Мәгариф

Югары уку йорты яңа үрләр яулый

02 июля

УДАТУның Күмертау филиалы заман белән бергә атлый

Республикада абруйлы уку йортларының берсе — Уфа дәүләт авиация техник университеты тормышта зур ихтыяҗ белән файдаланучы белгечләр әзерләүне максат итеп куя. Уку йортының алты филиалында машина төзү һәм энергетика комплекслары өчен дүрт меңгә якын белгеч әзерлек ала. Югары уку йортының Күмертау филиалында бүгенге көндә 1200 егет һәм кыз көндезге һәм кичке бүлекләрдә, шулай ук, читтән торып укып, фән нигезләрен үзләштерә. Соңгы вакытта Күмертау филиалында, аның уку-укыту системасында зур-зур үзгәрешләр булуын билгеләп үтәргә кирәк. Биредәге укыту программалары бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп яңартылды. Күмертау филиалының директоры, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Әнвәр Даутов белән әңгәмәбез шул хакта булды.

Гамәл дәфтәрендә - тик бишлеләр

24 июня

... Радиодан дәртле бию көе яңгырый. Әллә нишләтә ул Земфираның йөрәген — берчә очар канатлар куя, берчә тирән чоңгылга алып төшеп китә дә тибүдән үк туктата. Эх, үкчәләрдән очкын чәчрәтеп, очып-очып бер биергә! Тик ярамый шул… Әнә бит әнисе янына туган апасы килгән. Алар гәп корып утырганда комачауларга ярамый. Башка өч туганы белән ул да чаршау артында. Әллә... Тәвәккәлләде кыз. Көйнең биемичә түзеп булмый торган бер урынында бүлмә уртасына уктай атылып чыкты да, күңеле булганчы биеп, чаршау артына кереп яшеренде. Берни дә аңларга өлгермәгән тамашачылар аптыраудан ачылган авызларын озак яба алмыйча торды әле. Киләчәктә бу вакыйга кызның холкында яшәде — кирәк чакта кояш булып балкый, кирәккәндә күләгәдә дә кала белә торган булды ул. Эштә дә, гаиләдә дә шулай. Башкортстанның атказанган укытучысы Земфира Гарипова җитәкләгән 101нче мәктәп Дим районында гына түгел, башкалада да иң өлкән уку йортларыннан санала. 1937 елда ишекләрен ачкан мәктәп. бинасы сугыш чорында хәрби госпиталь буларак та файдаланылган. Узган уку елында коллектив “Безнең яңа мәктәп” проектына кушылган. Ул укучылар мәнфәгате белән яшәүче, яңалыкка йөз тотучы, балалар психологиясен аңлаучы һәм предметны яхшы белүче укытучылар эшчәнлегенә нигезләнә. Биредә укытучылар, кем әйтмешли, “һавада асылынып калган” дәресләр бирми, ә һәр теманы тормышта кулланырлык, профильле итеп аңлата. Бу бигрәк тә чыгарылыш сыйныфларында уңышлы кулланыла. Укытучылар фәнни һәм гамәли юнәлешләрдә эшли. Алар республика, төбәк һәм Русия күләмендәге конференцияләрдә катнаша, ачык дәресләр күрсәтә. Узган уку елында икътисад һәм география укытучысы Галина Смоленчук “Ачык дөнья” Хатын-кызлар конгрессының халыкара конкурсында финалга чыкты һәм Америка Кушма Штатларында тәҗрибә алмашу чараларында катнашты. Анда ул америкалы балаларга ике ачык дәрес тә биргән. Быел “Башкортстан Республикасының иң яхшы урыс теле һәм әдәбияты укытучысы” дәрәҗәсенә лаек булган Инна Бодрова да 101нче мәктәптә укыта.

Укытучылар Президент премиясенә лаек булды

23 июня

Рөстәм Хәмитов укытучыларның төбәкара һәм республика конкурслары лауреатларына Башкортстан Президенты премияләрен бирү турындагы боерыкка кул куйды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә — 20 кеше. “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы-2011” конкурсында җиңгән Уфа шәһәренең 35нче мәктәбе укытучысы Эльза Толымбаева, финалга чыгучылар — Уфадагы М. Шәйморатов исемендәге 104нче мәктәптән Наилә Буранголова, Әбҗәлил районының Аскар 1нче мәктәбеннән Зиния Галләмова, Гафури районының Красноусол башкорт гимназия интернатыннан Юлай Мәүлетколов, Иске Балтачның 1нче мәктәбеннән Гөлчирә Мөкыймова премиягә лаек булдылар. “Башкортстанның ел укытучысы-2011” республика конкурсында җиңгән, Туймазы 1нче гимназиясенең тарих укытучысы Евгений Ромадов, финалга чыгучылар — Кушнаренко гимназиясенең музыка укытучысы Эльза Галләмова, Нефтекама шәһәре Әмҗә мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Анна Лебедева, Караиделнең 2нче мәктәбе директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Камил Солтанов, Стәрлетамакның 24нче мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галина Чекмарева премия белән билгеләнделәр.

