Мәгариф

Безгә белемле эшчеләр кирәкме?

04 февраля

Илебездәге үзгәрешләр һәркемнең һөнәрле булуын таләп итә. Һөнәрле — димәк, җәмгыятькә кирәкле. Бер үк кеше берничә һөнәргә ия булса — тагын да яхшы. Бу — заман таләбе. Шушы таләп безнең республикада ничек гамәлгә ашырыла? Башкортстан һөнәрчелек лицей-колледжлары, техникумнар базар икътисады шартларына ярашлы белгечләр әзерли аламы? Кичә Республика йортында Президент Рөстәм Хәмитов уздырган киңәшмәдә шушы һәм һөнәри белем бирү өлкәсендәге башка проблемалар тикшерелде. Анда мәгариф министры Әлфис Гаязов, урта һөнәри белем бирү уку йортлары директорлары, министрлыклар вәкилләре, бу өлкәдә җаваплы башка вазыйфалы кешеләр катнашты. — Урта һөнәри белем бирү СССР заманында киң таралган иде, —дип башлады сүзен Рөстәм Хәмитов. — Ә хәзер нинди уку йортында нинди белгечлек буенча укуның мөһимлегенә карамый, югары белем абруйлыга әйләнде. Социологик тикшерүләр күрсәтүенчә, русиялеләрнең 85 проценты балаларының югары белемле булуын тели. Нәтиҗәдә, 2005 елдан урта һөнәри уку йортларына укырга керүчеләр саны дүрттән бер өлешкә кыскарды. Шул ук вакытта безнең икътисад югары квалификацияле эшчеләргә кытлык кичерә. Төрле өлкәләрдә ул 60-80 процент тәшкил итә. Хезмәтләндерү өлкәсендә хәтта 90 процентка җитә. Бу проблеманы хәл итү өчен колледж дипломының абруен күтәрергә кирәк, ул кызыктырырлык булсын.

Академ янаса, Халява ярдәмгә килә

31 января

Русиядә 25 гыйнвар 2005 елдан бирле Студентлар көне буларак билгеләнә. Бу көнне күпчелек югары уку йортларында кышкы сессия тәмамлана. Истәлекле дата республикада да игътибардан читтә калмады. Әйтик, Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентлары Татьяна көнендә (бәйрәм икенче төрле шулай атала) студент аллаларының күңелен күрде. — Хөрмәтле студентлар! — диде ректор Раил Әсәдуллин. — Һәммәгезне дә күркәм бәйрәм белән ихлас тәбриклим. Укуда сынатмаудан, уку йортының җанлы тормышында актив катнашудан тыш, спортта да югары нәтиҗәләр күрсәтәсез. Энергиягез, яңа идеяләрегез ташып тора. Чын студентлар шундый булырга тиеш! Сезнең уңышлар белән без дә горурланабыз. Киләчәктә дә шушы рухта дәвам итегез!

Олимпиадада катнашу - үзе үк җиңү ул!

26 января

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика конкурсына Аскын районының Төлгезбаш мәктәбеннән ел саен диярлек бер генә булса да укучыны алып барырга тырышам. Укучыларым елның-елында район олимпиадаларында җиңү яулый. Быел 7нче сыйныф укучысы Гөлшан Фазылова белән 9нчыдан Раксана Хәбибуллина беренче урынны алдылар. Башка фәннәрдән дә алар “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә өлгәшә. Мәктәп тормышында да актив. Олимпиадага зур әзерлек таләп ителә. Раксана Хәбибуллина нәфис әдәбият укырга яратуы, дәрестән тыш күп шөгыльләнүе белән иптәшләренә үрнәк. Әлбәттә, республика олимпиадасына Башкортстанның төрле мәктәпләреннән иң көчлеләр килә. Быел минем укучым сынау үткән төркемдә 9нчы сыйныф укучылары 27 бала иде. Араларында укучылары олимпиадаларда даими җиңү яулаган мәктәпләр күп. Алар — Чагмагышның Имәнлекул мәктәбе (укытучысы — Рита Гыймранова), Илеш районының Базытамак мәктәбе (укытучысы — Ильмера Ахунова), Дүртөйле районының Иванай мәктәбе (укытучысы — Фәндәвис Төхвәтуллин), Бакалы районының Иске Куян мәктәбе (укытучысы — Снежана Заманова), Бүздәк районының Сабай мәктәбе (укытучысы — Нәсимә Сәитова). Стәрлетамак, Салават, Караидел районнары мәктәпләре дә һәрчак көчле укучылар белән килә.

