03.04.2012 - Мәгариф

Юраганнар юш килә

Бүздәк районында үзе укыткан балалар сөюен һәм ата-аналар ихтирамын яулаган педагоглар байтак. Алар арасында тормышының 41 елын мәктәпкә биргән, шул исәптән 11 ел Каран урта мәктәбе директоры булган Зилә Нәбиулла кызы Латыйпова да лаеклы урын тота.

Таулар авылында гади колхозчылар Саимә Тимерҗан кызы һәм Нәбиулла Шәрифулла улы Заһидуллиннарның 8 балалы гаиләсендә туып-үскән кыз үсмер чагыннан ук тарих яисә әдәбият укытучысы булу теләге белән яна. Әмма тәүге омтылышта укырга керә алмый, туган авылына кайта. Бу — 60нчы еллар. Педагогларга кытлык зур, имтихан бирә алмыйча  укырга кермәгән яшь-җилкенчәкне мәгариф бүлегендә көтеп кенә торалар. Зиләгә дә өметле генә тәкъдим ясала. Һәм ул туган авылыннан ерак булмаган Картамак мәктәбендә пионервожатый булып хезмәт юлын башлый. Иртәме-соңмы, барыбер укытучы һөнәрен сайлаячак белгечкә физика-математикадан дәресләр бирүне дә йөкләтәләр. Чынлап уйласаң бу фәннәрдән дәрес сәгатьләре күп, акчасы да мул. Һөнәр сайлауга менә шундый тормышчан караш авыл кызын педагогия институтының физика-математика факультетына китерә дә инде. 

Арытаба дипломлы белгечкә һөнәре буенча туган районының берничә мәктәбендә эшләп алырга насыйп була. Әмма кайчандыр укып чыккан туган мәктәбе барыннан да якынрак, ул монда хезмәт чыныгуы үтә, мәктәпнең данлыклы директоры Зөфәр ага Дәүләтовның фатыйхасын ала. Зиләгә остазы алдагы эшчәнлегендә зур уңышларга ирешәчәген, хезмәт баскычлары буенча үсеп, хәтта педагогик коллективка җитәкчелек итәчәген дә юрый.

Педагогия ветеранының ул чактагы яшь белгечкә карата фаразлары тормышка ашты. 1976 елдан өметле белгечнең язмышы тулысы белән ул чорда районда иң зур саналган Каран мәктәбе белән бәйләнә. Моңа исә төп сәбәпче булып гаилә хәлләре тора. Бер елдан соң биредәге “Коммуна” колхозында хезмәт юлын башлаган инженер-мелиоратор Венер Латыйпов белән гаилә корып җибәрә алар. Шул ук вакытта Зилә Нәбиулла кызы коллективта әйдәүче укытучыларның берсе булып таныла.

Оештыру сәләте һәркемгә дә тигез бирелми. Оста укытучы җитәкчелек йөген тарта алмаска да мөмкин. Зилә Латыйпова исә үз фәнен энәсеннән җебенә кадәр белү белән бергә, табигате белән чая, шул ук вакытта һәр мәсьәләгә җентекле һәм җитди якын килергә күнеккән. Каран мәктәбе директоры вазыйфасына тәкъдим иткәндә аның әлеге сыйфатларына да игътибар бирелгәндер, әлбәттә. Гомумән, педагогия коллективына ул җитәкчелек иткән чор иң нәтиҗәле саналырга хаклы. Каран мәктәбендәге матур үзгәрешләр уку йортының матди-техник базасын заман таләпләренә тәңгәл китерүдән башланды, дип әйтергә мөмкин. 60нчы елларда күтәрелгән бина яңартуга мохтаҗ, моңа өстәп заманча җиһазларга, күргәзмә әсбапларга кытлык зур. Шул ук вакытта, мәгариф матди ярдәм тоярга тиеш дисәләр дә, әлеге теләк финанс ягыннан һич ныгытылмады. Әмма илдә  “Мәгариф” гомумдәүләт проекты бөреләнеп килгән чорда ук Каран мәктәбе бинасының түбәсен алыштыра алдылар, интернат үзгәртеп корылды, бик күп җиһазлар кайтарылды. Болар инде директорның матди-тәэминат өлкәсендәге тырышлыгы нәтиҗәсе. Уку программаларыннан хезмәт тәрбиясе читләштерелгән хәзерге чорда бу сәер яңгырарга мөмкин, әмма Каранда мәктәп ихтыяҗларына акчаны үзләре эшләп таптылар. Биредәге хуҗалык белән берлектә 40-60 гектарда шикәр чөгендере үстерелде, “шикәр” акчасына исә төзелеш материаллары, мәктәпкә заманча әсбаплар алдылар. Күрше мәктәпләр арасында беренче булып алынган компьютер да шулар исәбенә керә.

