Мәгариф

БДИда алган югары билгеләр акланмады

17 апреля

Мәгариф министры Әлфис Гаязов белән әңгәмә

— Укытучыларны элегрәк иң консерватив һөнәр ияләре дип атадылар. Хәзер мәгарифтә ел саен яңалык, һәр уку елында реформа. Укытучылар бу яңалыкларны кабул итеп өлгерәләрме? Мәгариф алдына заман куйган бурычны — киләчәктә ил икътисадын тиешле дәрәҗәгә күтәрү өчен кирәкле белгечләр әзерләүне тәэмин итә алалармы? — Мәктәпне инновацион үстерми торып, илне модернизацияләү мөмкин түгел. Ә бүгенге мәктәп инновацион үсеш резервы булып тора, аны тәмамлаучылар — илебез киләчәге, аның фәнни потенциалы. Көчле мәктәп илдәге социаль проблемаларны хәл итүдә дә зур роль уйный. Белемле, мәдәниятле халык бозыклык, әхлаксызлык кебек сыйфатлардан ерак йөри. Белемле җәмгыятьтә, шулай ук, җинаятьчелек, ярлылык түбән, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш көчле. Совет мәктәбенең, күрсәтмәләр һәм идеологик бурычларның күплегенә карамастан, яхшы яклары да булды. Бүгенге Русия мәктәбе шул чордан старт алды һәм Совет чорының уңай үрнәгендә эшли. Әмма ХХI гасыр бездән дөнья күләмендәге казанышларны өйрәнеп, укыту-тәрбия эшенә дә яңача караш көтә. Моннан чыгып шуны әйтәсе килә: тирән белемле, заман технологияләре белән эш итәргә сәләтле илебез киләчәге булган бүгенге укучыны тормышка кем әзерли — укытучы. Шуңа күрә иң элек укытучы үзе шушы сыйфатларга җавап бирергә тиеш, минемчә. Моның өчен укытучы һөнәренең абруен күтәрү беренче бурыч булып тора.

Мәгариф музее бар, укытучы даны стеласы да булачак

13 апреля

Бүген барлык мәктәпләрдә дә музейлар бар. Ә бит заманында кемнеңдер идеясе белән булдырылган алар. Нуриман районы мәгариф бүлеге мөдире Миңнислам Галиәскаров яшьтән үк музейлар эше белән кызыксынган. Ул эшләп киткән һәр мәктәптә экспонатка бай музейлар барлыкка килгән. 2010 ел Русия Президенты тарафыннан “Укытучы елы” дип игълан ителгәч, Миңнислам Фатыйх улы район мәгариф бүлегендә “Укытучы даны музее” оештыру идеясе белән яна башлый. Ветеран укытучыларны (бүген алар 160тан артык) җыелышка чакыра, рәис итеп пенсиядәге билгеле укытучы, күп еллар мәктәп директоры, мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Хилгать Хәкимов сайлана. Әлбәттә, бу ниятне барысы да хуплый һәм дәррәү эшкә тотыналар. Тәү башлап музейга ветеран укытучыларның истәлекле фотолары, документларның копияләре тапшырыла. Һәр мәктәп җитәкчелегенә ветеран укытучылар турында белешмә, фотолар белән альбом төзергә, истәлекле әйберләр җыярга кушыла. Музейда һәр мәктәпнең бүгенге көнгә кадәр эшләп киткән һәм эшләүче укытучылар исемлеге саклана.

Сабыйларга канат куяр кеше Укытучы дигән зат булыр

11 апреля

Кичә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасында “Ел укытучысы”, шулай ук татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучыларының республика һөнәри бәйгесенә йомгак ясалды. Биредә ул көнне аеруча җанлылык хөкем сөрә иде. Дәртле музыка яңгырый, гөлләмәләр кочаклаган укучыларның көләч йөзләрен, укытучыларның купшы өс-башын күреп, телгә үзеннән-үзе Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыре килде: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Әйе, конкурсны ябу тантанасын гына түгел, бәйгенең үзен дә бәйрәмгә әверелдерде укытучылар. Ун көнгә якын барган бәйгедә алар инновацион проект идеяләрендәге яңалыклар, аларны иҗади куллану мөмкинлеген, материалны тәкъдим итү осталыгы, күргәзмәлелек, сөйләм теле, тыңлап утыручылар белән мөгамәләгә керү осталыгын күрсәтеп, жюри әгъзаларын гына түгел, андагы һәр катнашучыны хәйран итте. Чыгышларда яңа гасыр укытучыларының белем һәм тәрбия бирү алымнары яңа заман кешесен формалаштыруга тәгаенләнгәне сөендерде. Туган телне өйрәнүгә укучыда теләк һәм ихтыяҗ уяту, балаларны иҗади эшкә, уйлануга дәртләндерү, милли тел аша милли менталитет формалашуга җирлек әзерләү, туган телгә булган мәхәббәтне ата-анага, ата-баба мирасына булган игътибар, ихтирам һәм хөрмәт аша иңдерү — болар барысы да безнең көн укытучысы үз алдына алган бурычлар.

Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы...

10 апреля

Шушы көннәрдә М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалында туган телләр буенча олимпиада үтте. Бу чара быел алтынчы тапкыр оештырылды. Анда республикабызның төрле районнарыннан йөздән артык урыс, татар, башкорт, чуваш, украин, мари мәктәпләре укучылары көч сынашты. — Быел мари мәктәпләре дә бәйгедә катнашырга теләк белдерде, — диде университет директоры Василий Бабенко. — Бүген Федоровка районында мордва халкының тарихи-мәдәни үзәге ачыла, шуңа күрә мордва мәктәпләре олимпиадада катнаша алмады.

