Мәгариф

Бәйгеләрдә тәҗрибә туплана

27 августа

Шушы көннәрдә Стәрлетамакта туган тел һәм, дәүләт теле буларак, башкорт теле укытучыларының секция утырышы узды. Бүгенге көндә район мәктәпләрендә башкорт, татар, мордва, чуваш, украин телләре ана теле буларак укытыла. 39 мәктәптә 25 милләтнең 4049 баласы белем ала. 8 милли мәктәптә һәм 2 филиалда укыту һәм тәрбия туган телләрдә алып барыла. Моннан тыш, барлык 39 мәктәптә дә башкорт теле дәүләт теле буларак укытыла, 5 мәктәптә — татар теле һәм әдәбияты, 3 мәктәптә — чуваш, берәр мәктәптә украин һәм мордва телләре өйрәнелә. Наумовка һәм Отрадовкада татар һәм башкорт телләре укытыла. Мәктәпләрдә 42 башкорт теле һәм 3 татар теле кабинеты бар. Узган уку елында район мәктәпләрендә башкорт милләтендәге 692 бала белем алган, бу барлык укучылар санының 17 процентын тәшкил итә. Татар балалары — 1144, урыслар — 1422, чувашлар — 642, украиннар —121, мордвалар – 77 бала. Әлеге утырышны район мәгариф идарәсенең өлкән инспекторы Эльвира Имангулова үткәрде. Ана теле укытучылары җыенында узган уку елына тәфсилле йомгак һәм анализ ясалды, яңа уку елына бурыч-максатлар билгеләнде. Шунысы игътибарны җәлеп итте, Стәрлетамак районында милли телләрне үстерүгә, балаларны үз ана телендә укытуга игътибар да, таләпләр дә югары. Төрле дәрәҗәдәге ярыш-бәйгеләргә башкорт, татар телләре укытучыларын гына түгел, чуваш, мордва, украин телләрен өйрәнүче укучыларны һәм мөгаллимнәрне дә җәлеп итү, бу өлкәдә дә уңышларга ирешү — куелган төп максатларның берсе. Секция утырышында мәктәптә укытуның сыйфатын тамырдан яхшырту, дәресләрдә мәгълүмат технологияләрен киң куллану, балаларны иҗатка тарту, укытучыларның белемен камилләштерү, укыту документациясен тәртиптә тоту турында гына сөйләнеп калмады. Төрле ярыш-чараларда катнашкан укытучылар тәҗрибә уртаклашты. Бәйгеләргә әзерләнү, аларның шартлары турында тәфсилле мәгълүмат бирделәр, үзләре ясаган видеороликларны, буклет-альбомнарны күрсәттеләр.

Яхшы әзерлек белән киләләр

26 августа

— Без дә заман сулышын тоеп яшәргә омтылабыз, — ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Галиәхмәтова. — Белем бирүдә хәзер үзебезнең традицияләр бар. Мәктәпкә йөрүче һәр баланың сәләтен, мөмкинлекләрен үстерергә тырышабыз. Педагогик коллективның эш нәтиҗәләре дә йөз кызарырлык түгел. Узган уку елында бездә 54 бала белем алды. Шуларның 10ысы отличник булса, 21е үз сыйныфларын “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлады. 1 сентябрьдә Яугилдедә парта артына 56 бала утырачак. Әлбәттә, бу көнне беренче сыйныфка киләчәк бәләкәчләр зур дулкынлану белән көтә. Ни дисәң дә, әлифбаның тәүге битен ачарга җыенган балаларның тормышында яңа этап башлана. Кечкенәләрне монда белем дөньясына коллективта тәҗрибәле педагоглардан саналучы, үз эшенә иҗади карашы белән аерылып торучы Айгөл Солтанморатова алып керәчәк. — Авылда бер-беребез белән аралашып яшәгәч, һәр баланың нинди шартларда тәрбияләнгәнен, мәктәпкә ничек әзерләнгәнен белеп торабыз, — ди ул. — Шушы белем йорты авылда социаль-мәдәни үзәк ролен дә үти. Бездә берничә ел элек мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кыска вакытлы режимда эшләүче төркемнәр ачылган иде. Моңа яшь ата-аналар бик тә куанды. Быел укырга төшәчәк балалар да шул төркемдә тәрбияләнде. Шуңа мәктәп тормышына аяк басарга аларның әзерлеге дә яхшы гына. Әйе, нәкъ башлангыч сыйныф укытучылары балаларга төпле белем бирүдә тәүге нигезне сала. Яңа уку елы алдыннан үзенең кечкенә дуслары белән очрашу Айгөл Зөлфәр кызының күңелендә дә якты хис-тойгылар уяткан. — Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: заман белән бергә балалар да үзгәрә, — дип уй-фикерләре белән уртаклашты авыл мөгаллимәсе. — Элгәре башлангыч сыйныф укучыларына урыс телен үзләштерү авыррак бирелә иде. Хәзер инде безнең мохиттә үскән балаларга да аралашу өчен мөмкинлекләр яхшы. Шуңа бүген балаларны урыс теленә өйрәтү артык авырлык тудырмый. Телевидение челтәре, компьютерлаштыру аларның тел байлыгын үстерүгә булышлык итә. Икенчедән, икенче сыйныфтан алып безнең балалар инглиз телен дә өйрәнә. Югары белемле яшь укытучыбыз Резеда Рәхмәтуллина шул дәресләрне бик тә җанлы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә.

