02.12.2011 - Мәгариф

Безнең башлангыч Мәскәүлеләрне дә кызыксындырды

Кичә Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий Уфага килде. Ул республикадагы күп кенә чараларда, очрашуларда катнашты. Шуларның берсе  мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашлыгында югары уку йортлары ректорлары белән узды.

Очрашуда Әлфис Гаязов республика югары уку йортлары эшчәнлегендәге яңалыклар, уңышлар турында сөйләде. Безнең студентларның, яшь галимнәрнең МДУ белән тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп, бу уку йортының Башкортстан галимнәре өчен  чыныгу, осталыкка өйрәнү үзәге булуын әйтте.  Башкортстанлыларның Мәскәү дәүләт университеты үткәргән  фән фестивалендә катнашып, тәҗрибә туплап кайтулары да хуплауга лаек, диде министр. Мәктәп укучыларының да МДУ чараларыннан читтә калмавы  куанычлы хәл.   Киләчәктә  сез үткәргән фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнашачакбыз, дип вәгъдә бирде.

Арытаба республика вузлары җитәкчеләре үзләрендәге фәнни ачышлар, булачак белгечләрнең идея-инициативалары белән уртаклашты. Атап  әйткәндә, Башкортстан вузлары ректорлары советы рәисе, Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Морат Гозәеров республикада әзерләнүче “Стартка хокук” программасын яшь белгечләр өчен бик мөһим программа булачагын ассызыклады.

Яшьләр арасындагы эшсезлек республикада  кискен мәсьәлә булып кала килә. Югары уку йортын яисә техникум тәмамлаган, тәҗрибәсе булмаган яшь белгеч беркемгә дә диярлек кирәкми. Базарның стандарт таләбе – “белгечлек буенча эш тәҗрибәсе”. Әмма кичәге студент  ул тәҗрибәне каян  алсын?  Эш бирүчене бу мәсьәлә борчымый. Президент Рөстәм Хәмитов кушуы буенча  Мәгариф министрлыгы һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы быел “Стартка хокук”  проектын гамәлгә ашыра башлый. Аның асылы шунда, укуының соңгы елында һәр  студент республика предприятиеләренең берсендә, ярты ставкага булса да, ярты ел булса да, эшләү мөмкинлеге алырга тиеш. Максат — ул эшкә урнашканда диплом белән бергә “Белгечлек буенча эш тәҗрибәм бар” дигән язу күрсәтә алырлык булсын. Быелгы уку елында бу проектта техник юнәлештәге белгечләрдән 500 кеше катнаша.

Бу проект Мәскәү ректорын да кызыксындырды. Игътибар белән тыңлавыннан һәм сораулар бирүеннән шул аңлашылды: Уфа башлангычын мәскәүлеләр дә эләктереп алмагае әле!

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»