Мәгариф

Урыс телен аңардан өйрәндек

02 апреля

Башкортстанның атказанган укытучысы Ләлә Әхмәрова ничәмә буын татар балаларында урыс теле һәм әдәбиятына тирән сөю тәрбияләде

60нчы еллар башы. Бишенче класска укырга аяк баскан чагым. Урыс теленнән яңа укытучы килә диделәр — Ләлә Сәмигулла кызы Әхмәрова. Тиздән таныштык. Мөлаем йөзле, сөйкемле карашлы, сабыр холыклы матур апа икән. Иң мөһиме — без — укучыларны тирги белми. Тиргәсә дә, болай яратып кына. Ул чактагы биш йөз балалы Тузлыкуш урта мәктәбендә параллель класслар да җитәрлек. Шау-шу, уен-көлке, шул ук вакытта һәрберебезнең уенда белем алу нияте. Белемне Ләлә апа, кем әйтмешли, чәйнәп каптыра. Шуңадыр да күп кенә укучылары киләчәктә аның юлын сайлады, югары уку йортларын тәмамлап, урыс теле һәм әдәбияты буенча укытучы булып киттеләр, шул исәптән үзем дә. Ләлә Сәмигулла кызы 1931 елның 20 мартында Бәләбәй районының Яңа Кич авылында биш балалы гаиләдә өченче булып дөньяга килә. Әнисе Камилә Низаметдин кызы Ильясова ул елларда белемсезлекне бетерү ниятендә оештырылган ликбезда сабыйларга да, өлкәннәргә дә белем серләрен өйрәтә, ләкин кечкенә Ләләгә ана назын озак татырга туры килми,1942 елда әнисе авырып дөнья куя. Әтисе Сәмигулла Сәфиулла улы Сәфиуллин белемле, заманы өчен үтә кирәкле финансист була. Ул тәүдә Бәләбәй шәһәренә гаиләсе белән күченеп, андагы дәүләт банкы белән идарә итә, соңрак андый саклык банкларын Туймазы һәм Учалы шәһәрләрендә ачуда зур өлеш кертә. Партия карарларын һәрчак җиренә җиткереп үтәүче чын коммунист булуына карамастан, 1937 елгы репрессия аны да мәкерле ятьмәләренә эләктереп, өч елга сөргенгә озата. Сәламәтлеге какшап кайтып, озак яши алмый, 1951 елда дөнья куя. Ләлә Сәмигулла кызы башлангыч белемне Яңа Кичтә, җидееллык белемне Бәләбәй шәһәренең 1нче урта мәктәбендә туплый. Артабан Бәләбәй педагогия училищесында укып, диплом алгач, Бишбүләк районының Елбулак-Тамак авылында башлангыч классларда балаларга белем бирә.

Яшь галимнәргә ил таяна

30 марта

Фәнгә тиешле игътибар бүлмәгән бер генә дәүләт тә икътисади үсешкә өмет итә алмый. Һәр тармакның якты киләчәген, тотрыклылыгын фәнни ачышлар тәэмин итүе дә ачык билгеле. Шулай булуга карамастан, бүген илдә фән дөньясы картая, галимнәргә ачышлар өстендә эшләү өчен тиешле шартлар тудырылмый. Нәтиҗәдә, талантлы галимнәребезнең чит илләргә китүе дәвам итә. Мондый күренешкә ничек чик куярга? Фән дөньясын ничек яшәртергә? Кичә Нефтьчеләр мәдәният сараенда яшьләр фәне көннәре кысасында “Мәгариф. Фән. Карьера-2011” күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәне ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, мәгариф министры Әлфис Гаязов һәм башкалар катнашты. Биредә үк “Яшьләр — илнең стратегик ресурсы” республика яшьләр форумы үтте. Чарада яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды. Арытаба “Яшьләргә — эш!” XXI республика яшьләр акциясе башланды. Билгеле, хәзерге заманда яшь белгечләргә эшкә урнашу җиңел түгел. Акциядә ике меңнән артык кеше катнашуы, аларның күпчелеген яшьләр тәшкил итүе дә шул хакта сөйли. “Яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итүдә киң мәгълүмат чараларының роле” темасына оештырылган “түгәрәк өстәл” дә фәһемле булды. Яшьләр фәне көннәре кысасында SIFE (“Студентлар ирекле эшкуарлыкта”) халыкара конкурсының төбәк этабы үтәчәк. Конкурс финалында республика уку йортларыннан 18 команда катнашачак. Җиңүчеләрне Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Учалы шәһәрләреннән җыелган малтабарлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре ачыклаячак. Студентлар жюри әгъзаларына үз проектларының өстенлекле якларын исбат итәчәк. Чарада фәнне артка сөйрәүче мәсьәләләргә багышланган Бөтенрусия фәнни конференцияләре һәм башка чаралар оештырылачак. Бүген яшь галимне нинди мәсьәләләр борчый? Аңа хыялларын гамәлгә ашырырга нәрсәләр комачаулый? Шушы сораулар белән Уфа дәүләт нефть техник университеты аспиранты Әнвәр Вәлиевка мөрәҗәгать иттем.

