Мәгариф

Финалда — иң көчлеләр

13 апреля

Кичә Уфада “Ел укытучысы-2011” республика конкурсы тәмамланды. Аның финалы Космонавтика көненә туры килү символик мәгънәгә иядер, бәлки, чөнки бу көнне иң алдынгы укытучыларыбыз яңа биеклекләргә күтәрелде, горурлык һәм соклану объектына әверелде. Нәкъ бу көнне аларга карата күп мактау сүзләре әйтелде, республикабызның танылган артистлары һәм иҗат коллективлары тик алар өчен Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә чыгыш ясады, тамашачылар конкурсантларны ялкынлы алкышларга күмде, гәзит һәм телевидение журналистлары аларның һәр адымын күзәтеп, һәр сүзен тотып алырга тырышты. Конкурс өч юнәлештә барды. “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2011” конкурсында 37 кеше катнашты. Жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Евгения Яковлева бәйгедә катнашучыларны ихлас котлап, дипломнар тапшырды, сәхнәдән җиңүченең исемен яңгыратты. Ул — Уфаның икътисад тирәнтен өйрәнелүче 101нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Инна Бодрова. “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2011”дә 26 укытучы катнашып, финалга бишесе үтте. Болар — Бәләбәйнең 1нче гимназиясеннән Гөлнара Хәбибрахманова, Агыйдел шәһәрендәге 2нче мәктәптән Мөбәрәк Мостафин, Бүздәкнең 1нче мәктәбеннән Гөлнара Сәләхова, Миякә районының Яңа Ишле мәктәбеннән Ирина Яруллина, Дүртөйле районының Семилетка авылыннан Заһидә Камалова. Аларны тәбрикләү өчен сүз Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире, профессор Алмаз Шәйхуловка бирелде. Җиңүченең исемен конверттагы кәгазьдән укып ишеттергәнче берничә секунд түгел, әйтерсең, озак сәгатьләр үтте. Иң көчле укытучы булып Заһидә Камалова аталды. 60 укытучы гомум конкурста һөнәри осталыкта ярышты. Шушы зур төркемнән, иң көчле, иң алдынгылар арасыннан абруйлы “Ел укытучысы” сайланды да инде. Ул — Туймазы шәһәреннән тарих укытучысы Евгений Ромадов. Евгений Николаевич лауреатлар арасында беренче генә түгел, ә Гран-при яулаучы да булды. — Бу сәхнәдә коллегаларым, дусларым янәшәсендә торганда һөнәремне дөрес сайлавымны аңладым, — диде дулкынлануын яшерә алмаган бәхетле җиңүче. Аны һәм барлык конкурсантларны да Премьер-министр урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, мәгариф министры Әлфис Гаязов котладылар. Укытучыларның эшләре “+5” билгесенә бәяләнде.

Уфага “Шаяниум” килде

13 апреля

Күптән түгел Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә “Шаяниум-2011” фестивале үтте. — Бүгенге чараның әһәмияте чиксез зур, — дип сызык өстенә алды “Агыйдел” Татарстан-Башкортстан дуслыгы һәм хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчесе Мәүзир Гыйниятуллин. — Татар-башкорт яшьләренең сәхнәдә бер-берсен “чеметүе”, төрле темаларга шаяруы игътибарга лаек. КВН яшьләрне берләштерә, дуслаштыра, аралаштыра. Иң мөһиме — төрле аңлашылмаучанлыкларга чик куя. Димәк, сәхнәдә тормыш кимчелекләреннән көлүче яшьләр артса, яхшыга гына булачак. Уфада зур колач белән үткән чара да шушы максатка хезмәт итә. 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов һәм башка кунаклар чыгыш ясагач, бәйге старт алды. Фестивальдә биш команда көч сынашты. “Визитка”, “Капитаннар конкурсы” һәм “Өйгә эш” бәйгеләреннән соң җиңүчеләр ачыкланды. Беренче-икенче урыннарны “Татгиз”(Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе) белән “Шаян татарлар” (Чакмагыш) бүлеште. Өченче урын бертигез очко җыйган “Камеди кызлар” (Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе) белән “Супайлы дәрвиш-ләре” (136нчы башкорт лицее) командаларына бирелде. Татар КВНы бишегеннән килгән “Татар продакшн” (Яр Чаллы) гран-прига лаек булды.

Сез — сабырлык, гыйлем үрнәге!

