Мәгариф

Мәктәп тәмамлаган өч йөзгә якын кеше аттестат алмаячак

04 июля

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәмамланды. Русиядә аны барлыгы 843 меңнән артык кеше тапшырды. Башкортстанда да БДИ тапшыру буенча дәүләт имтихан комиссиясе утырышы булды. Мәҗбүри саналган урыс теле һәм математикадан 26 мең 41 һәм 25 мең 733 укучы имтихан тапшырды. Иң түбән уңай баллны (ул 36) урыс теленнән — 676, математикадан (24 балл) 1330 укучы җыя алмады. Соңгысы былтыргыдан ике тапкырга артыграк (үткән ел 668 укучы имтиханын тапшыра алмаган иде). Ирекле фәннәрдән 12 мең 793 укучы җәмгыять белемен сайлаган. Биредә уртача балл — 54,6. Былтыр 57,9 иде. Сайланган фәннәрнең икенчесе — физика. Аның буенча БДИны 8 мең 14 кеше тапшырган. Уртача балл — 50,7. Былтыр — 62. Аннары биология (5 мең 207 кеше), химия (4 мең 32 кеше) килә.

Дин - милләт сакчысы...

19 июня

Алдагы уку елында мәктәпләрдә дин дәресләре укытыла башлаячак

Июнь башында Ставрополь краеның Пятигорск дәүләт лингвистик университетында “Хәзерге Русиядә рухи пространство формалаштыру” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда Төньяк Кавказ республикаларындагы дини уку йортлары галимнәре һәм дини оешмаларның җитәкчеләре катнашты. СССР таркалганнан соң Русия тарихында беренче мәртәбә христиан һәм Ислам диннәре вәкилләре һәм дини уку йортлары галимнәре бер өстәл артына утырып, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләрен уртага салып сөйләште.

“Бездә бишенче уку чиреге дә бар!”

15 июня

Красная Горка мәктәбе вузлар белән килешү нигезендә эшли

Бүген мәктәпләрдә уку программасы ел саен үзгәреп тора. Мәктәп укытучысы гына биргән белем белән югары уку йортына укырга кереп буламы? Шушы сорауга җавап эзләп, Красная Горка мәктәбе укытучылар коллективы озак баш ватмый. Мәктәп “Бердәмлек” проекты буенча бик күп эшләр башкара. Мәсәлән, укучыларның җәйге лагеренда профильле мәктәп оештыралар. Балаларның җәйге ялы өчен Хөкүмәт тарафыннан акча бүленә. Моны исәпкә алып, мәктәп укытучылары коллективы җиң сызганып эш башлый. География укытучысы Марина Трифанова укучыларны туган як, республика буйлап мавыктыргыч походларга, экскурсияләргә йөртә. Каникулларда чыгарылыш сыйныф укучыларын башкалабыздагы һөнәрчелек лицейларына, тимер юлчылар, төзелеш техникумнарына алып барганнар. Әлбәттә, мондый ысул укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итми калмаган. Быелдан башлап, мәктәптә һәр каникул профиль ысулда үткәрелә.

“Оптимальләштерү һәр төбәк үзенчәлеген исәпкә алырга тиеш”

06 июня

Караидел районы мәгариф бүлеге начальнигының фикерләре белән хезмәттәшләре дә килешерме?

Ил мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңнары тынганга да байтак вакыт үтте. Май ахырында исә ел буена шау-гөр килеп торган коридорлар да тынып калды. Уку елы тәмам. Ә инде 9нчы һәм 11нче сыйныфлар өчен иң җаваплы чор — дәүләт имтиханнары башланды. Быел Караидел районы урта мәктәпләрен 231 укучы тәмамлый, Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Шуңа да район мәгариф бүлеге җитәкчесе Равил Гыйниятуллин белән очрашкач, сүзне быелгы БДИ үзенчәлекләреннән башладык. — Баштагы мәлләрдә ил халкында, ата-аналарда зур ризасызлык тудырган, укучыларны уку елы дәвамында дер калтыратып тоткан Бердәм дәүләт имтиханнары хәзер инде гадәти күренеш буларак кабул ителә, — диде Равил Канип улы. — БДИ башта, чыннан да, укучыларны, укытучыларны гына түгел, ата-аналарны да зур киеренкелектә тотты, ил буенча сүз йөртсәк, психикасы ныгынып бетмәгән укучылар арасында фаҗигаләр дә булгалады. Хәзер хәл үз җаен ала бара.

Йөрәгемне балаларга бирәм!

