Мәгариф

Белем булса, телем яшәр!

30 января

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы йомгаклары

Хәбәр итүебезчә, 22-23 гыйнварда татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы үтте. Бәйгегә республиканың 38 районыннан һәм 11 шәһәреннән 138 укучы килде. Соңгы елларда олимпиадада укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдә татар телен фән буларак өйрәнүче балалар күбрәк катнаша. Былтыр укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән — 104, татар мәктәпләреннән 77 укучы катнашты. Быел татар мәктәпләреннән нибары 59 укучы килгән, укыту урыс телендә оештырылган мәктәпләрдән — 79. Бәйгедә ун егет катнашты. Шуларның өчесе — Уфадан, икесе — Балтач районыннан, берсе — Кырмыскалыдан, калганнары — Салават, Бөре, Октябрьский, Бәләбәй шәһәрләрендә урысча укытылган мәктәпләрдән.

Дәүләт имтиханы. “Бердәм”ме, әллә “бергәләпме”?

30 января

Ниһаять, кышкы каникуллар артта калды. Мәктәпләрдә иң озын чирек башланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу аеруча мөһим вакыт, чөнки имтиханнарга әзерләнүнең иң кызу чоры килеп җитте.

Кайдадыр ябалар, монда ачалар!

26 января

Район мәгариф учреждениеләре “Безнең яңа мәктәп” программасы буенча эшли. Районда инновацияле эшләүче мәктәпләр байтак, аларда укыту процессына, стандарт булмаган концепцияләр, технологияләр, яңа таләпләр кертелде. Мәгарифне модернизацияләү кысаларында инновацион мәктәпне арытаба үстерү өчен шартлар тудырылды, балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген ныгыту, үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләү буенча республика программалары тормышка ашырыла. Бер үк вакытта мәктәпләрне яңарту, аларның матди-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. Шушы чорда районда сигез мәктәп төзелде, шул исәптән соңгы өч-дүрт елда республика Хөкүмәте, район хакимияте ярдәме белән Сандугач һәм Кисәккаен авылларында гомуми белем бирү мәктәпләре сафка кертелде. Истәк авылындагы мәктәп үзгәртеп корылды, ә Эткенә авылы мәктәбендә яңа спорт залы төзелде. Хәзер районның мәгариф системасында 24 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, 12 — башлангыч, 7 — төп, 18 урта мәктәп, лицей, гимназия, өч өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Аларда 698 педагог 7161 балага белем һәм тәрбия бирә.

Бу балалар – татарның киләчәге!

24 января

Кичә татар теле һәм әдә­бияты буенча ике көн барган республика олимпиадасы тәмамланды. Аның йомгаклау өлеше бәйрәм тантанасына әверелде. Жюри бәйгегә нәтиҗә ясаган арада укучылар һәм укытучылар шагыйрәләр белән очрашты. Очрашуга Фәния Чанышева, Лилия Сәгыйдуллина, Фәния Габидуллина килгән иде. Алар шигъриятеннән илһамланып, укучылар да иҗади сәләтләре белән уртаклашты: Стәрлета­мак шәһәренең 5нче гимназия укучысы Зөлфирә Сөнәгатул­лина, Борай районының Кәшкәләү мәктәбеннән Җәмилә Зарипова, Балтач районының Югары Карыш мәктәбе укучысы Айдар Гомәров үзләре язган шигырь-нәсерләрен укыды. Арытаба җиңүчеләрне бү­ләкләү башланды. Жюри рәисе, профессор, филология фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт педагогия университеты­ның татар теле һәм әдәбияты ка­федрасы мөдире Илшат На­сыйпов бәйгечеләрне тәбрик­ләп, республика олимпиадасында катнашкан укучыларга, алар­ны әзерләгән укытучыларга рәх­мәт әйтте һәм уңышлар теләде. Тәүдә күрсәткечләре призлы урыннарга аз гына җитми калган укучылар Мәгариф министрлыгы­ның Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Алар арасында Илеш, Дүртөйле, Авыргазы, Бүздәк, Миякә, Бакалы, Борай районнары укучылары күпчелек­не тәшкил итте. Мәсәлән, Бүз­дәктән Лилия Яфаева (укытучысы Роза Таһирова), Чишмә райо­ны­ның Арслан мәктәбеннән Зарина Каспранова (укытучысы Альмира Галимова), Дүртөйле районыннан Ирина Билалова (укытучысы Фәридә Баянова), Ландыш Шамратова (укытучысы Зөлфия Әхмәтова), Илвина Даутова (укытучысы Заһидә Камалова), Авыргазыдан Илүзә Борханова, Әлфия Гомәрова (укытучылары Ләйсән Әлим­бәкова) һәм башкалар яхшы белем күрсәттеләр.

Бураннарны ярып килдек

23 января

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасына килүдән укучыларны һава торышы да куркытмаган. Кичә мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы башланды. Бәйгенең кышкы каникуллардан соң ук уздырылуы отышлы. Ни дисәң дә, каникулларда укучылар ял иткән арада олимпиадага ныклы әзерләнә ала. Шуңа да быелгы олимпиадага республиканың 38 районыннан һәм 11 шәһәреннән тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары дәррәү килгән. Шулай да былтыргыга караганда кимрәк — 138 генә. Былтыр 42 район һәм 9 шәһәр мәктәбеннән 181 укучы катнашкан иде.