Мәктәп гаме - югары гамь...

20 августа

Гаиләбездә мәктәпкә баручы бала булмаса да, августта мәктәп ярминкәләренә сугылырга яратам. Символик сурәт-ле, матур тышлы дәреслекләр, язарга өндәп торучы шакмаклы, сызыклы дәфтәрләр, төрледән-төрле буяу, рәсем төшерү җиһазлары, затлы тукымалы кием мине балачагыма алып кайта. Колхозда тик хезмәт көненә эшләп, тиярен кара көздә генә алучы әни, августта хәзерләүче Газимҗан абзыйга сөт, күкәй тапшырып, акча туплый, китаплар сатып ала, тегүче Фәхирә җиңгинең энә-җебеннән генә төшкән кием әзерли иде. Ак җирлеккә яшькелт буй төшкән хуш исле ситса күлмәк, көрән чалбар киеп алгач, күңел мәктәпкә, сыйныфташлар белән очрашу мизгеленә ашкына. Кулда нинди китап-дәреслек, өстә нинди төстәге һәм рәвештәге кием булуга карамастан, бәйрәм тойгылары хәзерге балаларда, укучы яшьләрдә кабатланадыр, бу хисләр ата-аналарда яңарадыр. Мәктәп гаме — югары гамь. Сабакка төшкән бала тирә-юньдәгеләрдә киләчәк көннәргә өмет, ышаныч уята. Туган телендә укытучы һәм милли мәнфәгатьләрен үтәүгә яраклашкан мәктәбе булган халык бәхетле кавем ул. Ләкин мәктәп яшь буынны укырга-язарга өйрәтү, мәгърифәт, гыйлем юлына төшерү генә түгел, ә, беренче чиратта балалар күңелен замана үзгәрешләреннән чыгып әвәләү, формалаштыру урыны да ул. Атап әйткәндә, хәзерге глобальләшү, техник прогресс заманы мәктәпләребезгә, укучылар дөньясына зур үзгәрешләр алып килә. Әлбәттә, берьяктан, бу сөенеч, президентыбыз Дмитрий Медведев чакыруына кушылып, без мәктәпләребезне яңа коммуникация чаралары белән тәэмин итү, укучыларыбызны Интернет челтәре аша белем алырга өйрәтү бурычын хәл итәргә тиешбез. Ягъни элекке әдәби персонаж Витя Малеев кебек тырыш һәм ачык максатлар куеп укучы, төпкелдәге мәк-тәптә белем алса да, шәһәрдәгеләрдән калышмасын! Тик, икенче яклап, әхлагы, холкы утырмаган баланы катлаулы һәм кайнап торучы дөньяга уелган тәрәзә янына утыртуның хәвефле яклары да аз түгел. Компьютерлаштыру хәрәкәтенең тәүге мәлләрендә ата-аналарны балаларының режимы, физик үсеше борчыды. Элек мәктәптән кайткач, урамга уенга ашкына, футбол тибә, хоккей суга яисә велосипедта, чаңгыда җилдерә иде бала. Ә хәзер аны компьютер мониторыннан аерып алып булмый. Социологлар, психологлар исәбенчә, техник прогресс элементы Русиядәге 80 процентка якын баланы урындыкка кадаклап куйды.

