Мәгариф

Сәләтле яшьләр — илебез киләчәге!

18 февраля

Көтмәгәндә яхшылык эшләү көне. Халыкара хәйрия оешмалары 17 февральне күптән түгел шулай дип билгеләгән. Кичә Конгресс-холлда уздырылган чара, ягъни “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың талантлы яшьләрен бүләкләү әлеге бәйрәмнең матур үрнәге булып торса да, аның хакимият тарафыннан бик төптән уйланылган гамәл булуы ачыкланды. Яшьләр проблемаларына рәсми органнар һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын көчәйтеп җибәргән “Мәгариф” проекты илнең генофондын саклауда һәм җәмгыять үсеше ресурсы буларак зур әһәмияткә ия. Русия Президентының 2006 елның 6 апрелендәге “Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме чаралары турында”гы Указы нигезендә 14-25 яшьләрдәге талант ияләре ел саен премияләр белән бүләкләнә. Башкортстанда бу югары бүләккә ия булганнар елдан-ел арта. Мәсәлән, 2006 елда дәүләт ярдәме алганнар 112 кеше булса, бүген алар — 127 кеше. Аларга тантаналы рәвештә дипломнар һәм 30-60 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Халыкара, Бөтенрусия, төбәкара конкурс, фестиваль, олимпиада һәм башкаларда җиңү яулаган премия лауреатларын бүләкләүдә БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Эльвира Юнысова, мәдәният министры урынбасары Камилә Дәүләтова, Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Морат Гозәеров, Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин һәм башкалар катнашты. Яшьләрне республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Зөһрә Җиһанур кызы лауреатларның иң талантлы, акыллы, сәләтле, максатчан, эшсөяр булуын ассызыклады. “Сез бу югарылыкка үз көчегез белән күтәрелдегез. Безнең ышанычыбыз, өметебез һәм сөеклеләребез — сез”, — диде ул чыгышында. Премьер-министр урынбасары кулыннан диплом алган яшьләр дә бу көнне мәңге хәтерләрендә саклаячакларын, ышанычны акларга тырышачакларын әйттеләр. Мәләвез районы Иштуган авылыннан Гөлнара Мөхәммәтшина Салават җыены бәйрәмендә Гран-при яулаганы өчен диплом, 30 мең сум премия һәм ноутбук белән бүләкләнгән. “Бу премияне алуыма чиксез куанам. Бер урында таптанмаска, тагын да яңа ачышларга омтылырга уйлыйм”, — дип шатлыгы белән уртаклашты ул. Иштуган мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче яшь, талантлы, чибәр кыз читтән торып Башкорт дәүләт университетында да укый икән. Конкурска әзерләгән җитәкчесе Люция Хәсәновага зур рәхмәтен, республика яшьләре белән чиксез горурлануын белдерде Гөлнара. Җитәкчесенең Гөлнарадан да ныграк дулкынлануын күреп, Раил Әсәдуллин: “Укучысы җиңү яулаган укытучыга икеләтә куаныч”, — диде. Чарада яшьләрнең түгел, ә күбрәк аларның остазларының күзләре яшьләнде. Укытучыларның олы хезмәтенә бәя бирү иде бу.

Мәгарифтә файдасыз чыгымнар булмасын

16 февраля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов мәгариф өлкәсендәге файдасыз чыгымнарны кыскартуны һәм оптимальләштерү барышында тотылмыйча калган акчаны укытучыларның хезмәт хакын күтәрүгә юнәлтүне таләп итте. — Мәгарифтә чыгымнарны оптимальләштерү белән тыныч кына, планга ярашлы шөгыльләнергә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Иң элек сыйныфлардагы укучылар санына игътибар итү мотлак. Бер сыйныфта икешәр, өчәр, дүртәр бала укыган мәктәпләр бар, ә республика буенча 115 сыйныфта берәр бала исәпләнә. Якынча бәяләүләр буенча Башкортстанда мәгариф өлкәсендәге файдасыз чыгымнар елына 5 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.

