Мәгариф
Киңәшмә Салаватта үтәчәк
01 июляБашкортстан Хөкүмәте быелгы мәгариф буенча республика август киңәшмәсен үткәрү турында карар кабул итте. Ул Салават шәһәрендә узачак.
Сөенергәме, әллә көенергәме?
10 июняЧыгарылыш сыйныф укучыларының 26 майда әдәбият һәм география буенча тапшырган БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Русиядә география буенча югары балларны (80нән артык) 1742 укучы җыйган, узган елда андыйларның саны 2784 булган. 57 укучының әлеге предметны 100 баллга белүе ачыкланган, былтыр андыйлар 193 исәпләнгән.
Тел сакчылары - ил сакчылары
04 июняСүземне “Телен югалткан халык — үзен югалткан халык”, — дигән тәгъбирдән башлыйсым килә. Бу — билгеле һәм дәлилләүне таләп итми торган гыйбарә, ләкин, беренчедән, “доганы кабатлаганнан ул искерми”; икенчедән, бүген тел өлкәсендәге хәлебезне аңласак, мондый сүзләрне кат-кат кабатларга, һәркемнең аңына сеңдерергә генә түгел, югалу куркынычын булдырмау өчен фидакарь эшләргә дә кирәклеген искә төшерү — киләчәгебезнең алшарты.
Заман таләпләрен күз уңында тотып
04 июняБәләбәй татар гимназиясе укытучылары балаларны киләчәк тормышка әзерләүгә зур көч сала
Бәләбәй татар гимназиясе — укучыларга милли тәрбия бирүче, татар телен үстерүгә зур өлеш кертүче уку йортларының берсе. Бүгенге укыту процессы катлаулы булганлыктан, кайбер мәктәпләрдә милләткә сөю тәрбияләүгә вакыт та җитеп бетми. Әмма, теләк булса, моңа ирешеп була. Бу Бәләбәй татар гимназиясе үрнәгендә яхшы күренә. Тәнәфес вакытында милли биюләр өйрәнү, спорт белән шөгыльләнү — шуның ачык мисалы.
Акыл, уңыш һәм сәләт бәйрәме
29 маяУку елы азагында иң булдыклыларны билгеләү – Краснокама районында матур гадәткә әверелгән. Быел район буенча иң яхшы укучы исемен Николо-Березовка мәктәбеннән Евгений Самарин яулады. Женя – биология, география, экология, химия, хокук, урыс теле, математика, астрономия буенча район, республика бәйгеләре җиңүчесе. Быел ул экология буенча Бөтенрусия бәйгесендә уңышка иреште.
Белемгә таяныр вакыт җитте
27 маяБердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы, ниһаять, башланды: әдәбиятны сайлаган унберенчеләр иң беренчеләрдән булып чирканчык алды һәм белемнәрен күрсәтте. Чыгарылыш сыйныфларның күпчелегенә БДИ тапшыру процедурасы белән танышу өчен үзен алдан сынап карау мөмкинлеге булды. Быел 12 укучы сынауны алдан тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләр белән кызыксынып, без Төбәкнең мәгълүмат эшкәртү үзәге директоры Андрей Блинока мөрәҗәгать иттек.
Киләчәккә безне озатканда онытылмас дәртле чыңлавы
24 маяБүген — бәйрәм. Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау чыңлый. Унбер ел элек беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән кызлар һәм малайлар өчен шатлыклы да, бераз гына моңсу да көн бүген. Бу еллар эчендә күп нәрсәгә өйрәнелгән, белем тупланган, якын дуслар табылган. Алда — озын юл... Тагын да катлаулырак белем үрләрен яулыйсы, хезмәттә чыныгасы, матур тормыш корасы бар. Ә әлегә чыгарылыш сыйныф укучыларына үтә дә җаваплы сынауны үтәргә — Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк. Быел республикада 23 мең укучы мәктәп тәмамлый. Шуларның унбише — Күгәрчен районының Күгәрчен мәктәбендә белем алучылар. Дүрт егет һәм унбер кыз. Алар төрле-төрле, һәркайсының үз фикере, тормышка карашы бар. Араларында бүгенге заман үрләрен кыю яуларлык үткерләре дә, авыл балаларына гына хас оялчанлыкны саклап калучы сабырлары да күренә... — Укучыларым бик актив, чараларда башлап йөрүчеләр дә, аларны алып баручылар да, бию сәхнәләштерүчеләр дә унберенчеләр булды. Ярдәмчел, тырыш булулары белән дә аерылып торалар, — ди сыйныф җитәкчесе Алия Халитова.
Мәгарифне үстерү, димәк икътисадны кайгырту
22 маяУфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләренең мәгариф атналыгы бара. Анда Русия, Кытай, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстанның 40ка якын югары уку йорты вәкилләре катнаша.
Электрон белем бирү мәгарифне яңа баскычка күтәрәчәк
17 маяӘмма ул традицион алымнарны да юкка чыгармаска тиеш
Шәрык икътисади-юридик гуманитар академиясендә электрон белем бирүне үстерү буенча республиканың Президент каршындагы Совет утырышы үтте. Анда республика, уку йортлары җитәкчеләре, Мәгариф министрлыгы вәкилләре электрон белем бирүне тоткарлаучы мәсьәләләргә тукталды, киләчәккә бурычлар билгеләде.
“Смарт-төбәк: электрон белем бирү мөмкинлекләре”
15 маяУфада шулай дип аталган фәнни-гамәли конференция икенче тапкыр үтте. Анда смарт-технологияләрнең чит ил һәм Русия югары уку йортларының укыту процессында эш тәҗрибәсе турында фикер алышынды.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”