Мәгариф

Русиядә иң яхшылар

29 января

Кичә “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсе Сәяси советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Укытучы елы кысаларында Башкортстанда үткәрелгән чараларга йомгак ясалды һәм агымдагы елга мәгариф өлкәсендә бурычлар билгеләнде. Узган елда “Бердәм Русия” башлангычы белән “Балалар бакчалары — балаларга” дигән конкурс үткәрелгән иде. Анда Башкортстаннан 160 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе катнашкан. Конкурста җиңүчеләрне биш номинациядә билгеләгәннәр. Башкортстаннан дүрт балалар бакчасы лауреат булган. Әлеге утырышта конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Иң яхшы муниципаль балалар бакчасы” номинациясендә Уфа шәһәренең 3нче балалар бакчасы (мөдире Альбина Вәлиева), “Компенсацияләү төрендәге иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә Уфа шәһәренең 14нче балалар бакчасы (мөдир вазыйфасын башкаручы Ирина Миндиярова), “Иң яхшы педагогия коллективы” номинациясендә Белорет шәһәренең 27нче балалар бакчасы (мөдире Лариса Казармщикова) җиңүчеләр дип табылды. Стәрлетамак шәһәренең 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наталия Демидова “Иң яхшы тәрбияче” номинациясендә җиңгән. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, “Бердәм Русия” партиясенең Почет грамотасы тапшырылды.

Илнең киләчәге — талантлы һәм сәләтле балалар

27 января

Кичә Уфага Русия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко килде

Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко кичә Башкортстанга килеп, мәгариф системасы белән җентекле танышты һәм кайбер учреждениеләрдә булды. Министр иң беренче ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән 39нчы гимназиясен карады. Аны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Школьник озатып йөрде. Уфадагы бу уку йортының директоры Ирина Киекбаева, узган елда гимназия 55 еллыгын билгеләде, диде. Бүгенге көндә шәһәрнең әйдәүче бу уку йортында 1598 бала биш телдә: урыс, башкорт, инглиз, француз һәм немец телләрендә белем ала. Моннан тыш, өлкән сыйныф укучылары филология, физика-математика, табигать фәннәре, мәгълүмати-техник һәм социаль-икътисади профильләре буенча белем алу мөмкинлегенә ия, дип сөйләде 10нчы сыйныф укучысы Артем Рыжов. Гимназия директоры әйтүенчә, Артем — мәктәпнең лидеры һәм горурлыгы, республика һәм төбәк олимпиадаларында җиңүче, ЮНЕСКОның “Аvаntе” мәктәп клубы советы рәисе дә. Ул кунаклар катнашлыгында клуб әгъзалары утырышын үткәрде, “Аvаntе” эшчәнлеге турында сөйләде, арытабангы планнары белән уртаклашты. Кунакларны арытаба мәктәпнең булачак лидерлары — “Яшь тикшеренүчеләр” клубы әгъзалары белән таныштырдылар. Аларның күпчелеге — Русия күләмендә үткәрелгән төрле конкурслар лауреатлары. Мәсәлән, гыйнвар аенда 4нче сыйныф укучысы Роман Афанасьев Русия Раштуа фестиваленең I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды. Романның тикшеренүләре кеше сөякләренең үзенчәлекләренә багышланган һәм тәҗрибәләр үткәрүгә нигезләнгән. Роман аларны кунакларга да күрсәтте. Андрей Фурсенко һәм Рөстәм Хәмитов табигатьне саклаучылар белем алган экология сыйныфында да, психология кабинетында да булдылар, укучыларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Андрей Фурсенко гимназиянең тантаналар залында Уфаның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары белән аралашты. Сәфәр барышында Андрей Фурсенконың югары уку йортлары ректорлары, урта махсус уку йортлары һәм һөнәрчелек училищелары директорлары белән очрашуы Уфа дәүләт авиация техник университетында “түгәрәк өстәл” формасында үтте. Анда Президент Рөстәм Хәмитов катнашты. Җыелучыларның игътибарын 83нче Федераль закон, атап әйткәндә, бюджеттагыдан мөстәкыйль учреждениегә әверелү ихтималлыгы җәлеп итте. “Һөнәри белем бирү икътисад белән бергә алып барылырга, ягъни белгечләрне кирәкле санда һәм сыйфатлы итеп әзерләргә тиеш”, — дип үз позициясен яклады һәм нигезләде федераль министр. — Һәртөрле мәктәп демографиягә бәйле. Укырга керүчеләр саны 2020 елда артачак. Аңа кадәр без югары белемгә ихтыяҗ тууын көтеп утырырга тиеш түгелбез. Мәсьәләне хәл итү юлы түгел бу. Мәсәлән, бүген сезнең югары уку йортлары ел саен 4,5 мең укытучы әзерләп чыгара. Аларга ихтыяҗ исә — 1 мең, — диде федераль министр. — Бу хәлдән чыгу юлын тәкъдим итәсем килә. Югары белем бирү сәнәгать, фән, икътисад белән бәйләп алып барылырга тиеш. Аерымлану яхшы нәтиҗә бирми. 83нче Федераль закон уку йортларының ихтыяҗ булган белгечләр әзерләп чыгаруына юнәлтелгән. Бу фикерне Рөстәм Хәмитов хуплап: “Кешеләргә эш кирәк. Кайда гына барсаң да, кешеләр эш урыннарын сорый гына түгел, ә таләп итә”, — диде. Һөнәрчелек училищелары директорлары да министрга сораулар бирде. Аларны күпчелек авыл һөнәрчелек училищеларының лицей статусы алалмаячагы һәм дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә алмаячагы һәм шуңа бәйле рәвештә аларда укырга теләүчеләр саны кимиячәге борчый.