Мәгариф дөрес юлдан барамы?

12 февраля

Бу мәкаләмне Президент Дмитрий Медведевның Федераль җыелышка Юлламасы тәэсирендә язам. Ул күтәргән мәсьәләләрнең күпчелеге ил башлыгын гына түгел, мине, ягъни Русиянең гади гражданинын да күптән уйландыра һәм борчый. Президент үз Юлламасында балалар һәм балачакка зур урын бирә. Бу дөрес тә, чөнки проблемалар баштан ашкан. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә. Бүген Мәскәүдән тәкъдим ителгән реформалар авыл мәктәбе җилкәсенә авыр йөк булып ятты. Русиянең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко “җан исәбе” буенча финанслау сылтавы белән һәм Көнбатыш Европа илләре тәҗрибәсенә таянып, мәгарифкә бирелгән бюджет акчасын кысу юлына басты. Шунысына гаҗәпләнәм, бетерүгә юнәлтелгән реформаларны уйлап чыгаручылар илебезнең географиясен, аның климат үзенчәлекләрен, хәзерге авылның социаль вәзгыятен белмиләр микәнни? Бигрәк тә безнең Русия өчен генә хас булган проблема — юллар хакында. Русиядәге мәктәп автобусы һәм, әйтик, Германиядәге — бер үк түгел. Ни өчен Германия белән чагыштырам? Чөнки мин анда хәрби хезмәт үттем, шуңа юлларының сыйфатын һәм авылларның бер-берсеннән нинди арада урнашканын яхшы беләм. Минем карашка, авыл мәктәбенә үзгәреш-яңалыклар аның үзенчәлекләре, ягъни белем учагы — бердәнбер социаль-мәдәни үзәк икәнлеген исәпкә алып кертелергә тиеш. Сер түгел, бүген авыл клублары һәм мәдәният йортлары начар финанслану нәтиҗәсендә бу мөһим рольне үтәмиләр. Алар, гамәлдә, бары тик дискотека һәм кызыл даталарга багышланган чаралар үткәрү урынына гына әверелеп калды. Бөтен илдәге кебек, демографик хәл дә авылда катлаулы кала бирә. Үкенечкә каршы, авыл хуҗалыгындагы реформалар да әлегә көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Өмет иткән фермерлык сәясәте уңышсызлыкка дучар булды. Башлыча, гаилә башлыгы — әтиләрнең вахта ысулы белән читкә китеп акча табуы балалар үстерү һәм тәрбияләүдә кире йогынты ясый башлады. Менә нәкъ шушы хәлдә мәктәп үзенең өстенә өстәмә вазыйфалар алырга тиеш иде дә бит. Тик тормышта киресен күрәбез: озайтылган көн төркемнәре ябылды, түгәрәк эшләре кыскартылды. Мәктәп программасыннан чынлап торып хезмәткә өйрәтү һәм өлкән сыйныф укучыларына һөнәр бирү дәресләре юкка чыкты.

