулга алынган М.К. Любавский биш елга хөкем ителеп, Уфага сәяси сөргенгә җибәрелә. 1931-1934 елларда Башкортстан комплекслы фәнни-тикшеренү институтында эшли. Нәкъ шушы учреждение базасында Тарих, тел һәм әдәбият институты барлыкка килә һәм галим монда Башкортстанны колонияләштерү, башкортларда җирбиләүчелек, XVII-XVIII гасырлардагы башкорт ихтилаллары тарихларын тикшерү белән шөгыльләнә. Болар хакында берничә хезмәт әзерли, әмма алар бастырылмый.

Безнең студентлар сынатмады

09 декабря

Мәскәүдә, И. М. Губкин исемендәге Русия дәүләт нефть һәм газ университетының “Губкинец” мәдәният йортында “Халыклар дуслыгы” дип исемләнгән студент фестивале үтте. Фестивальдә Русиядән һәм чит илләрдән студентлар катнашты. Безнең студентлар Русия халыкларының бай рухи-мәдәни мирасын тәкъдим итсә, быелгы чарада Грузия, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Индонезия, Төркия, Беларусь, Болгария, Монголия, Македония һәм Кореядән дә кунаклар катнашуы фестивальнең эчтәлеген тагы да баетты. Фестиваль кысаларында дөнья халыкларының этнография күргәзмәсе оештырылды. Шушы рәвешле фестиваль кунаклары төрле халыкларның үзенчәлекләре белән танышу, милли костюмнарын киеп карау, милли ризыклардан авыз итү мөмкинлеге алды.

Хезмәтенә бәяне укучылары бирсен

08 декабря

Мөгаллимнәр турындагы һәр язма аларга хөрмәт белән сугарылырга тиеш

Фаягөл кечкенә Лена авылында дөньяга килгән. — “Үскәч кем булырга?” дигән сорау минем алда беркайчан да тормады. Бары тик — укытучы. Һәм бик кечкенәдән мин бу хезмәтнең практикасын да үттем, — ди укытучыбыз. Бер малай укырга бик авыр өйрәнгәнлектән, укытучылары Фаягөлдән аңа ярдәм итүен сорый. Зәбир исемле сабакташы белән икәү баралар икән теге малай янына. Зәбир тыштан кисәү агачы белән ишекне терәтеп тора, ә Фаягөл әлифба укыта. Шуннан укытучы абыйлары: “Фаягөл, син үскәч укытучы булырсың инде”, — дигән. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, кая барырга озак уйламый Фаягөл. Урта мәктәпләр Югары Манчарда һәм Дөмәйдә генә. Бу авылларга йөреп укуны күз алдына да китереп булмый. Бәләбәйгә барырга була. “Әткәй ат белән Чакмагышка чаклы илтте, анда Бәләбәйгә баручы тагын бер кыз белән таныштым. Әткәй 13 сум акча биреп кайтып китте. Конкурс бер урынга 9 кеше иде. Имтиханнарны уңышлы тапшырдым”, — дип хәтерли ул көннәрне Фаягөл Зөлкарнәй кызы. Фаягөл апа математика-физика фәннәреннән гел “5”легә укыган. Бәхеткә, аларны шул заманның иң данлыклы укытучылары Мөхәммәт Рәфыйк улы һәм Зинфира Сәлигаскәр кызы укыткан. Фаягөл апа физика түгәрәгенә йөргән. Үзен шушы юнәлештәге укытучы итеп әзерләгән. 1968 елда юллама белән Илеш районына эшкә кайтып, Дөмәй урта мәктәбендә (ул вакытта директор Әхмәтҗанов Нурулла була) 1нче сыйныф сабыйларын укыта башлый Фаягөл. Класста 27 бала. Беренче эш көне әле дә хәтерендә аның. Кичтән бик тырышып (педучилищеда өйрәткәнчә) план язып, дәрескә әзерләнә, әмма аларны өйдә онытып калдыра. “Югалып, каушап калдым. Завуч керсә, нишләрмен, дип, бик озак басып тордым. Ләкин 27 пар күз өмет белән миңа баккан иде. Шушы балаларның карашы миңа көч бирде, һәм мин дәресемне башлап җибәрдем”, дип елмая педагог.