Белем алу шәхси эш кенә түгел

30 марта

“Мәгариф турында” Русия Федерациясе законы проектын тикшерү уңаеннан җәмгыятьтә белем алуның әһәмияте һәм урыны хакында җитди бәхәс бара. Закон проектында белем бирүче һәм белем алучы һәр субъект — дәүләт, җәмгыять, ата-ана, укытучы, укучы һәркайсы үзенә кирәкне күрергә тели. Әлегә бердәм фикер юк. Закон шушы мәнфәгатьләр бердәмлеген тәэмин итәргә тиеш. Без бүген шушы уңайдан педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының беренче һәм икенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Мәгариф, фән, мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе югары мәктәбенең почетлы хезмәткәре, Русия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Марсель Гарипов белән әңгәмәләшәбез. Ул 45 елга якын гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, Югары Тәтешле мәктәбендә хезмәт дәресләре укыткан, сигезьеллык мәктәп директоры булган, Бөре дәүләт педагогия институты ректоры булып эшләгән. Марсель Гарипов республика гәзитләрендә еш чыгыш ясый, мәгариф проблемалары буенча дүрт монография, алты уку кулланмасы авторы, ике йөзгә якын мәкалә һәм фәнни хезмәт бастырып чыгарган, аның кул астында байтак фән кандидатлары һәм докторлары әзерләнгән.

Күз тидеме сиңа, Байталлы?

19 марта

Ни өчен Илфир Котдусов Англиягә чыгып китмәгән? Мәктәпнең элекке директоры Илфир Котдусовның төрмә маҗараларының сере нидә?

