Мәгариф

Тау чаңгысы тау-тау медальләр китерерме?

19 мая

Мәгълүм булуынча, кышкы олимпиадаларда Русия тау чаңгычыларының телгә алырдай уңышлары юк диярлек. Бу спорт төрендә Австрия, Германия, Щвейцария, Словения, Канада һәм Скандинавия илләре спортчылары дан тота. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатында ил күләмендә, шул исәптән Башкортстанда эш җәелдерелде. Күптән түгел республикада тәүге зур адым ясалды. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты республиканың сноуборд һәм тау чаңгысы спорты федерациясе, үзәк спорт клубы белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. — Сочи Олимпиадасына күп калмады, — дип башлады чыгышын БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин. — Шуңа да Русиядә спортның һәр тармагын үстерү көн таләбе. Бездә дә олимпия чемпионнарын әзерләү өчен тиешле шартлар тудырыла. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тау чаңгысы спортын үстерүгә аерым игътибар бүләргә тәкъдим итте. Гомумән, бездә бу спортны үстерергә мөмкинме? Австриядә тау чаңгычылары мәктәп партасыннан ук әзерләнә башлый. Уйлап карасаң, республика да тауларга бай төбәк бит. Күренүенчә, җиң сызгансак Альп, Скандинавия илләре белән тиңләшә алабыз. “Боз кузгалды”. Безнең уку йортында әзерләнгән студентлар, инструкторлар, тренерлар эшкә тотынырга әзер.

Укытучылар тәҗрибә уртаклашты

18 мая

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика конференциясе быел Чишмә районында узды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бу чарада, Татар теле һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрү чарасы буларак, инновацион технологияләр куллану мәсьәләсе тикшерелде. Конференциядә республиканың һәр районыннан берәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәртәбәле кунаклар катнашты. Пленар утырышта Татарстан Мәгариф министрлыгы вәкиле, Татарстанның атказанган укытучысы Рәиф Зиннәтуллин “Яңа стандартларны кертү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту” дигән темага чыгыш ясады. Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Артур Сурин милли мәгарифтәге традицияләр һәм перспектив юнәлешләрне ачыклап үтте. Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы доценты, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәрипов сәхнә әдәбиятында Тукай образы гәүдәләнеше белән таныштырды. Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов Башкортстан әдәбиятында Габдулла Тукай турында әсәрләр хакында сөйләде. Башкортстан мәгарифне камилләштерү институтыннан кафедра мөдире Зәкия Габитова туган телләр укытуның сыйфатын яхшырту юлларын барлады. Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов укытучыларны районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сөләйман Ваһапов мәктәпләрдә туган телләр укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Студент язы” җәй ишеген ачты

18 мая

Башкортстанда стажировка үткән Германия студенты Ларисса Хольц белән әңгәмә оештырган идем. Германия кунагы кайбер фикерләре белән уртаклашты. “Сезнең студентларның сәләтенә таң калдым. “Яшьләр сарае”нда үткән фестивальдә студентлар һөнәри артистларны уздырып биеде, җырлады. Германия югары уку йортларында белем алучы яшьләр мондый сәләтләре белән мактана алмый” дип, сөйләгән иде ул. Ларисса белән килешергә кирәк. Күптән түгел “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда үткән “Студент язы” фестиваленең йомгаклау концерты бу фикерне янә дәлилләде. Сәхнәдә ике йөздән артык студент сәләтен күрсәтте. Республиканың төрле район һәм шәһәрләрендәге югары уку йортларыннан килгән сәнгать коллективларының һәммәсе мактауга лаек. Башкортстан социаль технологияләр институтының “Гудур” көнчыгыш биюләр студиясен генә алып карыйк. Асыл затларның һәр хәрәкәте уйланылган. Кызлар тамашачы күңеленә үтеп керердәй чыгыш әзерләү өчен ничә сәгать репетиция ясаганын күз алдына китерергә мөмкин. Төркемнең иң оста биючесе, студия җитәкчесе, бишенче курс студенты Вероника Шадрина фикерләре белән уртаклашты: — Фестиваль май уртасында, җәйге сессия якынлашкан чорда, зачетлар вакытында оештырыла. Студентлар зачетлар белән репетицияләр арасында бәргәләнә. Ә бит студентларга сәхнәдәге чыгышлар өчен акча түләнми. Шул ук вакытта, үзешчән сәнгать осталары имтиханга начар әзерләнсә, стипендиядән колак кага. Мөгаен, кайбер уку йортларында сәнгать осталарына берникадәр ташламалар ясаладыр.

