Мәгариф

Мәгарифкә бәя: 5.0

04 декабря

Соңгы вакытта Илеш районы мәк­тәпләре һәм балалар бакчалары чын мәгънәсендә яңарыш киче­рә. Мәгариф учреждениеләренең яңаларын төзү, булганнарын капи­таль реконструкцияләү федераль, республика, район бюджетларыннан бүленгән акча исәбенә алып барыла. — Районда 3944 укучы 33 мәктәптә белем ала. Уку-укыту эшләре типовой проект нигезендә узган гасырның 60нчы-70нче елларында төзелгән, шулай ук туксанынчы һәм ике меңенче елларда сафка баскан мәктәпләрдә бер сменада алып барыла, — ди район мәгариф бү­леге мөдире Рәмзә Ямалов. Мәгълүм булуынча, мәгариф өл­кәсендә 2010-2011 елларда яңа норма­тивлар кабул ителде. Шуның ниге-зендә санитар һәм янгын хәвефсезлеге кагый­дәләренең яңа нормативлары барлыкка килде. Район мәгариф учреждение­ләрен шуларга яраклаштыру, шулай ук аларның матди-техник базасын ныгыту йөзеннән район хакимияте, аның мәга­риф бүлеге, учреждение җитәкчеләре тарафыннан бик күп эшләр башкарылды һәм башкарылып килә. Атап әйткәндә, соңгы ике елда Бишкурай, Карабаш, Ябалак, Рсай, Дөмәй, Исәмәт мәктәп­ләренә, Югары Яркәйдәге — 1нче, Йонны, Аккүз балалар бакчаларына капиталь ремонт эшләнде. Саннар теле белән әйтсәк, шушы максатка быел федераль бюджеттан — 28 миллион 268 мең сум, республиканыкыннан 30 миллион сум бүленде, калган сумманы район хакимияте бүлде.

Республикабызда җиде вуз филиалы ябылачак

01 декабря

Русия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы нәтиҗәсез эшләүче дип табылган югары уку йортлары язмышын хәл итте. Шулай итеп, Башкортстандагы берничә вуз филиалын үзгәртеп корырга, ә башкалар­ның эшчәнлеген оптимальләште­рер­гә карар ителде.

Югары белем һәркемгә дә кирәкме?

15 ноября

Соңгы елларда ата-аналар арасында балаларын ничек тә югары уку йортларына кертү омтылышы аеруча көчәйде. Тормыш үзгәрүе белән бергә югары уку йортларында түләүле укыту мөмкинлеге ачылу да моңа этәргеч бирде. Элекке елларда югары уку йортын яхшы укыган кызлар һәм малайлар гына ачып керә алса, хәзер укытучылар тартып-сузып “өчле” куеп чыгарганнар да университетларда белем ала. Сүз дә юк, һәр ата-ана үз баласын белемле, дәрәҗәле, акчалы урында күрәсе килә. Шуңа да берәүләр кредитка чумып, икенчеләр күпләп мал асрап, өченчеләр Себер якларында бил бөгеп — кем ничек булдыра ала, шулай бала укыта.

Русиянең алтын кафедрасы - Стәрлетамакта

14 ноября

Иң кыйммәтле, яхшы, затлыны аңлатырга теләгәндә кулланыла бу сүз. Алтын куллы — димәк, оста. Кешегә карата “алтын” дисәләр, холкы яхшылыкка ишарә. Алтын балдак — якты хисләр һәм мәхәббәт, ә алтын туй — ныклы һәм тату гаилә билгесе. Русиянең алтын кафедрасы... Мондый абруйлы исемгә күптән түгел Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы лаек булды. Ил мәгарифен үстерүдәге зур казанышлары өчен Русия җәмгыять белеме академиясе галимнәре кафедраны — диплом, ә кафедра мөдирен күкрәккә тагыла торган алтын билге белән бүләкләде.

Педагог. Галим. Мәгърифәтче

10 ноября

Күренекле милләттәшебез Вил Казыйханов истәлегенә

Беренче октябрьдә эш көнем гәзитебезнең дусларын, актив авторларын Өлкәннәр көне белән котлаудан башланды. Сөембикә Кудашева, Фәния Чанышева, Рәйсә Биккулова, Таһир Ахунҗанов, Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов... Дүртөйледән укытучы, журналист Вил абый Казыйханов кына, ничә тапкыр шалтыратсам да, телефонын алмады. Инде эш көне бетүгә барганда трубкада Вил абыйның тормыш иптәше Фәүзия апаның шомлы тавышы яңгырады: “Абыегыз китеп барды...”

Үзгәртүләр акыл белән эшләнергә тиеш

06 ноября

Укытучыларның август киңәшмәсендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов мәгариф тармагында нәтиҗәсез чыгымнарны 20 процентка кыскарту бурычы куйды. Быел бу тармакка 40 миллиард сум юнәлтеләчәк. Ул — республика бюджетының өчтән бер өлеше, дигән сүз. Бу акчаны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк тотыну зарур. Тик кайбер төбәкләрдә оптимальләштерү эше ата-аналарда, укытучыларда ризасызлык тудырды. Мондый четерекле мәсьәләне гамәлгә ашыруда эзмә-эзлеклелек булырга тиеш, әлбәттә. Октябрь башында Президент Рөстәм Хәмитов үткәргән утырышта чыгымнарны кыскартуны, иң элек, идарә аппаратыннан, коммуналь системадан эзләргә кирәклеге әйтелде.

