Мәгариф

Син - аңнарны яктыртучы, җаннарны балкытучы

11 ноября

Гафури районының Ялгызкаен мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләде

Бу көнне Ялгызкаен авылы клубында алма төшәрлек тә урын юк иде. Мәктәпнең 100 еллыгына багышланган кичәгә яңа тәпи баскан сабыйлар да, таякка таянган әби-бабайлар да килде. Республиканың башка төбәкләрендә, Башкортстаннан читтә яшәүчеләр дә үзләренә канат куйган, олы юлга чыгарган мәктәбен сагынып, олуг юбилеена ашкынып кайткан. Алар залдан урын алуга сәхнә түренә мәктәп директоры Ринат Насыйров күтәрелде. Ул йөз ел эчендә биш мең бала укытып чыгарган уку йортының тарихына байкау ясады, бүгенге уңышлары белән уртаклашты. Әле монда 18 педагог белем бирә, шуларның өчесе “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” исеменә лаек, берсе республиканың Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Дүрт педагог югары категориягә ия, барысы да югары белемле. Мәктәптә 135 бала белем ала, берничә укучы күрше Тугай авылыннан йөреп укый. 2009 елда уку йорты, “Ел мәктәбе” бәйгесендә җиңеп, 100 мең сумлык грант белән бүләкләнә, ул акчага информатика кабинеты яңа компьютерлар белән җиһазландырылган. Шул ук елда район мәктәпләре арасында үткән чәчәкләр конкурсында Гран-при алганнар. Тагын бер җитди күрсәткеч: быел мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да югары уку йортларына кергән. Уку йортын юбилее белән котларга район Советы секретаре Рәйлә Ишмөхәммәтова, район хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнур Сәфәргулова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Шамил Хәбибуллин да килгәннәр иде. — Ялгызкаен мәктәбе күз алдында үсте. Бүген шушы зонадагы белем учакларына терәк мәктәп, тәҗрибә уртаклашучы булып тора. Ул директорларыннан да уңды, һәрберсе мәктәпкә ниндидер яңалык кертеп, аны алдынгы урынга чыгаруга көчен кызганмады, — дип билгеләде Рәйлә Сәмигулла кызы.

Мәктәп автобусына - яшел юл!

11 ноября

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Мәктәп автобусы” программасы аерым урын алып тора. Дәүләкәндә автобусларның тиешле дәрәҗәдә файдаланылуын тәэмин итәргә омтылалар. Аларга районның иң яхшы шоферлары сайлап алына, чөнки җаваплылык бик зур — балалар иминлеге һәм, әлбәттә, ата-аналарның тынычлыгы. Чуенчы мәктәбе автобусын, мисал өчен, соңгы елларда отставкадагы милиция майоры, элекке участок инспекторы Миңневәли Галиев йөртә. Үзен үрнәкле шофер, җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтә. Чуенчы-Николаевка авылы егете Владимир Андреев автобуска быел гына утырган әмма аңа да тел тидерер урын юк. Көн саен дистәләрчә чакрым юл үткәндә Владимир Геннадьевич 44 баланың гомере өчен җавап бирә. Бик-Карамалы, Заря, Искәндәр, Хотомли, Чуенчы-Николаевка, Алга авылларыннан йөреп укучыларны иртән укырга җыеп алып килә, дәресләрдән соң өйләренә таратып чыга.

Яңа стандартлар буенча искечә укыту

14 октября

Мәгариф өлкәсендә ел саен туып торган үзгәрешләр, яңалыклар кемне генә борчымый икән! Аларны кичекмәстән тормышка ашыра башлаганчы аңлау, өйрәнү өчен дә әллә күпме вакыт китә. Билгеле булуынча, беренче сентябрьдән башлангыч мәктәпләрдә белем бирүнең яңа стандартлары кертелде. Узган уку елында ул эксперимент буларак мәктәпләрдә сыналды. Укытучылар, бәлки, аның укыту-тәрбия эшендәге асылына төшенгәндер дә. Әмма стандарттагы башка таләпләрне әлеге вакытта бик күп мәктәпләрнең үти алмавы аларның киләчәктә ябылуына китермәсме? Үти алмаслык нинди таләпләр соң алар? Беренчедән, мәктәпләрнең җиһазланышы. Узган гасырның 60-70нче, хәтта аннан соң да салынган уку йортлары, аеруча авыл җирләрендә бик күп яклары белән яңа стандартка туры килми. Мәсәлән, сыйныф бүлмәләрендә кул югыч юк, ишекләрнең киңлеге яңа стандартка җавап бирми, беренче сыйныф укучыларын йоклату өчен дә урын каралмаган. “Башинформ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә мәгариф министры Әлфис Гаязов шушы сорауларга җавап бирергә тырышты. — Беренчедән, иске мәктәпләрне яңа стандартларга яраклаштыру өчен бик күп чыгым таләп ителә. Быел бу максатка федераль бюджеттан — 712, республика бюджетыннан 111 миллион сум акча бүленде. Әмма бу гына җитми. Киләсе елда ике миллиард йөз миллион сум акча бүлү каралган. Бу акча да, министр сүзләренә караганда, яңа стандарт таләп иткән өстә саналган җитешсезлекләрне бетерү өчен түгел, ә фәннәр буенча кабинетлар ачу, мәктәп автобуслары алу (булганнары да яңа стандартка җавап бирми — хәвефсезлек каешлары юк), компьютер сыйныфларын, программаларны яңарту, укытучыларның квалификациясен күтәрү, дистанцион укыту оештыруга тотынылачак икән. Ә таләпләргә туры килмәгән мәктәпләр белән эш ничек торачак?

