Мәгариф

Безнең башлангыч Мәскәүлеләрне дә кызыксындырды

02 декабря

Кичә Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий Уфага килде. Ул республикадагы күп кенә чараларда, очрашуларда катнашты. Шуларның берсе мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашлыгында югары уку йортлары ректорлары белән узды. Очрашуда Әлфис Гаязов республика югары уку йортлары эшчәнлегендәге яңалыклар, уңышлар турында сөйләде. Безнең студентларның, яшь галимнәрнең МДУ белән тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп, бу уку йортының Башкортстан галимнәре өчен чыныгу, осталыкка өйрәнү үзәге булуын әйтте. Башкортстанлыларның Мәскәү дәүләт университеты үткәргән фән фестивалендә катнашып, тәҗрибә туплап кайтулары да хуплауга лаек, диде министр. Мәктәп укучыларының да МДУ чараларыннан читтә калмавы куанычлы хәл. Киләчәктә сез үткәргән фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнашачакбыз, дип вәгъдә бирде. Арытаба республика вузлары җитәкчеләре үзләрендәге фәнни ачышлар, булачак белгечләрнең идея-инициативалары белән уртаклашты. Атап әйткәндә, Башкортстан вузлары ректорлары советы рәисе, Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Морат Гозәеров республикада әзерләнүче “Стартка хокук” программасын яшь белгечләр өчен бик мөһим программа булачагын ассызыклады.

Безгә шундый педагоглар кирәк

30 ноября

Безнең халык өйдән чүпне чыгармаска, авызыңда кан булса да дошман алдында төкермәскә дигән принципта яшәргә өйрәнгән. Шуңа да Уфа шәһәренең 129нчы мәктәбендә укучыларның бер-берсен җәберләве, хәтта мыскыл итүе җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, гаеплеләрне тикшерәсе урынга, бу вакыйганы кемнең “читкә” чыгаруын ачыкларга керешәләр. Һәм табалар: математика укытучысы Гүзәл Ибраһимова икән. Укытучыга мәктәптә көн күрсәтми башлагач, ул эштән китәргә мәҗбүр була. Хәтерегезгә төшерәбез: апрельдә коррекция мәктәбендә укучы унике яшьлек малайны үсмерләр җәберли һәм шушы мыскыл итүне видеога төшерә. Ул язма Интернетка куела һәм җәмәгатьчелектә зур канәгатьсезлек тудыра. 129нчы мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары бу хәлгә битараф калмый, аны үзләренең сыйныф җитәкчесе һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарына күрсәтә. Мәктәптә педсовет үткәреп, инвалид баланы кем кыйнаганын ачыклыйлар, ата-аналары белән сөйләшү дә үткәрәләр. Һәм шуның белән бетә. Әмма укучыларның ата-аналары моның белән генә туктамый. Алар бу вакыйга турында матбугат чараларына җиткерә. Видеоны полициягә һәм прокуратурага илтә. Нәтиҗәдә, күңелсез вакыйга киң билгелелек ала. Бишенче сыйныф укучысын кыйнауны үзәк телевидениедә тикшерәләр хәтта. Шушы хәл-вакыйгаларның үзәгендә Гүзәл Ибраһимова тора, дип уйлый мәктәп җитәкчелеге. Аны эштән читләштерүнең уңай очрагы да туа. Моңа кадәр математика укытучысы Гүзәл Ибраһимова бу мәктәптә даими эшләмәгән була. Яңа уку елыннан ул, тулы ставкада эшләргә теләп, гариза яза. Әмма бу вакыйгалардан соң директор аны яңа уку елында эшкә кабул итми.

