Мәгариф

Белем йортлары ишекләрен ача

11 августа

Бүген Стәрлетамак шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе ачыла

1 сентябрьгә һәр мәктәп балалар кабул итәргә әзер булачак! Бу хакта мәгариф министры Әлфис Гаязов хәбәр итте. Кайбер мәктәпләр исә ремонтны соңгарак суза икән, бу планлы рәвештә башкарыла. Гадәттәгечә, мәктәпләрдә ремонт уку елы тәмамлану белән башланган. Яңа санитар нормалар һәм кагыйдәләрне истә тотып, 641 мәктәпкә — капиталь (моның өчен барлыгы 500 миллион сумнан артык акча бүленгән), 1016 мәктәпкә агымдагы ремонт каралган. 775 мәктәп яңа җиһаз белән баетылган.

5нче гимназия - татарлар мәккәсе

10 августа

Бу уку йорты 13нче урта мәктәп нигезендә татар телен тирәнтен өйрәнү юнәлешендә 2002 елда ачыла. Әлеге вакытта гимназиядә 700 бала белем ала. Аларга 45 укытучы белем һәм тәрбия бирә.

Исеме дә, җисеме дә беренче

10 августа

1нче гимназиянең даны шәһәрдә генә түгел, республикада, хәтта чит илләрдә билгеле. Бу укыту учреждениесендә икенче сыйныфтан башлап инглиз теле тирәнтен өйрәнелә. Балаларны берәр елга Америкага җибәреп укыту да традициягә әверелгән. Яңа укыту стандартлары белән дә гимназия хезмәткәрләре башкалардан ике ел алда танышкан. Шунлыктан хәзер аларны башкаларга өйрәтү, ярдәм итүгә күчкәннәр.

Җырлап бара эшләре

10 августа

Стәрлетамакта татар теле укытучылары көчле. Моны аларның һөнәри бәйгеләрдә җиңүе, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча дәреслек, уку әсбаплары төзүдә катнашуы, укучыларының олимпиадаларда алдынгы урыннар яулавы буенча да белеп була. Соңгы өч-дүрт елда гына да алты укытучы — Алсу Нурбаниева, Гөлнара Шәфиева, Лилия Сәхипгәрәева, Нәсимә Мөкимова, Светлана Ишмөхәммәтова, Зөлфия Рәхмәтуллина республика конкурсында катнашты.

Тәрбия уңышы ата-ана белән бердәмлектә

08 августа

Оныгым Ләйлә башкала гимназияләренең берсендә 8нче сыйныфта укый. Быел март азакларында мин аның белән гимназиядәге хәлләр турында әңгәмә корып утырганда әнисе кайтып керде. — Сыйныф җыелышы булды, — диде ул, балтасы суга төшкән кеше кыяфәтендә.

Канатлар очканда ныгый

01 августа

Башкортстан дәүләт университетының Сибай филиалында ике дистә елдан артык дәвердә куәтле матди-техник база төзелде, яңа белгечлекләр үзләштерелә Югары белем алу — һәркемнең изге хыялы. Бигрәк тә уку йорты яшәгән урыныңа якын булса. Республиканың төрле төбәкләрендә Башкортстан дәүләт университетының филиаллары ачылу күпләргә туган төягендә югары белем алу мөмкинлеге тудырды.

“Әзерлек тулы куәтенә бара”

31 июля

ди Чакмагыш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин

Чакмагыш районы мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына әзерлек тулы куәтенә эшли. Бүгенге көндә Аблай һәм Рапат мәктәпләрендә, 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында күләмле капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Яңа уку елы алдыннан район мәгариф учреждениеләрендә алып барылган эшләр хакында тулырак мәгълүмат бирүне сорап, без бүлек начальнигы Ришат Фәнил улы Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек.

Сәләтле балалар өчен гимназия-интернат ачыла

24 июля

Татарстанның Актаныш районында 1 октябрьдән “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе эшли башлый. Бу гимназия татар милли мәдәниятен үстерү һәм саклау мәсьәләсен хәл итү өчен сәләтле балалар исәбеннән элита формалаштыру максаты белән оештырыла. Укыту-тәрбия процессы гуманитар юнәлештәге укыту планына һәм программасына ярашлы расланган.

Һөнәрләр барысы да яхшы... әгәр эш таба алсаң

14 июля

Ни өчен кайбер яшьләр хезмәт базарында ихтыяҗ булмаган кәсепләрне сайлый?

Югары уку йортларына документлар кабул итү дәвам итә. Тиздән бәхетлеләр исемлеге игълан ителәчәк. Яшьләр һөнәр сайлаганда ялгышмыймы? Мода артыннан куып “текә” факультетларга керергә омтылучыларны нинди язмыш көтә? Шушы сорауларга җавап эзләп, республиканың өч әйдәүче югары уку йортындагы кабул итү комиссиясе мәгълүматларына игътибар иттем. Мәгълүматларны анализлау яшь буынның һаман да үткән еллардагы сабакларга игътибар итмәвен күрсәтте. Иң аянычлысы шул, бүгенге абитуриентларның күпчелеге биш елдан соң кайда эшкә урнашачагы турында бөтенләй уйланмый.

БДПУ - Русиянең сыйфатлы мәгариф лидеры

06 июля

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты Бөтенрусия сыйфат оешмасы үткәргән еллык конкурста лауреат булды. Конкурс дүртенче тапкыр үткәрелде. Педагогия университеты мондый мәртәбәле конкурста җиңү яулаган республикада беренче югары уку йорты. Университетның ике хезмәткәре — филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникация институты директоры Халидә Галимова һәм укыту-методика идарәсе начальнигы Гүзәл Кәлимуллина “Русиянең сыйфатлы мәгариф лидеры-2012” конкурсында җиңеп чыктылар. Шуны билгеләп китәргә кирәк, бу уку йортының сыйфат буенча беренче генә җиңүе түгел. 2009 елда БДПУ ректоры, профессор, педагогия фәннәре докторы Раил Әсәдуллин Русиянең сыйфатлы мәгариф лидеры булып танылды, ә 2010 елда вузның укыту эше буенча проректоры Максим Михайлов шундый ук югары исемгә лаек булган иде. Уку йортының ике җитәкчесе дә Бөек Британия короленең сыйфатны тәэмин итү институты әгъзасы булып тора.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»