Мәгариф

“Сюрпризлар үзебездә дә җитәрлек”,

31 декабря

диләр Күгәрчен мәктәбе укытучылары

“Укытучы елы”н башлап җибәргәндә укытучының җәмгыятьтәге урыны, дәрәҗәсе үсәргә, статусы иң югарысы булырга тиеш дигән сүзләр еш яңгырады. Бу ел, күпләр фикеренчә, мәгариф өлкәсендәге шактый проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк кебек иде. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүчеләрнең матди хәле 2010 елда уңай якка үзгәрүен ышанып көтүчеләр дә бихисап булды. Шулай да, укытучылар елында барлык хыялларыбыз да тормышка ашсын иде дип теләгән педагоглар бүген нинди фикердә? Алар тормышында сизелерлек үзгәрешләр булганмы? Күгәрчен районының Күгәрчен мәктәбе укытучылары белән очрашканда да шушы сорауларга җаваплар ишетәсе, гомумән, истәлекле ел алар өчен ничек үткәнен беләсе килгән иде. Тәмамланучы елда Күгәрчен мәктәбенә яңа директор тәгаенләү биредәге коллектив өчен зур үзгәреш булып тора. Районда татар теле һәм әдәбияты тирәнтен өйрәнелгән бердәнбер мәктәпне әлегә кадәр директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасында булган Эльвира Абдуллина кулына ышанып тапшырганнар. Шунысы игътибарга лаек, Эльвира Сибәгать кызы 100 еллык тарихлы белем учагында беренче хатын-кыз директор. Шуңа да, хатын-кызга хас буларак, ул үзенең җаваплы эшен балаларга тиешле белем бирү белән бергә, аларның сәламәтлеге турында кайгыртудан да башлаган. 147 бала укыган мәктәпнең әлегә кадәр үзләре үстергән яшелчә-җимешләрне саклый торган урыннары булмаган. Авыл җире өчен бик кирәкле урын — баз казытуга яңа директор бар көчен салган. Әлбәттә, һәр эшне башкарып чыгар өчен акча кирәк. Бүгенге көндә мәктәпләрнең акчасы юк, ярдәм кулы сузарлар дип тә көтәсе түгел, ә спонсорлар эзләү, билгеле, директор җилкәсенә төшә. Кеше белән сөйләшә, әңгәмәдәшеңнең күңеленә юл таба белү — заман җитәкчесендә булырга тиешле төп сыйфатларның берседер, мөгаен. Күгәрчен мәктәбе бу яклап уңды, диделәр безгә авыл кешеләре. Ә Эльвира Сибәгать кызы, ярдәм күрсәткәннәре өчен, мәктәпнең элекке укучылары, әлеге вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Атлант+” җәмгыяте директоры Азат Маннановка, Морак элемтә үзәге җитәкчесе Рәүф Халитовка, балта остасы Рамай Миңнегуловка зур рәхмәтен белдерде. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, быелгы җәй бик коры килүгә карамастан, мәктәп коллективы, укучылар белән бергәләп, 600 баш кәбестә, уку елы буе тукланырга җитәрлек кишер, чөгендер, бәрәңге үстергән. Көндәлек менюда үзләре кышкылыкка әзерләгән салатлар, витаминга бай кәбестә булуы да балалар сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия, әлбәттә.

Югары белем бирү өлкәсендә — арыслан!

