Мәгариф

Күңелләрдә очкын уятучы

05 октября

Чыннан да, укытучы ул — кечкенә йөрәкләрдә очкын уятучы да, тормышның мәгънәсен аңларга өйрәтүче дә. Мәкаләмнең герое — менә инде өч дистә елдан артык үз эшенә тугры булып, яшь буынны тәрбияләүче Нурсилә апа Әхмәтвәлиева. Нурсилә Тимергали кызы Чишмә районы Түбән Тирмә авылында гаиләдә 10нчы бала булып дөньяга килә. Тәүдә үз авылларында башлангыч белем ала, соңыннан Сафар урта мәктәбенә укырга йөри башлый. “Математикадан безне Фаил Якуп улы Байбурин укытты, — дип искә ала Нурсилә апа. — Сыйныф җитәкчесе Рәшидә Мөдәрис кызы Нәфыйкова укытучы һөнәренә мәхәббәт уятты. Чыгарылыш сыйныфта без — биш кызга Фаил Якуп улы: “Әгәр дә математика укытучысы булырга укырга бармасагыз, аттестатыгызны бирмим”, — диде шаярып. Бу фәнне үзебез дә бик ярата идек. “Иптәш кызлары белән Нурсилә апа Уфага юл тота. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Нәкъ биш елдан соң дипломлы белгеч Чишмә районы Ибраһим урта мәктәбенә математика укытырга җибәрелә. “Ул вакыттагы мәктәп директоры Әнәс Насыйров бик хуплап каршы алды, — дип искә ала яшьлек елларын Нурсилә апа. — Ибраһим мәктәбендә ике елдан артык укыттым. Аннары РОНОда методист булып эшләдем. Соңыннан 48нче һөнәрчелек училищесында математика укыта башладым!”

Яңа стандартларга авыл мәктәпләре әзерме?

28 сентября

Мәгариф системасындагы үзгәрешләр артыннан мәктәп укучыларына гына түгел, педагогларның үзләренә дә куып җитү бик авырга туры килә. Ә ата-аналарга исә мәктәп белән бәйле көтелмәгән сюрпризлар уйланырга да урын калдырмый бугай. Киләчәк буынны акыллырак та, белемлерәк тә, заманга яраклы да итеп үстерү өчен нинди генә стандартлар уйлап табылмый хәзер. Быелгы уку елы башында мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары эшли башлады. Әлбәттә, һәр башлангыч иң элек эксперимент рәвешендә үзен акларга тиеш. Узган уку елында берничә регионда бәләкәчләр яңа стандартлар буенча белем алган да инде. Билгеле булуынча, яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү. Заманча стандартлар мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, урыс теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә. Тагын шунысы кызыклы: яңа стандартлар балаларга көнозыны мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр хәзер укыту процессының бер өлеше булып санала. Бу инде экскурсия, түгәрәкләр, конференция, олимпиада, тикшеренү эшләрен — барысын да официаль рәвештә мәктәп оештырырга тиеш дигән сүз. Яңа стандартлар куйган таләпләрне санап чыгу мөмкин дә түгел. Тик шунысы аңлашыла: башлангыч белем бирү мәктәпләрен яңа стандартларга күчерү үзе артыннан мең төрле проблема һәм сорау тудыра. Якты, иркен сыйныф бүлмәләре, спорт залы, уен бүлмәсе, ашханәсе булган, бәдрәфенә кадәр эчтә урнашкан, заманча җиһазландырылган шәһәр һәм район үзәге мәктәпләрендә белем алучы укучыларга да, аларны укытучы педагогларга да яңа стандартларга күчү әллә ни мәшәкатьләр тудырмас, әлбәттә. Бары тик педагогларга белемнәрен ныгытырга гына кирәк булыр. Тик әлегә кадәр күз карасы кебек сакларга тырышкан зур булмаган авыллардагы башлангыч мәктәпләр бу мәсьәләне ничек хәл итәр? Башлангыч сыйныф укытучылары мондый үзгәрешләргә әзерме? Бала саны аз булу сәбәпле, бүгенге көндә филиаллар булып кына көн күрүче белем учаклары бөтенләй сүнеп бетмәсме? Бәлки, Түбән Новгород өлкәсендәге педагоглар кебек, башлангыч сыйныф укучыларын укытучы йортында укыту да отышлыдыр? Әнә, авыл мәктәбен саклап калу өчен алар өр-яңа эксперимент башлап җибәргән дә инде.