Укырга ихтыяҗ тәрбиялик

21 января

Журналист Фәнис Гәрәевның “Мәгариф мәсхәрәсе” (“Кызыл таң”, 21 декабрь, 2010 ел, http://kiziltan.ru/tat/news/obshestvo/1035.html) дигән мәкаләсендәге хәзерге гомуми белем бирү системасына карата белдерелгән төп тәнкыйть карашлары белән килешкән хәлдә, мин үзем язма азагында укытучыга карата кыюсыз гына, оялып кына әйтелгән сорауны алга һәм иң үзәккә куяр идем: “Үз абруеңны элекке хәленә күтәрүне, бәлки, үзеңнән башларга кирәктер?” Әлбәттә шулай. Күпләребез өчен хәтта аксиома бу. Мәгарифкә карата заман таләпләрен яхшы аңлап, эшен иҗади оештырган мөгаллимгә кем каршы килеп, кулына сугар да, акчадан, дәрәҗәдән мәхрүм итәр? Рәхим ит, конкурсларда җиң, Президент грантларын ал! Һич югы ата-аналардан, балалардан рәхмәт сүзләрен ишет... Чын укытучы үз заманыннан берничә чакрым алда бара бит. Бүгенге авырлык, фәкыйрьлекләргә күз йом да, киләчәк гармониясе, матурлыклар белән рухланып балаларың күңеленә иҗтиһад, гуманлык орлыклары чәч син, мөгаллим. Шундый укытучыдан башка яхшы мәктәп тә, камил мәгариф системасы да корыла алмый. Билгеле, үзен таныткан педагог та проблемадан мәхрүм түгел. Фән-техника үсеше, методик алымнар, тәрбия чаралары камилләшү аның алдына да туктаусыз һөнәри чарлану таләпләрен куя. Шул процесс тукталса, укытучының, мәктәпнең торгынлык хәленә төшүе бик мөмкин. Ләкин журналист үз мәкаләсендә басым ясаганча, бу хәлне “укытучыларга карата үгисетелгән мөнәсәбәт”, атап әйткәндә, түбән хезмәт хакы белән генә аңлатып була микән? Мәгариф торгынлыгы моңа гына кайтып калса, ахыр чиктә, мәсьәләне парламентлар каршына куеп хәл итү мөмкинлеге дә бар бит. Әмма хезмәт хакын күтәрү белән генә укыту, тәрбия эшләре кискен яхшырырмы? Журналист “Мәгариф мәсхәрәсе” язмасында куйган проблеманы ачыграк күрергә теләсәк, мәктәпнең ишеген ачып эчкә керү, гадәти булмаган фикерләүләр үткәрү дә зыян итмәс.