Педагогның сынау тотар көне җитте

04 апреля

Уфада “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы старт алды. Бу чара егерме икенче тапкыр оештырыла. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 123 укытучыны тугыз көн дәвамында төрле конкурс чаралары, тәҗрибә уртаклашу һәм кызыклы мәдәни программалар көтә. Республика конкурсы кысаларында, шулай ук, тагын ике бәйге: “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурслары үтә. Гомуми фәннәр буенча конкурска 59 укытучы килсә, урыс теле һәм әдәбиятыннан 38 кеше катнаша. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының конкурсы быел бишенче тапкыр аерым үткәрелә. Анда 26 кеше катнаша.

Юраганнар юш килә

03 апреля

Бүздәк районында үзе укыткан балалар сөюен һәм ата-аналар ихтирамын яулаган педагоглар байтак. Алар арасында тормышының 41 елын мәктәпкә биргән, шул исәптән 11 ел Каран урта мәктәбе директоры булган Зилә Нәбиулла кызы Латыйпова да лаеклы урын тота. Таулар авылында гади колхозчылар Саимә Тимерҗан кызы һәм Нәбиулла Шәрифулла улы Заһидуллиннарның 8 балалы гаиләсендә туып-үскән кыз үсмер чагыннан ук тарих яисә әдәбият укытучысы булу теләге белән яна. Әмма тәүге омтылышта укырга керә алмый, туган авылына кайта. Бу — 60нчы еллар. Педагогларга кытлык зур, имтихан бирә алмыйча укырга кермәгән яшь-җилкенчәкне мәгариф бүлегендә көтеп кенә торалар. Зиләгә дә өметле генә тәкъдим ясала. Һәм ул туган авылыннан ерак булмаган Картамак мәктәбендә пионервожатый булып хезмәт юлын башлый. Иртәме-соңмы, барыбер укытучы һөнәрен сайлаячак белгечкә физика-математикадан дәресләр бирүне дә йөкләтәләр. Чынлап уйласаң бу фәннәрдән дәрес сәгатьләре күп, акчасы да мул. Һөнәр сайлауга менә шундый тормышчан караш авыл кызын педагогия институтының физика-математика факультетына китерә дә инде.

Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек башланды

29 марта

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов үткәргән киңәшмәдә республика территориясендә Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек барышы тикшерелде. Быел Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы — унынчы, ә штат режимында дүртенче тапкыр үткәрелә. Унөч төрле фәннән Бердәм дәүләт имтиханы бирү өчен гариза язылган. Испан теле БДИ исемлегенә кертелсә дә, бу фән буенча имтихан тапшырырга теләк белдерүче укучы юк. БДИ бирергә 27 мең кеше теркәлгән, аларның 25 меңе — чыгарылыш сыйныф укучылары. Мәгариф министры Әлфис Гаязов быел имтиханны үткәрүнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштырды.

Укытучы мәйдан тота

21 февраля

Уфаның Шәһәр мәдәният сараенда “Башкортстан башкаласының ел укытучысы-2012” ХV һөнәри осталык бәйгесенә йомгак ясалды, чарада Уфа хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, мәгариф министры Әлфис Гаязов һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Дөньяда өч һөнәрне Аллаһтан диләр — табиб, игенче һәм укытучы. Укытучы бетсә — дөнья бетәр, дигән сүз дә бар. Нинди заманда да остаз сүзе өстен булган. Бүген дә ул шулай булып кала. Һөнәри осталык бәйгесе быел 15нче тапкыр үткәрелде. Шушы чорда анда 1500дән артык кеше катнашкан. Быел исә 52 укытучы мәйдан тотты. Алар ике турда көч сынашты. Беренчесендә инновацияле педагогик проект презентациясе булса, икенчесендә алар “Оста укытучы” программасы буенча лекцияләр укыды, “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашты. — Бәйгедә катнашкан укытучылар барлык этапларны да уңышлы узды, — диде Ирек Ялалов. — Ә җиңүчеләр башкаланың иң яхшы укытучыларының җәмәгать хәрәкәте үсешенә үз өлешләрен кертер һәм мәгарифтәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә булышыр, дигән ныклы ышаныч бар.

Чакмагышлылар дәррәү килгән

18 февраля

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика конкурсында Чакмагыштан ел саен берничә укучы катнаша. Бу укучылар елның-елында район олимпиадаларында җиңү яулаган, укуда бар яклап та алдынгылар. Быел да республика бәйгесенә алты укучы килгән. Алар Имәнлекулдан Илина Бакаева, Эльвира Әхмәдуллина, 1нче мәктәптән Ирина Гыйльметдинова, Тайняштан игезәкләр Эльмира белән Эльвира Сөләймановалар, Үрнәктән Илмир Сатыев. Укучыларның барысы да көчле. Башка фәннәрдән дә алар дүртле-бишле билгеләренә өлгәшә.

Мәгариф мәсьәләләре тикшерелде

15 февраля

13 февральдә Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясендә гомуми белем бирүнең төбәк системаларын модернизацияләү проектын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоселектор киңәшмәсендә катнашты. Аны Курган шәһәрендә Русия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин үткәрде. Киңәшмәдә Русия мәктәпләренең яңарыш перспективасы, аның матди-техник базасын ныгыту, көндәшлек сәләтен үстерү мәсьәләләре тикшерелде. — Бүгенге дөньяда, көндәшлеккә сәләтлелек күзлегеннән чыгып караганда, мәгарифнең әһәмияте икътисади үсешнең өстенлекле юнәлеше булып кала, — диде Владимир Путин. — Һичшиксез, мәгариф системасына таләпләр арта. Мәктәпләрне яңартып, аларга заманча караш һәм мәгариф технологияләре кертеп, без Русия мәгарифенең бөтен өстенлекләрен саклап калырга тиеш.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»