Мәгариф

Белем – бәхет ачкычы

30 мая

Республика укучылары туган телләр буенча үткәрелгән бәйгеләрдә ел саен зур уңышларга ирешә. Быелгы уку елында да 20 укучы башкорт, татар, чуваш, мари телләре буенча олимпиадаларда җиңүче урыннарга лаек булды. Тырыш кызлар­ның һәм егетләрнең уңышлары югары бәяләнде, алар “Башкортстан өмете” форумында тәбрикләү тантанасында катнашты.

БДПУ- ШОС университеты

30 мая

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты Шанхай хезмәттәшлек оешмасының университетлар челтәре составына кертелде. Ул ШОС әгъзасы булып торучы дәүләтләрдә (Кытай, Русия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан) һәм күзәтүче илләрдә (Монголия, Һиндстан, Иран, Пакистан) 50дән артык югары уку йортын берләштерә. ШОС университетының Төп югары уку йортлары ректорлар советының Мәскәүдә үткән киңәйтелгән утырышында шундый карар кабул ителде.

Алда көтә тормыш юллары!

25 мая

Бүген Русия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау шалтырый. Уку елы тәмамлану уңаеннан Башкортстанның белем учакларында тантаналы чаралар үтә. Шатлыклы, шул ук вакытта моңсу бу чара Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясендә дә оештырылды. — Хөрмәтле әти-әниләр! Укучылар! Кунаклар! — диде гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова. — Бүгенге көн һәммәгез өчен дә истәлекле булып хәтердә калачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары тормыш сынауларына әзерләнә башлый. Аларның һәммәсенең дә үз алдына куйган максатларга ирешәчәгенә шигебез юк, чөнки укытучылар балаларга белем бирү белән генә чикләнмәде, үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Аларның һәммәсенә дә уңышлар телик! Башка укучылар исә җәйге каникулларда ял итеп, яңа уку елына яңа көч туплап килсен!

Яңа белгечлекләр ачыла

10 мая

2013-2014 уку елында М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында яңа юнәлешләр ачыла. Алар — физик культура (тренерлык буенча махсуслашу), документлар һәм архив белән эшләү, лингвистика (тәрҗемә эше), социаль эш. Иң мөһиме — бу белгечлекләргә бюджет урыннары бүленгән. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: БДПУ — Русиядә “Кешенең үз-үзен девиант тотышы педагогикасы һәм психологиясе” белгечлеге буенча программа ачкан икенче югары уку йорты.

Мәктәп формасы кирәкме?

27 апреля

Бу сорауга күпләр уңай җавап бирә

Уку елы тәмамланырга бик аз гына вакыт калды. Озакламый укучылар китапларны, мәктәп әсбапларын киштәләргә тезеп куячак. Ә мәктәп киемнәре “урамда уйнар өчен”гә әйләнер...

Педагоглар хезмәтенә лаеклы бәя

26 апреля

25 апрельдә Мәгариф министрлыгында бер төркем укытучыларга Башкортстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чарада, шулай ук, наркотикларга каршы профилактик эшләрне иң яхшы оештыручы мәгариф учреждениеләре дә дипломнар белән бүләкләнде. Гомерен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган сигез педагог “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”, ә икесе “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булды. Бүген дәүләт бүләкләре алучы педагоглар безнең җәмгыять, ил күләмендә бик кирәкле кешеләр. Үз иленең, туган республиканың лаеклы гражданын тәрбияләү, аңа аң-белем бирү — бик мөһим бурыч. Һәм ул, беренче чиратта, укытучы иңнәренә салынган. Бу югары бүләкләр сезнең фидакарь хезмәтегезне бәяләү белән бергә, бөтен коллективның тырышлыгын чагылдыра, уңышын күрсәтә. Мәгариф өлкәсендәге яхшы үзгәрешләрдә сезнең һәммәгезнең өлеше бар. Республикада төп база мәктәпләре челтәренең бердәм концепциясен булдырдык. Уртак тырышлык белән ятимнәр санын киметүгә ирештек. Балалар арасындагы җинаятьчелекне узган елда 16,6 процентка киметтек, — диде тантаналы чыгышында мәгариф министры Әлфис Гаязов. Югары бүләккә лаек булган һәр укытучы дулкынлану да, зур шатлык та кичерде әлеге чарада. Илеш районы Базытамак мәктәбе директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары, биология укытучысы Дилә Зиннә­туллинаның туган мәктәбендә эшләвенә дә 30 ел вакыт үткән. Өч гектардан артык мәктәп яны участогында ул укучылары белән ниләр генә үстерми. Үз эшенә намус белән караган укытучының бу юнәлештә уңышлары байтак.

Ул кешене яхшы беләм!