Баланы уйларга өйрәтү мөһим

19 января

Укытучы Анна Митриченконың эш көне дәресләр тәмамлангач башлана

Соңгы елларда мәгариф системасы җитди үзгәрешләр кичерә. Дәресләрдә компьютер һәм башка заман технологияләре кулланыла. Шул ук вакытта Интернет челтәрендә казыну күп очракта укучыларны дәрес биремнәреннән читләштерә. Заман укучысында фәнгә карата кызыксынуны ничек уятырга? Шушы сорау белән без Уфаның 84нче татар гимназиясенең биология һәм экология укытучысы, биология фәннәре кандидаты Анна Митриченкога мөрәҗәгать иттек.

“Төшемдә дә дәрескә әзерләнәм”

27 декабря

ди Уфа шәһәре 84нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зифа Гозәерова

Заман яшьләре һөнәр сайлаганда күңелен тыңламый, йөрәгенә колак салмый. Аларны барыннан да бигрәк эш хакы кызыксындыра. Билгеле, һөнәренә мондый карашта булучылар эш урынын еш алыштыра. Шул ук вакытта, үз эшенең фанатлары да бар. Уфа шәһәре 84нче татар гим­назиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зифа Гозәерова шундыйлардан. 29нчы ел балаларга белем бирә ул. Зифа Рәис кызы ни өчен укытучы булган? Тәҗрибәле педагог балалар күңеленә ничек “ачкыч” таба?

Ни өчен әтиләр мәктәпкә юлны онытты?

13 декабря

Безнең журналистлар еш кына мәктәпләрдә укучы балалар белән очрашулар оештыра. Анда бүгенге мәктәп тормышын өйрәнергә, балалар, аларга белем бирүче укытучылар белән якыннанрак танышырга мөмкин. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары белән аралашуы күңелле, алар безне кызыксындырган сорауларга һәрчак ихлас җавап бирә. Хәзерге балаларның белемле һәм үзаллы булуына сокланган вакытлар да, укыту һәм тәрбия бирү җитешсезлекләренә күңел кырылган чаклар да булгалый. Күптән түгел Стәрлебаш районы Айдарәле мәктәбендәге очрашу вакытында 1-4нче сыйныф укучыларының татар һәм башкорт язучыларыннан бары тик Тукайны гына әйтә алулары, республикабызда чыккан басмалар белән таныш булмаулары да кәефне төшергән иде. Олылар тудырган җитешсезлекләр өчен балалар гаепле түгел, әлбәттә. “Әллүки” журналын өйләренә алдырып укырга теләүче кызлар һәм малайлар бармы арагызда?” — дип сорагач та, балалар дәррәү кул күтәрде. Мәктәп директоры хәлне болайрак аңлатты: “Балаларның теләге бардыр да ул, тик ата-аналары акча бирми”, диде. Дөрес, ата-аналарның төрлесе бар: бала тәрбияләүгә кул селтәгәне дә, газизе өчен өтәләнеп торганы да. Мәктәп директоры белән сөйләшкәндә ул әйткән тагын бер фикер уйландырмыйча калмады. “Хәзер ата-аналар җыелышында да әниләр, картәниләр генә утыра. Әтиләрне бөтенләй мәктәптә күргән юк”, дигән иде ул.

Икетеллелек – заман таләбе

06 декабря

Йөз еллык юбилеен билгеләргә җыенучы Бәләбәй педагогия колледжының мөһим үзенчәлеге — аның миллилеге. Биредә урыс, татар, башкорт, чуваш бүлекләрендә башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерлиләр. Туган телләрне саклау, аларны үстерү максатында байтак чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә татар һәм башкорт төркемнәре укучылары һәм укытучылары катнашлыгында җыелыш үтте. Аның темасы — “Хәзерге заман шартларында икетеллелекне үстерү”. Иң башта шәһәр гәзитендә шушы темага язылган мәкаләне анализладылар. Мәкаләнең авторы — биредә илленче ел (!) татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче, туган телләрне армый-талмый пропагандалаучы Илгизәр Гыйззәтуллин.

Татар теле укыту якшәмбе мәктәбенә калмасмы?

05 декабря

Уфада яшәүче милләттәшләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессының V съезды алдыннан янә бер куанычлы вакыйга булды: татар якшәмбе мәктәбе ачылды. Бу хакта сүз күптән бара иде инде. Аны ачуны тизләтергә Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең апрель аенда узган III конференциясендәге мөрәҗәгать этәргеч бирде. Мөрәҗәгатьтә, әлбәттә, татар телен өйрәнүгә бигрәк тә өлкәннәрне ныграк җәлеп итү күз уңында тотылган иде. Чөнки бүгенге мәктәп укучыларының туган телгә ихтирамы, аны өйрәнүгә омтылышы нәкъ менә өлкәннәр, ата-аналар үрнәгендә булырга тиеш. Ә туган телләргә игътибар кимегән заманда тәрбияләнгән бүгенге ата-аналар телне өйрәнүгә тәүдә үзләре мохтаҗ шул. Әмма якшәмбе мәктәбе алты яшьтән алып унсигез яшькә кадәрге балаларга гына тәгаенләнгән. Шулай да татар якшәмбе мәктәбе ачылуны башкалада яшәүче милләттәшләребез куанычлы вакыйга буларак кабул итте. Бу аеруча мәктәпләрдә татар теле өйрәнә алмаганнар өчен шатлыклы хәл. Җитмәсә, көннән-көн татар мәктәпләре ябылуга бара. Ә башкалада, ни дисәң дә, 300 мең татар яши бит әле!


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»