Әллә йөгең авырмы, сабый?!

08 декабря

Түбән сыйныф укучылары алдына куелган бурычлар уку-укыту стандартларына җавап бирәме

Белем алуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләмәгәннәр. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән, яхшыны яманнан, дөресне ялганнан аерырга өйрәнүче нәниләрнең психикасы гына түгел, физик үсеше дә зур үзгәрешкә дучар була. Мәктәп укучыларының укырга баруын, яки кайтуын күзәткәнем бар. Игътибарны аеруча беренче сыйныф укучылары җәлеп итә. Иңнәренә үзләреннән дә зур сумка-рюкзаклар аскан балаларны күреп кем генә кызганмый икән? Иңдә — алагаем зур сумка, кулда алмаш аяк киеме. Уйланырлык нәрсәләр бар монда. Беренче сыйныфка укырга 6 яше тулган, яки 7нче яшь белән баручылар алына. Бәләкәй генә буйлы сабыйларның сумкаларына күзәтү ясыйк. Көненә дүрт дәрес укытылган очракта да, көн саен алар ким дигәндә өч китап, бихисап дәфтәр алып барырга тиеш. Боларга кием-салым, (физкультурадан, мәсәлән) башка кирәк-ярак өстәлә: ручка-каләм, пенал, альбом, төсле кәгазь, карандашлар, пластилин... Бер баланың сумкасын күтәреп карагач, бик гаҗәпләндем. Бу хәлдән соң укучы бала сумкасының авырлыгын һәм нормасын беләсем килде. Кайдадыр ишеткәнем бар: әгәр ишәккә авыр йөк төясәң, ул урыныннан да кузгалмый, ди. Ә зур-зур, авыр сумкалар аскан мәктәп укучысы, гадәттә, болайрак җавап бирә: “Куркыныч түгел, сишәмбе, чәршәмбедә һәрвакыт авыр инде, ә башка көннәрдә җиңелрәк”, дип елмаеп, эсседә дә, буранда да, язлы-көзле пычракта да мәктәбенә китеп бара. Дөрес, башка көннәрдә бу авырлык җиңелрәк (ярты килограммга!). Ә бит кайчак мәктәпкә барып җитү өчен ару гына ара үтәргә, я булмаса иртән-иртүк шыгрым тулы автобуста барырга кирәк.