Акбур белән күңелләргә ак нур тезә мөгаллим

17 января

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында туган уйлар

“Алдынгылар ал бирми, уңганнар ял белми” дигән әйтем кемнәргә карата тәү башлап әйтелгәндер, ул нәкъ менә каникуллар чорында төрле конкурс, олимпиадаларда көч сынашучы, белемнәрен барлаучы укучыларга төбәп чыгарылган кебек. Башка елларда район олимпиадаларында җиңүчеләр башкалага республика бәйгесенә март ахырында килә иде. Быел аны гыйнвар аена күчереп дөрес эшләгәннәр: укучыларга фән белән шөгыльләнү өчен иң кулай вакыт, җәйге яллардан соң кәеф укуга көйләнгән, әллә ни зур нагрузкалар да юк. Ни дисәң дә, иң озын һәм авыр өченче чиректән соң бәйгеләрдә катнашу катлаулырак. Татар теле һәм әдәбиятыннан шундый олимпиада Уфаның Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге художество гимназия-интернатында 12-14 гыйнварда булды. Анда 42 район һәм 9 шәһәрдән 181 укучы катнашты. Шуларның 104е — укыту урысча алып барылган мәктәпләрдән, 77се — татар мәктәпләреннән. Олимпиада биремнәрен Татарстан Мәгариф министрлыгы әзерләгән. Алар татар теле һәм әдәбияты укытудагы үзенчәлекләрне, ягъни мәктәпләрдә укыту урысча алып барылуны һәм саф милли мәктәпләрне искә алып эшләнгән. Биремнәргә килгәндә. Бәлки аларны үзебезнең республика җирлегендә укытылучы программаларга нигезләнеп эшләргә кирәктер. Хәзер бит мәктәпләрдә күпчелек укытучылар Башкортстанда чыгарылган дәреслек-әсбаплар белән эш итә. Анда Татарстан җирлегендәге материаллар аз кулланыла. Ә биремнәрдә күпчелек Татарстан язучы-шагыйрьләренең иҗаты хакында сораулар тәшкил итә. Минем тәкъдимне хуплаучылар да, олимпиадага килгән бала һәрьяклы әзерлекле булырга тиеш, дип кире кагучылар да булыр. Татар әдәбиятын Татарстан язучыларыннан башка, әлбәттә, өйрәнү мөмкин түгел. Элекке елларда инша язуга махсус бер көн диярлек бүленә, ул аерым тур буларак үткәрелә иде. Быел бу сынау үзгәртелгән, гадиләштерелгән, әмма берьюлы ике “куян тотылган”. Укучылар Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәренә нигезләнеп, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән темага унике-унбиш җөмләле кечкенә инша язарга тиеш булган. Монда, беренчедән, Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәрен, анда сүз кем турында барганын белү таләп ителә. Икенчедән, шул кечкенә күләмле иншада әйтергә теләгән фикереңне тулысынча чагылдыра алу осталыгы тикшерелә.

Хезмәтләре Русия күләмендә бәяләнде

31 декабря

Мәгариф өлкәсендәге реформаларга бай ел тәмамлану уңаеннан тармак министрлыгында үрнәкле укытучыларны югары бүләкләр, мактаулы исемнәр белән котлау тантанасы үтте. Бүләкләнүчеләрнең күпчелегенә Русия Президенты Дмитрий Медведев Рәхмәт хаты юллаган. — Хөрмәтле укытучыларыбызга Русия Президентының Рәхмәт хатын тапшыру икеләтә күңелле, —диде Башкортстанның мәгариф министры Әлфис Гаязов. — Ил җитәкчесеннән мондый бүләк алу аның Башкортстан мәгарифенә игътибарын, безнең уңышларны тануын күрсәтә. Дистәгә якын педагогның Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе — гомум республиканың уңышлы эш күрсәткече ул. Бүләкләнүчеләр арасында мәгарифнең төрле өлкәсендә эшләүче педагоглар булуы тагын да куанычлы. Эльза Габбасова, мәсәлән, өстәмә белем бирү учреждениесендә балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Рима Галиуллина — Уфа шәһәренең 197нче балалар бакчасы тәрбиячесе. Рима Вәгыйзь кызына Рәхмәт хатын тапшырганда Әлфис Гаязов балалар бакчасы проблемасының уңай якка үзгәрешенә дә тукталды. Ярты елда ун меңнән артык урын булдырылды, диде ул. Әгәр шушы тизлектә барсак, балалар бакчасына кытлык озакка бармас, — диде ул. Стәрлетамак шәһәренең 26нчы мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Кузьмина республикада гына түгел, Русиядә, халыкара дәрәҗәдә уздырылган чараларда актив катнашучы мәктәп педагогы буларак билгеле. Ул “Укытучы елы” кысаларында республика Хөкүмәтенең, атап әйткәндә, Президент Рөстәм Хәмитовның, барлык мәгариф хезмәткәрләренә аеруча игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде. Белорет шәһәренең 17нче гимназиясе мәгариф өлкәсендәге үзенчәлекле экспериментлары белән дан алган. Һәм шуңа да бу гимназиядә укырга теләүчеләр көннән-көн арта. Әлеге вакытта чыгарылыш укучылары өчәр параллель сыйныф тәшкил итә. Гимназия укучылары яңа гына Мәскәүдән чираттагы конкурста призлы урын алып кайткан. Ел саен халыкара конкурс-олимпиадаларда унга якын призлы урын алу — бу гимназиядә гадәти күренеш. Аларда директор урынбасары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Масленникованың өлеше зур. Русия Президентының Рәхмәт хаты, димәк, лаеклы кулларга тапшырыла.

