29.03.2012 - Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек башланды

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов үткәргән киңәшмәдә республика территориясендә Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек барышы тикшерелде.

Быел Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы — унынчы, ә штат режимында дүртенче тапкыр үткәрелә. Унөч төрле фәннән Бердәм дәүләт имтиханы бирү өчен гариза язылган. Испан теле БДИ исемлегенә кертелсә дә, бу фән буенча имтихан тапшырырга теләк белдерүче укучы юк. БДИ бирергә 27 мең кеше теркәлгән, аларның 25 меңе — чыгарылыш сыйныф укучылары.

Мәгариф министры Әлфис Гаязов быел имтиханны үткәрүнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштырды.

— БДИ үткәрү тәртибендә җитди яңалыклар юк. Нигездә, алар үзгәрмәде. Әмма 2011 елның февралендәге федераль законга ярашлы кайбер үзгәрешләр бар, — диде ул.

Быел имтиханны биргәндә элемтә һәм электрон-исәпләү техникаларын куллану тәртибе үзгәртеләчәк. Аны бозу очраклары ачыкланганда, укучыдан имтихан алу туктатыла. Аңа икенче тапкыр имтихан бирү хокукы имтихан кабул итү комиссиясе тарафыннан билгеләнә.

Имтихан барышында хәзер аудиториядә бердән дә күбрәк җәмәгать күзәтүчесе булырга тиеш түгел. Быелдан апелляция эшен караганда да җәмәгать күзәтүчеләре катнашу рөхсәт ителә.

БДИ үткәрүне оештыручылар һәм анда катнашучылар контроль-исәпләү материалларындагы мәгълүматларны фаш иткән өчен административ җаваплылыкка тарттырылачак. Аларга 50 меңнән алып 200 мең сумга кадәр штраф каралган.

Имтихан эшләрен федераль яисә төбәк имтихан комиссияләре кабаттан тикшерергә хокуклы.

Киңәшмә барышында министрлыклар һәм ведомстволар Башкортстан Республикасында БДИны үткәрүне камилләштерү буенча Хөкүмәт каршындагы ведомствоара комиссиясе утырышында 2011 елның 22 декабрендә расланган чаралар планы үтәлеше турында отчет бирделәр.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»