12 апреля

Көчле рух, сүрелмәс дәрт, ныклы тырышлык, тирән белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше ул. Нәниләрнең күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә укытучы, үзенең җанын телем-телем кисәкләргә бүлеп, балаларга өләшә. Укытучыларның авыр, катлаулы хезмәтен исәпкә алып, эшен җиңеләйтергә тырышып, илебездә, республикабызда төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе – “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе. 7 апрельдә Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясендә конкурсның чираттагы этабы үтте. — Туган тел дәресен укытучы укытучыга таләпләр зур, — диде Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгече, жюри әгъзасы Флүсә Назаргулова. — Ул эрудицияле, нәзакәтле генә түгел, укыткан фәненең остасы, үз эшендә галим булырга тиеш. Конкурс дүртенче ел гына үткәрелүгә карамастан, конкурсантларның елдан-ел әзерлеклерәк килә баруы, укыту программасына җитди каравы сөендерә. Димәк, шундый бәйгеләр оештыру юкка гына түгел, аның нәтиҗәләре булачак. Мәгарифне үстерү институтының туган телләр кафедрасы мөдире Зәкия Габитова, татар теле буенча методист Гөлнур Гәрәева тарафыннан барлык катнашучылар өчен әзерлек семинарлары үткәрелде. Үткән елгы җиңүчеләрнең осталык дәресләре конкурсантларга зур ярдәм булды. Бәйгенең беренче турына йомгак ясаганда жюри әгъзалары икенче турда катнашучыларны билгели. Флүсә Сөләйман кызы әйтүенчә, быел икенче этапка 12-13 конкурсант чыгарга тиеш. Компетентлы жюри алдында җиде укытучы татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәрес үткәрде. Алар үзләрен барлык яктан да белемле, тырыш, таләпчән педагог итеп күрсәтте.

Туган тел рухны баета

08 апреля

Шаран районының Дүртөйле урта мәктәбе ачылуга быел 122 ел тула. Баштагы ун елда мәктәп Спиридон Алексеевның йортында урнаша һәм ул “Инородецлар өчен башлангыч училище” дип атала. Укыту өч еллык була. 1897 елда мәктәпнең бинасы төзелә. Укыту урыс телендә алып барыла, балалар арифметика, тарих, география фәннәреннән, язу һәм дин сабаклары ала. 1910 елда мәктәптә укыту дүртьеллыкка әйләнә, ә 1918 елда ул беренче дәрәҗә мәктәбе итеп үзгәртелә. 1932-1933 елларда Крестьян яшьләре мәктәбе (ШКМ) дип атала башлый һәм укыту җидееллыкка әйләнә. 1938 елдан Дүртөйле авылында урта мәктәп эшли. 1941 елда беренче чыгарылыш була. 69 елда биредә 6132 бала урта белем алып чыккан. — Дүртөйле авыл биләмәсендәге авылларда татар, башкорт, урыс һәм чувашлар дус-тату яши. Бүген Дүртөйле урта мәктәбендә төрле милләттән булган 127 бала белем ала. Аларга югары һәм урта махсус белемле 22 укытучы сабак бирә, — ди Дүртөйле авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләйсән Гыйбатова. Биредә укыту татар, башкорт, урыс, чуваш телләрендә алып барыла. Дәүләт теле буларак, башкорт һәм урыс телләрен 127 укучы, татар телен — 62, чуваш телен 60 укучы үзләштерә. Мондагы тәҗрибәле педагоглар балаларда туган телгә мәхәббәт орлыклары сала. Туган тел — ул аралашу гына түгел, ә дөньяны танып-белү чарасы, шуңа да үз халкыңа мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләүдә аның олы әһәмияткә ия булуын аңлап эш итәләр. Башкорт теленнән югары белемле, икенче категорияле укытучы Дания Каюмова, урыс теленнән югары категорияле укытучы Нәзирә Миңнебаева белем бирәләр. Мәктәптә тиешле әдәбият, методик һәм дидактик әсбаплар белән җиһазландырылган уку бүлмәләре бар. Татар теле һәм әдәбиятыннан югары категорияле укытучы Рәзилә Фәттахова укыта. Аның педагогик стажы — 22 ел.

Укытучы булып калыйк!