БДУ - Бөтенрусия конкурсында җиңүче

24 декабря

Башкортстан дәүләт университеты югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениеләрен стратегик үстерү программаларына ярдәм күрсәтү конкурсында җиңгән 55 югары уку йорты исәбенә керде. Конкурсны Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрде. Аның максаты — федераль бюджет исәбенә югары уку йортларын стратегик үстерү программаларына ярдәм күрсәтү ысулы белән вузларга идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү. Конкурста катнашуга стратегик үсеш программаларын тәкъдим иткән 248 югары уку йорты кертелде. Алар өч төркемгә бүленде: классик университетлар, инженер-техник, гуманитар-педагогик һәм башка вузлар. БДУ, илебезнең тагын 20 югары уку йорты белән беррәттән, “Классик университетлар” номинациясендә җиңүче булды.

“Безнең мәктәп күп дигәндә өч ел яшәр, аннары...”

23 декабря

Нуриман районы Үкәрле урта мәктәбенең ике катлы бинасы 2010 елның 27 октябрендә тәүге тапкыр ишекләрен ача. Ул чорда мәктәптә Истерек, Чураш, Урман авылларыннан килүчеләр белән бергә 120 бала укый. Мәктәп элек-электән медальле укучылары белән горурлана, аларның 80 проценты һәр елны югары уку йортларына керә. Район күләмендә үткәрелгән барлык ярышларда белем бирү, тәрбия буенча беренче урыннарны яулап килә. Мәктәпнең укытучылар коллективы бүген дә районда көчлеләр рәтендә. Мәктәп яны участогы беренче урынны, шулай ук 2010-2011 уку елына әзерлек буенча мәктәп җиңү яулаган. Әйе, казанышлар бихисап. Заманында гөрләп торган мәктәпкә әле килеп башлангыч булып калу куркынычы яный. Чынлап та, ничек яши Үкәрле мәктәбе бүген? Укытучыларның мәктәпне саклап калу теләге көчле булуына алар белән очрашкач тагын бер кат инандым. Мәктәп директоры Зимфир Хәбибуллин үз фикерләре белән бүлеште. — 1972 елда Үкәрледә унъеллык мәктәп ачылды. Өч авылдан 500 бала килеп укыган еллар. Беренче чыгарылыштан барысы да ул чорда югары уку йортларында белем алды. Нәкъ шушы вакытта безнең укучылар институтлар, университетлар барлыгын белде. Мин үзем — икенче чыгарылыш укучысы. Безнең сыйныф укучыларының барысы да югары белем алып, бүген районда зур урыннарда эшли. Менә хәзер мәктәп ябылу хәлендә. Байгилде лицее филиалы булып калдык, шунысы аяныч, — ди директор.

Нигезе ныклының киләчәге якты

17 декабря

Халыкта “Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән әйтем бар. Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең бусагасын атлауга ук мондагы пөхтәлек, тәртип, зәвыклылык биредә алып барылган укыту-тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйләп тора. Тәрбияле йортның балалары кебек, студентлар да монда ипле, әхлаклы, максатчан тоелды. Уку йорты бүген нинди эш-максатлар белән яши соң? Аның төп миссиясе нидә? Бу хакта без аның проекторы Игорь Сыров белән сөйләштек. Академиядә бүгенге көндә 7 факультет эшли, аларда 17 төрле белгеч әзерләнә, аспирантура бар. — Элек аспирантуралар Мәскәү, Ленинград яисә Казан университеты кебек уку йортларында гына була иде. Провинциядәге уку йорты мондый җитди бурычны ничек ерып чыга соң? — диюемә, Игорь Анатольевич китапханәгә алып кереп китте. Китапханә фондында 560 меңнән артык китап һәм материал саклана. Студентлар һәм аспирантлар Русия дәүләт китапханәсенең диссертация залы хезмәтеннән файдалана ала. Китапханә директоры Екатерина Григорьева китапханәнең иң кыйммәтле һәм кадерле почмагы — сирәк очрый торган китаплар фондына да алып керде. Менә хәзинә кайда! Кирәкле китап һәм материаллар җиткелек булгач, әлбәттә, фән белән шөгыльләнеп була. Хәтта Мәскәүдә табылмаган китапларны да биредә табып була, диләр. Мөгаен, шуңадыр ел саен академиядә фән кандидатлары һәм докторлары саны арта бара. Әлеге көндә барлыгы 64 фән докторы, 236 доцент студентларга белем бирә.