Мәктәпләр яңартыла

17 августа

Борай районы мәктәпләрендә быел күләмле ремонт башкарылды. Олы Бадрак, Борайның 1нче урта мәктәпләрендә һәм 2нче гимназиядә капиталь ремонтка 26 миллион 400 мең сум акча бүленде. Аларның түбәләре алыштырылды, тәрәзәләре һәм җылыту системалары яңартылды. Шул ук вакытта барлык мәктәпләргә дә агымдагы ремонт эшләнде. Мәгариф бүлегенең үз хуҗалык-эксплуатация конторасы бар. Ул нигездә мәктәпләрдәге агымдагы ремонт белән шөгыльләнә. Быел да бу коллектив өч мәктәптә газда эшләүче казаннарны һәм җылылык трассаларын яңартты. Соңгы елларда борайлылар мәктәпләрне җылытуга электр энергиясе куллануны күпкә киметтеләр. Үз көчләре белән каты ягулыкта эшләүче казаннар урнаштырдылар, быел Мамады мәктәбен дә шуңа күчерделәр. Мәгариф бүлеге начальнигы Николай Хәмәтдинов раславынча, казан алыштыруга тотылган чыгымнар үзен бер елда каплый. Мәсәлән, уртача мәктәпне электр энергиясе белән җылыту 500 мең сумга төшә, ә бу системага күчү ел саен 170 мең сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирә. Районда 11 — урта, 10 — төп һәм 27 башлангыч мәктәп булуын исәпкә алганда, борайлыларның бюджет акчасына сакчыл карашта икәнлекләре күренә.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә

16 августа

(Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан уйланулар)

Дүртөйледәге Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясенең физика укытучысы Алексей Иванович Андрекус белән әңгәмә корып утырабыз. Төп тема — бердәм дәүләт имтиханнары. — Сезнең укучыларыгыз дистә еллар дәвамында район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда я җиңүчеләр исемлегендә, я призлы урыннар яулый. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында югары балл җыялар һәм техник югары уку йортларына керәләр. Моның сере нидә? — Егерме ел дәвамында мин профессор Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш лабораториясе белән хезмәттәшлек итәм. “Технология” сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә “осталык турында фән” дигәнне аңлата.. Осталыкка үзе оста кеше генә өйрәтә ала. Үз вакытында миңа шушы лабораториядән үсеп чыккан, соңыннан фән докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән яңа технологиягә корылган физика дәреслеге авторы Александр Иванович Подольский белән бергәләп (кызганычка каршы, хәзер мәрхүм инде) семинарлар үткәреп йөрергә дә туры килде. Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Осталык, иң беренче чиратта, иҗади фикерли, анализлый, нәтиҗә ясый, үз-үзеңә бәя куя белү дигән сүз. Боларга ия булу баланы куелган проблеманы чишүдә ысуллар таба белергә өйрәтә. Моңа мәктәп программасы дәресләрендә генә ирешеп булмый. Ни өчен дисезме? Җавап бик тә гади. Сыйныфта утырган 20-25 баланың фикерләү куәте төрлечә, күпчелеге моңа өйрәтелмәгән. Физика, барыннан да элек, математикага якын. Әгәр алты ел укыган бала тапкырлау таблицасында ялгыша икән, мәсьәлә катлаулана. Әгәр физикага өйрәтүнең нигезен 7нче сыйныфта салып өлгермәсәк, югары сыйныфларда хәл авырлашачак.

“Агач бишле”дән кемгә файда?

06 августа

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга дәүләт аттестациясе үткәрү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Һәр елдагыча, Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре Русиядәге күрсәткечләрдән шактый югары булган. Ләкин республика мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе һәм аның сыйфатының әлеге нәтиҗәләр белән тап килмәве көн кебек ачык. Башкортстанның Бердәм дәүләт имтиханнары барышында Русия күләмендә тәртип бозучылар лидеры булуы бүгенге көндә республика җитәкчелеген борчуга сала. Киңәшмәдә сүз, нигездә, шул хакта барды. Республикада 24 укучы имтиханны 100 процент нәтиҗә белән тапшырган. Күмертаудан күп олимпиадалар җиңүчесе Данил Галиев ике фәннән максималь балл җыйган. Югары баллар чынбарлыкка туры киләме соң? Әлбәттә, абруйлы вузларга укырга кергән студентлар тиздән аны исбат итәр. Шунысы көенечле: югары балл җыеп, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы уку йортларына кергән студентларыбызның кайберсе “агач бишле”ләре белән кире кайтып төшә һәм үзебездә түләүле укуга урнашырга мәҗбүр була. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында республиканың 20 мәктәбендә 6 фән буенча биремнәрне Интернет челтәренә чыгару очрагы ачыкланды. Шул ук вакытта мәктәпләрдә имтихан вакытында иҗтимагый контроль системасы да эшләгән. “700ләп тикшерүченең берсе дә тәртип бозу фактын күрмәгән. Мин моңа беркайчан да ышанмаячакмын. Алга таба күз буяуга юл куймаячакбыз”, — дип кисәтте Президент. Аның фикеренчә, төрле кырын юллар белән мәктәп тәмамлаучыга югары балл ясап бирү яшь кешенең шәхесен имгәтә, алар бервакытта да үз көчләренә ышанмаячак, авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтсез булып калачак. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча Илеш районы “чемпион” булуы район җитәкчелегенә, бигрәк тә мәгариф идарәсенә сөенеч китермәде. Бу районнан республика вузларына кергән студентларның өлгереш нәтиҗәләре гел контрольдә тотылачак. Шундый ук кисәтүләр Чакмагыш, Чишмә, Балтач районы кебек “рекордчы”ларга да кагыла. “Дөньяда могҗизалар булмый! — диде республика җитәкчесе. — Балаларны яшьтән хәрәмгә өйрәтер-гә ярамый. Мондый хәл белән көрәшне көчәйтергә кирәк”.