31 декабря

Республика Министрлар кабинетының “Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалын оештыру турында” 176 санлы карары 2000 елның 22 июнендә кабул ителә. Беренче елны уку йорты “Икътисад”, “Юриспруденция”, “Гамәли математика һәм информатика”, “Филология” белгечлекләре буенча 445 студентны кабул итә. Әлбәттә, филиалның башлангыч чордагы һәм бүгенге эшчәнлек куәтләрен, биредә тупланган матди һәм интеллектуаль потенциалны һич кенә дә чагыштырып булмый. Үзенең унъеллык тәүге түгәрәк юбилеен БДУның Нефтекама филиалы чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә үсешкән һәм заманча алдынгы технологияләр нигезендә эш итүче, ил күләмендә абруйлы уку йорты сыйфатында каршы алды. — Бүгенге көндә уку йортында Башкортстанның күпчелек районнарыннан, шулай ук чит төбәкләрдән 3 мең чамасы студент белем ала. Шушы рәвешле филиал узган вакыт эчендә республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә иң эре югары уку йортына һәм рухи-мәдәни үзәккә әверелде, — ди бу җәһәттән Нефтекама филиалы директоры, философия фәннәре докторы, профессор Октябрь Вәлитов. Әйе, төпле белем бирү һәм күпкырлы үсешкән шәхес формалаштыру өчен уку йортында барлык шартлар тудырылган. Тәүге елны уку йорты Социалистик урамындагы 65нче йортта урнашса, бүген аның заманча корылмалар, җиһазлар белән тәэмин ителгән дүрт (шул исәптән өч укыту), корпусы бар. Укыту-спорт комплексы да күп кенә вузлар көнләшеп карарлык заманча җиһазландырылган спорт, тренажер залларын һәм спорт мәйданчыгын берләштерә. Уку йортының үзендә үк редакция-нәшрият бүлеге, медицина пункты, ашханә-буфет бар. Шулай да игътибарны иң җәлеп иткәне — бай китапханә. Рәвилә Бәдретдинова җитәкләгән китапханәдә бүгенге көндә 110 мең данәдән күбрәк китап бар һәм ел саен 7-8 мең данәгә тулылана бара. Студентлар биредә дүрт уку залында шөгыльләнә ала. Шушында ук филиалның электрон каталогыннан, “Консультант Плюс” белешмә-хокук системасы, Интернет, электрон басма һәм электрон китапханә хезмәтеннән файдаланырга мөмкин.

Күңелләргә моң салучы

30 декабря

Теремек һәм шаян кызчык Уфа шәһәрендә бию-җыр сәнгатенә гашыйк булган иҗади гаиләдә туып үсә. Әтисе гомер буе икмәк заводында цех мастеры булып эшләсә дә, үзешчән биюче һәм җырчы булып, сәхнәләрдә танылу яулый. Әнисе Чишмә районының Келәш авылыннан, ул лаеклы ялга чыкканчы сәүдә өлкәсендә товар белгече булып эшли. Аңа кечкенә чагыннан ук җырчы һөнәре юраганнар, чөнки халыкчан, җанны тетрәтерлек җырлавы тыңлаучыларны әсир итә торган булган. Кызганычка каршы, мондый талантны вакытында күреп, иҗат юлы белән китәргә юнәлеш бирүче булмаган, күрәсең. Аларның кызлары Эльзага музыка сәнгатенә мәхәббәт бәләкәйдән үк сеңгән. Уфа шәһәренең урта һәм балалар музыка мәктәпләрен ул берьюлы тәмамлый. Аннары 2нче музыка педагогия училищесына музыка укытучысы белгечлеге буенча укырга керә. Монда укытучысы Наилә Ямалетдинова студентканың күңелендә мәңге җуелмаслык эзләр калдыра. — Мин аңа бүгенге көнгә кадәр рәхмәтлемен, чөнки ул музыка буенча төпле, тирән белем бирде, бу предметка карата балалар йөрәгендә сөю уятырга өйрәтте. Укытучымның эшчәнлеге бөтен Башкортстанда танылу яулаган. Мин ул төзегән укыту программасы буенча районда берүзем эшлим, — ди Эльза Эльберт кызы.