25 мая

Соңгы кыңгырау... Әле кайчан гына сез бәләкәч кыз һәм малайлар, әти-әниләрегез белән җитәкләшеп, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап үткән идегез. Нәкъ шул көнне сезне беренче укытучыгыз каршы алды, беренче кыңгырау сезне зур белем дөньясына чакырды, беренче тапкыр тылсымлы сүзләр ишеттегез. Бу көн сезнең өчен иң кадерле, онытылмас көн булып гомерлеккә истә калды. Бүгеннән сезнең өчен балалык еллары тәмамланды. Бүген сезнең өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Тиздән чыгарылыш имтиханнарын тапшырып, онытылмас мәктәп еллары артта калачак. 11 ел буе сез фән дөньясында кайнадыгыз, җәмгыять тормышының асылына төшендегез, аралашырга, фикер йөртергә, шатлыклы, авыр чакларда бер-берегезне юатырдай сүзләр табарга өйрәндегез. Бүгенге соңгы кыңгырау яңа тормышка чакыра, зур сынауларга әйди. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Унбер ел буе укыган мәктәбегез, укыткан укытучыларыгыз, сыйныфташларыгыз турында тик якты истәлекләр генә саклагыз. Тормышта һәрберегез үзегезгә кирәкле һәм файдалы эш табып, зур кешеләр булыгыз. Уңышлар сезгә!

Талач мәктәбенә язмыш ни әзерли?

18 мая

Стәрлетамак районы — күпмилләтле төбәк. Байтак кына татар авылларында да татарлар белән бергә башкортлар, марилар, украиннар һәм башка милләт вәкилләре тату гаилә булып яши, балалар бер мәктәптә укый, гадәттә, алар күбрәге урыс телендә аралаша. Шулай итеп, урысча сөйләшә торган татар яки башкорт авыллары барлыкка килә. Ә менә Талач саф татар авылы буларак аерылып тора. Һәм милли кадрларны да бары тик шундый авыллар гына әзерли ала торгандыр! Зур, матур тарихы булган Талач урта мәктәбе дә чын-чынлап милли мәктәп булуы белән горурлана ала. Биредә барысы да ана телендә сөйләшә, туган телне өйрәнүгә тиешле игътибар бирелә, белем учагында әледән-әле эчтәлекле, матур чаралар уздырыла.

ЮНЕСКОның мәгариф проектлары

08 мая

ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитетының “Европа даирәсендә һөнәри компетенцияләр” халыкара мәгариф проектлары һәм Русиядә — Германия, Германиядә Русия елына багышланган чаралар кысаларында 30 апрельдән 11 майга кадәр республиканың мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән һәм укытучылардан торган делегация Германиядә немец коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнә.

Язгы имтихан

03 мая

94нче Каран һөнәрчелек училищесын быел 24 укучы тәмамлый. Киң профильле механизатор белгечлеге алган егетләр эшкә, нигездә, район хуҗалыкларына җибәреләчәк. Уку йорты директоры Зәки Вәкилов әйтүенчә, быелгы чыгарылыш төркеменең әзерлеге яхшы, алар теоретик белемнәрен практикада да ныгыткан. Кыр эшләре барышында булачак механизаторлар басуда имтихан тотты.

Милләт киләчәгенә биредә нигез салына

21 апреля

Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе елдан-ел эшчәнлек күрсәткечләрен яхшырта

Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты тирәнтен өйрәнелгән белем учакларының берсе Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә урнашкан. 84нче татар гимназиясе нинди тормыш белән яши? Белем учагы соңгы елларда нинди казанышларга ирешкән? Гимназия директоры Равил Идрисовтан шул хакта сораштык. — Белем учагында 989 бала белем ала,— дип башлады ул сүзен.— 2012 елда беренче сыйныфка 125 укучы килүе көтелә. Әти-әниләр нарасыйларын нәкъ безгә алып килүе очраклы түгел. Бездә белем алу, фән, сәнгать һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудырылган.

Урман белгече булырга чакырабыз

18 апреля

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы Русиянең әйдәүче югары уку йортларына — Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-технология университетына һәм Носов исемендәге Магнитогорск технология университетына максатлы урыннарга укырга керергә теләүчеләрне туплый. Санкт-Петербург университеты — ландшафт архитектурасы, агач хәзерләү һәм эшкәртү технологиясе, техник системаларда идарә итү, технологик машиналар һәм җиһазлар, Магнитогорск университеты полиграфия һәм төрү материаллары җитештерү технологиясе һәм дизайны факультетларында урыннар тәкъдим итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»