18.04.2012 - Мәгариф

Урман белгече булырга чакырабыз

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы Русиянең әйдәүче югары уку йортларына — Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-технология университетына һәм  Носов исемендәге Магнитогорск технология университетына максатлы урыннарга  укырга керергә теләүчеләрне туплый.

Санкт-Петербург университеты — ландшафт архитектурасы, агач хәзерләү һәм эшкәртү технологиясе, техник системаларда идарә итү, технологик машиналар һәм җиһазлар, Магнитогорск университеты полиграфия һәм төрү материаллары җитештерү технологиясе һәм дизайны  факультетларында урыннар тәкъдим итә.

Укырга керергә теләүчеләр Башкортстан территориясендә даими яшәргә, яхшы укырга, иҗади яисә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барырга тиеш.

— Белем алу турында дәүләт үрнәгендәге документларның, олимпиадалар, иҗади конкурслар һәм фестивальләр лауреаты дипломнарының, шулай ук республиканың һәм (яисә) Русиянең фәнни һәм  фәнни-популяр басмаларындагы мәкаләләрнең күчермәләре таләп ителә, — дип хәбәр иттеләр Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Әлегә Санкт-Петербург һәм Магнитогорск югары уку йортларында урыннар саны тәгаен билгеле түгел, әмма укырга керергә теләүчеләр  мәгълүмат базасына кертеләчәк һәм  Мәскәү белән Екатеринбургның урманчылык югары уку йортларына тәкъдим ителәчәк.

Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга документлар 15 майга кадәр министрлыкта кабул ителә. Адрес: Уфа шәһәре, Ленин урамы, 86нчы йорт.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»