Яшьләр табигатькә битараф түгел

17 мая

Табигатькә карата миһербанлылык балачактан тәрбияләнергә тиеш. Шуңа да балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә бу юнәлештә эзлекле эш алып барыла. Экология фәне уку программаларына да кертелгән. Ә югары сыйныф укучылары экология проблемалары буенча гыйльми эзләнүләр алып бара, олимпиадаларда катнаша. Инде югары уку йортларының күбесендә экология белгечлекләре, кафедралары эшли. 18 ел рәттән Русия күләмендә мәктәп укучыларының экология буенча олимпиадалары уза. 10-15 майда Уфада өч этапта әнә шундый бәйге барды. Монда илебезнең 65 төбәгеннән 198 укучы катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасында Башкортстанның мәгариф министры Әлфис Гаязов, Табигатьтән файдалану һәм экология министры Азат Котлыәхмәтов, Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, республиканың югары уку йортлары ректорлары катнашлыгында узды. Тантанада катнашучыларны Башкортстанның танылган сәхнә йолдызлары: “Держава” төркеме, “Веселинка”, “Кружева” ансамбльләре, “Серпантин” студиясе һәм башка иҗат төркемнәре сәламләде. Олимпиадада катнашучы 9-11нче сыйныфлар укучылары арасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Шунысы күңелле, Башкортстан укучылары дәрәҗәле бәйгедә сынатмады. Уфа шәһәре 93нче гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Ангелина Брилллиантова, 117нче мәктәптән Анна Вахмянина, Туймазы районы Серафимовка авылыннан 9нчы сыйныф укучысы Сабина Ибраһимова экология буенча Бөтенрусия олимпиадасы җиңүчеләре арасында үзләренең лаеклы урынын алды.

Башлангыч мәктәп — зур тормыш бусагасы

14 мая

Балачак — кеше гомерендәге иң матур, иң ваемсыз мизгел генә түгел, беренче тәрбия орлыклары алган, зур дөньяга беренче адымнарны ясаган җаваплы чор да. Җиргә яратылган һәр кешенең киләчәге ата-анага, тәрбиячегә, педагогка, мәктәпкә бәйләнгән. Мәсәлән, Стәрлебаш авылындагы башлангыч белем бирү мәктәбе укучыларын бу яклап бик бәхетле дияргә була. Бу хакта мәктәпнең матур уңышлары да сөйләп тора. Директор Гүзәл Хөсәенова белән бихисап мактау кәгазьләрен, диплом-грамоталарны барлыйбыз: укыту-методик үзәгеннән рәхмәт хатлары, Бөтенрусия конкурслары дипломнары, җиңүче сертификатлары... Иң соңгысы, быелгысы — “Фәнгә адым” республика фәнни-практик конференциясендә укучылар актив катнашкан өчен Салават педагогия колледжыннан рәхмәт хаты. — Бүгенге көндә бездә 286 бала белем ала, — ди Гүзәл Абдрахман кызы. — Мәктәбебез күпмилләтле — татар, башкорт, урыс, чуваш һәм хәтта берәр үзбәк һәм әзербайҗан балалары да белем ала. Төпле белем бирүгә ныклы игътибар белән бергә тәрбия эшләрен дә яхшы итеп алып барырга тырышабыз. Башлангыч мәктәптә барлык истәлекле даталар белән беррәттән даими рәвештә мәгариф ветераннары белән очрашулар, экологик чаралар, балалар сабантуйлары, тематик экскурсияләр үтә. Шулай ук милли бәйрәмнәрне һәм традицияләрне дә игътибардан читтә калдырмыйлар биредә. — Мәктәбебездә һәр атна — тематик. Мәсәлән, үткән атна сәламәт тормыш рәвешенә багышланган булса, әле бездә “Китап атнасы”. Шул уңайдан көн саен бер чара үтә, — ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Флүзә Идрисова.