08 апреля

Укытучы… Шушы исемнән дә бөегрәк, мәгънәлерәк исем бармы икән?! Бу дөньяда нинди генә һөнәр иясе булса да: эшчеме ул, колхозчымы, инженермы, галимме, табибмы, артистмы — барысы да, әйе, барыбыз да укытучы тәрбиясе алганбыз. Замана үзгәреп тора, кешеләр дә үзгәрә. Яңалыклар туа, укытучы язмышы да заман язмышы белән үрелеп бара. Уңай һәм кире яклар адым саен үзен сиздереп тора, әмма укытучының мәгънәсе, асылы үзгәрми. Ул гомер буе кешеләргә белем бирүче, тәрбияче, поэтик тел белән әйткәндә, күңелләргә гомерлек канат куючы. Укытучы язмышы турында күп уйланганым бар. һәм бүгенге көндә бик кирәкле дип тапкан фикерләремне әйтәсем килә. Элекке укытучы, япь-яшь килеш мәктәп директоры булып эшләгән, инде 80 яшьне түгәрәкләгән мин, язучының, фикерләренә, бәлки, югары вазыйфа биләүчеләр дә колак салыр, дип ышанам. Күреп торасыз, тормыш шактый катлаулыга әйләнде. Техник прогресс бик алга китсә дә, күпләр бик белемле булса да, күңелне борчыган, хәтта әрнеткән нәрсәләр бар бит. Телевизорны ачсаң, көн саен үтереш, атыш, урлашу, алдашу, кешеләрнең бер-берсен җәберләвен күрсәтәләр. Бу, әлбәттә, бүгенге җитәкчеләрне дә борчый. Алар, төрлечә тырышып, яңа законнар чыгарып, яңа тәртипләр кертеп карый. Ләкин нәтиҗәсе бик үк сизелми, эчкечелек, наркомания, урлашу, алдашу арта гына бара. Соңгы вакытта милиция эшен яхшырту, аларның хезмәт хакын арттыру турында күп сөйлиләр, кыскасы, намуссыз адәмнәр күңелендә җыелган әшәкелекләрне йодрык көче белән куып чыгарырга чамалыйлар. Ләкин моның да файдасы бик күренми. Бәллүр савытны бер төшереп ваткач, ачыграк әйтсәк, адәм баласы бер бозылгач, йодрык белән генә төзәтеп буламы икән? Барлык бәлаләрнең тамырына, сабый чагына күз салырга кирәк бит. Ә аның тамыры — тәрбиядә. Соңга калып түгел, балаларны бишектән үк тәрбияләүдә, күңелләренә яхшылык орлыклары салуда, ә ул орлыкларны бары тик ата-ана һәм укытучы, тәрбияче генә сала ала.

БДИны җиңәрбез

08 апреля

Мәктәп тәмамлаучыларның, абитуриентларның хокуклары нинди?

Былтыр Русиядә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән килешмәгәннәрнең 20 меңгә якын гаризасы каралып, уңай карарлар чыгарылды. Андый гаризалар тагын да күбрәк булыр иде әле, әгәр мәктәпне тәмамлаучылар һәм ата-аналар үзләренең хокукларын белсә. Быел, Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, Русиядә 1 миллионга якын кеше БДИ тапшырачак. БДИ нәтиҗәләре белән риза булмаганда нишләргә соң? Иң беренче апелляциядән башларга кирәк. Аны тикшергәндә ата-ана һәм укучы яисә аның законлы вәкиле катнашырга хокуклы. Имтихан тапшыручының эшен тикшерүче комиссия әгъзалары катнашырга тиеш түгел. Имтиханнарны оештыру тәртибе белән канәгать булмаган очракта да апелляция бирергә мөмкин. Монысы имтихан биргән көнне үк, БДИ үткәрелгән урында комиссия исеменә язылырга тиеш. Ә имтихан баллары белән ризасызлыкка гаризаны нәтиҗәләр билгеле булгач, ике көн эчендә тапшыру сорала. Әгәр апелляцияне кабул итмәсәләр, я биш көн эчендә җавап бирмәсәләр, бу фактка язма белешмә алырга һәм башка югары органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк: урындагы мәгариф бүлегенә, прокуратурага, Рособрнадзорга, кулланучылар хокукларын яклаучы оешмага. Судка бирү иң соңгы урын булып тора. Имтиханга иҗтимагый күзәтүчеләр керә ала. Кемнәр ул иҗтимагый күзәтүчеләр? Киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, ата-аналар комитеты, Попечительләр советы әгъзалары, законнар чыгара торган власть органнары вәкилләре — болар балларны санаганда да катнаша ала, әмма ниндидер фикер әйтергә аларның хокукы юк. Алар имтихан комиссиясен яисә мәгариф бүлеген биредәге җитешсезлекләр, закон, кагыйдә бозулар турында кисәтергә тиеш. Әмма күзәтүчеләрнең үзләренең балалары яки туганнары имтихан биргән сыйныфка керергә хокуклары юк. Күп очракта ата-аналар мондый хокук юклыгын белеп, үзләренең генә балалары өчен кайгырганлыктан, имтиханнарга күзәтчелек итүдән баш тарта.