Хезмәтенә күрә хөрмәте

02 августа

Мәгариф министрлыгында югары дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булган укытучыларны котладылар. Мәгариф министры Әлфис Гаязов, бу бүләкләр — укытучыларның көндәлек хезмәтенә югары бәя, дип ассызыклады. Министр Авыргазы районы Мәсәйле урта мәктәбе директоры Николай Ивановка һәм Уфа шәһәренең А. М. Горький исемендәге 3нче гимназиясе директоры Әлфия Кирилловага Башкортстан Республикасының Почет грамотасын тапшырды.

Тормыш имтиханы БДИ кебек сатылмас!

13 июля

Мәктәпләр балалар шавыннан тынып калды. Унберенчеләрнең дә иң озакка сузылган чиреге, ниһаять, тәмамланды. Кулларына өлгергәнлек аттестаты алган яшьләр әле юллар чатында: кайсын сайларга? Никадәр зур сынаулар аша узып, матур, бәхетле киләчәкне сайлауда ялгышмасын иде яшьләр. Күмертау шәһәренең 12нче мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мәкъсүтова БДИ нәтиҗәләрен тикшерүдә ике тапкыр катнашкан. Үз тәҗрибәсеннән ул шуларны билгели: — Комиссия әгъзалары фикеренчә, быел БДИ тапшыручыларның әзерлеге былтыргыга караганда яхшырак. Балалар яңа ысул белән имтихан тапшыру технологиясенә төшенде кебек. БДИ — укучы өчен күктән төшкән сынау түгел, аңа әзерлек алдагы сыйныфлардан ук башлана. Шуңа күрә ниндидер психологик травма алу турында сүз йөртү дөрес түгел, дип уйлыйм. Әйе, төпле белеме булган укучылар өчен БДИ куркыныч түгел. Ә менә калганнарга...

Уку йортлары яңа бүлекләр ача

13 июля

Вуз тәмамлаучыларның күпчелеге эш таба алмый. Бу проблеманы хәл итү һәм студентларны үзләренә җәлеп итү өчен уку йортлары яңа белгечлекләр буенча укыту бүлеге ача. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында да бу алым кулланыла. Бу уку йорты “Социаль нормалардан тайпылышны кисәтү (превентология)” программасы буенча магистрлар, наркоманияне һәм башка начар гадәтләрне кисәтүне оештыру өчен белгечләр әзерләячәк. Алар сәламәтлек саклау һәм тормыш иминлеге кафедрасында укытылачак. Укырга керү өчен педагогикадан телдән һәм язма имтиханнар тапшырырга кирәк. Моның өчен югары һөнәри белемле (педагогия, психология, социаль хезмәт, медицина буенча, хәрбиләр һәм башкалар) булу мотлак. Студентлар бюджет һәм коммерция нигезендә көндезге бүлектә 2 ел, ә читтән торып уку бүлегендә 2,5 ел белем алачак. Түләүле бүлектә уку бәясе — бер семестрга 25 мең сум. Юлламалар буенча укыту да каралган.

Мәгарифтә дә өстәп язулардан арыну мөһим

06 июля

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты. Башкортстанга ул республикада мәктәп тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәтүенә бәйле хәлне өйрәнү өчен килгән. Любовь Глебова сүзләренә караганда, әлеге хәл республикада БДИны оештыруның чынлыктагы балларны алуга комачаулаучы кимчелекләре булуы турында сөйли. Рөстәм Хәмитов республикага БДИ өчен “тартып-сузылган билгеләр” кирәкмәвен ассызыклады. — Төбәктә, беренче чиратта, югары нәтиҗәләрнең безне шатландырырдай күрсәткеч булмавын анализларга кирәк. Мине аңларсыз дип ышанам. Безгә югары бәя түгел, хакыйкать кирәк. Кайвакыт югары нәтиҗәләр төбәк файдасына эшләми. Алар мәктәп тәмамлаучыларны республикадан читкә алып китә, — диде Любовь Глебова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»