Җаваплылык тоеп иңнәрдә

08 декабря

Сәгыйть төп белем бирү мәктәбенең ихатасына үтү белән чисталык һәм пөхтәлеккә исең китә. Монда һәрнәрсә үз урынында. Бу, тәү чиратта, хезмәткәрләрнең үз бурычына җаваплы каравыннан киләдер, мөгаен. Бердәм коллективны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Нигъмәтҗанова җитәкли. Өч педагог беренче категориягә ия. Бай тәҗрибә туплаган мөгаллимәләр һәр укучыга ярдәмгә килергә әзер. Кырык бер ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган татар теле укытучысы, хезмәт ветераны, тынгысыз эше өчен Башкортстан һәм Русиянең төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Зилә Бәшәрова күптән түгел генә хаклы ялга чыкты. Ул район татарлары оешмасы җитәкчесе буларак та җаваплы бурычлар башкара. Районда үткәрелгән семинарларда күптапкырлар ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар күрсәткән урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Каһарманова хакында да тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Чыгышы белән Тирәкле авылы кызы Динара Ибраһимова укучыларда математика фәненә кызыксыну уята. Педагогларның һәрберсе, иҗади эш алымнары кулланып, балалар күңеленә ачкыч табарга тырыша. Биредә Сәгыйть, Тукмаклы, Шакир авыллары балалары укый. Күрше авылдагы Казарменка башлангыч мәктәбен (укытучысы Зөһрә Мортазина) тәмамлаучылар да монда укырга килә. Ныклы белем алган кызлар-егетләр мәктәптән соң, арытаба кая барырга икән дип, аптырап йөрми, тормыш сукмакларын дөрес сайлый, уңышларга ирешә. Сәгыйть мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе әлеге көндә дә гыйлем диңгезендә колач ташлап йөзә. Районыбызның намусына тап төшермичә, илебезнең төрле почмакларында җиң сызганып тир түгәләр. Уфа лимонариенда эшләүче Әлия Вәлишина, башкаланың Октябрьский районы эчке эшләр бүлегендә халык иминлеген намуслы саклаучы Руслан Каһарманов, аның бертуган энесе — Казан югары хәрби команда училищесын тәмамлап, хәзерге көндә Владимир шәһәрендә взвод командиры булып хезмәт итүче Рөстәм Каһарманов һәм башкалар белән укытучылар хаклы рәвештә горурлана.

Укытучылар нәрсә белән канәгать түгел?

03 декабря

“Труд” гәзите Яңа елның гыйнвар аенда Русия укытучыларының митингка чыгарга әзерләнүе турында язды. Митингка чыгучыларның саны 25 меңнән дә ким булмаячак дип көтелә. Шулкадәр үк кеше Бөтенрусия педагоглары форумында кабул ителгән резолюциягә кул куйган. Митингта катнашырга теләүчеләрнең саны артканнан-арта. Укытучы елында педагогларны мондый адымга нәрсә этәргән соң? Русия Премьер-министры Владимир Путинның киләсе елдан педагогларның хезмәт хакы 6 процентка артачак дигән хәбәре укытучылар түземлегенә соңгы тамчы булган. Планлаштырылучы акция инициаторларының берсе, “Завуч.Инфо” порталы мөхәррире Евгений Барановский аңлатуынча, хезмәт хакының база өлеше генә артачак икән. Әлегә ул ике мең ярымнан дүрт мең сумга кадәр тәшкил итә. Мәскәү, Санкт-Петербург мәктәпләрендә бу арту 500 сум тирәсе булса, төбәкләрдә адәм көлкесе — 200-300 сум тәшкил итәчәк. Митингка әзерләнүче укытучыларны хезмәт хакын балалар санына карап түләү дә канәгатьләндерми. Гомумән, мәктәпләрдә хезмәт хакын яңача түләүне кертү бик күпләрдә ризасызлык тудыра. Нигә кирәк булган соң мондый яңалык? Белгечләр аңлатуынча, беренчедән — белем бирүнең сыйфаты түбәнәю, икенчедән — нәтиҗәне тану һәм укытучының шәхсән тырышлыгын билгеләү максатында хезмәт хакы түләүне камилләштерү таләп ителгән. Бер үк дәрәҗәдәге, ягъни тәҗрибәле, югары квалификацияле, абруйлы, әмма балалар саны төрле булган сыйныфларда эшләүче педагоглар хезмәт хакын бертөрле алмаячак. Олимпиадаларга күбрәк укучы әзерләүче, иҗади, гыйльми түгәрәкләр алып баручы, факультативлар үткәрүчеләр төп хезмәт хакына өстәмә алачак. Шулай итеп, һәр укытучы үзенең хезмәт хакын арттыра ала. Белгечләр, финансистлар хезмәткә түләүнең мондый алымын хуплап, “Укытучылар кыймылдый башлады, дәресләрдә инновацион материаллар күбрәк кулланалар, барлык укучыларны да эшкә җәлеп итәргә тырышалар, олимпиадаларда җиңүчеләр саны артты, компьютер үзләштерәләр”, дип нәтиҗә ясыйлар. Ә сораулар, аңлашылмаучылыклар артканнан-арта. Аларга кем аңлатма бирер? Аз комплектлы мәктәп укытучыларына нишләргә соң? Балалар саны аз булгач, аларның хезмәт хакы түбән була бит.