Быелгы гыйнвар, февраль суыклары мәктәп ишекләренә йозаклар элдертеп кенә калмады, Андрей Фурсенко мәгариф реформасында тагын бер көтелмәгән адым ясарга җыену хәбәрен ирештереп, Русия җәмәгатьчелеген зур хәвефкә дә салды. Мәгариф министры 10-11 сыйныфлар өчен яңа укыту стандарты әзерләп ята икән... Оптимальләштерәбез, дип күпме мәктәпләрне яптырды. Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү сылтавы белән, югары уку йортларын абитуриентларны сынап алудан мәхрүм итте. Инде хәзер мәктәпләрдәге белем, предметлар даирәсенә дә үтеп, болгатулар ясарга җыенамы министр? Сүрелмәсә дә сүрелмәс икән бу либераль-демократта үзгәртүләр, яңартулар ялкыны... Фурсенко реформасы бюджет акчасын экономияләү, укыту сыйфатын күтәрү, аңлы-белемле яшьләр, һөнәрмәннәр тәрбияләү эшен камилләштерү ягыннан нинди нәтиҗәләр бирер, Аллаһ белсен, әмма аның милли мәгариф тамырына балта чабуы хак. Тик, Ходай сакласын, бу хакыйкатьтән рәсми мәгариф вәкилләре уттан курыккан кебек куркалар. Әйтик, Башкортстан Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәк хезмәттәшлеге бүлеге мөдире Рәйсә Күзбәкова сөйләвенчә, безнең илдә, туган телләрне укытуга бөтен шартлар тудырылган...Тик, аныңча, бөтен фаҗига шунда: “ата-аналар балаларын татар сыйныфларына бирми...” Нәтиҗәдә туган телләрен өйрәнүче балалар көннән-көн кими бара. Бөтен гаепне манкорт ата-аналар җилкәсенә өю — күптәнге, дежур аклану гына түгелме? Иң аянычы — дәүләтчә караш түгел бу. Читтән күзәтү генә. Уфадагы татар сыйныфларына барып, студентлар практикасын үткәргән мөгаллим буларак, мәгариф өлкәсендәге хәлләрне мин үзем инде бик яхшы беләм. Хәер, 65нче гимназия укытучысы Флүзә Сәмигуллина аны матбугатта да кыю, яхшы фаш итте. “Бер сыйныфта балалар саны егерме биштән дә түбән булырга тиеш түгел” таләбен үтәп, “без татар телен бик үк яхшы белмәгәнен дә, башка милләт балаларын да укырга кабул итәргә мәҗбүрбез... Оптимальләштерү тискәре йогынты ясый”. Безгә риторик сорау куясы гына кала: “Наданнар сыйныфы” дип даны чыгарга мөмкин класска кайсы ата-ана үз теләге белән газиз баласын бирер икән? Юк, хәзерге мәгариф бюрократиясе кулында булган чакта шәһәр мәктәпләрендә татар теле укытыла дип юану коры куаныч яисә үз-үзеңне алдау гына бит ул, дип фикерлим мин шәхсән.

Чынлап та, безгә кем һәм нәрсә комачаулый?

18 марта

“Кызыл таң” гәзитен хәзер аеруча көтеп алабыз. Анда кызыклы да, файдалы да мәкаләләр күп басыла башлады. Бу хәл милләтара татулык идеясенә нык бәйләнгән. 25 февраль көнне “Кызыл таң”ны тагын көтеп алдык һәм беренче биттә үк эре хәрефләр белән: “Республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны үстерүгә нәрсә комачаулый?” дип язылган, ә инде 6-7нче битләрдә “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә катнашучыларның чыгышлары урнаштырылган. Бу хәл быелгы “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дигән лозунгка бик туры килеп тора. Мин “Кызыл таң” га бу темага күптән язарга җыенып йөри идем. Аның ике сәбәбе бар. Беренчедән, “Кызыл таң” гәзитенә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Ни өчен дигәндә, тик безнең гәзиттә генә укытучылар өчен “Йөзмеңчеләр галереясе” дигән рубрика ачылып, безне куандырдылар. Аның серен мин соңрак әйтермен. Икенчедән, “Кызыл таң”да бик матур тәнкыйть мәкаләләре, фәһемле материаллар һәр санда диярлек була башлады. Бу кереш сүзләрдән соң хәзер инде “Татар телен үстерүгә нәрсә комачаулый?” дигән проблемага тотынсак та була. “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның чыгышыннан башлап китим. Чакмагыш, Туймазы, Аскын, Илеш, Борай районнарында татар телен укытуны кыскартканнар икән. Иптәш баш мөхәррир, бик аз гына санагансыз. Ә менә Бүздәк, Балтач, Дүртөйле һәм башкаларны да кертсәк, ул дөресрәк булыр. Соңгы 15 ел эчендә татар мәктәпләре 404тән хәзер 197гә калуы нәрсә турында сөйли соң? Бу хәл милләтара татулыкны ныгытамы, әллә аны юкка чыгарамы? Биредә ата-аналарны, укытучыларны гына гаепләү дөресме? Мин үзем Башкортстан дәүләт университетының урыс-татар бүлеген тәмамладым. Ул вакытларда без милли бүлекләрдә 25 студенттан да ким булмый торган идек. Бу бүлекне тәмамлауның миңа ни зыяны булды соң? Әгәр мин шушы бүлекне тәмамламаган булсам, бүгенге көндә безнең ил укытучылары (чынлап әйтәм) күп нәрсәдән мәхрүм булыр иде. Мин бүген илдә билгеле булган психология фәннәре докторы, профессор; психология, педагогика, акмеология фәннәре һәм Болгариянең халыкара академиясенең дә академигы булып торам, 80 китап авторы. Филология факультетын тәмамлау ул кимчелек түгел, ә киресенчә — горурлык. Ә инде анда укуы җиңел булыр дип уйлаучылар нык ялгыша. Биредә уку һич кенә дә җиңеллек белән бирелми, ә күп нәрсәләрне киңрәк тә белергә кирәк әле.

