30.11.2011 - Мәгариф

Безгә шундый педагоглар кирәк

Безнең халык өйдән чүпне чыгармаска, авызыңда кан булса да дошман алдында төкермәскә дигән принципта яшәргә өйрәнгән. Шуңа да Уфа шәһәренең 129нчы мәктәбендә укучыларның бер-берсен җәберләве, хәтта мыскыл итүе җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, гаеплеләрне тикшерәсе урынга, бу вакыйганы кемнең “читкә” чыгаруын ачыкларга керешәләр. Һәм табалар: математика укытучысы Гүзәл Ибраһимова икән. Укытучыга мәктәптә көн күрсәтми башлагач, ул эштән китәргә мәҗбүр була.

Хәтерегезгә төшерәбез: апрельдә коррекция мәктәбендә укучы унике яшьлек малайны үсмерләр җәберли һәм шушы мыскыл итүне видеога төшерә. Ул язма Интернетка куела һәм җәмәгатьчелектә зур канәгатьсезлек тудыра. 129нчы мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары бу хәлгә битараф калмый, аны үзләренең сыйныф җитәкчесе һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарына күрсәтә. Мәктәптә педсовет үткәреп, инвалид баланы кем кыйнаганын ачыклыйлар, ата-аналары белән сөйләшү дә үткәрәләр. Һәм шуның белән бетә.

Әмма укучыларның ата-аналары моның белән генә туктамый. Алар бу вакыйга турында матбугат чараларына җиткерә. Видеоны полициягә һәм прокуратурага илтә. Нәтиҗәдә, күңелсез вакыйга киң билгелелек ала. Бишенче сыйныф укучысын кыйнауны үзәк телевидениедә тикшерәләр хәтта. Шушы хәл-вакыйгаларның үзәгендә Гүзәл Ибраһимова тора, дип уйлый мәктәп җитәкчелеге. Аны эштән читләштерүнең уңай очрагы да туа. Моңа кадәр математика укытучысы Гүзәл Ибраһимова бу мәктәптә даими эшләмәгән була. Яңа уку елыннан ул, тулы ставкада эшләргә теләп, гариза яза. Әмма бу вакыйгалардан соң  директор аны яңа уку елында эшкә кабул итми.

Тәҗрибәле укытучының язмышы республика Президенты Рөстәм Хәмитовка да мәгълүм була. Президент мәгариф министры Әлфис Гаязовка укытучыга ярдәм итәргә куша. Нәтиҗәдә, Гүзәл Ибраһимованы Орджоникидзе районындагы бер мәктәпкә эшкә урнаштыралар.

Күптән түгел “Башинформ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә бу педагог язмышы белән кызыксынучы журналистларга мәгариф министры Әлфис Гаязов куанычлы хәбәр әйтте.

— Без бу укытучы язмышына битараф түгел. Мәгарифтә аның кебек инициативалы, иртәгәсе көн турында кайгыртучы педагоглар нык кирәк.  Шуңа да аны 54нче мәктәпкә директор итеп куйдык. Биредә ул үзенең  белемен һәм кызыклы проектларын иркен куллана алачак. Ул моңа әзер һәм бу эшчәнлек белән шөгыльләнергә риза, — диде Әлфис Суфиян улы.

Язма башында китерелгәннәре белән беррәттән, татарда башка мәкальләр дә җитәрлек. Шулардан “Эш күрсәткәнне ил таный”, дигәне дә бар. Таныт үзеңне, Гүзәл!

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»