Без бит табигать баласы да

23 сентября

Бөре махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе коллективы балаларны укытуда, тәрбияләүдә һәм савыктыруда зур уңышларга ирешә. Моның өчен барысы да эшләнә: матди-техник база яхшыртыла, күптән түгел монда республикадагы иң яхшы автошәһәрчек төзелде. Аны вакытында ачу өчен бөтен коллектив тырышып эшләде. Мәктәптә иҗади мохит булдырылган, яңа инновацион технологияләр кертелә, семинарлар, конференцияләр үткәрелә, күп кенә укытучылар һәм тәрбиячеләр конкурсларда, күргәзмәләрдә, олимпиадаларда катнаша. Аларның тәҗрибәсен республика педагоглары гына түгел, Русия дәрәҗәсендә дә өйрәнәләр. Интернат-мәктәптә эшләнгән инновацион проектлар берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге конкурсларда күрсәтелде. Бөре интернат-мәктәбе, “Терапия һәм балаларны психо-тойгылы гармонизацияләү чарасы буларак сәнгать-эстетик тәгаенләнештәге объектларны конструкторлау һәм күз алдына китерү”, “Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның үзаллы үсеше һәм шәхесне социаль билгеләү шарты буларак җиңелләштерелгән социомәдәни мохит”, “Сөйләмендә авыр тайпылышлары булган балаларны социаль яраклаштыру һәм реабилитацияләү өчен тирә-яктагы үсемлекләр ресурсын файдалану” инновацион проектларын тәкъдим итеп, “Мәгарифтә инноватика” Бөтенрусия һөнәри конкурсларында җиңде һәм ике тапкыр лауреат исеме алды, өч тапкыр “Русия мәгарифе җәүһәре” номинациясендә билгеләнде, дүрт тапкыр Русия мәгариф форумында дипломант булды, Русия энциклопедиясе номенанты буларак билгеләнде, инновацион социаль технологияләр конкурсының төбәк этабында “Мәгариф” номинациясендә лауреат исеме алды, күп тапкыр республика һәм шәһәр конкурсларында җиңде.

Студент ярымҗимерек тулай торакта яшәгәндә...

23 сентября

Ректорның өч миллион сумлык “Мерседес”та җилдерергә хакы бармы?

Русия таможня академиясе агымдагы елда 16 миллион 670 мең сумга биш “Мерседес” сатып алырга исәп тота. Уку йортына ни өчен мондый затлы машиналар кирәк? Томск политехник университеты 332 мең сумлык алкоголь эчемлекләр кайтартырга планлаштыра. Бу акчаларны файдалырак тотып булмас идеме икән? Әйтик, студентларга тулай торак төзү һәм төзекләндерү, стипендияләрне арттыру, уку өчен кирәкле җиһазлар сатып алу... Шушы һәм башка мәсьәләләр “Студентларның социаль хәле” темасына ил күләмендәге үткән киңәшмәдә каралды. Әлеге юнәлештә Башкортстан югары уку йортларында хәлләр ничек? Тулай тораклар нинди хәлдә? — Уку йортының алты тулай торагы читтән килеп бюджет урыннарында белем алучы барлык студентларга да бүлмә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә, — диде Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин. — 5,5 мең кешене яшәү урынлы итү мөкатдәс эш. Тулай торакларда студентларга уку, спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен бөтен тиешле шартлар да тудырылган. Студент шәһәрчегендә профилакторий, буфетлар бар. Агымдагы елда фонтан урнаштырылган, студентлар үз куллары белән ясаган сыннар куелган, гимнастика ясау өчен мәйданчыгы булган җәйге бакча төзедек. Төзекләндерүгә дә җитди игътибар бүлдек. Атап әйткәндә, 3нче тулай торак капиталь төзекләндерелде. Бинага кергән урынга, коридорларга видеокүзәтү куелды. Башлыча, үзебезнең көчкә таянып эш итәбез. Уйлап карагыз, агымдагы елда тулай торакларны төзекләндерүгә бюджеттан алты миллион сум бүленде. Бу акча бер бинаның электрүткәргечләрен алыштыруга гына җитте. Гомумән, тулай торакларны тө-зек хәлдә тоту өчен ел саен 25-30 миллион сум акча чыга. Болар гына җитәрлекме? Әгәр дә студентлар безнең тырышлыкны хөрмәт итмәсә, җитмәс иде. Яшәүчеләр бүлмәдә дә, ашханәдә дә пөхтәлек саклый. Мөгаен шуңа, безнең тулай тораклардагы шартларга канәгатьсезлек белдереп шикаять язучылар юктыр.

