Мәгариф

Кулга тотып белем ачкычларын, я әйдәгез, түрдән үтегез!

01 сентября

Бүген — бәйрәм. Ремонттан соң тагын да яктырып, матурланып киткән мәктәпләр шаулап тора. Көзнең тәүге көнендә белем учаклары җәен чыныгып, ял итеп килгән укучыларны, түземсезлек белән мәктәпкә ашкынган беренчеләрне, аларны зур дулкынлану белән каршы алучы укытучыларны бергә җыйды. Алда — яңа уку елы. Яңа фәннәр өйрәнәсе, белем туплыйсы, максатларга ирешәсе бар. Шушы эштә укучыларга да, аларга белем һәм тәрбия бирүче педагогларга да ныклы сәламәтлек, матур казанышлар телик! — Быел укытучы һөнәрендә утыз өченче тапкыр уку елын каршы алам, — ди Чишмә районы Әмин төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Билалова. — Белем көне — минем өчен зур бәйрәм. Чөнки укытучылар гаиләсендә туып-үскән, шушы мохиттә тәрбияләнгән кешемен. — Безнең әти — Бөек Ватан сугышы ветераны, чын-чынлап интеллигент кеше иде. Югары Тирмә мәктәбендә гомере буена математикадан укытты, — дип сөйли педагог. — Әнием Башкортстанның атказанган укытучысы, биология фәненнән белем бирде. Алар икесе дә авылда абруйлы, хөрмәтле кешеләр булды. Ике смена дәрес биргәннән соң, һич авырсынмый җәмәгать эшләренә чыгып китәләр иде. Әти — оста рәссам да әле, клуб, мәктәп тирәсендәге барлык бизәү эшләре аның өстендә. Ә әни — депутат, авылда, гаиләләрдә четерекле мәсьәләләр килеп чыкса, иң беренче булып ярдәм кулы суза иде. Тормыш авырлыкларын да бергә җиңде алар. Сугыш вакытында әсирлектә булганы өчен эзәрлекли башлагач, җаны әрнегән әти гаиләсен Учалы районының Илчегол авылына алып чыгып китә. Апам Рәйсә белән без шунда дөньяга килгәнбез. Торган җирләрендә никадәр генә яхшы булмасын, сагыну хисе аларны яңадан туган якка алып кайтты.

Уйнап кына укыячаклар!

31 августа

— Мондый сыйныфлар әле Уфада да юк! — ди Стәрлетамак шәһәренең 5нче мәктәбендә интерактив комплексны кулланышка әзерләүче хезмәткәрләр.

Уку бүлмәләре балкып тора, спортзалга бөтен район сыя!

30 августа

Гончаровка мәктәбендә җәйге айларда өч миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган

Федоровка районының Гончаровка гомуми белем бирү мәктәбе уку елын сыйныф бүлмәләре төзекләндерелеп, буялып, бизәлеп кенә түгел, яңартылган спорт залы белән дә каршы ала. Ремонт биредә май ахырында ук башланган һәм өч ай эчендә мәктәп һәм уку объектлары танымаслык булып үзгәргән. Атап әйткәндә, 520 квадрат метрлы спортзалның түбәсе заманча материал белән ябылган, чамадан тыш зур булган тәрәзә куышлары ябылып, диварлары зәвык белән бизәлеп, яңа яктырту приборлары урнаштырылып, бинада физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңай шартлар тудырылган.

Башлангыч мәктәпләр кыскартылмаячак

30 августа

Укытучыларның август киңәшмәсендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов мәгариф чыгымнарын оптимальләштерү бурычын куйганнан соң Баймак районында 11 мәктәпне кыскартырга карар ителгән. Култабан авылындагы яңа мәктәпнең ябылырга тиешлеген биредә балаларның ата-аналарына уку елы башланырга ике атна калганда хәбәр иткәннәр.

Физика укытучысы мине галим итте

28 августа

Мәктәптә мин начар укымадым шикелле, әмма, хәзерге күзлектән карап, аңладым: тыныч холык, тыңлаучанлык безнең мәктәп укучысының төп күрсәткечләре булды. Укуда алдынгылык беркемне дә кызыксындырмады.

Рухи яктан бай балалар һичкайчан да сынатмас!

