03.05.2012 - Мәгариф

Язгы имтихан

94нче Каран һөнәрчелек училищесын быел 24 укучы тәмамлый. Киң профильле механизатор белгечлеге алган егетләр эшкә, нигездә, район хуҗалыкларына җибәреләчәк.

Уку йорты директоры Зәки Вәкилов әйтүенчә, быелгы чыгарылыш төркеменең әзерлеге яхшы, алар теоретик белемнәрен практикада да ныгыткан. Кыр эшләре барышында булачак механизаторлар басуда имтихан тотты.

Училище карамагында 350 гектар сөренте мәйдан исәпләнә. Быел ул тулысы белән чыгарылыш студентлары көче белән чәчелде. Эш барышында агротехник чараларны төгәл үтәүгә аеруча зур игътибар бирелде.

Бер сүз белән әйткәндә, язгы басуда укучылар үзләрен чын игенчеләр итеп күрсәтте.

Фәнүр Гыйльманов.

Бүздәк районы.

(Фото: Булачак механизаторлар Ринат Мөхтәсипов, Мөнир Фаткуллин, Айнур Хафизов, Илмир Вәлиев, Артур Әхмәтшин һәм өйрәнү хуҗалыгы  мөдире, укытучы Радик Собханкулов.)


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»