Белем сыйфатын күтәрергә мөмкинлекләр зур

26 ноября

Кичә «Башинформ» агентлыгында республикада мәгарифне модернизацияләү программасы үтәлешенә багышланган матбугат конференциясе булды. Анда мәгариф министры Әлфис Гаязов, аның урынбасары Марат Шмаков, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Лилия Гомәрова катнашты. Мәгариф өлкәсендәге бу зур программаны илдә гамәлгә ашыруга алдагы ике елга федераль бюджеттан 120 миллиард сум акча бүлү күздә тотыла. Шуның яртысын диярлек төбәкләр үзләре кушарга тиеш. Башкортстан мәгарифе Русиядә иң эреләр рәтендә. Бездә барлыгы дүрт меңгә якын мәгариф учреждениесе, шул исәптән 1771 балалар бакчасы (170 мең бала тәрбияләнә), 1817 мәктәп (437 мең укучы), 92 – башлангыч, 75 урта һөнәри белем бирү учреждениесе һәм 12 югары уку йорты эшли. Әлфиз Гаязов әйтүенчә, агымдагы елда федераль бюджеттан республика мәгарифенә 712 миллион сум акча бүленеп, ул берьюлы өч проблеманы хәл итә: чыгымнар гомуми белем бирү хезмәткәрләренең статусын һәм матди тәэмин ителешен күтәрүгә, мәктәпнең матди-техник базасын яхшыртуга һәм аз комплектлы авыл мәктәпләре эшен җайга салуга юнәлтеләчәк. Бу суммага янә республика бюджетыннан бүленгән 111 миллион сум кушыла. Бу акчага фән кабинетлары өчен укыту-лаборатория җиһазлары, спорт кирәк-яраклары, компьютер техникасы, ашханә, медицина кабинетлары өчен җиһаз-җайланмалар кайтарылган да инде. Мәктәп китапханәләрен методик әсбап һәм нәфис әдәбият белән тәэмин итәргә 162 миллион сум юнәлтелә. Энергияне саклауга гына 202 миллион сум тотынылачак. Дистанцион белем бирүгә 20 миллион сум юнәлтелгән. Акча инде республика мәктәпләренә җитәкчелек иткән шәһәр һәм район хакимиятләренә җибәрелгән.

Укытучылар укырга гына килмәгән

24 ноября

Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, яңача белем бирү алымнары кертелү укыту-тәрбия эшләрендә катнашучыларның да камилләшүен сорый. Бу җәһәттән Башкортстан мәгарифне үстерү институты зур эшләр башкара. Анда ай саен республиканың төрле мәктәпләреннән төрле фән укытучылары белемнәрен камилләштерергә килә. Алар яңа укыту алымнарын теоретик яктан гына үзләштереп калмый, балаларны тәрбияләүдә кулланырлык башка чараларда да катнашып, үзләре үк оештырып, күп мәгълүмат туплый. Биредә мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре башлангычы аеруча мактауга лаек. Алар белемен күтәрергә килүче укытучылар белән төрле очрашулар, әдәби кичәләр үткәрә, педагогларның үзләрен дә бу чараны оештыруга җәлеп итә. Шундый очрашуның берсе татар һәм башкорт телләре укытучылары белән ноябрь ахырында узды. “Күңелдән — күңелгә, йөрәктән — йөрәккә” дип аталган бу әдәби кичәгә Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Кадим Аралбаев, шагыйрьләр Дамир Шәрәфетдинов, Тамара Юлдашева, Зөһрә Алтынбаева, Фәния Габидуллина, Салават Әбүзаров, язучылар Гөлнара Мостафина, Сабир Шәрипов, Салават Кәримов чакырылган иде.

“Безнең заман студенты”

23 ноября

Мәгълүм булуынча, 17 ноябрь — 1941 елдан башлап студентларның халыкара теләктәшлек көне буларак билгеләнә. Бу көнне илдә, дөньяда төрле чаралар оештырыла. Башкортстан дәүләт педагогия университетында бу көнне “Безнең заман студенты” премияләре тапшырыла. Күптән түгел бу премияләр яңа хуҗаларын тапты. Мондый хөрмәткә уку йортының 15 студенты лаек булды. Аларның һәрберсе турында аерым сөйләргә мөмкин. Физик культура факультетында белем алучы Алия Сафина җәй көне суда батучыны коткарган. Педагогика институтында белем алучы Алина Исмәгыйлева хокук саклау органнарына һәм бәлагә тарыган гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Диана Сәмигуллина, Лия Яхина, Эдуард Васильченко, Юлия Рузиева — донорлар. Анна Нәбиуллина белән Лиана Хуҗәхмәтова зәгыйфь балаларны җылы кием белән тәэмин иткәннәр. Башка студентлар да башкарган эшләре, җәмгыятькә китергән файдалары белән күпләргә үрнәк була ала.