25 апреля

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллинга — 60 яшь

Бу сурәтләмәнең атамасына чыгарылган юллар урыс шагыйре Сергей Есенинның “Пугачев” поэмасы герое Хлопушага карый. Атлаган саен ул әлегә ишетеп кенә белгән, әмма холкы, язмышы белән үзенә якын кабул иткән шәхес хакында: “Я знаю этого человека”, дип кабатлый. 30 елга якын гомере күз алдымда узган, аралашып, фикер уртаклашып дөнья көткән шәхес турында мин дә: “Ул кешене яхшы беләм!” дип әйтергә җөрьәт итәм. ...Бөредән күчеп урыс һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында аз гына эшләп алуга, фа­куль­тетның партия оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Яңа коллектив белән якыннан танышсын дигәннәрдер инде. Озакламый көтелмәгән хәл килеп чыкты. “Тиешле оешма”дан институтка рәсми хат килеп төште. Анда Болгария халык республикасына туристик сәфәргә барган ике студентның төнге барга күңел ачарга баруы, моның өчен “чара күрергә кирәклеге” әйтелгән. Партия оешмасы мәсьәләне кулга алырга һәм иң каты чара күрергә бурычлы. Дәресләр тәмамлануга боларны чакырттым. Икесе дә карар күзгә юаш авыл балалары. Берсе — Архангель районыннан, икенчесе Авыргазыдан булса кирәк. “Ни булды, ничек булды — сөйләгез!” — димен. Болгария буйлап автобуста сәяхәт итүләрен, Бургаска килеп урнашкач, Кара диңгездә көннәр буе су коенуларын бәян иттеләр. “Тагын”. “Тагын дип, кичен бер кафега бардык”. “Соң”... “Болгарлар җырладылар, күмер өстендә биеделәр. Без дә башка туристларга кушылып җырладык, биедек. “Соң?” “Соңыннан аларга ияреп үз бүлмәбезгә кайттык”. “Шуның белән эш беттеме?” “Әйе. Безгә ни булыр икән? Институттан кусалар, нишләрбез инде?” — дип елап ук җибәрделәр. “Барыгыз, кайтыгыз. Иртәгә партиянең ачык җыелышы була. Әзерләнегез”. Үзебезнең уналтынчы союздаш республика дип аталган Болгариядән башка бер генә чит илдә дә булмаган авыл балалары өчен кайгырып, йокым йокы булмады. Җыелыш исә студентлар файдасына булды. Комсомол шелтәсе биреп, ике айлык стипендияләрен тотып калырга, дигән карар чыгарылды

Тукайны хөрмәт итәләр, Галәмне үз итәләр...

16 апреля

Уфаның 84нче татар гимназиясе 25 еллык юбилеен билгеләде. Тантанага Башкортстан татар­ларының милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе Римма Үтәшева, Уфа шәһәре Октябрь районы хакимияте башлыгы Салават Хөсәенов, Татарстан Республикасының Башкортстан Респуб­ликасын­дагы даими вәкиле Аль­берт Мәкъсүтов, гимна­зиянең элекке директорлары Вячеслав Толмачев, Рәмилә Хәйруллина һәм башка кунаклар килде. — Хөрмәтле кунаклар! Укытучылар! Балалар! — диде гимназия директоры Равил Идрисов. – Һәммәгезне дә күркәм юбилей уңаеннан ихлас тәбриклим! 1987 елда ишек­ләрен ачкан белем учагы тулы канлы тормыш белән яши. Татар теле һәм әдәбиятын укытуга җитди игътибар бирү белән генә чикләнмибез. Мәктәп бусагасын атлап кергән һәр баланың сәләтен ачу өчен тиешле шартлар тудырырга тырышабыз. Әйтик, бездә белем алучы яшь җырчылар Италиядә, Болгариядә үткән сәнгать бәйгеләрендә җиңү яулый. Спортчыларыбыз ил, Европа ярышларында призлы урыннар ала. Күптән түгел гимназиядә Космик хезмәтләр үзәге ачылуы да куанычлы күренеш. Киләчәктә дә шушы рухта дәвам итеп, лаеклы алмаш тәрбияләүгә зур көч салачакбыз.

“Икеле капчыклары” күбрәк

12 апреля

Диктант – белемне тикшерүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Үткән атнада Русия шәһәрләрендә оештырылган акция кысасында мәктәп укучылары гына түгел, өлкәннәр дә диктант язды.

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

10 апреля

Кичә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Башкортстанның ел укытучысы - 2013” конкурсына йомгак ясалды. Әлеге зур бәйгенең “Урыс теле һәм әдәбияты”, “Татар теле һәм әдәбияты” конкурслары белән тулыландырып үткәрелүе аны тагын да баетып, быел да яңа исемнәр ачты. Бу дулкын­лан­ды­р­гыч мизгелләрне зур түземсезлек белән көткән педагогларның йөзләрендә балкыган елмаю бирегә килгән һәр кешенең күңеленә бәйрәм рухы өстәде. Бүләкләү тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, мәгариф министры Әлфис Гаязов, Дәүләт җыелышы- Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Эльвира Юнысова, Русия мәгариф һәм фән хезмәткәрләре проф­союзының Башкортстан оешмасы рәисе Светлана Пронина, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры, профессор Раил Әсәдуллин һәм башка рәсми кешеләр катнашты. — “Башкортстанның ел укытучысы - 2013” конкурсы быел 23нче тапкыр үткәрелде. Шул еллар эчендә республикабызның яхшылардан-яхшы 38 мең 126 педагогы сынау тотты, ә 116сы җиңүчеләр сафына басты. Соңгы елларда мәгариф өлкәсе зур үзгәрешләр кичерә. Безнең төп бурыч —республикага, илгә кирәкле, төрле яклап үсешкән сәләтле балалар тәрбияләү. Моңа бары тик һәр укытучының таланты, һөнәри осталыгы, кешелеклелеге аша гына ирешеп була, — диде, тантананы ачып, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»