Әхлак тәрбиясе гаиләдә бирелә

14 октября

Бүгенге педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү мәсьәләсе аеруча көнүзәк. Шул ук вакытта аны педагогик тәҗрибәгә нигезләнмичә торып гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Башкортстан дәүләт педагогия университетында галим-педагог В. Сухомлинскийның туган көнендә оештырылган “түгәрәк өстәл”дә сүз шул турыда барды. Чараны профессор, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Камил Әхияров оештырды. Аның эшендә күренекле галимнәр, укытучылар Эдуард Хәмитов, Х. Локманова, Х. Галимова, Р. Кәлимуллин, М. Садрыев, Кушнаренко районы Иске Тукмаклы урта мәктәбенең тарих укытучысы И. Котдусов катнашты. Дөньядагы глобальләштерү, дәүләтара, шәхесара мөнәсәбәтләрнең катлаулануы шартларында вакыт сынавын үткән, әмма педагогика фәнендә тирәнтен өйрәнелмәгән һәм тулысынча файдаланылмаган педагогик системалар һәм технологияләрнең кыйммәте арта. Шуларның берсе — талантлы педагог-новатор, галим В. Сухомлинский системасы. Аның эшләренең үз заманыннан күпкә алда баручы гуманистик юнәлтелгәнлеге галимнең теоретик мирасын һәм тәҗрибәсен өйрәнүне тагын да көчәйтеп җибәрде. Аның эшләре үзебездәге һәм күп кенә чит илләрдәге педагогларда һәм галимнәрдә зур кызыксыну уята.

Тырыш студентлар бүләкләнде

13 октября

Тышта иртәнге якта яңгыр сибәләп торуга карамастан, Башкортстан дәүләт университеты залында җылы мохит һәм шат йөзләр: анда иң яхшы, иң өлгер студентлар исемле стипендия һәм дипломнар белән бүләкләнде. Кичәне университет ректоры, профессор Әхәт Мостафин ачты. — Әлеге стипендияләр белән билгеләнүчеләр, һичшиксез, алдагы тормышта үз юлларын табачак. Университетта укыган чактан ук шундый уңышларга ирешү кеше турында күпне сөйли, минемчә. Тырыш, конференцияләрдә актив катнашкан, шул ук вакытта укуда “бишле” билгеләренә генә өлгәшкән студентларга без ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Менә бүгенге кичә — шундый ярдәмнәрнең берсе. Университетның 30 студенты Русия, Башкортстан президентлары стипендиясе, Университет советы стипендиаты дипломнары белән билгеләнде.

Аеруча сәләтлеләргә Президент стипендиясе

06 октября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “2011-2012 уку елында аеруча сәләтле укучылар өчен Башкортстан Республикасы Президенты стипендияләрен тәгаенләү турында”гы Указга кул куйды. Указга ярашлы, гомуми белем бирү учреждениеләренең һәм махсуслаштырылган мәктәпләрнең укуда, иҗади эшчәнлектә һәм спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән аеруча сәләтле укучыларына ай саен бирелүче стипендия тәгаенләнәчәк.