Ашык-пошык мәктәп ачу кемгә кирәк булган?

13 сентября

Лагыр авылында моннан өч ел элек ачылган коррекцион интернат-мәктәптә төзүчеләр калдырган җитешсезлекләрнең “ачыклануы” Бу объектны файдалануга тапшырылу тантанасында республика Президенты да катнашты. Бу хакта матбугатта матур-матур язмалар басылды. Менә “Кызыл таң” гәзитенең 2008 елның 6 августы санында Башкортстан Президентының матбугат хезмәте әзерләгән мәкаләдән өзек: “Салават районының Лагыр авылында элекке авыл хакимияте бинасы коррекцион интернат-мәктәп итеп үзгәртеп корылды. Первомайский авылында урнашкан иске интернат бинасы тиешле шартларга җавап бирми иде. 44 кешегә исәпләнгән ике катлы яңа мәктәп бинасында дүртәр-бишәр урынлы бүлмәләр, уку класслары урнашкан. Остаханәләр, уен бүлмәсе, спорт залы, ашханә, медицина кабинеты заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мәктәп янындагы участокта балалар өчен яшелчә-җимеш үстерергә мөмкин. Башкортстан Президенты укучыларны һәм интернатның педагоглар коллективын яңа мәктәп бинасы ачылу белән котлады”.

Яңартылган мәктәп куанычы

09 сентября

Былышлы авыл биләмәсендәге Сарайлы мәктәбенең йөз егерме елдан артыграк тарихы бар. Аның хәзерге бинасы 50нче елларда биредәге колхоз көче белән төзелә. Вакыт агышы таштан күтәрелгән диварларны да аямый — бинага күптән ремонт таләп ителә иде инде. Акча җитешмәүгә сылтанып, аны һәр ел кичектереп килделәр. Үткән елда “боз кузгалды”. Бинага капиталь ремонт республика һәм район бюджетларыннан бүленгән акчага башкарылды. Мәктәпне файдалануга тапшыруда биредәге “Былышлы” агрофирмасының да өлеше саллы булды. Төзелешкә акча юллау мәшәкатьләрен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәбит Рәис улы Ишмәтовтан күбрәк белүче кеше юктыр. — Тәүге мәлдә барысы да җайлы гына башланган иде, — ди ул. — Подрядчы оешмалар эшкә дәррәү алынды, төзелеш җитез барды. Әмма финанс җитешмәү эшне берникадәр тоткарлады, нәтиҗәдә ремонт үткәрү бер елга диярлек сузылды. Хәер, мәктәпнең яңартылган бинасы барлык мәшәкатьләрне дә оныттырды инде. Иң мөһиме — укыту барышына зыян килмәде, педагоглар да, балалар да яңа мәктәптән зур куаныч кичерә. Җиденче сыйныф укучысы Илнар Маннанов та ихлас кушылыр иде бу сүзләргә. Озын уку елы дәвамында укучылар мәктәпнең элекке интернатында җайлаштырылган бүлмәләрдә шөгыльләнде, укытучылар да байтак уңайсызлыклар кичерде. Хәзер исә шартлар бөтенләй башкача.