Эшкә биргәч чын күңел

08 апреля

Бүген җәмгыятебездә укытучы эшчәнлеге гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул үз алдына куелган бурычларны бары эшчәнлеге процессында гына гамәлгә ашыра ала. Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, уйлап тапса, заман технологияләреннән артта калмаса гына эшнең нәтиҗәсе була. Әйе, хезмәт – сәләтнең ачкычы. Һәр чорда, һәр җәмгыятьтә талант һәм сәләт югары бәяләнгән, бәхет китергән. Нәрсәдә соң ул бәхет гади авыл укытучысына? — Мин бәхетемне укучыларыма төпле белем, яхшы тәрбия бирүдә, баланың минем дәресләремдә туган телебезнең асылын өйрәнүдә, үз илебезнең, телебезнең патриотлары булуда күрәм, — ди Әлшәй районы Слак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Саматова. Әлшәй районында урнашкан Сарай авылы табигатьнең барлык матурлыгын үзенә сыйдырган. Яланнар чәчкәгә күмелгән, акланнарда кызарып җиләк пешкән, урман кошларның сихри тавышына исергән мәлдә дөньяга Мостафиннар гаиләсендә кыз бала аваз сала. Аңа “Эльмира” дип исем кушалар. Кечкенәдән үк максатына ирешүчән, җитез, тырыш бала булып үсә ул. Картәнисе әйтмешли, аның телендә энҗе-мәрҗән чагылган: тәмле телле, тиз аралашучан ул, үзеннән хәтта ниндидер бер тылсымлы көч бәрелеп торган төсле. Кешеләрне шундук үз итә һәм үзен яраттыра белә.

Укытучыларның хезмәт хакы 30 процентка артачак

07 апреля

РФ Хөкүмәте Рәисе, “Бердәм Русия” лидеры Владимир Путин 4 апрельдә партия әгъзалары белән очрашуда шулай дип белдерде. Хөкүмәт утырышыннан соң Путин вице-премьер Вячеслав Володин, Дәүләт думасы спикеры Борис Грызлов, Федерация Советы Рәисе урынбасары Светлана Орлова, шулай ук Дәүләт думасы депутатлары Владимир Пехтин, Артур Чилингаров, Валерий Рязанский һәм Татьяна Яковлева белән әңгәмәләште. Русиядәге мәктәп учреждениеләрендә белем бирүгә игътибар иткән өчен Борис Грызлов Путинга рәхмәт белдерде. — Дөрестән дә, бу бик мөһим тема, минем мәктәп укытучылары мәсьәләләренең актуальлегенә кагылышлы кисәтүләремне исәпкә алуыгызга рәхмәт, — диде Грызлов. “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары белән сөйләшүдә Хөкүмәт башлыгы мәгариф өлкәсендә программа әзерләргә кушуын әйтте. — Мәгариф һәм фән министрлыгына шушы программаны әзерли башларга куштым. Мәгариф өлкәсендә, бәлки, яхшы программа килеп чыгар, бу шулай булырга тиеш һәм ул чынлап та бик кирәк. Безгә илебезнең гомуми белем бирү киңлеген ныгытырга кирәклеген күз уңында тотам. Русиянең үзенчәлекләрен исәпкә алганда, бу җиңел мәсьәлә түгел: территория бик зур, илебез буенча мәктәпләр, учреждениеләр бик күп, аз комплектлылары да күп. Алар бик кыйммәткә төшә һәм, турысын әйтергә кирәк, белем бирү сыйфаты һәрвакытта да заман таләпләренә туры килми, — диде Путин. Путин фикеренчә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә һәм шул ук вакытта чыгымнарны киметергә кирәк.