Галиянең күңел җылысы

09 декабря

Мәктәп реформасының уңай нәтиҗәләренең берсе итеп белгечләр педагогия коллективларының чагыштырмача яшәрүен билгели. “Оптимальләштерү” кадрлар сәясәтендә максатына иреште – өлкәннәр эш урынын калдырырга мәҗбүр булгач, хәзерге вакытта мәктәпләрдә укытучыларның күпчелеген урта буын вәкилләре тәшкил итә. Алар — нигездә, егерме һәм аннан да күбрәк хезмәт стажына ия булган педагоглар. Әйткәндәй, 40-50 яшьлек хезмәткәрләр теләсә кайсы коллективта иң “продуктив”, ягъни нәтиҗәле хезмәткә аеруча сәләтле белгечләр санала. Әлеге үзенчәлек Чишмә районының Мостай Кәрим исемендәге Келәш урта гомуми белем бирү мәктәбенә дә хас. Аның директоры Альбина Каһарманова билгеләвенчә, коллективтагы 14 укытучының барысы да яхшы әзерлекле, һөнәри яктан бүгенге чор таләпләренә тулысынча җавап бирә. Моңа өстәп, бай тәҗрибәле белгечләр. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Арсланова, мәсәлән, яраткан эшенә гомеренең ике дистә елдан артыгын багышлаган педагог. Ул бу төбәктән ерак булмаган Ибраһим авылында ишле балалы гаиләдә туып үсә. Мәктәптә укыганда ук күңелендә укытучы булу теләге бөреләнә. Әйткәндәй, балачак хыялын тормышка ашыру өчен күп кенә киртәләр үтеп, зур тырышлык та салырга туры килә аңа. 1980 елда БДУның филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга керергә тәүге омтылыш ясап карый, әмма конкурстан үтә алмый. Уңышсызлык күңелен берникадәр төшерсә дә, ниятеннән чигенми максатчан кыз — туган мәктәбенә кайтып, эшкә урнаша. Ике елдан исә эшче яшьләр факультеты аша студент булу бәхетенә ирешә.

Мәктәбемнең бер гасырлык тарихы

07 декабря

Авылымның озын урамын җәяү үтәм. Балачак хатирәләренә чумып, әкрен генә туган мәктәбемә якынлашам... Йөрәк түземсезләнә, ашкына... Дулкынланып, капканы ачам... Мин генә түгел, бик күпләр мәктәпкә юл ала бүген. Мәктәбем зур кунаклар кабул итә. Бүген монда Калмашбаш мәктәбенең илебез, республикабызның төрле почмакларында хезмәт салучы, туган җирнең данын еракларга җиткерүче элекке укучылары һәм төрле елларда шушы мәктәптә белем биргән укытучылар җыела. Элеккечә якты йөзле сыйныф җитәкчем, бүген мәктәп директоры Ирек Ситдыйков, аның кул астында эшләүче бердәм, эшчән коллектив каршы ала. Үзгәргән, нык үзгәргән мәктәбем. Заман таләпләренә җавап бирерлек зур спорт залы үсеп чыккан. Килеп кергәч тә каршы стенада мәктәпнең элекке һәм хәзерге эшләрен чагылдыручы стендлар карашны иркәли. Аннан безнең беренче укытучыларыбыз елмаеп сәлам бирә. Икенче стенд мәктәп оештырылганнан бирле төрле елларда директор вазыйфасын башкарган кешеләргә хөрмәт белән сугарылган. Авылыбыз данын еракларга илтүче элекке укучыларга, бүген эшләүче укытучыларга багышланган стендлар — үзе бер тарих. Балаларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә болай да яктырып, матурланып киткән мәктәпкә нур өстәп тора. Бүген 23 укытучыны берләштерүче мәктәп коллективы 133 укучыга белем бирә. Төрле елларда мәктәпне тәмамлап, югары белем алып, туган мәктәпләренә эшкә кайткан укытучылар Марат һәм Илдар Ахуновлар, Азат Рамазанов, Рида Ямалова, Ләйлә Заһитова, Иске Биккенә башлангыч мәктәбеннән Гөлшат Басыйрова, китапханәче Фәнзилә Зиннәтуллина уртак хезмәткә зур өлеш кертәләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»