Мәгариф

Сигез студентка – бер компьютер

25 марта

Мәгариф учреждениеләрен югары технологияләр белән тәэмин итмичә, электрон белем бирүне гамәлгә ашырып булырмы?

Соңгы елларда мәгариф системасы җитди үзгәрешләр кичерә. Биредә сүз БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) турында гына бармый. Заман педагоглары белем бирү процессында югары технологияләрне дә актив куллана башлады. Бу юнәлештә хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Ни өчен дәрес бирүнең яңа формасы турында бүгеннән җитди уйланырга кирәк? М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында үткән Дәүләт җыелышы-Корылтай комитетының күчмә утырышында шул хакта да сүз барды.

Җәмгыять үсеше мәгарифкә бәйле

22 марта

Кичә Мәгариф министрлыгының узган елгы эш йомгакларына һәм алда торган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, мәгариф министры Әлфис Гаязов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Эльвира Аеткулова, министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Чарада гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту һәм тәрбия бирү шартларын яхшырту, электрон, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасын реформалау һәм башка мәсьәләләр каралды.

Сәләтле шәхесләрне татар теле аша тәрбиялик!

19 марта

Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын федераль белем бирү стандартлары буенча да укытуда җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә. Укытучы укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән эзләтү алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш.

Ир-егет укытучылар кирәк!

19 марта

Октябрьский шәһәренең 4нче гимназиясендә башлангыч сыйныфларга Рәфис Вәлиев белем бирә

Татарстанның Баулы районы егете ул. Биш балалы эшче гаиләсендә төпчек малай булып үсә Рәфис. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана. Яшүсмер шулай да әти-әнисенең киңәшен тотып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, агроном һөнәре ала. Өч ел белгечлеге буенча эшли, әмма күңеле гел мәктәпкә тарта. Егет ныклы карарга килә: ул укытучы, балалар җанының “агроном”ы булачак, алар күңеленә тәрбия орлыклары чәчәчәк! Рәфис Фәхразый улы Бөгелмә педучилищесын тәмамлый, Баулыда башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә, читтән торып Алабуга педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетында югары белем ала.

43 миллион сум алачакбыз

11 марта

Ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев шул турыдагы карарга кул куйды

Гыйнвар-февраль айларында мәктәп укучыларына үзләрен сынап карау мөмкинлеге тудырылды, моның өчен төрле олимпиадалар үтте. Быел, мәсәлән, 9-11нче сыйныфлар арасында чит телләр, астрономия, сәнгать һәм мәдәният, география буенча узган республика олимпиадасында 480 укучы көч сынашты. Аларның сигезе — җиңүче, 104е призер булды.

Авыл лицее дигән даны бар!

19 февраля

Нуриман районы Байгилде авылы лицееның даны республикадан читтә дә яхшы билгеле. Шушы көн­нәрдә лицей 20 еллык юбилеен бил­геләп үтте. Коридор бәйрәмчә бизәл­гән, зал стеналарына укучы­ларның юбилейга багышлап төшерелгән рә­семнәре урнаштырылган, чыгарылыш сыйныф­ларының төрле елларда төш­кән фотосурәтләре озын тасма рә­ве­шендә эшләнгән. Бәйрәм тантанасына ветеран укытучылар, Байгилде мәк­тәбен тәмамлаган дәрәҗәле кунаклар, район, авыл хакимияте җитәк­челәре, лицейны тәмамлаган укучылар килгән иде.

Алар һәрвакыт яңалыкка омтыла

18 февраля

2011 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфлар яңа стандартлар буенча укытыла башлады. Әлбәттә, һәр укытучы нинди генә яңалык кертелсә дә, үзеннән башларга тиеш. Яңа мәгълүмат технологияләрен куллана белү дә, укыту сыйфатын һәм тәрбия бирүне яхшырту да, заман үзгәрешләренә ярашлы шартларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү дә педагогның һөнәри осталыгына бәйле. Ләкин укытучы никадәр заманча алдынгы карашлы булмасын, иң беренче чиратта, ул балаларны яратырга, күңел җылысы белән аларны кайгыртырга тиеш. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, укучыларына игътибарлы мөнәсәбәттә булган укытучылар Стәрлебаш башлангыч белем бирү мәктәбендә дә байтак.

Киездән матурлык тудырабыз

18 февраля

Бүгенге тормышта киез басу яңа үсеш алды. Бу борынгы шөгыль сәнгатьнең бер төренә әйләнде. Тула киез басу — тукыма эшләүнең иң борынгы төрләренең берсе. Киез (ojluk) — төрек теленнән япма, каплам дип тәрҗемә ителә. Киезне борынгы халык сарык йоныннан эшләгән. Йон — киез эшли торган бердәнбер материал. Төрки халыклар һәрвакыт мал тотып көн күргән. Сарык тиресен иләп тун тексә, йоныннан киез эшләгән. Бу халыкның бик күптәннән килүче шөгыле.

Балаларга йөрәк җылысы өләшә

18 февраля

Хезмәттәшебез Зөлфия Маннанова Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында Камил абый белән Нәҗибә апаның тату гаиләсендә дөньяга килә. Дүртөйле 1нче урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Мәктәп елларыннан ук әдәбиятка, туган телгә гашыйк кыз югары уку йортында да сынатмый.

Мәгарифтә дөрес юлны тормыш үзе күрсәтә

01 февраля

Соңгы елларда мәгариф өлкәсе зур үзгәрешләр кичерә. Мәктәп формасыннан алып, тарих дәреслеген кабаттан язуга кадәр кагыла бу. Балалар бакчаларына кагылганнары да бихисап. Район мәгариф бүлеге начальнигы Дамир РАМАЗАНОВ белән шушы хакта әңгәмәләшәбез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»