Русия конкурсында БДУ педагогы җиңде

02 сентября

Былтыр Сочи шәһәрендә югары уку йортлары преподавательләре арасында “Иң яхшы фәнни китап”ка конкурс уздырылган иде. Анда 50 вуздан бер мең хезмәт тәкъдим ителде. Безнең Башкортстан дәүләт университетының унбер педагогы конкурска фәнни китапларын юллаган. Алар арасында философия, биология, социология, урыс һәм татар филологияләре буенча фәнни эшләр бар. Яңа уку елы алдыннан куанычлы хәбәр килде. Күптән түгел конкурска йомгак ясалып, аның җиңүчеләре билгеле булды. Башкортстаннан ике укытучы “Гуманитар һәм җәмгыять фәннәре” номинациясендә лауреат булган. Алар Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе преподавательләре — филология фәннәре кандидатлары Камил Дәүләтшин белән Кадрия Габбасова. К. Дәүләтшинның конкурста җиңгән китабы — “ХVII гасыр шагыйре Мәүла Колый иҗаты”, К. Габбасованыкы “Тукай иҗатында пейзаж” дип атала.

Шау чәчәкле, елмаюлы, иң бәхетле көн бүген!

01 сентября

Республикабызда 43600 бала беренче тапкыр мәктәп ишекләрен ачты

Бүген — бәйрәм. Белем көне. Аллы-гөлле чәчәкләр, ап-ак тасмалар, өр-яңа портфельләр, ремонтланган сыйныф бүлмәләре, елмайган укытучылар, сабыен беренче тапкыр белем йортына алып килгән ата-аналарның дулкынлану яшьләре... Алда — озын дүрт чирек. Күп нәрсәгә өйрәнәсе, белем туплыйсы бар. Ерак авылның бәлки асфальтсыз сукмагыннан беренче тапкыр белем йортына ашкынган нәни йөрәккә дә, зур шәһәрнең заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәсенә кереп утырган кечкенә кешегә дә — аларның һәммәсенә матур уңышлар телик. Башкалабыз Уфа да бүген шаулап тора. — Быел унбишенче тапкыр мөгаллим һөнәрендә дулкынланып балаларны яңа уку елына каршы алам, — ди 64нче гимназиянең татар теле укытучысы Гүзәл Курамшина. — Минем өчен бүген чын-чынлап зур бәйрәм, һөнәремне бик яратам. Йөрәктә — хезмәт дәрте, эшлисе дә эшлисе килеп тора. Гүзәл Ринат кызы 1996 елдан алып балаларга белем бирә, яшь буынга туган телебез серләрен төшендерә. 1998 елдан гимназия базасында татар телен туган тел буларак өйрәнү төркемнәрен оештырып җибәрә ул. Шул вакыттан ирешелгән матур уңышлары җитәрлек аларның. Укытучы һәрвакыт иҗади эзләнүләр белән янып яши, даими рәвештә һәртөрле бәйгеләрдә катнашып тора, белемнәрен камилләштерү өстендә эшли. Гүзәл Ринат кызы 2008 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең лауреаты булса, үткән уку елында “Оста укытучы” исемен яулаган. — Шәһәр балаларына туган телне өйрәнү бик кирәкле эш, — дип сөйли үз һөнәренә гашыйк мөгаллимә. — Мәсәлән, үзем укыткан балалардан чыгып әйтәм, алар тәртип, әдәп-әхлак ягыннан бары тик соклануга лаеклар. Туган тел кешене бары тик яхшылыкка өйрәтә. Монда күп нәрсә ата-аналардан, аларның теләк-омтылышларыннан да тора.

Укытучы - җәмгыятьне җитәкләүче ул!