Белемсез укытучыдан нәрсә көтәргә?

18 марта

Иске Балтачның 1нче мәктәбендә үткән сөйләшүдә җитди мәсьәләләр күтәрелде

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты башлангычы белән Иске Балтачның 1нче урта мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре директорлары, укучылар катнашлыгында үзенчәлекле сөйләшү булды. БДПУ телекомпаниясе балаларга Мәгариф министрлыгының Бердәм дәүләт имтиханнары бүлеге начальнигы Зәки Морзагилдин белән туры эфирда аралашу мөмкинлеге тудырды. Өлкән сыйныф укучылары имтихан кагыйдәләре белән кызыксынды, аерым яңалыкларга бәйле борчылуларын белдерде. Урыс теле, математика, физика, биология, химия, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән ачык дәресләр күрсәтелде. Имтиханнар вакытында еш очраучы хаталар, башка мәсьәләләр тикшерелде. Семинарлар, укытуда мәгълүмати технологияләрне куллану буенча осталык дәресе үткәрелде. Мәктәп директорлары һәм университет укытучылары катнашлыгында үткән “түгәрәк өстәл” һәр ике як өчен дә фәһемле булды. Соңгы биш елда мәгариф системасы бертуктаусыз үзгәреш кичерә. Алар күбесенчә Бердәм дәүләт имтиханнарына һәм яңа стандартларга кагыла. Яңа законнар югары уку йорты белән мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне дә үзгәртте. “Элек без студентларны үзебезнең “иләгебез” аша сайлап ала идек, хәзер исә тулысынча балаларны имтиханнарга сезнең ничек әзерләвегезгә, аларның бу сынауларны ничек үтүенә һәм документларны кайсы уку йортына тапшыруына бәйлебез”, — дип билгеләде БДПУ проректоры Максим Михайлов. Югары уку йорты укытучылары билгеләвенчә, БДПУ каршында педагогик белем бирү үзәген булдыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Теоретик белемне гамәли күнекмәләр белән ныгыту зарурлыгын укытучылар да күтәреп алды. Заман таләпләреннән чыгып, университет коллективы мәктәпләрне хезмәттәшлеккә чакыра һәм бу мөнәсәбәтләрнең үзара файдалы булырга тиешлеген ассызыклый. Университетта мәгариф хезмәткәрләрен яңа һөнәргә укыту һәм квалификацияләрен күтәрү институты уңышлы эшли. Узган елда, мәсәлән, өч меңнән артык укытучы монда белемен камилләштергән. “Хәзерге заманда белем өч елда искерә, дигән фикер бар. Безнең максат: яңа белемне табарга, үзләштерергә, кулланырга, бер сүз белән әйткәндә, кешене туктаусыз үзгәреп торган шартларга җайлашырга өйрәтү”, — диде институт директоры Людмила Әмирова.

Җәмгыять үсеше мәгарифкә бәйле

09 марта

Мәгариф министрлыгы коллегиясе утырышында тармакны үстерү буенча мөһим бурычлар билгеләнде