Вәгъдәбездә тордык

05 октября

Президент мәгариф ветераннары белән очрашты

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ветеран педагоглар — Уфа шәһәренең 42нче мәктәбендә химия дәресләре алып баручы Башкортстанның халык укытучысы Лиза Әһәдуллина, “Учитель” мәрхәмәтлелек фонды президенты, Русиянең атказанган укытучысы, 1986-2004 елларда Башкортстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән Михаил Бирюков, Стәрлетамак шәһәренең Олимпия резервлары балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Рөстәм Батталов, Уфаның 5нче лицеенда башлангыч сыйныфларда эшләүче Башкортстанның халык укытучысы Флүзә Галимова, 1971-1985 елларда Башкортстан мәгариф министры булган Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Җиһаншин, Бөре районының мәгариф идарәсе начальнигы, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Виктор Лобов, Стәрлетамак районының Рощинский урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, туган тел укытучыларының Бөтенрусия мастер-классы җиңүчесе, Башкортстанның атказанган укытучысы Гүзәл Сәлимҗанова, Социалистик Хезмәт Геройлары — СССРның халык укытучысы Хәнифә Искәндәрова һәм БАССРның атказанган укытучысы Лира Камалова белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашты. Чәй табыны артында Президент Рөстәм Хәмитов кунаклар белән укытучыларны аеруча борчыган проблемалар турында сөйләште. Кунакларның һәрберсе белән кул биреп исәнләшкәннән соң Рөстәм Хәмитов сөйләшүне күңелле хәбәрдән башлады. — Укытучыларның хезмәт хакы уртача республика дәрәҗәсенә җитте: быел гына ул өч тапкыр күтәрелеп, 1 октябрьгә 16 мең 500 сум тәшкил итә. Без вәгъдәбездә тордык. Бу әле беренче генә адым. Дәүләт укытучылар алдында хезмәт хакы буенча гына түгел, торак буенча да бурычлы. Соңгы дистә елда укытучылар хезмәтләренә тиешле бәядән дә, яшәү өчен шартлардан да мәхрүм булды. Бурычларны, ниһаять, түли башладык, — диде.

Мең рәхмәт сиңа, изге һөнәр иясе!

05 октября

Башка андый һөнәр юк та. Хәер, кайберәүләр фикеренчә, укытучы — ул һөнәр генә түгел, ә яшәү ысулы. Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Театр кием элгечтән башланган кебек, һәркемнең дөньяны танып-белүе беренче тәрбиячедән, беренче укытучыдан башлана. Баласын акны карадан аерырга өйрәтергә тырышкан ата-ана үзе үк укытучы ролендә. Бала укыту — авыр, үз-үзеңне аямыйча, бөтен көчеңне, йөрәгеңне биреп башкара торган хезмәт. Бөртекләп игелек орлыкларыннан нигез тергезә, көне-төне бала күңелен тирә-юнь белән гармониядә булучы бербөтенгә әвәли укытучы. Укытучы нинди көчле күренсә дә, үзе дә һәрчак игътибарга, яклауга мохтаҗ. Шунысы сөенечле, Укытучылар көнен республиканың мәгариф системасы күп үзгәрешләр, казанышлар белән каршы алды. Бу хакта кичә Мәгариф министрлыгында узган җыелышта да сүз булды. Беренче чиратта, әлбәттә, укытучыларның хезмәт хакы артуына кагылышлы яңалыкны билгеләргә кирәк. Мәгариф министры Әлфис Гаязов әйтүенчә, федераль үзәктән бүленгән 712 миллион сум акча мәгариф өлкәсенең күп проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Укытучыларның хезмәт хакы да икътисадтагы уртача хезмәт хакы биеклегенә — 16 мең 500 сумга кадәр күтәрелде. Әлфис Суфиян улы тагын бер куанычлы хәбәр җиткерде — “кичә генә тәрбиячеләргә хезмәт хакын арттыру турында указга кул куелды”, диде. Бу көнне Мәгариф министрлыгында алдынгы укытучыларны тәбрикләү тантанасы узды. Төрле шәһәр һәм районнардан килгән укытучыларны “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе”, “Башкортстанның атказанган укытучысы”, “Башкортстанның атказанган мәгариф эшлеклесе”, “Башкортстанның мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемнәр, Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын алу уңаеннан министр котлады, рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.