Укытучылар династиясен дәвам итүче

29 декабря

Нуриман районының Красная Горка мәктәбендә үз һөнәренә тугры, укытучылар династиясен дәвам итүче, бар җаны-тәне белән татар дөньясында кайнаучы Марат Әхмәтзәки улы Сакаев эшли. Ул мәктәптә генә түгел, район буенча да татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында билгеле шәхесләрнең берсе. Иглин районының Әмир авылында 1960 елда укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән егеткә киләчәктә кем булырга дигән сорауга җавап эзләп утырырга туры килми. Әтисе Әхмәтзәки Нурлыгаян улы гомере буе татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Педагогик стажы 50 ел булган өлкән укытучы бүген хаклы ялда. Тормыш иптәше Фәния Зөфәр кызы да 40 ел буе мәктәптә укыта. Шуның 30 елын башлангыч сыйныфларда, 10 елын — урыс теле һәм әдәбиятыннан. Бүген өлкән Сакаевлар Иглин районының Рәсмәкәй авылында яшиләр. Гаиләдә туган биш баланың дүртесе әти-әниләре һөнәрен сайлый. Эльза, Лариса, Лилия апаларына ияреп, Марат та булачак һөнәрен мәктәп белән бәйләвенә бер дә үкенми, киресенчә, династияне дәвам итүче ир-егет булуына сөенә. Мәктәптән соң Курган өлкәсенең Шадринский шәһәрендәге индустриаль-педагогия техникумына укырга керә. Аннан Башкортстан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында белем ала. Беренче эш көннәрен Нуриман районының Байгилде мәктәбендә башлый. Хезмәт дәресләрен, терлекчелек нигезләре фәненнән укытуны, укучылар белән фермага эшкә йөрүне Марат Әхмәтзәки улы әле дә бик җылы искә ала. 1990 елда Красная Горка мәктәбенә күчә. Югары категорияле укытучы Марат Әхмәтзәки улының гомум педагогик стажы хәзер егерме өч елдан артып киткән. Шуның унөч елын Красная Горка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ел саен мәктәп күләмендә татар теле атналыклары үткәрелә. 2009 елда бишенче сыйныфта Габдулла Тукайның “Су анасы”, җиденчеләр белән “Шүрәле” әкияте буенча ачык дәресләр бирә. Быел җәй М. Гафуринең “Гөлләр бакчасында” дигән шигыренә эшкәртмәсе “Башкортстан укытучысы” журналында басыла.

“ИНФО-ВУЗ” проекты старт алды

22 декабря

Кичә Уфада “Бердәм Русия” партиясе яклылар Үзәк советының Мәгарифне модернизацияләү комиссиясенең “ИНФО-ВУЗ” проекты старт алды. Хөкүмәт йортында үткән тантанада Премьер-министр урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, “ИНФО-ВУЗ” проекты җитәкчесе урынбасары, Мәгарифне модернизацияләү комиссиясенең әйдәүче эксперты Александр Затеса, республиканың Ректорлар советы рәисе Морат Гозәеров, Башкортстанның әйдәүче югары уку йортлары ректорлары, башка җитәкчеләр катнашты. Моңа кадәр “ИНФО-ВУЗ” проекты Урал федераль округында, Бурятиядә, Төмән һәм Мурманск өлкәләрендә, Удмурт, Татарстан һәм Коми республикаларында эшкә кушылган. Югары уку йортлары, студент, абитуриент, ата-ана, мәктәп, эш бирүче арасында тыгыз бәйләнеш, һәркем кереп үзен кызыксындырган сорауга тулы җавап алырлык бердәм мәгълүмат кыры булдыру аның төп асылын тәшкил итә. — Проектның максаты — Русиянең һөнәри белем бирү системасын нәтиҗәле модернизацияләүгә, халыкның сыйфатлы һәм көндәшлек сәләтенә ия белем алуга, эш урыннарына ихтыяҗын канәгатьләндерүгә, дәүләтнең икътисадны модернизацияләү буенча курсын җитәрлек күләмдә югары әзерлекле белгеч-кадрлар белән тәэмин итүгә булышлык итү, — диде, “ИНФО-ВУЗ” проекты белән таныштырып, Александр Затеса.