Төбәк башлыклары УДАТУда булды

22 ноября

Шимбә көнне Уфа дәүләт авиация техник университетында яңа уку корпусы ачылды. Тантанада Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Азамат Илембәтов, төбәкләр министрлыклары җитәкчеләре катнашты. УДАТУ ректоры Морат Гозәеров югары уку йортының яңа бинасын файдалануга тапшыру бөек урыс галиме Михаил Ломоносовның тууына 300 ел тулу билгеләнгән көнгә туры килүен әйтеп үтте. Корпусның проектын 2003 елда “Архпроект” оешмасы әзерләгән. Алты катлы бина университет комплексының бер өлеше булып тора һәм башка корпуслар белән тоташтырылган. Гомум мәйданы 8 436 квадрат метр булган, 2220 студентны берьюлы кабул итә алучы бинада гамәли һәм лаборатор дәресләр өчен аудиторияләр, 50-60 һәм 75-90 урынга исәпләнгән ике лекция залы, шулай ук 480 урынлы тантаналар залы урнашкан. Морат Гозәеров әйтүенчә, уку корпусын төзү максатлы федераль программага кертелгән булган. Федераль бюджеттан төзелеш башланган елларда 118,5 миллион сум акча бүленгән. Программа төгәлләнгәч, университет үз акчасына бинаны төзүне дәвам иткән. Төбәкләр башлыклары УДАТУда 2008 елда оештырылган “Наноструктур материаллар һәм югары технологияләр” фәнни-уку үзәгендә булды. 2010-2011 елларда үзәккә “2008-2011 елларга Русия Федерациясендә нанотехнологияләр инфраструктурасын үстерү” максатлы федераль программа кысаларында ярдәм күрсәтелә. Кунакларга наноүзәкнең бүгенге сәнәгатьтәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүен, аның хезмәткәрләренең соңгы буын авиация двигательләре өстендә эшләвен әйттеләр.

Киләчәк мәктәбе - Салаватта

18 ноября

Нефтехимиклар шәһәре Салаватта, Уфа һәм Мәскәүдәге танылган белем бирү учреждениеләре көнләшерлек, соңгы вакытта кабул ителгән “Русия мәктәпләре” дигән яңа программа, заманча технологияләр белән эш итүче, бүгенге көн өчен гадәти булмаган уку йорты бар. Ул — 1нче лицей. Талантлы педагоглар биредә мәгариф системасындагы иң популяр программаларга таянып, компьютерлар, интерактив такта, проектор, ноутбук кебек әсбаплардан тыш көндәлек эштә йомшак мендәрләр, дөге кәгазе, елга комы, мәктәп фитобарындагы гөлҗимеш чәен дә, хәтта зәңгәр күк, тылсымлы йолдызлар, диңгез, урман шаулавы кебек табигать күренешләрен дә уңышлы файдалана. Лицейның үз матбугат үзәге бар. Аның җитәкчесе Ангелина Любинецкая белән башлангыч сыйныфлар бинасына керәбез. Коридор һәм уку бүлмәләре стеналары психологлар һәм дизайнерлар тәкъдим иткән төсләргә буялган. Стеналарның барлыгы да сизелми. Алар күңелләргә ышаныч, тынычлык бирүче, шатлык өстәүче сары, ачык зәңгәр, көрәнсу төсләргә буялган. Кеше үзен дүрт таш стена эчендә түгел, ә тере табигать кочагында хис итә. Синең алда ул бүлмәләрнең дәвамы — әкият илләрендәге яшел урманнар, таулар, зәңгәр күлләр... Беренче сыйныф укучылары өчен биредә кирәкле китаплар һәм уку әсбапларыннан тыш, махсус шкафларда зур плюш уенчыклар да бар. Тәнәфес вакытында малайлар өстәл футболы, хоккей уйнау белән дә мавыга. Һәр бала атнага бер тапкыр фитобарда шифалы үлән чәйләре эчә, теләге булганнар мультипликация студиясенә йөри. Җитәкчеләре Александр Огнев белән мультфильм төшерергә әзерләнә. Лицей — чын мәгънәсендә яшь талантлар лабораториясе. Биредә шулай ук ком студиясе, театр-музыка, шашка-шахмат, бию студияләре, спорт секцияләре эшли. Ком студиясендә, мәсәлән, беренче һәм икенче сыйныф укучылары пыяла өстенә җәелгән комда (астан яктыртылган бәләкәй генә махсус өстәл өстендә) педагоглары Елена Баканова белән төрле рәсемнәр эшлиләр, иҗади сәләтләрен үстерәләр. Мәктәпнең сенсор студиясе дә санаторийдагы махсус кабинетны хәтерләтә. Биредә балалар сулаган һаваны чистарту, дымландыру аппаратлары эшли. Психологик киеренкелекне киметү максатында малайлар һәм кызлар уңайлы итеп яткан килеш җәйге урман, диңгез шаулавы, җиңел музыка астында ял итә, йокыга да тала.