Гадәттәгечә, елның тәүге айларында республиканың барлык министрлыкларында эш йомгакларына һәм алда торган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышлар уза. Башкортстан Мәгариф министрлыгының шундый утырышы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге интернат-гимназиядә булды. Былтырга эшкә йомгак ясауны республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина узган елдагы мөһим вакыйгалардан башлады. Болар — Башкортстан укытучыларының Х съезды, “Бөтенрусия педагогик җыелышы” оешмасының Башкортстандагы бүлеге ачылуы, мәгариф өлкәсенең ике тапкыр Президент советында каралуы, 2010 елның Укытучы елы девизы астында үтүе һәм башкалар. Бу чаралар, әлбәттә, республика мәгарифен үстерүгә, укыту-тәрбия эшендәге проблемаларны бергәләп хәл итүгә багышлануы белән мөһим. Былтыргы эшләрне анализлаганда Зөһрә Рәхмәтуллина җәмәгатьчелектә, беренче чиратта укытучыларда төрле фикерләр тудырган яңа федераль дәүләт стандартларына күчүгә тукталды. Узган уку елында республиканың кырык шәһәр һәм районнары мәктәпләренең 240 — беренче, 20 икенче сыйныфында укыту яңа стандартлар буенча оештырылды, диде ул. Бу барлык укучыларның 1,5 процентын гына тәшкил итә. Киләчәктә яңача укытуны киңрәк оештыру өчен мәгарифне үстерү институтына укыту-методик әсбапларны, фәнни кулланмаларны яңарту, укытучыларның, җитәкче кадрларның белемен камилләштерү бурычын куйды Премьер-министр урынбасары. Әлеге вакытта Нефтекама, Стәрлетамак, Уфа, Октябрьский шәһәрләрендә, Дәүләкән, Кырмыскалы, Мәчетле, Туймазы, Учалы, Яңавыл районнары мәктәпләре яңа дәүләт стандартларын кертү буенча актив эшләвен ассызыклады. “Безнең яңа мәктәп” башлангычын тормышка ашыруда республика мәктәпләренең мөмкинлеге зур. Моны укучыларның Бөтенрусия олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алуы күрсәтә. Дүрт — беренче, егерме сигез призлы урын белән укучылар Башкортстанны Русиядә иң яхшы ун төбәк арасына кертте. Докладчының Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә җентекле тукталуы бу өлкәдәге проблемаларның һаман да кимемәве белән аңлатыла. Инде икенче ел, мәҗбүри фәннәрдән кала, укучылар җәмгыять белеменә (40 процент) өстенлек бирәләр. Аннан кала физика, тарих, химия фәннәрен сайлыйлар. Мәҗбүри фәннәр саналган математика һәм урыс теленнән минималь чикне үтмәүчеләр саны (2009 елда — 585, 2010 елда — 225 укучы) кыскаруына карамастан, әдәбияттан, инглиз, француз, телләреннән, химиядән уртача балл түбәнәюе күзәтелә. Нәтиҗәләрне арттырып күрсәтүгә юл куелган җитәкчеләргә аерым кисәтү ясады Зөһрә Җиһанур кызы.

Республикада тиңе юк!

04 марта

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының яңа бассейны төзелешен шулай бәяләде

Кичәге көн М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты тормышында, гомумән, башкала халкы тормышында да истәлекле вакыйга белән билгеләнде. Уфаның Киров районында тантаналы шартларда уку йорты бассейны бинасы төзелешенә старт бирелде. Бассейн комплексы “Бердәм Русия” партиясенең “500 бассейн” проекты кысаларында төзелә һәм педагогия университеты студентлары өчен генә түгел, шушы микрорайон балалары өчен дә спорт, аерым алганда аның йөзү төре белән һөнәри югарылыкта шөгыльләнү үзәгенә әвереләчәк. Бассейн төзелешенә беренче нигез ташын салу тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк Сәяси советы секретаре Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Александр Никерин, Уфа шәһәр округы Советы рәисе Ирек Нигъмәтуллин, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, башка җитәкчеләр катнашты. — Без бу вакыйганы уку йортында физкультура факультеты ачылган көннән башлап көттек. Һәм менә, ниһаять, “Бердәм Русия” партиясе һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән күптәнге хыялыбыз тормышка ашырыла. Бу җәһәттән яңа төзелеш, һичшиксез, уку йортында, гомумән, республика күләмендә физкультура һәм спорт үсешен тагын да югарырак биеклекләргә күтәрергә булышлык итәчәк, — диде чыгышында Раил Әсәдуллин. Әйтергә кирәк, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының “Бердәм Русия” партиясенең “500 бассейн” проектында катнашучы 17 югары уку йорты арасына керүе очраклы түгел. Бүгенге көндә БДПУ физкультура укытучылары һәм тренерлар әзерләүдә генә түгел, дөньякүләм билгелелек алган спортчылары белән дә Идел буе федераль округында әйдәүче югары уку йортларының берсе булып тора. Аеруча уку йортында йөзү спорты киң үсешкән. Олимпия уеннары финалисты, Европа чемпионы, Бөтендөнья җәйге универсиадасының бронза бүләге иясе Ксения Москвина, пятиборье буенча дөнья чемпионы Олег Шакиров, биш тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Андрей Стронин, өч тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Оксана Савченко уку йортының гына түгел, Башкортстанның, Русиянең горурлыгы. Педагогия университеты — төбәктә Паралимпия хәрәкәтен үстерү үзәге функцияләрен үз өстенә алган бердәнбер уку йорты.