Зилә Латыйпованың директорлык дәверендәге янә бер казанышы — уку-укытуда бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек иҗади эшләүче коллектив туплый алган ул. Биредәге укытучыларның күпчелеге, атап әйткәндә, Лилия Зәйнуллина, Әлфия Хәйруллина, Резеда Сәмигуллина һәм башка күпләр шушы мәктәпне тәмамлаганнан соң директор үрнәгендә һөнәр сайлаган кешеләр. Каран мәктәбенең район һәм республика күләмендә танылу алуында педагогик кадрларның күчәкилүчәнлегенең дә йогынтысы бардыр, әлбәттә. Укытучының горурланырлык укучылары болар белән генә чикләнми. Эре хуҗалык җитәкчесе Айдар Шәяхмәтов, училище укытучысы Рим Хәбиров, малтабар Венер Сәетгалиев хезмәттәге уңышлары, игелекле гамәлләре белән укытучылары йөзенә кызыллык китерми. Педагог өчен моңардан да күңеллесе юктыр.

Лаеклы ялга чыкса да, ветеран мәктәп мәшәкатьләре белән даими кызыксынып тора. Әйткәндәй, коллективта да аның киңәшләрен олылап кабул итәләр.

— Соңгы елларда мәгариф өлкәсе зур гына үзгәрешләргә дучар ителде, — ди Зилә Нәбиулла кызы. — Ни аяныч, оптимальләштерү тискәре нәтиҗәләрен күрсәтеп кенә тора. Штатлар киметелү аркасында лаеклы алмаш тупланмады. Балаларның белем дәрәҗәсендә тискәре яктан чагылыш табачак әле бу. Хәзерге вакытта мәктәптә укучылар саны азайган, әлбәттә. Әмма тормыш бер урында гына тормый, балалар артып, укытучыларга янә дә мохтаҗлык туачак бит. Күңелне кырган янә бер мәсьәлә — мәктәп директорларын  дәресләр бирүдән азат иттеләр. Ягъни алар оештыру, хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнә. Ә бит педколлектив җитәкчесе элек мәктәптә, чын мәгънәсендә, киң юнәлешле белгеч иде, теләсә кайсы фәннән дәрес бирүче директорларны да беләбез. Җитәкчене уку-укыту процессыннан читләштерү һич дөрес түгел, минемчә.

Әйе, тынгысыз педагог күңеле белән һаман да туган мәктәбендә. Гомернең зур өлеше шунда үткәнгә, башкача мөмкин дә түгелдер. Әйткәндәй, әлеге сыйфат тоташы белән аның гаиләсенә дә хас бит. “Башмелиоводхоз” республика берләшмәсенең Бүздәк филиалы директоры, җәмәгате Венер Хаҗи улы белән алар үрнәкле тормыш кичерә, никах коруларына март аенда 35 ел тулды. Дүрт бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар, кызлары Вера белән Эльвира гаиләле, ата-аналары куанычына оныклар үстерәләр. Югары белемле уллары, игезәкләр Эльвир белән Эльмир, армия хезмәтен үтеп, шулай ук үзаллы тормышка аяк басты. Бер сүз белән әйткәндә, остазының яраткан укучысына юраганы юш килде.

Фәнүр Гыйльманов.

Бүздәк районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»