30 августа

Мәгарифнең үзендә үзгәрешләр барган кебек, педагоглар киңәшмәсен үткәрүгә дә быел үзгәреш кертелде. Гадәттә, шәһәр, район мәгариф хезмәткәрләре үзләренең гомум педсоветына республика киңәшмәсеннән соң җыела иде. Быел алар алданрак үткәрелде. Максаты — район-шәһәр мәгариф учреждениеләрендәге уңай тәҗрибәне дә, ачыкланган җитешсез якларны да республика киңәшмәсендә уртага салып сөйләшү. Шимбә мәгариф хезмәткәрләре үзләренең олы җыенын үткәрде. Тантаналы җыелышка мәртәбәле кунаклар да килгән иде: Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия Мәгариф академиясе президенты Николай Никандров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина. Аларның бу җыенда катнашуы мәгариф өлкәсенең һәрчак дәүләт игътибарында булуын дәлилли. Киңәшмәдә катнашучылар тәүдә башкаланың үрнәкле, яңа технологияләр кулланып белем бирүче мәгариф учреждениеләрен карады, эш алымнары белән танышты. Кунаклар, биш маршрутка бүленеп, 155нче, 5нче лицей, 110нчы мәктәп, 3нче, 158нче гимназия, 32нче, 65нче, 51нче, 71нче балалар бакчалары, Гагарин урамында урнашкан “Восточный клуб” реабилитация үзәге, Уфа дәүләт авиация техник университеты педагогларының эш тәҗрибәсен өйрәнде. Шушы коллективлар мисалында кунаклар башкалада гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга күпме көч салынуының һәм педагогларның зур мөмкинлекләре барлыгының шаһиты булды. Инновацион мәктәпләр конкурсында, башка бәйгеләрдә җиңү яулаган уку йортлары да, үз тәҗрибәләрен Русия күләменә тәкъдим итәрдәй укытучылар да байтак алар арасында. Президент Рөстәм Хәмитов һәм башка җитәкчеләр Сипайлово бистәсендә урнашкан 155нче лицей, яңа төзелгән 32нче балалар бакчасы һәм “Восточный клуб” реабилитация үзәге педагоглары эш тәҗрибәсе белән танышты.

Иң мөһим мәсьәләләр игътибардан читтә калды

27 августа

Уфа шәһәре мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә туган уйлар

Башкала педагогларының август киңәшмәсе быел “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда үтте. Меңнән артык урынлы зал шыгрым тулы иде. Активлыкның сәбәбе ачык — яңа уку елыннан кертеләчәк федераль стандартлар тезмәсе мәктәптә нинди үзгәрешләр ясаячак? Укытучыларны, тәрбиячеләрне нинди хезмәт шартлары, таләпләр көтә? Мәгариф өлкәсендәге үтә катлаулы үзгәрешләр чорында шәһәр хакимиятенең нинди чаралар күрергә җыенуы да педагогларны үтә кызыксындыра, әлбәттә. Федераль стандартларның шәһәр хуҗалары, мәгариф чиновниклары өчен, урыс әйтмешли, башка төшкән кар кебек булгангамы, быелгы август конференциясе гадәттәге бәйрәм рухыннан — Республика җитәкчелеге котлауларыннан, теләкләреннән, шулай ук мәктәп балаларының тәбрикләүләреннән мәхрүм булды. Шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Азамат Сәйфуллин, коллегалары алдында зур чыгыш ясап, федераль стандартларның хәзерге мәктәп өчен зур мәшәкатьләр тудыруын яшермәде. Әйтик, быел мәктәпкә төшкән балалар өчен аерым бина булырга тиеш һәм алар тәнәфесләрдә үзләре өчен махсус корылган мәйданчыкларга чыгу мөмкинлеге алырга хаклы икән. Ә инде озайтылган көн төркемнәре оештырылган очракта балаларны ике тапкыр ашату-эчерү һәм йоклату шарт булып тора. Моны кайсы мәктәпләр тәэмин итә ала? Азамат Сәет улы кыенлыклардан чыгуның үз рецептын ачык әйтеп салды: “Бездә педагогик менеджмет искергән, мәктәп идарәсен тамырдан яңартырга кирәк. Мәгариф уңышының нигезе — җитәкчелектә! Яңа, эшлекле менеджерлар кирәк...”


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»