Башыңда белемең булса гына...

25 февраля

Мәктәп тәмамлаучы кызлар һәм егетләрнең күпчелеге югары белемне чит илдә алырга тырышуы мине һәрчак гаҗәпләндерә иде. Бары тик чит ил турында сүз чыгу белән яшьтәшләремнең күзләре яна башлый, кызыксынулары йөзләренә чыга. Югыйсә, бездә дә бер дигән югары уку йортлары бар, анда зыялы укытучылардан белем алырга була. Ни өчен бүгенге яшьләрне әллә кайдагы илләрнең уку йортлары үзенә тарта? Әле үткән ел гына мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә Бөек Британиянең Вэйкфильд шәһәрендә белем алучы сыйныфташым Анна Зудина белән очрашкач та үземне борчыган сорауларга җавап алырга тырыштым.

Изге һөнәр ияләре данланды

22 февраля

Укытучы белем бирүче генә түгел, ул тәрбияче дә, киләчәккә лаеклы, сәламәт яңа буын әзерләүче дә. Мондый бөек исемне югары тоту өчен, укытучы иң башта үзен әзерләргә тиеш. “Ел укытучысы” конкурслары нәкъ шул максатта уздырыла да. Белем дөньясында бертуктаусыз иҗади эзләнү, укучылар, ата-аналар белән даими эш алып бару, аларның һәр сулышын, йөрәк тибешен тоя белү — мондый сыйфатлар тик чын укытучыга гына хас. Рухи көч, күңел байлыгы, мәрхәмәтлелек тәүдә аның үзендә булырга тиеш. Узган җомада башкала педагогларының “Ел укытучысы-2011” бәйгесе тәмамланды. Иң изге һөнәр ияләрен котлау тантанасы Уфаның Шәһәр мәдәният сараенда булды. Кичәне Уфа шәһәренең мәгариф идарәсе начальнигы Азамат Сәйфуллин ачты. — Шунысы куанычлы: бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, — дип башлады ул сүзен. — Быел конкурсантлар саны 55кә җитте. Символик яктан бер “бишле”— сәләт өчен булса, икенчесе — тырышлык өчен. Конкурсантларны тәүдә БДПУ профессоры Н. Сытина тәбрикләде. Финалистларны бүләкләү өчен Башкортстан мәгарифне үстерү институты проректоры Лилия Шәкүровага сүз бирелде. Ул бәйгедә катнашучыларга диплом һәм сертификатлар тапшырды. Жюри әгъзалары Әлфис Гаязов һәм Гыйният Кунафин номинациядә җиңүчеләрне котлады. Башкорт теле һәм әдәбияты буенча Наилә Бурангулова, рус теле һәм әдәбияты буенча Ольга Гриб, татар теле һәм әдәбияты буенча Лена Имаева һәм физкультура буенча Рәйсә Хәбибназарова җиңүчеләр дип табылды. — Миңа шундый бәхет тигәнгә бик шатмын. Барлык якыннарыма, хезмәттәшләремә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу җиңү — зур җаваплылык. Ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә, үз милләте белән горурланучы балалар үстерергә тырышырмын, — дип шатлыгын белдерде Уфа шәһәре 61нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лена Имаева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»