Яңа чирекне яңартылган гимназиядә

19 января

17 гыйнварда БР Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев Яңавыл районында булды. Шушы районнан депутат буларак, ул мондагы сайлаучылары белән очрашып тора. Бу юлы яңартылган гимназиядә беренче уку көненә килде. 1938 елда 150 укучыны кабул иткән бу уку йорты район һәм шәһәрдәге иң көчле белем бирү учреждениеләренең берсе. Монда белем алган укучылар арасыннан республикада гына түгел, илдә танылган галимнәр, башка шәхесләр үсеп чыкты. 1998 елдан мәктәп гимназия статусы ала, ә 2000 елдан Башкортстан Конституцион судының беренче рәисе Ирек Мөкъсинов исемен йөртә. Ирек Шәриф улы да шушы мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскан. Хәзер бу күппрофильле гимназиядә 1435 бала укый. Аларга 108 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Коллективта эшләүчеләрнең 74 проценты югары белемле. Укытучыларның 25е югары, 41е беренче һәм 17се икенче категорияле. 5 укытучы 100 мең сумлык грантка лаек булды. Ләкин шундый көчле коллективы булган гимназия бинасы шактый тузган иде. 35 ел буена капиталь ремонт үткәрелмәгән. Мондый хәл, әлбәттә, район хакимияте игътибарыннан читтә калмый, гимназия бинасын яңарту планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан — 20 һәм район бюджетыннан 11 миллион сум акча бүленде. 2010 елның җәендә яңарту эшләре башланды. Заманында яхшы итеп төзелгән мәктәп бинасының стеналары гына калды, калган өлешләре түбәсеннән башлап тулысынча яңартылды. Су, канализация һәм җылыту системалары алыштырылды. Шулай ук заман таләпләренә җавап бирүче электр челтәрләре һәм башка коммуникацияләр булдырылды. Барлык класс-кабинетлар, заллар, ярдәмче бүлмәләр заманча төзелеш материаллары кулланып эшләнде. Идән-түшәмнәр, тәрәзә-ишекләр өр-яңа. Нәтиҗәдә бина танымаслык булып үзгәрде. Бу эшләрнең барысына ярты елдан азрак вакыт җитте. Төзелеш эшләрен Димьян Мостафин җитәкчелегендәге “Агидель строй” җәмгыяте башкарды. Шулай ук Яңавыл шәһәренең электр челтәрләре, торак-коммуналь сервис, водоканал һәм башка предприятиеләре күп көч салды. Гимназия укытучылары, техник хезмәткәрләр дә читтә калмады, төзүчеләргә ярдәм күрсәтте.