Тел язмышы укытучы кулында

11 февраля

Ана баланы ике тапкыр тудыра: бер тапкыр — тән биреп, икенче тапкыр — тел биреп! Әгәр дә бала тәнен гөл кебек иркәләп, назлап, кадерләп тормасаң, ул гарипкә әверелергә мөмкин. Тел дә шулай, аны күңелеңә газиз авазлар белән ачтырмасаң, бишектә үк Тукай шигырьләре белән баетмасаң, балалар бакчасында, арытаба мәктәптә гел генә камилләштермәсәң, тел иясе, һичшиксез, имгәк кешегә әйләнәчәк. Ана биргән телне бүген үстерү-камилләштерү бурычы мөгаллимнәргә йөкләтелгән дә инде. Без аларны гади генә итеп тел һәм әдәбият укытучылары дип йөртәбез. Мәчетле районында башкорт, татар, урыс милләтләре вәкилләре яши. Аларның һәрберсе буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, динен тота, укмашып яшәгән урыннарында үз телләрендә сөйләшә, укый, тәрбия ала. Бүген биредәге мәктәпләрнең бишесендә татар телендә белем бирелә, катнаш халыклар яшәгән район үзәгенең лицей, гимназиясендә, Әләгәз авылында татар теле фән буларак укытыла. Андагы татар балаларына, уку планнарына ярашлы, туган телнең нечкәлекләренә, әдәбиятына хөрмәт-мәхәббәтне унбер укытучы өйрәтә, тәрбияли. Укытучыларның һәрберсе югары белемле, тәжрибәле. Күпләре һөнәри уңышлары өчен исем-дәрәҗәләргә лаек булган. Әйтик, Яңа Мөслим, Әләгәз, Олы Ака мәктәбе укытучылары, ирле-хатынлы Сәрия һәм Наил Нурыевлар, Минзәлә Нәфыйкова, Альбина Нурыева — “Русиянең иң яхшы укытучылары”, 100 мең сумлык Грант ияләре. Шулай ук, аларның тәүге өчесе республика татар теле укытучылары конкурсында катнашучылар да. Абдулла һәм Әҗекәй мәктәпләреннән Әлфия Ханова, Минзилә Абзалова Русиянең мактаулы мәгариф хезмәткәрләре, Башкортстанның мәгариф алдынгысы билгеләре белән бүләкләнгәннәр. Олы Устьикин лицее укытучысы Рузилә Зәйнуллина — районның “Иң яхшы укытучы-2010” конкурсы җиңүчесе. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары аз булуга карамастан, аларның берләшмәсе районда иң иҗади эшләүчеләрдән санала. Берләшмә эшчәнлеген мәгариф бүлеге белгече, Башкортстанның мәгариф алдынгысы Миңнегөл Галәветдинова җитәкли. Укытучылар даими рәвештә үзләренең утырышларына җыела, алар бик җитди һәм эшлекле оештырыла: бер-берсенә ачык дәресләр күрсәтәләр, укытуның дәрәҗә-сыйфатын күтәрү, тәрбия чараларын төрлеләндерү буенча бурычлар билгелиләр.

Язучылар студентлар белән очрашты

10 февраля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның 2011 елны “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан итүен беренчеләрдән булып әдәбиятчылар хуплады. Язучылар берлеге М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән берлектә бу чарага багышлап, “Каләмнәр дуслыгы — халыклар дуслыгы” дип аталган шигърият кичәсе оештырды. Анда Башкортстанның халык шагыйрьләре Равил Бикбаев, Марат Кәримов, Абдулхак Игебаев катнашты. Билгеле шигырь осталары белән беррәттән яшь талантлар Зөлфия Ханнанова, Лариса Абдуллина, Айдар Хөсәенов, Александр Леонидов, шулай ук студентлар, бу уку йортының әдәби-иҗат түгәрәкләре әгъзалары да катнашты. — Иҗатында башкорт, татар һәм казах халыкларының дуслыгы чагылыш тапкан М. Акмулла исемендәге университетта җыелуыбыз зур әһәмияткә ия, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе, Язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаев. Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин язучыларга мондый матур бәйрәм оештырган өчен рәхмәт белдерде. Бу чара вузларда укучылар өчен билгеле шәхесләр белән якынрак танышу мөмкинлеге булуын белдерде.

Грантлар яңа ачышларга дәртләндерсен!

