30.11.2010 - Мәгариф

Уфада белем бирү перспективалары тикшерелде

“Хәзерге  белем бирү процессы: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” дигән темага багышланган бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен Уфага  илебез мәгарифе берләшмәсенең 250дән артык вәкиле килде. Бу форум үткән җомгада Мәгарифне үстерү институтында үтте. Үткәрү урыны буларак бу институт юкка гына сайланмады. Мәгариф министры урынбасары Владимир Аристархов әйтүенчә, ул төбәк педагоглар өчен  танылган укыту-методик һәм фәнни үзәккә әверелде.

— Мәгарифне үстерү институты “Мәгариф” проектын гамәлгә ашыру буенча төбәк операторы  буларак билгеләнде, — диде Владимир Аристархов. — Аңа мониторингларны оештыру һәм үткәрү, методик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү, инновацион тәҗрибәне өйрәнү һәм гомумиләштерү бурычы йөкләтелде.

Бу форумны Русия Федерациясендә  үткәрелгән “Укытучы елы”н  йомгаклау чарасы  дип атап була. Форумда катнашучылар аны мәгарифнең актуаль проблемаларын ирекле һәм һөнәри тикшерү өчен ачык мәйданчык дип атады.  Киләсе елда “Безнең яңа мәктәп” башлангычы гамәлгә ашырыла башлаячак. Ул яңа буын стандартларына күчүне, сәләтле балаларга ярдәм итү системасын, шулай ук укытучылар өчен рухи һәм матди стимуллар системасын  булдыруны күзаллый. Форум конструктив юнәлештә эшләде һәм тәҗрибә уртаклашу дәресләрен, семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр, пленар утырышларны үз эченә алды.

Чыгышларда сүз, һичшиксез, балалар турында барды. “Безнең яңа мәктәп” башлангычы мәктәп укучыларына  нәрсә бирәчәк? Беренчедән, мәктәптә укыганда ук сәләтеңне ачу, югары технологияле көндәшлек мохитендә үз урыныңны табу, талантлы балаларны эзләп табу һәм аларга ярдәм итүнең күптармаклы системасын булдыру, шәхес формалашу дәверендә алар белән эшләүне дәвам итү мөмкинлеге булу. Мәктәптә төп урынны укытучы алып тора, шуңа күрә  иң яхшы укытучыларны дәртләндерү, аларның квалификациясен даими күтәрү,  мәктәпкә яшь укытучыларны җәлеп итү системасы булдырылырга тиеш.

Квалификацияне күтәрү һәм мәгариф хезмәткәрләрен һөнәр буенча яңадан укыту академиясе ректоры Эдуард Никтин, мәгарифнең  төп эчтәлегенә тукталып, игътибарны “Мәктәптә нәрсәгә укытырга кирәк?” дигән сорауга  юнәлтте:

— Укырга өйрәтергә кирәк, — дип белдерде ул үз фикерен. —  Фикерләргә, анализ ясарга,  чагыштырырга, нәтиҗә чыгарырга, үз язмышыңны үзең хәл итәргә өйртергә кирәк. Без эшчәнлегебез нәтиҗәләре өчен әхлакый, рухи, кешелеклелек, гражданлык дәрәҗәсендә җаваплыбыз.  Балалар яңа шартларга яраклашырга өйрәнергә тиеш. Күпләр, тормыш өйрәтә ул, ди. Юк, өйрәтми!  Аны без —  белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре өйрәтергә тиешбез. Нәрсә эшләү турында түгел, ә ничек эшләү турында сүз алып барырга кирәк.

Фикер алышу барышында  төп һәм өстәмә белем бирү интеграциясенә, гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерүгә  юнәлеш алу темаларына да кагылдылар.

— Мәхәббәт, ирек, матурлык барлык дәверләрдә дә иң мөһиме булып кала, — диде “Өстәмә белем бирү теориясе һәм практикасы” журналы мөхәррире Владимир Горский.  — Әгәр әлеге белем бирү программасы шушы кыйммәтләрне үзләштерүгә юнәлтелгән булса, ул — безгә иң кирәклесе. Бүгенге көндә һөнәргә өйрәтү белән генә түгел, шәхесне үстерү белән дә шөгыльләнү кирәк. Акыллы, намуслы, тәртипле, үзаллы, җаваплы кеше һәрчак кирәк. Төп һәм өстәмә белем бирүне берләштереп кенә аның тулылыгын  һәм бөтенлеген тәэмин итеп була.

Эльвира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»