Яңа мәктәп — Сипайлово күрке

18 декабря

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфаның 159нчы мәктәбендә булды

Сипайлово бистәсендә яңа төзелгән 159нчы мәктәп кышкы каникуллардан соң, агымдагы уку елының өченче чирегеннән эшли башлаячак. 8,722 мең квадрат метр булган һәм 825 укучы урынга исәпләнгән белем бирү учреждениесе барлык заман таләпләренә җавап бирә. Мәктәптә 398 урынлык актлар залы, 275 урынлык ашханә, ике спорт залы, ритмика залы, иркен укыту кабинетлары, медицина блогы, китапханә булдырылган. Мәктәп территориясендә спорт, гимнастика һәм уен мәйданчыклары төзелгән. Җәмгысе, Уфа шәһәренең Инвестицион төзелеш комитеты төзегән объект 216 миллион сумга төшкән. Мәктәп директоры Наталья Иванцова белдерүенчә, бүгенге көндә Уфаның 38, 141, 29нчы һәм башка белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларның ата-аналарыннан 600дән артык гариза алынган. Белем бирү һәм тәрбия процессын нәтиҗәле оештыру өчен 73 кешедән, шул исәптән 50 укучыдан торган хезмәт коллективы тупланган. Аларның 22се — югары, 10ы — беренче, 9ы икенче категориягә ия. Белем бирү учреждениесе белән танышып, Президент Рөстәм Хәмитов яңа мәктәп эшчәнлегендә уңышлар теләде. Әйтергә кирәк, икенче буын Федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру, заманча белем бирү һәм мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү, өстәмә белем бирү системасын булдыру мәктәп эшчәнлегендә төп өстенлекләр булачак. Бу хакта мәктәп директоры Президент белән аралашканда да белдерде.

Укучылар сәламәтлеге — җитди мәсьәлә

17 декабря

“Роспотребнадзор” мәгълүматларына караганда, Русия Федерациясе мәктәпләрендә укучы балаларның бары тик 21 проценты гына кайнар аш белән тәэмин ителә, ә 7 проценты буфетларда туклана, мәктәп ашханәләрендә аш-суның 13 процентка якыны ярымфабрикатлардан әзерләнә. Ә бит балалар мәктәптә 8-10 сәгать була. Русиянең баш дәүләт санитар табибы Геннадий Онищенко фикеренчә, балалар сәламәт булып үссен өчен алар мәктәптә мотлак кайнар аш белән тәэмин ителергә тиеш. Башкалада укучыларның туклануы ничек оештырылган соң? Без Уфа шәһәре хакимиятенең кулланучылар базары идарәсе начальнигы Ирина Рублевага мөрәҗәгать иттек.

Рөстәм Хәмитов 150 укучы белән Байконурга барачак

17 декабря

Русия Космонавтика федерациясенең төбәк бүлекчәсе чакыруы буенча Уфага космонавт Владимир Коваленок килде. Ул Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Төбәк бүлекчәсенең башкарма директоры Сергей Плюхов хәбәр итүенчә, очрашуда якындагы ике-өч елда Уфада балалар өчен аэрокосмик үзәк төзү турындагы килешүгә ирешелгән. Моннан тыш, Рөстәм Хәмитов киләсе елның март ахырында Байконур космодромына Башкортстан укучыларының экскурсиясенә шәхсән җитәкчелек итәргә вәгъдә бирде. Республиканың өлкән сыйныф укучылары чираттагы космик корабны очыруны караячак. Делегациягә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә исәптә торучы авыр холыклы балаларны да алырга ниятлиләр. Тәҗрибә күрсәтүенчә, мондый чаралардан соң андый үсмерләр тормышка карашын еш кына тамырдан үзгәртә, исәптән төшерелә. Оештыручылар фикеренчә, Байконурга сәфәр Башкортстан укучылары өчен бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булачак.