Мәктәпләргә - күренекле шәхесләр исеме

16 ноября

Башкортстан Хөкүмәте карары белән ике гомуми белем бирү мәктәбенә республикадагы күренекле шәхесләрнең исеме бирелде. Уфадагы Калинин районының 140нчы башкорт гимназиясенә прозаик, шагыйрь, драматург, Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева исеме бирелде.

Ара ераклыгы киртә түгел

12 ноября

Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә шушы көннәрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары үтте. Аның эшендә Благовар районының әлеге юнәлештәге педагоглары белән беррәттән, аларның Татарстанның Лениногорск районыннан килгән коллегалары да катнашты. Ике төбәк укытучыларының хезмәттәшлеге ун еллап элек башлана. Тәҗрибә уртаклашу максатында Благовар укытучылары күп тапкыр Лениногорск районында була, мәгариф һәм мәдәни чараларда катнаша, һөнәри осталыкка өйрәнә. Үз чиратында, Татарстан укытучылары да Башкортстанда көтелгән кунак. — Республикабызның телләр турындагы законына ярашлы, без чит төбәкләрдә яшәүче милләттәш укытучылар белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдырырга омтылабыз, — ди Лениногорск районы мәгариф бүлегенең милли телләр буенча белгече Алия Вилданова. — Благовар районы, атап әйткәндә Сарайлы мәктәбе укытучылары белән фикердәшләр булып чыктык, чөнки алар туган телне укытуга, аны саклап калуга битараф түгел. Һәр елны очрашулар оештырабыз, моңардан ике як та ота, дип уйлыйм. Методик белешмәләр, күргәзмә әсбаплар белән алмашабыз, мәгариф өлкәсендә яңалыклар белән уртаклашабыз — болар, һичшиксез, ике төбәктә дә туган телне укытуга уңай йогынты ясый.

Пушкин теле өчен - Пушкин медале!

11 ноября

Республикабызда мондый абруйлы бүләк күренекле галимә Лена Сәяховада гына

Милләтебезнең көзгесе Тукай Пушкин, Лермонтов кебек бөек әдипләрнең иҗатына еш мөрәҗәгать иткән. Аларның әсәрләре аны иҗатка рухландырган. Тукай урыс теле һәм классикасын мәдрәсәдә һәм үзлегеннән өйрәнгән булса, бүгенге буын балалары аны мәктәп, югары уку йорты һәм фәнни хезмәтләр аша үзләштерә. Педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт университетының урыс теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире Лена СӘЯХОВА моңа 60 елга якын гомерен багышлаган. Шуңа 80 яшьлек юбилее алдыннан аның бөтен җир шарында да бармак белән генә санарлык Пушкин бүләгенә ия булуы очраклы хәл түгел. Галимәнең фәндәге казанышлары халыкара фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан шушы рәвешле лаеклы бәя алды. Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Лена Гали кызы нигез салган лингвокультурология мәктәбе Русиядә әйдәүчеләрдән санала. Аның урыс телен укыту методикасы Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу яулаган. Сәяхованың авторлыгында 400дән артык фәнни хезмәт, сүзлекләр һәм монографияләр дөнья күргән, аның хезмәтләре чит ил басмаларында да әледән-әле күренеп тора. Ул күп еллар Урыс теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ) әгъзасы, 2009 елга кадәр бу оешманың Русия бүлекчәсе идарәсе әгъзасы булды. Галимәнең хезмәт җимешләре — милли мәктәпләр өчен дәреслекләр, сүзлекләр һәм төрки халыклар мәдәнияте буенча методик кулланмалар — ничәмә еллар инде төрле буынга гыйлем дәрьясында ышанычлы гизәргә һәм милләтара аралашу мәдәниятен үстерүгә булышлык итә. Олуг юбилее уңаеннан “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе галимә белән очрашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»