Акбур белән киләчәккә ак юл суза

05 октября

Бүген изге һөнәр ияләре — укытучылар үзләренең бәйрәмен билгели. Исемнәре алтын хәрефләр белән язылырга тиешле затларның һөнәри бәйрәменең алтын көз аена туры килүе үзе үк тирән мәгънәгә ия. Укытучы — ул акбур белән киләчәккә юл салучы. Республикада укытучы һөнәрен иң ихтирамлы һәм абруйлы итү, педагог хезмәтенә лаеклы түләү, мәгариф учреж­дениеләренә яшь укытучыларны җәлеп итү өчен күп нәрсә эшләнә. “Башкортстан Респуб­ликасының педагогик кадрлары” программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Ел саен үткәрелүче һөнәри конкурсларда җиңүчеләр мактаулы исемнәргә лаек була. 2007 елда педагогик һәм тәрбия эшчәнлегендәге аеруча зур хезмәтләре өчен “Башкортстан Республикасының халык укытучысы” дигән мактаулы исем булдырылып, аңа дүрт педагог лаек булды.

Мәгарифме, тәгәрифме?

13 сентября

(Фельетон урынына)

Мәгариф тармагына ел саен республика бюджетының өчтән бер өлеше — 55 миллиард сум бүленә, дигән хәбәр уйга калдырды. Ни өчен мәктәп шулкадәр күп акча “ашый?” Президентыбыз дөрес әйтә, чөнки бер кеше эшен ике-өч кеше башкара. Директор урынбасарларын гына алыйк: тәрбия, уку, класстан тыш, мәктәптән тыш, урамнан тыш эшләр буенча урынбасарлар бар, гардероб саклау һәм бәдрәф буенча гына юк бугай. Болар нигә кирәк? Мин башлангыч мәктәптә укыганда дүрт класска ике укытучы иде, вәссәлам! Тагын бер абзый бар иде, анысы каравылчы, тәрбияче, идән юучы, утын хәзерләүче, мич ягучы, завхоз, бакчачы... Барысына да бер кеше! Элек шулай эшлиләр иде.

Башлангычтан башласыннар әле!

05 сентября

Балтач районы үзәге Иске Балтач авылында төзелгән “Көньяк” микрорайоны проект буенча 218 йортка исәпләнгән һәм анда 809 кеше яшәячәк. Микрорайон төзелә башлаганда ук анда халыкка яшәү өчен барлык уңайлыклар тудыру максаты куелды. Август аенда микрорайонда 70 урынлык “Белоснежка” балалар бакчасы ачылды. 1 сентябрьдә микрорайонда яшәүчеләр өчен янә бер шатлыклы вакыйга булды — 90 урынлык башлангыч мәктәп ачылды. Ул заман таләпләренә җавап бирерлек төзелгән һәм җиһазландырылган. Уку бүлмәләре җылы, якты, уңайлы өстәлләр һәм урындыклар куелган, тиешле корылмалар бар. Укучыларны 1нче сыйныфтан ук компьютер белән эш итәргә өйрәтү дә каралган. Бу мәктәптә үз лингофон кабинетлары да бар, шунда ук инглиз теле дәресләре дә үтәчәк. “Быел илебез Бөтендөнья сәүдә оешмасына кабул ителде. Димәк, безнең балалар яңа шартларда яшәү өчен әзер булып үсәргә тиешләр. Моның өчен без аларны башка фәннәр белән беррәттән, халыкара аңлашу теле булган инглиз телендә дә җиңел аңлашырлык итеп өйрәтергә бурычлыбыз. Урта мәктәпне тәмамлаучыларыбыз компьютерларда да программалар төзү дәрәҗәсенә барып җитәргә тиеш, бу һөнәргә яңадан кайдадыр укып йөрергә калмасын. Бу мәктәптә җәмгыятебезгә игелекле, яңача уйлый һәм эшли белгән кешеләр тәрбияләү өчен нигез салырга барлык шартлар да бар. Киләчәгебез шушы балалар кулында”, — диде мәктәп ачу тантанасына килгән район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов.

Яңа гасыр мәктәбенә дәшә кыңгыраулы, нурлы сентябрь

04 сентября

Уфа шәһәре Дим бистәсенең икътисадны тирәнтен өйрәнүче 101нче урта мәктәбендә беренче кыңгырау яңа бинада яңгырады

Матур киенгән, кулларына чәчәкләр тоткан балаларның да, укытучыларның да дулкынлануы йөзләренә чыккан. Алар өчен быелгы Белем көне икеләтә бәйрәмгә әверелде: 75 “яшьлек” мәктәп бу көнне укучыларын өр-яңа бинада каршылады. Өч ел ябык торганнан соң мәктәп ихатасы балаларның бәхетле авазына күмелде. Мәктәп бусагасы аша беренче тапкыр атлап кергән Аделина Байбурина, Аделина Садретдинова, Тимур Мәгасүмов һәм аларның йөздән артык сыйныфташын шушындый матур бина каршы алды. Аларны һәм шушы мәктәпнең башка укучыларын быел да Дим бистәсенең төрле мәктәпләрендә икенче сменада сибелеп уку көтә иде. Әмма язмыш аларга елмайды — 7 айда күтәрелгән өч катлы мәктәп бинасы белем көнендә 620 укучыны кабул итте. Мәктәп бинасын ачу тантанасында республика Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. Республика башлыгы укучыларны гел яхшы билгеләргә генә укырга, мәктәпне шушындый матур килеш сакларга чакырды. Рөстәм Хәмитов, шулай ук, эшләрен яхшы башкарган өчен төзүчеләргә, мәктәп төзүдә ярдәм сорап республика башлыгына мөрәҗәгать иткән ата-аналарга рәхмәтен белдерде. Төзелеш Башкортстан Президентының шәхси контроле астында барды. Яңа мәктәп бинасы 1937 елда төзелгән авария хәлендәге иске мәктәп урынында күтәрелде. Вакытында ул Дим станциясенең иң беренче мәктәбе була. Бөек Ватан сугышы елларында биредә госпиталь оештырыла.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»