09 февраля

Кичә, Русия фәне көнендә Хөкүмәт йортында яшь галимнәр һәм яшь гыйльми коллективлар арасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Мәртәбәле дипломнарны һәм 60 мең сум күләмендәге грантларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина тапшырды. — Республикада талантлы яшьләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Әдәбият, сәнгать, архитектура, фән, башка өлкәләрдә сәләтле яшьләрне күпсанлы дәртләндерү чаралары каралган. Яшь галимнәргә грантлар биш ел дәвамында бирелеп килә. Дәрәҗәле конкурста җиңеп алган әлеге грантларыгыз яңадан-яңа гыйльми ачышларга, югары үрләргә дәртләндерсен, — диде тантанадагы чыгышында Зөһрә Җиһанур кызы. Республика җитәкчелеге фән тармагы алдына җитди бурычлар да куя. Республика Хөкүмәте каршындагы Фәнни-техник һәм инновацион сәясәт буенча советның 2 февральдә Уфада үткән киңәйтелгән утырышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов фән һәм производствоның тыгыз хезмәттәшлеге, яшь галимнәргә ярдәм күрсәтү һәм бизнесның инновацион проектларда активрак катнашуы мәсьәләләренә аерым тукталды. Бу бурычларны тормышка ашыруда яшь галимнәргә зур өмет баглануы турында белдерде. Әйткәндәй, бүгенге көндә республиканың югары уку йортларында, гыйльми-тикшеренү институтларында 35 яшькә кадәрге 2500ләп яшь галим эшли. Кичәге тантанада алар арасыннан 53 кеше республиканың югары грантларына лаек булды.

Карантин укуга комачауламый

08 февраля

Уфа мәктәпләрендә 7 февральдән көтелмәгән каникуллар башланды: 1нче сыйныфтан алып 11нчегә кадәр мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр бер атна карантинда булачак. Бу хәл илдә, аеруча Башкортстанга чиктәш Чиләбе өлкәсендә грипп эпидемиясенең көчәюе белән бәйле. Башкаланың мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атна ахырына Уфа шәһәрендә мәктәп яшендәге балаларның 23,4 проценты грипп белән авырган. Карантин укуга зыян китермәячәк, диләр башкала педагоглары. Беренчедән, укулар башлангач, озайтылган дәресләр оештырылачак. Мөмкинлекләре булган укучылар белән карантин чорында укытучылар Интернет аша дәресләр үткәрә. 84нче татар гимназиясендә бу тәҗрибә белән күпләр таныш һәм авырып китү сәбәпле, мәктәпкә йөри алмаган балалар да, ата-аналар да мондый эшчәнлеккә бик канәгать. Сез рәсемдә күргән башлангыч сыйныфлар укытучысы Раушания Гәрәева Интернет аша укучылары белән мавыктыргыч дәресләр үткәрә.

Уку йортларында торак-коммуналь хуҗалык өчен белгечләр әзерләнәчәк

05 февраля

Башкортстан Хөкүмәтендә торак-коммуналь хуҗалык өчен кадрлар әзерләү зарурлыгы мәсьәләсе тикшерелде. Вице-премьерлар Сергей Афонин белән Зөһрә Рәхмәтуллина җитәкчелек иткән утырышта республиканың торак-коммуналь комплексы өчен югары һәм урта махсус белемле белгечләр әзерләү мәсьәләсе күтәрелде. Югары һәм махсус югары уку йортлары базасында бу тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсен Президент Рөстәм Хәмитов 28 гыйнварда үткән Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь комплексының үсеш стратегиясенә багышланган республика киңәшмәсендә күтәргән иде. Бу турыдагы тәкъдимне торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Җәләлов кертте. Киңәшмәдә республиканың югары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Анда катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык тармагы өчен югары һәм урта махсус белем бирү системасын оештыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча уртак фикергә килде. Бүген Торак-коммуналь хуҗлык министрлыгында бу программаны гамәлгә ашыру стратегиясе һәм вакыты буенча анык тәкъдимнәр исемлеге әзерләнә.