Мәгарифтә янә яңалык

05 октября

Русиянең “Мәктәп спорты” проектын безнең республикада сыныйлар

Укучыларның, гомумән, үсеп килүче буынның сәламәтлеге дәүләт сәясәтендәге беренчел проблемага әйләнеп бара. Статистика буенча Русиядәге барлык балаларның 34 процентын гына бар яклап та сәламәт дип була. Мәктәп укучыларының 16 проценты төрле хроник чир белән изалана. Барлык баланың яртысыннан күбрәге теге яки бу функциональ тайпылыш кичерә. Соңгы биш елда ундүрт яшькәчә балаларның чирләве 14 процентка үскән, ә үсмерләр арасында бу сан 21 процент тәшкил итә. Аеруча ашказаны авырулары арткан, күрү сәләте кимегән, эндокрин, терәк-хәрәкәт (кул-аяк, умыртка) системалары какшаган, психик тайпылышлар күбәйгән. Бүгенге мәктәп мохитенең үзендә үк бала сәламәтлеген какшата торган сәбәпләр күп. Болар — укытуның иртә башлануы, ягъни мәктәпкәчә белем бирүдәге төгәлсезлекләр, программа һәм технологияләрнең укучылар яшенә һәм үзенчәлекләренә тәңгәл килмәве, авторитар педагогика тактикасы, дәресләрдәге нагрузканың артуы, баланың сәламәтлеге һәм үсеше мәсьәләләрендә педагогларның кирәгенчә квалификациясе юклык, ата-аналарның бала сәламәтлегенә битарафлыгы, физик тәрбиядәге җитешсезлекләр. Шушы сәбәпләр аркасында балаларның 90 проценттан күбрәгенең уку-тәрбия процессында сәламәтлеге какшый, хроник чирлеләр саны мәктәпне тәмамлаганда 52 процентка җитә. Төпле белем алуны, яхшы билгеләргә укуны максат итеп куючыларның күпчелеге аз хәрәкәтләнә. Физик күнегүләргә дә вакыт тапмый. Физик эш турында сөйләп торасы да юк. Шәһәр балалары гына түгел, авылныкылар да аннан бизеп бара. Нәтиҗәдә үсмер мәктәпне тәмамлаганда аттестат белән бергә чирләр “гөлләмәсе” алып чыга. Математика яисә башка фәннәрсез кеше яши алмый дигән белән килешәм. Әмма төпле белемең булып та, сәламәтлегең булмау аркасында аны гамәлгә ашыра алмасаң, ни мәгънә. Унсигез яшьлек егет солдат хезмәтенә яраксыз булсын әле! Бер галим фикере хәтердә калган: “Үз тәнеңне һәр көн кичәгедән күбрәк эшләргә мәҗбүр итә бел, шул чакта син көннән-көн ныграк камилләшерсең һәм сәламәтлек сине ташламас”. Ә инде “хәрәкәттә — бәрәкәт” дигән кыска гына әйтемнең зур мәгънәсен барыбыз да аңлыйбыз. Менә шушы хәл мәгариф системасында физкультура һәм сәламәтлеккә ныклы игътибар бирүне сорый да инде. Русия Президенты Дмитрий Медведевның спорт белән шөгыльләнүче балалар санын 70 процентка җиткерергә кирәк диюе шуларны күз уңында тотып әйтелгәндер.

Күпләребез аңа бурычлы

05 октября

1986 елның кояшлы август иртәсе иде. Без, мәктәп укучылары, җәйге хезмәт лагере бакчасына суган уңышы алырга җыйналдык. Шул көнне яныбызга моңарчы таныш булмаган чандыр буйлы, кара бөдрә чәчле, мөлаем йөзле бер ханым килде. Без бу апаның кем булуын ачыкларга теләп аңа текәлдек. — Мин Фәхретдинова Әнүзә Раил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытачакмын, — дип таныштырган иде ул үзе белән. Барыбыз да җыелып беткәч, эшне башлап җибәрдек. Әллә моңарчы укытучыларыбызның бакча эшләренә матур киенеп килеп, көнбагыш чиертә-чиертә, авыл яңалыкларын сөйләшеп, читтә күзәтеп басып торуларына өйрәнелгәнгәме, ул апабызның укучылар белән беррәттән җан-фәрман суган җыярга тотынуына һәммәбез дә хәйран калган идек шул чакта. Аның көнозыны, башын да калкытмыйча, безнең белән бергәләп, сөйләшә-көлешә эшләве чын-чыннан аптырау катыш соклану тойгылары уятты бездә. Тиздән бакчада эшләр тәмамланды һәм укулар да башланып китте. Яңа апабызның укытучылык итүе суган эшенә караганда да остарак булып чыкты һәм без татар теле, әдәбият дәресләренә бик теләп йөри башладык, хәтта ул дәресләрне көтеп ала торган идек. Беренче дәрестән үк татар теленең бөек Тукай теле булганлыгы турында илһамланып сөйләве, төрле кагыйдәләрне, катлаулы темаларны кабатланмас үз алымы белән җиңел генә итеп аңлатуы, ә әдәбиятның миллионлаган гаҗәеп гүзәл әсәрләр җыелмасы булуы хакында бәян итүе күңелләребездә туган телгә һәм әдәбиятка карата чын мәгънәсендә зур кызыксыну уятты. Үзебез дә сизмәстән аның кебек акыллы, зирәк, киң карашлы, аң-белемле булырга, әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә омтыла башладык без.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»