Укытучы — яктылык таратучы

14 мая

М. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалында “Белем бирү киңлегендә яңа стандартлар кертү шартларында гуманлы, шәхескә юнәлтелгән парадигма” дигән фәнни-гамәли семинар үтте. Ул Русия һәм Башкортстан Мәгариф министрлыклары, “Мәдәниятне яклау лигасы” халыкара җәмәгать оешмасы ярдәме белән оештырылды. Русия мәгариф академиясе академигы, психология һәм педагогия фәннәре докторы, профессор, Мәскәү дәүләт педагогия университетының Гуманлы педагогика лабораториясенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Шалва Александрович Амонашвили Уфада биш көнлек семинарны беренче тапкыр үткәрде һәм бу чара җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Семинарда шулай ук Педагогия һәм социаль фәннәр академиясе академигы, Шалва Александровичның хатыны, күпсанлы методик кулланмалар авторы Валерия Гивиевна Неорадзе да катнашты. Күп кешеләр, нинди генә һөнәр иясе булуга карамастан, мәгариф проблемасына битараф кала алмый, чөнки ул аның балаларын, оныкларын тәрбияләүгә кагыла, аларның язмышында зур урын алып тора. — Хәзерге педагогика тәрбия бирүгә түгел, ә белем бирүгә юнәлтелгән. Ул катгый таләпләргә буйсына, дип әйтергә була. Кайберәүләр аны “традицион педагогика”, дип тә атый. Анда мәгариф төшенчәсе төп мәгънәсен югалта. Бу система кешегә белем бирүне генә күзаллый, — ди Шалва Амонашвили. Начар гамәлләр өчен баланы шелтәләргә түгел, ә аның фикерләү рәвешен изге, эчкерсез гамәлләргә юнәлтергә кирәк, дип билгели педагог-новаторлар. Алар мәктәп, укытучы, дәрес, укучы, белем алу кебек төшенчәләргә үз мәгънәләрен кайтарырга кирәк, чөнки аларда кешелек нигезләре ята, дигән фикердә.

Сәламәтлек күңелдән башлана

10 мая

Бәләбәй районы — күпмилләтле төбәк. Биредә урыс, чуваш, татар, башкорт һәм башка милләт халыклары бердәм, дус һәм тату яши. Бу хакта Бәләбәй шәһәрендә өч милли гимназия булуы да сөйләп тора. Җырлы-моңлы, сәләтле кешеләргә бай шушы якларга юл төшкәч, без, әлбәттә, иң беренче чиратта татар гимназиясенә юлландык. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов — үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән булдыклы җитәкче, оста педагог. Бар булмышын багышлаган белем йортының сәләтле мөгаллимнәре һәм тырыш укучылары хакында гына түгел, мәктәп алдының кайбер урыннарына үз куллары белән дә салынган асфальты, үткәргән суы һәм башка рухи һәм матди нәрсәләр турында тирән дулкынлану белән сөйли. Ә мактап телгә алырлык яклары, уңышлары бихисап татар гимназиясенең. Биредә иң беренче чиратта яшь буын сәламәтлегенә, дөрес яшәү рәвешенә игътибар итәләр. — Сәламәт тәндә — сәламәт рух яки сәламәт булмаган рух кына тән авыруларына китерә, — ди Нурмөхәммәт Нури улы. Шуңа күрә алар укучыларның рухи дөньясын баетуга зур игътибар юнәлтәләр. Көнчыгыш педагогикасына таянып, биредәге мөгаллимнәр кеше тәрбияләүнең меңъеллык тәҗрибәсе салынган милли гореф-гадәтләрне алгы планга куялар. Татар халкының матур бәйрәмнәрен, традицияләрен һәрчак искә алып киләләр. — Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия җитәкчесе буларак та шуны әйтәсем килә: татар гимназиясенең унбиш еллык тарихында биредәге укучыларның бер тапкыр да исәптә торганы булмады, — дип сөйли Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Дилбәр Фәтхетдинова. — Бу мәктәп укучыларының тәртипләре чын-чынлап соклануга лаек.

Мәктәп укучылары белән горурлана

28 апреля

Нуриман районының Нимесләр мәктәбенә бүген мәгариф өлкәсенә 26 ел гомерен багышлаган Зилә Фәттахова җитәкчелек итә. Бүген 320 урынлык мәктәптә 56 укучы белем ала, чөнки 2009 елдан ул Яңа Күл мәктәбе филиалы булып санала. Соңгы вакытта мәктәпнең уңышлары, яулаган үрләре турында бик күп сөйләргә була. Яңа уку елына әзерлек буенча район мәктәпләре арасында беренче урын алып, район мәгариф бүлегеннән мактау грамотасы һәм бүләккә лаек була. Мәктәпнең тәҗрибә участогы районда алдынгы урыннарның берсен яулаган. Күл буенда урнашкан мәктәпнең җәй буе гөрләп үскән яшелчә-җимеш түтәлләрен, 10-15 килограммлы кәбестәләрен, төрле сортлы бәрәңге плантацияләрен, тирә-яктагы хуш исле чәчәкләр аллеясен тәҗрибә участогы хуҗасы — биология һәм информатика фәннәре укытучысы Нәзирә Фәттаховадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Үткән елның сентябрендә Нимесләр мәктәбе республика буенча “Мәктәпнең яшел наряды” һәм “Иң яхшы мәктәп яны участогы” конкурсларында катнашкан. Зилә Заһит кызы җитәкчелегендә быел мәктәпкәчә балалар төркеме дә ишекләрен ачачак. Ата-аналардан 20 гариза кабул ителгән дә инде. Мәктәп зур булгач, сабыйларны бөтен мөмкинлекләре булган бүлмәләр кабул итәргә әзер. Татар теле һәм әдәбияты, “Башкортстан мәдәнияте тарихы” укытучысы буларак, Зилә Фәттахова районда үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы конкурсында “Мәгариф өлкәсендә иң яхшы традицияләр” номинациясендә быел диплом белән бүләкләнсә, былтыр республика Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган.