28 августа

Коралачык мәктәбе коллективы шәхес тәрбияләү юнәлешендә күпкырлы эшчәнлек алып бара

Федоровка районы Коралачык төп белем бирү мәктәбенең йөз елдан артык тарихы бар. Шушы дәвер дәвамында ул төбәктә татар теле тирәнтен өйрәнелгән төп мәгариф учреждениеләренең берсе булып кала. Бүгенге көндә биредә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен абруйлы укытучы, мәктәп директоры Сөмбел Хәйбуллина алып бара.

Мәктәп ябу белән мавыкмыйлар

25 августа

Ләкин чыгымнарны киметү юлларын барыбер эзләргә туры киләчәк

Балтач районы укытучыларының август киңәшмәсендә мәгариф системасының бүгенгесе һәм киләчәге турында җентекле сөйләшү булды. Олы киңәшмә алдыннан аерым фәннәр буенча секция укулары үтте. Аларда укытучылар алдынгы алымнар белән эшләү ысуллары, яңалыклар белән танышты, хәл итүне таләп итүче проблемалар турында фикер алыштылар. Соңгы елларда мәктәпләрнең матди-техник базасы зур үзгәрешләр кичерде: заман таләпләренә җавап бирерлек корылмалар алына, компьютер класслары арта. Хәзер балаларга белем бирү учакларының барысы да диярлек Интернет челтәренә тоташтырылган, мондый мөмкинлектән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә файдалана.

Күчәрбайда диңгез булмаса да, пляж волейболы ят түгел

23 августа

Благовар районының Иске Күчәрбай мәктәбе өчен агымдагы ел шуның белән үзенчәлекле: яңа бина сафка басуга 30 августта 5 ел тула. Авыл үзәгендәге калку урында урнашкан заманча күркәм бина үзенең матурлыгы белән тирә-юньгә ямь биреп тора. Үткән елда 100 еллыгын билгеләгән мәктәпнең педагогия коллективы мәгариф өлкәсендә тупланган бай традицияләрне уңышлы дәвам итә.

Укучыларым - горурлыгым

22 августа

Стәрлетамак педагогия колледжын тәмамлагач, укуымны шәһәребездәге педагогия институтының татар-урыс бүлегендә дәвам иттем. 2004 елда 5нче гимназиягә эшкә урнаштым. Әлеге вакытта татар телен 284 бала өйрәнә (98%). Гимназиядә аерым татар сыйныфлары бар. Бу сыйныфларда беренче һәм югары категорияле 8 укытучы эшли.

Киңәшле эш таркалмас!

14 августа

Стәрлетамакта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте

Тормышта һәр өлкәгә кагылышы булган тагын берәр шундый һөнәр бармы икән? Җәмгыятьнең киләчәге, хыяллары, өметләре өчен кемнәр җавап бирә? Укытучы... Ул хәреф танытучы, бу дөньяның бөтен яменә, тылсымына күз ачучы. Сабырлык та, батырлык та, дөрес юл һәм матурлык та көтәбез синнән, Укытучы! Зур өметләр, хыяллар белән, башкарган эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзү өчен укытучылар мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенә җыелды. Ул 11 августта “Республика мәгарифе: кешегә һәм төбәкнең киләчәгенә инвестиция” дигән исем астында узды. Анда республика җитәкчелеге, район һәм шәһәрләрнең хакимият башлыклары, аларның урынбасарлары, мәгариф бүлекләре һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, Профсоюзларның территориаль оешмалары рәисләре, укытучылар, чакырылган кунаклар катнашты. Чара мәгариф учреждениеләренең казанышлары, инновацион эшчәнлеге, балалар иҗаты, җәйге савыктыру эшләре белән танышудан, яңа уку-укыту методик әсбаплар күргәзмәсен караудан башланды. Конференция кунаклары 31нче мәктәп каршындагы “Беренче укытучыга” скульптура композициясе һәм шул ук мәктәптә урнашкан Стәрлетамакның мәгариф тарихы музее, “Солнечный” микрорайонында 210 урынлы яңа балалар бакчасы, шәһәрнең 1нче гимназиясе, “Нур” балалар санаторие, пионер һәм укучыларның А. Гайдар исемендәге мәдәният сарае, башка объектлар белән танышты. Конференция дәвамында биш дискуссия мәйданчыгы оештырылды. Анда мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру чаралары, яшь талантларны ачу һәм үстерү гомум дәүләт концепциясе кысаларында балаларны социальләштерү мәйданы буларак белем бирү процессы, һөнәри белем бирү системасының территориаль-тармак ресурсларын оештыруны камилләштерү кебек актуаль мәсьәләләр тикшерелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»