Белем дәрьясын Усак-Кичүдә кичә беләләр

14 июня

Усак-Кичү — Бишбүләк районындагы иң зур авылларның берсе. Уңган, сәләтле, тырыш халык яши биредә. Аның гасырга якын тарихы булган мәктәбе булачак бик күп зур белгечләргә, галимнәргә, күренекле кешеләргә беренче белем биргән, тәрбия орлыклары салган. Бу уку йорты — бүген дә районның горурланып телгә алырлык мәгариф учакларының берсе. Үткән уку елында Усак-Кичү мәктәбендә 184 укучыга 23 мөгаллим белем биргән. Матур уңышларга ирешкән укучылары җитәрлек мәктәпнең. Мәсәлән, район күләмендә оештырылган 13 ярышта мәктәпнең 68 укучысы катнашып — 19, алты әдәби бәйгедә призлы 10 урын яуланган. Мәктәп укучылары фәнни эшләр белән дә шөгыльләнә, районның мәдәни тормышында да кайнап яши. Мөгаллимнәрнең дә, укучыларның да иҗади эшләре район, республика басмаларында даими рәвештә дөнья күреп тора.

Краснокама вундеркиндлары

30 мая

Краснокама районының 48 бала белем алучы Саузбаш мәктәбендә укучыларның белеменә һәм сәләтенә таң калырлык. Сигезенче сыйныф укучысы Альмира Хәмәтуллина районда экология, башкорт теле, тарих, геология, урыс әдәбияты, җәмгыять белеме буенча үткән олимпиадаларда призлы урыннар алган. Дүртенче сыйныф укучылары Газинур Вәлиев белән Алина Рәҗәпова рәсем конкурсында җиңгән. Тугызынчы сыйныфта белем алучы Ильяс Вахитов исә ничә олимпиадада җиңгәнен төгәл генә әйтә дә алмады. Яңа Актанышбаш авылында да безне сәләтле балалар каршы алды. Ленария Камалетдинова районда физика, хокук, химия, татар теле һәм әдәбияты, урыс теле буенча олимпиадаларда җиңгән. Аның сыйныфташы Нәзил Дәүләтов физика-математика олимпиадасында уңышка ирешкән. Артур Сөләйманов исә, урыс теле буенча олимпиадада призлы урын яулаудан тыш, җыр бәйгеләрендә дә җиңгән. Уку алдынгылары Шамил Гыйләҗетдинов, Илшат Мирзаһитов һәм Булат Карамовка да зур өметләр баглана.

Мәгариф министры шәхси премиясен тапшырды

28 мая

Соңгы кыңгырау бәйрәме быел Аскын районы Иске Казанчы мәктәбендә аерым бер күтәренкелек белән үтте. Туган мәктәбендә уздырылган тантанага Башкортстан мәгариф министры Әлфис Гаязов кайтты. Иске Казанчы мәктәбе 1941 елда ачыла. Җитмеш ел эчендә мәктәпне 3231 укучы тәмамлый. Алар арасында Советлар Союзы Герое Нурулла Сафин, икътисад фәннәре докторы, профессор Тимергази Галиев, Салават Юлаев ордены кавалеры, Корылтай депутаты, атказанган юрист Зөфәр Сафин, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте идарәсе начальнигы урынбасары Рәзинә Насыйрова, “Танып” шифаханәсенә нигез салучы Наҗия Фәрхуллина, республика дәрәҗәсендә вазыйфалар башкарган Сәгыйть Шакиров, Әминә Гайфуллина, медицина фәннәре докторы Вафый Хәсәнов һәм башкалар бар. Бүгенге Башкортстан мәгариф министры, педагогия фәннәре докторы Әлфис Гаязов та 1964-77 елларда Иске Казанчы мәктәбендә белем ала, аның беренче укытучысы Сәхилә Якупова була. Мәгариф министры Әлфис Суфиян улы көннең беренче яртысында район хакимияте башлыгы Фларит Усманов һәм башка рәсми вәкилләр озатуында Аскындагы мәгариф учреждениеләрендә, төзелеп килүче 160 урынлык балалар бакчасында булды. Аннары туган мәктәбенә килде.

