21.04.2012 - Мәгариф

Милләт киләчәгенә биредә нигез салына

Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты тирәнтен өйрәнелгән белем учакларының берсе Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә урнашкан. 84нче татар гимназиясе нинди тормыш белән яши? Белем учагы соңгы елларда нинди казанышларга ирешкән? Гимназия директоры Равил Идрисовтан шул хакта сораштык.

— Белем учагында 989 бала белем ала,— дип башлады ул сүзен.— 2012 елда беренче сыйныфка 125 укучы килүе көтелә. Әти-әниләр нарасыйларын нәкъ безгә алып килүе очраклы түгел. Бездә белем алу, фән, сәнгать һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудырылган. Ике спорт залы, 200 кеше сыйдырышлы актлар залы, 220 кешегә тәгаенләнгән ашханә, хореография бүлмәсе эшли. 22 компьютер, 7 ноутбук, 3 интерактив такта, 5 мультимедия проекторы һәм башка җиһазлар дәресләрне кызыклы һәм фәһемле итеп оештырырга булышлык итә. Күренүенчә, гимназиядә һәр баланың сәләтен ачу һәм үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Татар теле һәм әдәбиятын укытуга зур игътибар бүленә. 520 бала татар телен һәм әдәбиятын фән буларак өйрәнә. Нәтиҗәләр дә шул хакта сөйли. Әйтик, гимназия укучысы Илназ Фазлетдинов республика күләмендә оештырылган “Ибраһимов укулары” фәнни-гамәли конференциясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Гомумән, гимназиядә татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен укыту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.

Һәр белем учагының йөзен бар яклап та өлгер, сәләтле укучылар билгели. Татар гимназиясендә өлгеле укучылар шактый күп булып чыкты. Карина Бикташева, Илнара Габдрахманова, Гөлүзә Сафина һәм Эльвира Сәгыйтова республика күләмендә оештырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулаган. Айрат Идрисов шул ук бәйгедә район күләмендә җиңүгә ирешкән. 2010-2011 уку елында Илнур Низамиев, Дарья Токарева, Екатерина Сентюрева һәм Розалия Чураева гимназияне алтын медальгә тәмамлаган.

Гимназия укучылары теләгенә һәм сәләтенә карап, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Үткерләр һәм җитезләр волейбол, футбол һәм тхэквандо түгәрәкләрен сайлый. Тхеквандочылар агымдагы елда шәһәр күләмендә оештырылган бәйгедә команда беренчелегендә икенче урын алган. Туп белән оста эш итүчеләрнең җиңүләре дә куанырлык. “Яшь биолог“, “Яшь чәчкә үстерүче”, “Чаткылар”, “Яшь натуралист”, “Хор”, “Чаян” түгәрәкләре дә укучылар игътибарын яулап өлгергән. Гүзәл Смольянинова оештырган “Тамчылар” җыр сәнгате түгәрәге аерым игътибарга лаек. Гүзәл Өлфәт кызы укучылары Ксения Прохоренко, Элина Зыязетдинова, Элина Җәлалова һәм Элина Хәйруллина белән ярты Җир шарын әйләнеп чыккан. “Тамчылар”да шөгыльләнүче сәләтле балалар Санкт-Петербург, Италия, Болгария һәм башка кыйтгаларда оештырылган халыкара конкурсларда призлы урыннар яулаган.

Заман белән бергә атлаучы 84нче татар гимназиясен тәмамлаучылар республиканың, илнең һәм дөньяның алдынгы югары уку йортларына укырга керә. Кулларына диплом алучылар кайда гына нинди генә өлкәдә хезмәт салса да, татар теленә, татар милләтенә тугры кала. Бу җәһәттән гимназиядә чын мәгънәсендә татар милләтенең киләчәгенә нигез салына, дияргә дә мөмкин.

Айдар Зәкиев.

(Фото: Татар теле һәм әдәбияты укытучылары (сулдан уңга) Ләйсән Еникеева, Илмира Шакирова, Айгизә Габдрахманова, Гөлүзә Гәрәева һәм Эльвира Идрисова.)

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»