10.04.2012 - Мәгариф

Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы...

Шушы көннәрдә М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалында туган телләр буенча олимпиада үтте. Бу чара быел алтынчы тапкыр оештырылды. Анда республикабызның төрле районнарыннан йөздән артык урыс, татар, башкорт, чуваш, украин, мари мәктәпләре укучылары көч сынашты.

—  Быел мари мәктәпләре дә бәйгедә катнашырга теләк белдерде, — диде университет директоры Василий Бабенко. — Бүген Федоровка районында мордва халкының тарихи-мәдәни үзәге ачыла, шуңа күрә мордва мәктәпләре олимпиадада катнаша алмады.

Ачылу тантанасыннан соң, укучылар биремнәр үтәү өчен аерым аудиторияләргә таралды. Укытучылар исә чараның  хөрмәтле кунаклары —  Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы профессоры, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов, Ә. З. Вәлиди исемендәге милли китапханәнең фәнни хезмәткәре Фәрзәнә  Гобәйдуллина, Башкортстан украиннарының “Кобзарь” милли-мәдәни үзәге рәисе Владимир Дорошенко, Ә. З. Вәлиди исемендәге төбәк җәмәгать фонды директоры Әлтаф Гайфуллин белән очрашты, университет күргәзмәләре белән танышты.

Олимпиаданың икенче бүлегендә — милли костюмнар презентациясе үтте. Анда жюри әгъзалары укучылар теккән 26 костюмга бәя бирде. Биремне үтәүгә дә һәр укучы иҗади караган: биредә һәр милләтнең халык җырлары, шигырьләре яңгырады, биюләр, слайдлар күрсәтелде.

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада Уфа, Бәләбәй шәһәрләре, Миякә, Стәрлебаш, Ярмәкәй, Кырмыскалы, Дүртөйле, Бакалы районнары мәктәпләреннән 13 укучы катнашты. Җиңүчеләр һәр категория буенча аерым билгеләнде. Иң-иңнәре Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы һәм Сахай урта мәктәпләре укучылары Нәфис Хәйретдинов һәм Мария Кочнер булды. Ә татар костюмнары буенча беренчелекне Ярмәкәй районының Иске Турай урта мәктәбе укучысы Гөлшат Абдразакова алды. Гөлшат өчен бу көн икеләтә уңыш китерде: тел буенча да ул икенче урынга лаек булды. Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.

— Олимпиада яңа исемнәр, “яңа поварисовлар” ачсын иде, — диде Фәрзәнә Гобәйдуллина һәм туган телләр буенча олимпиада оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Гөлназ Арсланова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»