Мәгариф

Талантка юл ача белегез!

06 апреля

Шаран авылындагы 1нче урта мәктәп районда алдынгы уку йортларыннан санала. Укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә ярашлы үзгәртеп корырга омтылучы коллективның яхшы традицияләре, белем бирүдә үз системасы бар. Монда укытучылар теге яки бу фәнгә кызыксыну күрсәтүче балаларның сәләтен һәм мөмкинлеген үстерүне игътибар үзәгенә куя, алар белән шөгыльләнергә көч һәм вакытларын кызганмыйлар. Бу үз нәтиҗәләрен бирә. Шаран укучылары хәзер төрле олимпиадаларда, иҗади конкурсларда уңышлы чыгыш ясый.

Бала сәләтен иртәрәк күрик!

15 марта

Безнең Чакмагыш авылы гимназиясенең төп максаты һәм бурычы балаларның сәләтен ачу һәм үстерү өчен шартлар тудыруга, үзлегеннән укуга, үсешкә ихтыяҗ булдыруга юнәлтелгән. Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүне гимназия коллективы “Сәләтле бала” программасына нигезләп алып бара.

Смарт-төбәк: электрон белем бирү мөмкинлекләре

02 марта

Уфада “Смарт-төбәк: электрон белем бирү мөмкинлекләре” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Башкортстан Хөкүмәте оештырган мәртәбәле форумда мәгариф идарәсе органнары, вузлар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре, электрон белем бирү өлкәсе өчен программалар әзерләүче белгечләре катнашты.

Бала туган теленнән мәхрүм калмасын

28 февраля

Кичә дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Уфа шәһәренең 84нче татар гимна­зиясендә булды. Аның белән килгән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева да мәктәп укучылары белән аралашты.

Яңалыкмы, әллә искене яңача атаумы?

22 февраля

Ләлә Сабитова — педагоглар гаиләсендә тәрбияләнгән укытучы, әти-әнисе Балтач районының күренекле укытучылары була. Әле районда аларның эшен уллары Азамат Мәгъзүмов дәвам итә, ул — Балтачның 2нче урта мәктәбе директоры. Ләлә Муллый кызының да педагогик стажы егерме елдан артык. Ул – югары категорияле биология укытучысы, Башкортстанның мәгариф отличнигы, Русиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре. Әлеге вакытта Ләлә Сабитова укучылар белән дистанцион дәресләр алып бара. Әңгәмәбез шул хакта.

Белем диңгезендә ал җилкәннәр кирәк!

20 февраля

Урыс әдәбиятын укыту буенча төзелгән яңа стандарт кабул ителерме?

Күптән түгел Мәскәүдә ил тарихында беренче тапкыр Бөтенрусия ата-аналар җыелышы узды. Русия әти-әниләре балаларына зыян китерердәй һәрнәрсәгә: ювеналь юстициягә, халыкара уллыкка алуга һәм чираттагы “Белем турында”гы стандартка да каршы торырга әзер.

Педагог мирасы үлемсез!

19 февраля

Ә без аңа бүген тиешле дәрәҗәдә игътибар бирәбезме?

Бөек совет педагогы Антон Макаренконың тууына 125 ел тула. Гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында реформалар чорында Макаренконың педагогик тәҗрибәсе, фәнни-методик мирасы белән кызыксыну көчәя бара. Педагог идеяләренең әһәмияте — аларның заманчалыгында, бүген дә көнүзәк булуында. Макаренко педагогика буенча монографияләр калдырмаган, әмма аның әсәрләрендә, методик хезмәтләрендә, мәкаләләрендә, докладларында, лекцияләрендә педагогика, методика һәм тәрбия бирүнең мөһим проблемалары чагылдырылган. Алдынгы педагогик тәҗрибә нигезендә аның идеяләре ята. Мәктәп укучыларының хезмәт берләшмәләрен булдыруга да аның фикерләре этәргеч бирде.

Мәгариф

12 февраля

Быел Русиянең фән һәм мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә кулланылучы дәреслекләр һәм укыту әсбапларының федераль исемлеген булдыру өчен автоматлаштырылган система төзергә уйлый. Әлеге исемлекне төзегәндә педагогларның һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең дә фикерләре исәпкә алыначак.

Мәгариф форумы үтәчәк

09 февраля

26 февральдән 1 мартка кадәр Уфада мәгариф форумы үтәчәк. Аны Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештыра. Форум кысаларында “Мәгариф. Фән. Карьера” күргәзмәсе үтәчәк.

Чит илдә белем алырга ашык!

01 февраля

“Глобаль белем бирү” федераль Президент программасы старт алды. Ул дөньяның әйдәүче югары уку йортларында югары белем алу мөмкинлеге бирә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»