Мәгариф
Мөһим бурычны намус белән үтик
14 маяПрезидент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә БДИны оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды
Кичә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республикада Бердәм дәүләт имтиханын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, селектор аша район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Дөнья күләмендә җиңүче!
06 маяУфаның 84нче гимназиясе укучысы Илназ Фазлетдинов татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиадада беренче урын яулады
Сайлап алу турында биш мең бала көчен сынаган. Ике турда да сынатмаучыларга гына Казанга чакыру килгән. Халыкара олимпиадада дөньяның 13 иленнән, Русиянең 80 төбәгеннән 300 укучы катнашкан. Хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Австралия, Кытай, Япония, Канададан килүчеләр дә булган. Дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан данын 84нче татар гимназиясе укучылары Илназ Фазлетдинов белән Камилә Якупова яклаган. Бәйге нәтиҗәләре буенча Илназ Фазлетдинов беренче урын яулаган. Камилә Якупова тәҗрибә туплаган. Без җиңүчене һәм аның укытучысы Илмира Шакированы бу зур казаныш белән беренчеләрдән булып котладык.
Югары уку йортлары сезне көтә
29 апреляАларда бюджет урыннары арта
Күптән түгел “Комсомольская правда” матбугат үзәгендә үткән “түгәрәк өстәл”дә сүз быел югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең ничек үтәчәге турында барды. Анда мәгариф министры Әлфис Гаязов, мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альмира Ганиева, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Каран “йолдызчыклары”
24 апреляАвыл мәктәбендә укып, сәләтеңне үстерергә мөмкинме? Бу хакта озак бәхәсләшергә була. Авылда боз мәйданчыгы, сәнгать, спорт сарайлары, музыка мәктәпләре юк. Аның каравы, балалар тырыш, уңган. Укытучылар да укучылары өчен бик күп түгәрәкләр оештыра. Бу эш өчен аларга акча түләнми. Әмма шартлар төрле булса да, авылда да сәләтле балалар тәрбияләнә. Бүздәк районының Каран урта мәктәбенә юл төшкәч, моңа кабат инандык. Биредә берсеннән-берсе зирәк, тапкыр укучылар белән таныштык.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен дистә еллар түгәсең син акыл көчен
09 апреляҺөнәри бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде
Кичә Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт академия халык биюләре ансамбленең концерт залында “Башкортстанның ел укытучысы – 2014” конкурсына йомгак ясалды. Әлеге һөнәри бәйгенең “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурслары белән тулыландырып үткәрелүе аны тагын да баетып, иҗади эшләүче, сәләтле педагогларның яңа исемнәрен ачты. Бу дулкынландыргыч мизгелләрне зур түземсезлек белән көткән укытучыларның йөзләрендәге шатлык кулларындагы чәчкә гөлләмәләренә, залда яңгыраган илаһи көйгә кушылып, мәртәбәле чарага бәйрәм рухы өстәде.
Бүләкләү тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Эльвира Аеткулова, мәгариф министры Әлфис Гаязов, Русия мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан оешмасы рәисе урынбасары Эмма Шәгалиева, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры, профессор Раил Әсәдуллин, республиканың данлыклы спортчылары — Олимпия чемпионы, шорт-трек буенча халыкара спорт мастеры Семен Елистратов, Сочидагы Паралимпия уеннары җиңүчесе һәм призеры Кирилл Михайлов катнашты.
Киләчәк буынга багышланган гомер
08 апреляРеспублика мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән Роберт Арсланов бүген дә үз алдына зур максатлар куеп яши
Республиканың халык мәгарифен оештыручы, күренекле педагог Роберт Арслановка 80 яшь тулды. Әйе, бу чорда кеше үткәненә әйләнеп карый, башкалар белән тәҗрибә уртаклаша. Яшь чагыннан ук җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, мәгариф тармагына үзгәрешләр керткән бу шәхес нинди максатлар куеп яшәгән, тормыш юлы нинди аның?
Ачыклыкны ачык дәресләр кертә Һәнәри бәйге дәвам итә
05 апреляБу көннәрдә башкала мәктәпләренең байтагы бәйрәмчә төс алган. “Ел укытучысы” конкурсында катнашучылар Уфа укучылары белән берсеннән-берсе кызыклы дәресләр үткәрә. Республикабызның төрле районнарыннан үзләрен сынап карарга, һөнәри осталыгын арттырырга килгән 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы 84нче һәм 65нче гимназияләрдә ачык дәресләр бирде. Укучыларда туган телне өйрәнүгә теләк һәм ихтыяҗ уяту, аңа булган мәхәббәт аша халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләренә ихтирам һәм сөю тәрбияләү, иҗади фикерләүгә, уйлануга чакыру — туган тел укытучылары алдына куелган бурычлар әнә шундый. Беренче турның максаты — укытучының һөнәри осталык дәрәҗәсен бәяләү. 30 минутлык дәрестә конкурсантлар балаларга яңа тема аңлатуда осталык күрсәтергә тиеш. Без иң яшь конкурсант — Шаранның 1нче мәктәбе укытучысы, 28 яшьлек Альбина Гыйздәтуллинаның ачык дәресен карадык. Хезмәт стажы җиде генә ел булуга карамастан, 84нче татар гимназиясенең 6нчы сыйныф укучылары белән үткәргән дәрестә яшь педагог куйган максатына иреште. Дәрес башлану белән үк унбишләп баланың игътибарын үзенә җәлеп итте, тема белән кызыксындырды, аларны актив эшләтә алды, күргәзмә материалларны урынлы файдаланды. Шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларның дәрестә актив катнашып, сорауларга төгәл җаваплар биреп утыруы аеруча күңелгә ошады.
Укытучылар осталыкта көч сынаша
02 апреля31 апрельдә Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында “Ел укытучысы - 2014” республика конкурсын ачу тантанасы үтте. Педагогларның һөнәри бәйгесе 1991 елдан башлап даими оештырыла. 2008 елдан, республика Президенты указына ярашлы, әлеге бәйге “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурслары белән тулыландырып үткәрелә. Республиканың иң алдынгы укытучыларын җыючы бәйге ел саен яңадан-яңа исемнәр белән байый. Соңгы ун елда “Ел укытучысы”конкурсында 569 кеше катнашкан.
Яшь буынны тәрбияләү - уртак бурычыбыз
29 мартаМәгариф министрлыгының узган елдагы эш йомгакларына һәм алда торган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышында гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту һәм тәрбия бирү шартларын яхшырту, электрон белем бирү, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасын реформалау һәм башка мәсьәләләр каралды. Коллегия утырышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты. Республика башлыгы чыгышында алдагы елга республика мәгариф системасының төп юнәлешен билгеләп, башкарасы бурычларга тукталды, бер төркем педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Үкенерлек түгел үткәне
29 мартаРәмзә Ямаловның Илеш районы мәгариф бүлеген җитәкләвенә агымдагы елда чирек гасыр була
Агымдагы елның июлендә Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәмзә Ямаловның Илеш районы мәгариф тармагын җитәкли башлавына чирек гасыр була. Шунысын аерып әйтергә кирәк: бүгенге көндә ул республиканың иң тәҗрибәле район мәгариф бүлеге мөдирләренең берсе булып тора. Үтә дә җаваплы, югары оештыру сәләте, тирән белем, компетенциялек таләп итүче бу вазыйфада озак еллар уңышлы эшләүнең сере нидә? Бүген 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче, районның иң хөрмәтле шәхесләренең берсе Рәмзә Ямалов бу сорауга гади генә итеп “Тырышып эшләүдә!” — ди.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”