Укуыбыз үзебез өчен генә түгел бит

27 мая

Чынлап та, бүгенге студент ничек яши соң? Студент булу ничә сумга төшә? Заманасы шундый — бөтен нәрсәне акча белән исәпләргә туры килә. Берәүгә дә сер түгел, баланы вузда укыту әти-әни җилкәсенә төшә. Түлиләр инде, иң мөһиме — баласы укып, тиешле белем алып чыксын, эшкә урнашсын. Һәрберебез шундый өмет белән яши. Тик югары уку йортын тәмамлаучы яхшы эш табып, анда җитәрлек хезмәт хакы түләнәчәген сиңа беркем дә ышандырмый. Шулдыр инде капитализм дигәннәре. Кемнәрнең акчасы күп — алар яшәячәк. Ә башкалар үзләрен үзләре карасын, имеш. Олыларның, без яшь чакта әти-әнидән акча алган булмады, дип сөйләгәннәрен еш ишетергә туры килә. Ул вакытта стипендияне нинди күләмдә алганнар соң? Совет заманында гади ПТУ укучысының стипендиясе яшәү минимумының 80 процентын тәшкил иткән, хәзер исә ул 7-7,5 процент кына. 70-80нче елларда студентларның стипендиясе 30-45 сум, Ленин стипендиясе 70 сум булган. Совет чоры өчен зур акча. Хәзерге сумнарга әйләндерсәк, ул дүрт меңнән алты меңгә кадәр җитә. Ә бүгенге студент күпме ала? 1200дән 1800 сумга кадәр. Кибетләрдә бөтен нәрсәгә хак арткан вакытта студентның стипендиясе кими бара. Мегаполиста үзеңне тәэмин итәр өчен акча табу, эшкә урнашу җиңел, студентлар барлык җирдә дә таләп ителә, дияр кемдер. Студентларны якларга теләп әйтүем түгел — тик бер урында алдашалар, икенче урында әллә никадәр документ сорыйлар, шулай ук һәркемнең дә төнгелеккә эшкә барып, иртән укуга йөрергә теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Уку йорты эчендәге китапханәче, лаборантка кебек эшләр исә барлык студентларга да җитми. Совет чоры студенты үзенә яңа кием, төрле китап, пластинкалар алыр өчен эшләгән, ә бүгенге студент бары тик яшәр, тамагын туйдырыр өчен эш табарга тиеш.

Сынауларны җиңел үтегез!

26 мая

Республикабыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау тантанасы шаулап үтте. Бу көн мәктәпне тәмамлаучылар күңелендә кояш чыккандай шатлыклы да, яңгыр сибәләп үткәндәй бераз гына ямансу да тойгылар уяткандыр, мөгаен. Унбер ел буена очрашып торган сыйныфташлары, белем сукмакларыннан җитәкләп йөрткән укытучылары, һәр партасына, тактасына кадәр якын булган туган мәктәпләре тиздән инде сагынып сөйләргә генә кала. Алда кызларны һәм егетләрне җитди сынаулар көтә: бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, күңелләренә ошаган һөнәр сайларга, тормыш баскычларыннан ышанычлы күтәрелергә кирәк булачак. Бишбүләк районы мәктәпләрен быел 262 кыз һәм егет тәмамлый. Алар арасында уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре, сәләтле укучылар, бер сүз белән әйткәндә, мактауга лаек яшьләр җитәрлек. 7 укучының — алтын, 17сенең көмеш медальгә дәгъва итүе дә район өчен сөенечле күренеш. Без булган Кыңгыр-Мәнәвез мәктәбен-дә бүгенге көндә 181 укучы белем ала. Уку күрсәткечләре буенча бу мәктәп районда 3нче урында тора. Биредә укуга әвәс кызлар һәм малайларның күпчелек булуын быел мәктәпне тәмамлаучылар да яхшы исбатлый. 13 кыз һәм 9 егет арасыннан олимпиада призерлары: Илнар Сәүбәнов, Гөлсылу Салаватова, Велена Хәйретдинова, Алия Каюмова, Алсу Кадыйрова, Зилә Ярмиева, Лиана Нәгыймова. “Физика буенча Башкортстан кубогы” турнирында Илнар Сәүбәнов белән Зилә Ярмиева районда 3нче урынга лаек булган.