Сынатмыйлар, сынатмаслар да

19 января

Гафури районының иң зур һәм абруйлы мәктәпләренең берсе Ялгызкаенда урнашкан. Биредә 17 укытучы 132 балага белем бирә. Берничә ел элек ике катлы мәһабәт бинаның бер ягын бүлеп, балалар бакчасы — мәктәпкәчә төркем бүлеге оештырганнар. Бу баруымда директор Ринат Насыйров сүзне шушы яңалыктан башлады. — Ниһаять, балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен әйбәт шартлар тудыра алдык, былтыр җәй канализация үткәрдек, эссе суүткәргеч суздык, ишекне икенче яктан ачтык, шул якның тәрәзәләрен алыштырдык, ишек алдында уен мәйданчыгы ясадык, — дип санап китте Ринат Зөфәр улы. — Финанслауның бер өлешен авыл хакимияте үз өстенә алды, башлыгыбыз Гаян Фәезовка зур рәхмәтлебез. Мәктәп ягында ремонт эшләре үткәрәсе бар әле, җанга тигәне — тәрәзә рамнарының нык тузуы. Алар 1984 елдан бирле череп беткән, ачарга да куркыта, җылы тотмыйлар. Газ казанлыгы, насослар алыштырылган. Мәктәптә ремонт эшләре алып барган оешмага әле 100 мең сум бурычлары калган икән. Гомумән алганда, Насыйров шушы вазыйфага тәгаенләнгән 2007 елдан бирле мәктәпне җыештыру, “ямаштыру”, классларны җиһазлау белән мәшгуль. Шул елда районда “Ел мәктәбе” исеменә лаек булып, 100 мең сум грант отканнар. Бу акчага мәктәпкә мультимедиопроектор, компьютерлар, башка кирәк-ярак алганнар. Узган уку елында район мәктәпләре ярышында өченче урынны яулаганнар. Махсус программа буенча бүленгән мәктәп автобусы укучыларны күрше Тугай авылыннан да алып килә. Тирә-як авыллар арасында да, район күләмендә дә зур абруйга ия мәктәптә укыту бик югары дәрәҗәгә куелган. Әлбәттә, күп нәрсә укытучыларга бәйле, алар, укучыларга яхшы белем бирү белән бергә, үзләренекен камилләштерү өстендә дә җитди эшли. Араларында “Башкортстанның мәгариф отличнигы” исемен йөртүчеләр генә өчәү.

“Нур” мәктәбе укучылары китап яза!

18 января

Нөркәй авылындагы “Нур” урта мәктәбе инновацион үсеш юлында яңа алымнарны үзләштерүдә, интернет-белем бирүдә Туймазы районында алдынгы уку йортларыннан санала. Биредәге педагоглар яхшы башлангычлар, яңа идеяләр белән янып яши. Директор Венера Халикова башта мәктәп тормышындагы яңалыклар белән таныштырып үтте. — Бөек Җиңүнең 65 еллыгына һәм районның 80 еллык юбилеена багышлап, тәрбияви яктан бик тә әһәмиятле проектны гамәлгә ашырдык, — диде ул. — “Без истә тотабыз! Без горурланабыз” дигән хәтер китабын чыгардык. Бу җыентыкта мәктәп укучыларының сугышта катнашкан ата-бабалары, тыл эшчәннәре турындагы язмалары тупланган. Проектның җитәкчесе — урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре мөдире Фаилә Ситдыйкова. Нөркәй мәктәбенең педагоглар һәм укучылар коллективы бик тә игелекле эш башкарган. Чөнки җиңү солдатларының һәм тыл эшчәннәренең батырлыклары турында якты истәлекләрне без хәтердә сакларга, аны яшь буынга әманәт итеп тапшырырга тиешбез. — Без исемнәре ил елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган геройларны яхшы беләбез, — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фаилә Ситдыйкова. — Ә бит Бөек Җиңү көнен якынайтуга үз өлешен керткән, тик исемнәре бик билгеле булмаган батыр сугышчылар, тыл эшчәннәре дә бар. Алар турында китапны беркем дә язмаячак, шулай ук документаль фильмнар да төшермәячәк. Алар безнең хәтердә, балалар күңелендә герой булып, һич югында, якты исемнәре торып калырга тиеш.