Гасыр ярым тарихлы мәктәп

15 декабря

Башкортстанда иң беренчеләрдән булып ачылган мәктәпләрнең берсе — Уфа шәһәренең 3нче гимназиясе 18 декабрьдә 150 еллыгын билгели. XVIII гасырга кадәр безнең төбәктә белем мәдрәсәләрдә, чиркәү яны мәктәпләрендә генә бирелгән. XVIII гасырның 20нче елларында урыс телле беренче мәктәпләр ачыла. Аларда арифметика, тарих, география, урыс теле буенча башлангыч белем бирә башлыйлар. XIX гасырда белем бирүгә игътибар арта, беренчеләрдән булып 1828 елда Уфада ир балалар өчен гимназия (әлеге 11нче гимназия), ә 1860 елның 18 декабрендә ата-аналар соравы буенча кызлар өчен 1нче разрядлы тәүге училище эшли башлый. 1861 елда уку йортларының гомум саны 253кә җитә. Русия халкының белемен күтәрү максатында император Александр ll мәктәпләр ачу турында боерык чыгара, һәм хатыны Мария Федоровна фонды карамагындагы хатын-кызлар мәктәпләре “Мариинка” исеме белән йөртелә башлый, Уфадагы кызлар училищесы да 1865 елда “Мариинка” гимназиясе дип үзгәртелә. Ул елларда ачылган 26 “Мариинка” мәктәбенең әлеге көндә берничәсе генә эшли. Шуларның берсе — Уфа шәһәренең 3нче гимназиясе. Тәүдә Уфа хатын-кызлар училищесында 25 кеше генә укыса, бер елдан аларның саны 70кә житә. Беренче сыйныфка — 9-12, икенчегә — 10-13, өченчегә 11-14 яшьлек кызларны алганнар. Мәктәп музеенда шул еллардагы язмалар сакланган. Аларда түбәндәге мәгълүмат бар: бер ел уку — 20 сум, ә немец яисә француз телен өйрәнүчеләр — 5әр, рәсем, тел белеме, арифметика дәресләре өчен 3әр сум өстәмә түләргә тиеш булганнар. Ул заман өчен бу бик зур акча, шуңа күрә анда бай балалары гына укый алган. 1898 елда архитектор П. П. Рудавский проекты буенча мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Бу ике катлы бина бүгенге көнгә кадәр сакланган һәм XIX гасырның архитектура һәйкәле булып тора. Гимназия буйлап йөргәндә аның баскычлары әле дә 110 ел элек укыган кызларның аяк эзләрен саклыйдыр кебек. 2007 елда капиталь ремонт вакытында түбәне сүткәндә, кеше колачы җитмәслек юан, һаман да катылыгын саклаган бүрәнәләргә һәм алардагы “1898 ел” дигән язуга тап булалар.

Очрашуда җитди мәсьәләләр күтәрелде

11 декабря

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарындагы укытучы депутатлар белән очрашты. Чара Русиядә Укытучылар елы кысаларында үтте. — Бүгенге очрашуга ихлас шатмын. Республикада 1300 дән күбрәк укытучы депутат исәпләнә. Шуңа да безгә бергә уртага салып тикшерер мәсьәләләр бихисап дип уйлыйм, — диде очрашуда Константин Толкачев. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисенең чыгышы мәгарифнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә багышланды. — Ничек укытырга, нәрсәгә укытырга һәм нинди алымнар белән укытырга? Мәгариф реформасы инде кырык ел дәвам итә. Инде иң оптималь вариантта тукталырга вакыт, — дип илнең мәгариф торышындагы хәлгә аңлатма бирүдән башлады чыгышын Константин Борисович. Бу җәһәтттән, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе белдерүенчә, Мәгариф турында яңа законны Дәүләт думасы агымдагы ел ахырында кабул итәргә тиеш булган. Әмма закон проектында күп кенә җитешсезлекләр ачыклануы, төзәтмәләр, тәкъдимнәр булу сәбәпле, бу эш 2011 елга калдырылган. — Иң мөһиме — яшьләрне тиешле дәрәҗәдә тирән белем белән коралландыру, белем тупларга, үз позициясен, фикерен якларга өйрәтү. Тармактагы һәр реформа, тәү чиратта, шушы максатка юнәлтелгән булырга тиеш, — диде әлеге мәсьәләгә бәйле Константин Толкачев. Республиканың мәгариф системасы алдына да Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе җитди бурычлар куйды. — Башкортстанның мәгариф системасы иң эреләрнең берсе. Бездә бюджеттагы һәр өченче сум мәгариф системасына салына. Шуңа күрә белем бирү сыйфаты да шуңа бәрабәр һәм иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш, — диде Константин Толкачев. Милли белем бирү сыйфатын күтәрү һәм педагогия уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруны да Константин Борисович актуаль мәсьәләләрдән атады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»