Соңгы сәламен юллый кыңгырау

25 мая

Бар дөньяны яңгыратып, шат хәбәрләр таратып, бүген ил һәм республика мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлый. Әйтерсең лә бер-берсе белән күңелле әңгәмә коралар. Берсе, мәсәлән, “Кал-кал!” дип, мәктәптән балаларны җибәрмәскә теләвен белдерә, икенчесе, “Чың-чың, җәй җитүе чын-чын!” ди. Өченчесе дә сүзгә кушыла: “Заң-зоң, көзгә безне сагынып килерләрме соң?” Бу бәйрәм балаларга зур сөенеч алып килде — аларны алда ял һәм маҗаралар көтә! Бераз гына моңаю да бар. Ни дисәң дә, озын уку елында көн саен күрешеп торган дуслар белән беразга аерылышу көне дә бу. Укытучылар өчен — “уңыш җыю” көне: ниләргә ирешелгән, ниләр хыялда гына калган — барысы барлана, күздән кичерелә. Архангель районы мәктәпләрендә бу уку елында 2350 укучы белем алган. Район халкы күпмилләтле, аларның һәрберсенә мөмкин булганча аерым игътибар бүленә. Мәсәлән, М. Горький авылында укучы латышлар өчен ел саен Латвиядән укытучылар чакыртыла, алар балаларны халыкның тел үзенчәлекләренә, гореф-гадәтләренә өйрәтә. Илона Савераса бу мәктәптә икенче ел укыта. Сан ягыннан караганда, татарлар да әллә ни күп түгел кебек — барлыгы 192 укучы. Алар, нигездә, Сәгыйть, Заһит тугызъеллык, Благовещенка урта, Казарменка, Яңа Шәрәй башлангыч мәктәпләрендә тәрбияләнә. Шуңа карамастан, район, республика күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калганнары юк. Һәрхәлдә, Благовещенка мәктәбендә эшләүче татар теле укытучысы, 23 ел стажы булган I категорияле белгеч Ләлә Хәмитова, Казарменка мәктәбенең 30 ел хезмәт стажлы татар теле укытучысы Зөһрә Мортазина, мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Лена Хәсәнова, быелга кадәр Сәгыйть авылында татар теле һәм әдәбиятын укыткан I категорияле белгеч Фәридә Нигъмәтҗанова һәм башкалар моңа барлык көчләрен сала.

Күңелем түрендә син, Әнвәр абый!

24 мая

Безне олы юлга чыгарган, белем биргән, эшкә өйрәткән, укучыларына үрнәк булып, тормыш юлын лаеклы үткән, Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнашкан Әнвәр абый Юнысов турында бу язмам. Үткән ел “Укытучы елы” дип аталса да, әллә ни үзгәрешләр булмады шикелле. Укытучыны кыйнау, суд залында йөртү, мәктәпләрне ябып, укытучылар коллективын урамда калдыру гадәткә кереп бара, ахры. Без, олы яшьтәге укытучылар, сугыш елларында, суык мәктәптә, я булмаса, аерым кеше өендә, бер каләмне икегә бүлеп белем биргән укытучыларыбызны — остазларыбызны хәер-сәдакалар биреп искә алабыз. Үткән гасырның 50нче еллары башында югары белемле укытучылар бармак белән генә санарлык иде. Безнең бәхеткә, ул чакта югары белемле, гади сүзендә нык торучан, дөреслек өчен үз-үзен аямыйча көрәшә белүче Әнвәр Гыйләҗ улыннан дәресләр алдым. Миңа, 40 ел балалар укытып ялга чыккач, остазым яшәгән һәм эшләгән урыннарны барлап, укучылары белән очрашып сөйләшергә Ходай насыйп итте. Әнвәр, Стәрлебаш мәдрәсәсендә белем алган, хезмәт сөючән, әдәпле, инсафлы Гыйләҗ абый гаиләсендә 1917 елның 18 августында Миякә районының Качаган авылында дөньяга килә. 1921 елда әнисе ачлыктан дөнья куйгач, дүрт яшьлек Әнвәр улын ияртеп, Гыйләҗ абый Мурманскига эшкә китә, Әнвәр шунда беренче сыйныфта укый башлый. 1924 елда алар әтисе белән Качаганга кире кайта. Яшь кенә булуына карамастан, Әнвәр һәр җәй саен авыл көтүен көтә. 1927 елда Сәрвәр Гыйләҗев һәм тагын берничә гаилә Качаган белән Җилдәр арасында Акъяр дигән авылга нигез салалар. Әнвәр ул вакытта эшләп килгән Җилдәр авылындагы ШКМ мәктәбенә укырга керә. Шунда интернатта яши. Җәйләрен мәктәпнең яшелчә бакчасы белән җитәкчелек итә. Мәктәпне “бишле” билге-ләренә генә тәмамлап, Мактау грамотасы белән бүләкләнә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»