“Беренче”ләр һәрчак алдынгы

14 января

Кырмыскалы авылындагы 1нче мәктәп — төбәктә иң зур тарихлы уку йортларының берсе. Ике катлы мәһабәт бинада 110 ел элек белем бирә башлаганнар. Мәктәп белем сукмаклары буйлап зур фән юлына алып чыккан галимнәре, сәнгать эшлеклеләре, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче һөнәр ияләре белән хаклы рәвештә горурлана. Олы тарихлы мәктәп элекке традицияләрне әле дә дәвам итә. Аның елъязмасы матур сәхифәләр белән елдан-ел тулылана. Район үзәгендәге мәктәпләр арасында “беренче” дип аталу җисеменә дә туры килә. Укучылар район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә актив катнаша. Призлы урыннары да аз түгел. XI сыйныфтан Саида Платова, мәсәлән, Республика көненә багышлап үткәрелгән бәйгедә II урынга лаек булган. Унынчыдан Линзат Хафизов 2008 елда тхэквондо буенча ил күләмендә үткән ярышта Русия чемпионы исемен алган. Спортчы егетнең бәйгеләрдә яулаган медальләре 1нче мәктәпнең уртак горурлыгы. Линзат Кремльдә үткән Чыршы бәйрәменә дә барган. Мәктәпнең спорт тормышыннан беркем дә читтә калмый, һәр бала күңеленә яткан түгәрәккә йөри. — Соңгы елларда район үзәге матурлана, үсә. Яңа төзелеш бистәләре Кырмыскалыны танымаслык итеп үзгәртте. Болар һәммәсе дә яшь гаиләләр, сабыйлар саны арту белән бәйле. Район үзәгендә өч балалар бакчасы эшли. Хәзер бу гына җитми. Киләчәктә аларның артачагына ышанабыз. Бездә мәктәп яшендәге балалар әллә ни кимемәде. Әлеге вакытта мәктәбебездә 225 укучы белем ала. Быел I сыйныфка керүчеләрне икегә бүлдек. Моңа бик куанабыз. Киләсе уку елында мәктәптәге балалар саны 300дән артыр дип көтәбез, — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Мөхетдинова.

Килешүнең вакыты чыкты

14 января

Ә хезмәттәшлек дәвам итәрме?

Милли телләрне өйрәнү, мәктәпләрдә туган телләрдә укытуны оештыру буенча Башкортстан Русиядә алдынгы урында тора. Республикада иң күп өйрәнелүче татар, мари, удмурт, чуваш, мордва телләре буенча һәм Русиянең башкортлар күпләп яшәүче ундүрт субъекты белән Башкортстан Мәгариф министрлыгы арасында 2005 елда (биш елга) килешү төзелгән иде. Килешүнең вакыты тәмамланды һәм Мәгариф министрлыгының былтыргы соңгы коллегиясендә әлеге хезмәттәшлеккә йомгак ясалды. Килешүнең төп юнәлешләре: туган телләр укытылучы мәктәпләрне үстерү һәм саклау, аларны укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү, туган тел укытучыларының белемен күтәрү, республикадан читтә яшәүче башкорт балаларын гимназия-интернатларга, һөнәрчелек училищеларына, югары уку йортларына максатлы кабул итүне оештыру, шулай ук республикада яшәүче башка милләт балаларын, атап әйткәндә — татар, чуваш, удмурт, мари һәм мордва телен өйрәнүче укучыларны шул халыклар яшәгән республикалардагы уку йортларына максатлы юллама белән укырга кертү. Гомумән алганда, килешү буенча хезмәттәшлек үтәлгән. Башкорт телен өйрәнү Чиләбе, Ырынбур, Курган, Самара, Свердловск, Саратов өлкәләрендә яхшы оештырылган. Әмма норматив финанслауга күчү һәм мәгариф учреждениеләрен кыскарту (оптимальләштерү) күп төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да, милли мәктәпләрнең ябылуына китерде. Мәсәлән, 2007-2008 уку елында Чиләбедә 70 мәктәптә башкорт теле өйрәнелгән булса, быел нибары 39 мәктәптә генә башкорт теле укытыла. Ырынбур өлкәсендә дә милли мәктәпләр саны икеләтә кыскарган. Быел 23 мәктәптә генә башкорт теле укытыла. Самара, Свердловск өлкәләрендә өч-дүрт кенә мәктәп калып бара. Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге бердәнбер башкорт мәктәбе дә соңгы елларын эшли.