Яктылыкка өндәүче сез, маяк булып торучы!

06 апреля

Яраткан укытучы!.. Мәктәп елларын бизәп торучы, яктылыкка, яхшылыкка өндәүче, дөньяны танып-белүдә маяк булып торучы изге кеше ул. Чын укытучының олы сәләте берникадәр тумыштан, табигатьнең үзеннән килсә, нигездә, зур хезмәт, үз-үзе өстендә эш, тәҗрибә туплау нәтиҗәсе ул. Чын укытучы булу хәтта батырлык та. Шуңа да бу һөнәр ияләре һәрчак җәмгыятьнең игътибар үзәгендә булды, ә укыту өлкәсендә зур осталыкка ирешүчеләр аерым билгеләнеп, тиешле бәя алып, башкаларга үрнәк итеп куелды. Башкортстанда укытучыларның һөнәри ярышын — “Ел укытучысы” конкурсын билгеләү матур традициягә әверелде. Төгәлрәк әйткәндә, ул быел егерме беренче тапкыр уза. Республика районнарында үзләрен иң-иң яхшылар итеп күрсәтеп өлгергән 123 укытучы 4-12 апрельдә башкалада көч сынаша. Аларның 60ы гомум конкурста катнашса, 37се — урыс теле һәм әдәбиятын, ә 26сы татар теле һәм әдәбиятын укытуда осталыгын күрсәтмәкче. “Ел укытучысы” булу теләге төрле яшьтәге һөнәр ияләрен бергә җыйган. Әйтик, Ишембай районыннан килгән Антонина Золотовага 52 яшь булса, Борай районы белгече Гөлназ Бәхтияровага нибары 25 яшь тулган. Конкурс ике турда үтәчәк. Шул вакытта укытучыларның һөнәри осталыгын билгеләп калу гына түгел, ә “Башкортстанның ел укытучысы-2011” дигән абруйлы исемгә лаек булырдай, үзен һәрьяклап таныткан, укытуда үз юлын тапкан, Русия күләмендә Башкортстанның йөзен билгеләп торырдай җиңүче билгеләнәчәк. Конкурсны ачу тантанасында укытучыларны мәгариф министры Әлфис Гаязов сәламләде.

Рәхмәтлемен язмышыма, укытучы булып туганыма

05 апреля

Уфада башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы төбәкара конкурсы тәмамланды. Республиканың һәм Чиләбе өлкәсенең 57 укытучысы көч сынашты. Аларны тәбрикләү тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Эльвира Юнысова, мәгариф министры Әлфис Гаязов һәм башкалар катнашты. — Конкурс елдан-ел камилләшә. Без аны абруйлы, көчле укытучыларны берләштерүче мәртәбәле чара буларак көтеп алабыз. Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы конкурсы республика һәм күрше өлкә мәктәпләрендә эшләүче талантлы укытучыларны табуны, аларның тырыш хезмәтен, инновацион уйлануларын, һөнәри осталыкларын бәяләүдә, укытучы һөнәренең абруен, мәртәбәсен күтәрүдә, башкорт теле һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнарны, технологияләрне, алдынгы педагогик идеяләрне пропагандалауда зур роль уйный. Без, укытучылар, бу һөнәрнең никадәр игътибарга, ихтирамга лаек булуын яхшы аңлыйбыз, чөнки яшәеш дәрәҗәбез дә, балаларыбызның рухи торышы да, аларның эзләнү юллары да тәү чиратта укытучыга бәйле, — диде тантананы ачканда Зөһрә Рәхмәтуллина. Гомумән, 1996 елдан бирле үткәрелүче бәйге үз дәверендә бик күп исемнәр ачты, укытучылар өчен тәҗрибә һәм осталык мәктәбенә әверелде. Әйтик, 15 ел дәвамында конкурста 815 укытучы катнашкан, шуларның 88е лауреат булган. Күпләр нәкъ менә бәйгедә алган осталык мәктәбенә нигезләнеп, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр һәм район методик берләшмәләрен җитәкләргә җөрьәт иткән, фән юлын сайлаган, мәктәп директоры, район мәгариф бүлекләренә методист, инспектор вазыйфаларына үрләтелгән. Филология фәннәре докторы, профессор Гыйният Кунафин җитәкчелегендәге җюри әгъзалары билгеләвенчә, иң-иңнәрне сайлап алу быел да җиңел булмаган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»