Җәмгыятькә укытучы кирәкме?

23 апреля

Әгәр кирәк икән, аның хезмәт хакы адәмчә булырга тиеш

Русия Хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин төбәкләрдә мәгарифне үстерүнең һәм укытучыларга хезмәт хакы арттыруның ике еллык программасын эшләргә тәкъдим итте. Мондый программа укытучыларның хезмәт хакын якынча 30 процентка арттырырга ярдәм итәчәк, дип көтелә. Бу уңайдан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Лилия Гомәрова түбәндәгеләрне белдерде: — Бу идеяне “Бердәм Русия” фракциясе утырышында Борис Грызлов яңгыраткан иде. Ул укытучыларның хезмәт хакы төбәктәге икътисад тармагында эш-ләүчеләрнең уртача эш хакы дәрәҗәсеннән түбән булырга тиеш түгел, диде. Әле укытучылар Русия буенча уртача 13 мең, Башкортстан буенча 12,6 мең сум акча ала, ә икътисадта бу сан 18 мең сум тәшкил итә. Максатыбыз —1 сентябрьдән эш хакларын арттыра башлап, әкренләп шушы дәрәҗәгә җиткерү, — диде Лилия Салават кызы. Моның өчен средстволар кайдан алыначак? Билгеле булуынча, мәктәп муниципалитетлар һәм төбәкләр җаваплылыгында. Төбәкләр мәгарифне үстерүгә 620 миллиард сум акча тотына, шуның 560 миллиарды укытучыларга эш хакы рәвешендә түләнә, ә 60 миллиардына мәктәпләр ремонтлана һәм җиһазлар алына. Менә шушы 60 миллиардны Русия Хөкүмәте укытучыларга хезмәт хакын арттыру өчен компенсацияләргә җыена. — Республикада 444 мең бала белем ала. Быел Башкортстанда мәгариф өлкәсенә 734 миллион сум акча юнәлтелә. Әлеге программа буенча республиканың 2 миллиард сум акча алу мөмкинлеге бар. Начар сумма түгел. Акча арттыруның шартлары да атала, ул квалификация расланган хәлдә һәм профсоюзлар катнашлыгында үткәрелергә тиеш. Президент Рөстәм Хәмитов күрсәтмәсе буенча, республикада эшче төркем төзелгән. Хәзер иң мөһиме — акчаның килеп җитүе, — ди Лилия Гомәрова.

Компьютер корты бит без

15 апреля

Гәзит битләрендә күтәрелгән проблемалар еш кына кулга каләм алырга мәҗбүр итә. Л. Кәшфинең “Сүнмәс яктылык” (5 март, 2010 ел) дигән мәкаләсен укып чыгу белән уй-фикерләремне тиз арада язып куйган идем. Соң булса да, педагогик тәҗрибәм, күзәтүләрем, хезмәттәшләремнең шәхси үрнәге турында сөйлисем килде. “Мөгаллимәләребез кәгазь кортына әйләнеп бетмәсме?” Мәкаләдә әнә шундый урынлы сорау куела. Мин укытучылык эшенә тотынган вакыт, 80нче еллар азагы, демократиянең чәчкә аткан чагы иде. Ул чакны план һәм отчетларны кулдан язып тапшыра идек. Һәркемнең үзенчәлекле язуы була. Методист, инспектор, мәктәп җитәкчелегенең күзләре тонып беткәндер, бәлки, юньләп укып та карамагандыр. Яңа XXI гасыр башында эшебезгә, тормышыбызга компьютерлар үтеп керде. Кырыкны узып киткәч, информатика өлкәсендәге наданлыкны бетерү юлына бастым. Пенсия яшенә җиткән мөгаллимәләребез дә үзләренең эш тәҗрибәсен компьютерга күчереп куйды. Фәнни-гамәли конференцияләр якынлашса, замана машиналарына чират тезелә. Барлы-юклы иске компьютерлар алдына балалар һәм укытучылар парлашып утыра. Берсе әйтеп тора, икенчесе текстларны җыя. Кичләрен дә, ял көннәрне дә информатика кабинеты гүләп тора. Аптырап утырган юк. Җыелышып буяу сатып алабыз да, принтерга салабыз. Аннары тагын алга — компьютерның яңа мөмкинлекләрен эшкә җигәргә, “кәҗә маен” чыгарырга.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»