Авылга сәләтле яшьләр кирәк

12 января

Ел азагында Кушнаренко Авыл хуҗалыгы техникумында “Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексы өчен урта һөнәри белемле кадрлар әзерләү торышы һәм перспективалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды. Анда республиканың элекке авыл хуҗалыгы министры Азат Җиһаншин, район хакимияте башлыгы Алмаз Йосыпов, Авыл хуҗалыгы һәм Мәгариф министрлыклары, Башкортстан дәүләт аграр университеты хезмәткәрләре, аграр техникумнар директорлары катнашты. Республикада авыл хуҗалыгы өчен кадрлар 7 техникумда 47 училищеда, бер университетта әзерләнә. Моннан тыш, тармактагы фәнни мәсьәләләр белән гыйльми-тикшеренү институты шөгыльләнә. Беренче карашка, бу потенциал төбәктә кадрлар мәсьәләсен тулысынча канәгатьләндерерлек кебек. Әмма авыл хуҗалыгында урта звено белгечләре һаман җитешми әле. Сәбәп нидә? Ни өчен авыл хуҗалыгы һөнәрләрен үзләштергән яшьләрнең күбесе башка өлкәдә хезмәт итә? — Әлегә без кирәк кадәрле югары квалификацияле белгечләр әзерли алмыйбыз, — ди бу хакта Азат Җиһаншин. — Абитуриентлар сайлап алудан башлап, белгечләргә эш урыннары тәкъдим итүгәчә булган эшне системага саласы бар. Техникумнар чыгарылыш курс студентларын хуҗалыкка кадәр озатырга, дәүләт ярдәмен тапшырырга бурычлы. Чыннан да, авыл хуҗалыгында эш башлаган яшь кеше акчалата дәүләт ярдәме, бушлай җир, торак субсидиясе алуга хокуклы. Әмма 2009 елда 1 мең яшь белгечнең 74е генә бу хокуктан файдалана алган. Әллә шулкадәр кеше генә сайлаган һөнәренә тугры калганмы, әллә чиновниклар тудырган киртәләрне үтеп чыга алмаганмы? Әлбәттә, монда югары уку йортларына укырга киткәннәрне истән чыгарырга ярамый. Шулай да совет чорындагы “распределение”, “подъемные” кебек төшенчәләрне искә төшерергә кирәк.

Мәгарифкә 500 миллиард сум чамасы акча бүленәчәк

11 января

Быел федераль бюджеттан “Мәгариф”кә бүленәчәк акча 495,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда — 28, 2008 елга карата 50 процентка күбрәк. Бу турыда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Былтыргы белән чагыштырганда федераль бюджет чыгымнары югары белем бирүгә һәм вуз тәмамлаганнан соң һөнәри белем бирүгә — 15 процентка, мәгариф өлкәсендәге фәнни-гамәли тикшеренүләргә ике тапкыр артачак. Ил икътисады өчен югары белемле квалификацияле белгечләр әзерләүнең әһәмиятен исәпкә алып, былтыр башланган чара — Русиянең әйдәүче университетларына ел саен 30 миллиард сум күләмендә өстәмә ярдәм бирүне 2011-2013 елларда дәвам итү күз уңында тотыла. Бу акча инновация ягыннан актив югары уку йортларына ярдәм итү максатында аларның инновацион инфраструктурасын үстерүгә, Русия вузларының һәм производство предприятиеләренең берлектәге эшен дәвам итүгә, илебезнең югары уку йортларына әйдәүче галимнәрне җәлеп итүгә тотылачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»