Укытучылар эшсез кала

04 февраля

Монда ата-аналарның битарафлыгы да гаепле

Иске Казанчы авылы тарихы гасырлар төпкеленә китә. Авыл турында беренче тапкыр язма рәвештә 1664 елда телгә алына. 1754 елда беренче мәчет төзелеп, дүрт елдан соң мәдрәсә эшли башлый. ХХ гасыр башына инде Иске Казанчыда өч мәчет була. Сигез мулла, җиде мөәзин халыкка аң-белем, тәрбия дәресләре биргән. Бу чорда авыл да зур, халкы да күп булган — 1642 кеше. Әлеге вакытта Иске Казанчы авылында 300гә якын йорт бар. Шуның кырык сигезе буш. Кырык алты йортта берәр генә кеше яши. Халык санын авыл Советы хезмәткәрләре 700ләп дип әйттеләр. Шулай булуга карамастан, мәктәптә укучылар бик аз — 102. Моңа күрше Урманкүл, Кара, Алъягыш, Башкортстан авылларыннан йөреп укучылар да керә. 1977 елда төзелгән ике катлы мәктәпкә (директоры Мансур Нуриәхмәтов әле беренче генә ел эшли) 2000 елда реконструкция үткәрелгән. Укыту-тәрбия эшләре өчен заман таләп иткән шартларда эшли коллектив. Егерме бер педагогның унҗидесе югары белемле. Физика укытучысы Фәридә Солтанова “Мәгариф” өстенлекле проект конкурсында Русия Президенты грантына лаек булган. Укуда көчле, сәләтле балалардан Радим Шәисламов (3нче сыйныф), Ранис Исламов (7нче сыйныф), Лилия Рәхмәтова, Наил Әбдиев (8нче сыйныф), Ранис Зөбәеров (10нчы сыйныф), Гүзәлия Гафиева, Нурания Хәбибуллиналарны (11нче сыйныф) үрнәк итеп куя педагоглар. Коллективның көчлелеге мәктәпне тәмамлап, билгеле шәхесләр булып киткәннәрдә дә күренә. Андыйлардан педагогия фәннәре докторы Әлфис Гаязов, медицина фәннәре докторы Вафый Хәсәнов, профессор, икътисад фәннәре докторы Тимергази Галиев, фән кандидатлары Нурихан Сафин, Дәүләтхан Ибраһимов, Рамил Шәрипов, Башкортстанның атказанган хезмәткәрләре: укытучылар Тимерхан Нурисламов, Тәлгать Якупов, табиблар Вилсур Галимов, Рим Мөхәммәтов, Салават Юлаев ордены кавалеры, атказанган юрист Зөфәр Сафин һәм башкалар белән казанчылар хаклы горурлана. Мәктәптә укытучылар җитә. Киләсе уку елында артып та китәчәк. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшсез калачак, чөнки бу фән мәктәптә соңгы ел укытыла. Туган тел дәресләре унберенче сыйныфта гына торып калган.

Мөгаллимнәр бәйгегә чыкты Раевкада традицион “Ел укытучысы” конкурсының йомгаклау өлеше узды

01 февраля

Чираттагы бәйге башкаларыннан нык аерылып торды, чөнки “Ел укытучысы” конкурсы бер көнлек кенә чара түгел, ул уку елы дәвамында үтә. Аның финал өлешендә катнашу хокукын укытучылар көндәлек эше нәтиҗәсендә яулый. Конкурсның тәүге этаплары мәктәпләрдә уза. Шуңа күрә әлеге бәйге Русиядә “Укытучы елы” дип игълан ителгән 2010 елда старт алган иде. Билгеле инде, мондый елда беркемнең дә мәгариф системасындагы иң абруйлы бәйгедән читтә каласы килмәде. Район үзәгендәге мәктәпләр базасында үткәрелгән бәйгеләрдә 40ка якын педагог катнашты. Алар Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге башкорт лицеенда узган беренче турда физика, математика, география, информатика, биология, инглиз теле һәм химия дәресләрен бирүдә үз осталыгын күрсәтте. Монда башлангыч сыйныфларда укытучы җиде конкурсант та ярышты. Урыс теле һәм әдәбияты укытучылары Раевканың 2нче мәктәбендә көч сынашты. Гимназия татар теле укытучыларын кабул итте. Социаль-мәдәни үзәктә тантаналы шартларда узган финалдан соң “Ел укытучысы” булып Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге башкорт лицееның инглиз теле укытучысы Людмила Ковалева танылды. Призлы урыннарны Раевканың 4нче мәктәбеннән Гөлнара Хөснетдинова белән Наталья Копьева алдылар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»