Мөгаллимнәр җыелган чакта...

02 декабря

Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында матур традиция бар — бирегә белемнәрен камилләштерергә килгән укытучылар даими рәвештә матбугат хезмәткәрләре белән очрашып тора. Күптән түгел төрле районнардан килгән бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Кызыл таң”, “Әллүки” журналистлары белән җылы аралашты. Мөгаллимнәр басмалар хакындагы уй-фикерләрен, теләкләрен белдерде. — Соңгы айларда “Кызыл таң”ның эчтәлеге аеруча яхшырды. Күпләрне борчыган җитди мәсьәләләрне күтәргән мәкаләләр еш күренә башлады, — дип сөйләде Әлшәй районының Раевка гимназиясеннән килгән Җәмилә Шәфыйкова. — Ә “Әллүки”гә килгәндә, ул безнең балаларның яраткан басмасы, ел саен бергәләшеп язылабыз. — Шәһәр мәктәбендә туган телләрен өйрәнүче балалар өчен бигрәк тә зур ярдәмче ул “Әллүки”, — диде Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе укытучысы Зөләйха Биктимерова. — Без аны дәресләрдә кулланабыз, һәр санын көтеп алабыз. Тәтешле районының Бәдрәш авылыннан Эльмира Гарифуллина журналистларны Уфадан ерак урнашкан төбәкләргә дә сәфәрләргә ешрак чыгарга чакырды. Балалар, яшьләр һәм милли матбугат ункөнлеге уңаеннан мөгаллимнәр туган якларына кайткач яраткан басмаларына язылырга һәм укучылар арасында язылуны оештырырга вәгъдә биреп таралышты.

Аяз көндә чыра яндырмыйк

01 декабря

Мәктәпкә барып, берничә сыйныф үтүгә, пионерга кабул итеп, муенга ал галстук тагып кайтардылар. Сугыш тынып, әле иркенләп тын да алырга өлгермәгән вакыт. Безнең кышкы көн кебек кыска гына гомеребездә бәйрәм түгел, чырайны яктыртырлык куаныч та булганы юк. Шуңадырмы, “пионер” дигән яңа төшенчә, әлегә аның эчке мәгънәсен һичкем аңламаса да, безне тирә-яктагы гадәтләнгән мохиттән бер никадәр аергандай тоелды. Һәрхәлдә, тантаналы тезелү, тәртип һәм әхлак нәсыйхәте, мөгаллимә апабызның аркабыздан сөеп дәртләндерүе — болар барысы да тормышыбызда үзгәрешләр башлануын аңлаткан икән. Адәм баласының юл башында кечкенә генә чыра кабызылса да, аның тәүге адымнары ышанычлы була. Яшерен-батырын түгел, галстук тагып, әллә кем булып кайтып керүемнең куанычын картәтием сүрелтте. Яңа заман алып килгән үзгәрешләрне авырлык белән кабул итүче, совет властеның күп кенә адымнарын тәнкыйтьләп йөрүче карт иде шул, мәрхүм. Хәер, монысы да табигый хәл. Хәзер исә яңалыкларсыз килгән көн юк. Бер урында хәрбиләр сугышка китәргә әзерләнә, кораллар составларга төялгән. Икенче карасаң, кемнәрнедер соңгы юлга озаталар, җыелган халык, шартына китереп, матәм чырае алган. Кәгазь веноклар, тере чәчәкләр, ритуаль телмәрләр һәм, әлбәттә, йөгерешеп йөрүче руханилар. Алар хәзер — гаскәр, туым да, үлем дә руханилар катнашлыгыннан башка үтми.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»