26.11.2011 - Мәгариф

Белем сыйфатын күтәрергә мөмкинлекләр зур

Кичә «Башинформ» агентлыгында республикада мәгарифне модернизацияләү программасы үтәлешенә багышланган матбугат конференциясе булды. Анда мәгариф министры Әлфис Гаязов, аның урынбасары Марат Шмаков, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Лилия Гомәрова катнашты.

Мәгариф өлкәсендәге бу зур программаны илдә гамәлгә ашыруга алдагы ике елга федераль бюджеттан 120 миллиард сум акча бүлү күздә тотыла. Шуның яртысын диярлек төбәкләр үзләре кушарга тиеш.

Башкортстан мәгарифе Русиядә иң эреләр рәтендә. Бездә барлыгы  дүрт меңгә якын мәгариф учреждениесе, шул исәптән 1771 балалар бакчасы (170 мең бала тәрбияләнә), 1817 мәктәп (437 мең укучы), 92 – башлангыч, 75 урта һөнәри белем бирү учреждениесе һәм 12 югары уку йорты  эшли. 

Әлфиз Гаязов әйтүенчә, агымдагы елда федераль бюджеттан республика мәгарифенә 712 миллион сум акча бүленеп, ул берьюлы өч проблеманы хәл итә: чыгымнар гомуми белем бирү хезмәткәрләренең статусын һәм матди тәэмин ителешен күтәрүгә,  мәктәпнең матди-техник базасын яхшыртуга һәм аз комплектлы авыл мәктәпләре эшен җайга салуга юнәлтеләчәк.  Бу суммага янә республика бюджетыннан бүленгән 111 миллион сум кушыла. Бу акчага фән кабинетлары өчен укыту-лаборатория җиһазлары,  спорт кирәк-яраклары, компьютер техникасы, ашханә, медицина кабинетлары өчен җиһаз-җайланмалар кайтарылган  да инде. Мәктәп китапханәләрен методик әсбап һәм нәфис әдәбият белән тәэмин итәргә 162 миллион сум юнәлтелә. Энергияне саклауга гына 202 миллион сум тотынылачак. Дистанцион белем бирүгә 20 миллион сум юнәлтелгән. Акча инде республика мәктәпләренә җитәкчелек иткән шәһәр һәм район хакимиятләренә җибәрелгән.

Конференциядә катнашучылар, шулай ук, укытучыларның хезмәт хакын күтәрүгә, бу хакта уку елы башында ук әйтелсә дә,  бүленгән 728,5 миллион сум турында да сүз кузгатты. Нәтиҗәдә республика укытучыларының уртача хезмәт хакы, икътисад өлкәсе белән тиңләшеп, хәзер 16 мең 460 сум тәшкил итә.

Заман техникасы — компьютер белән җиһазландырылыш та яхшы куелган. 2011 елның 1 июленә мәктәпләргә 24 мең 525 компьютер куелган. Әлеге вакытта 1657 компьютер сыйныфы бар,  унҗиде балага бер компьютер туры килә. 2009 елда 19-20 укучыга берәү иде.

Мәгариф өлкәсендәге чыгымнарның урынлы кулланылмавы сәбәпле, аз комплектлы мәктәпләрне оптимальләштерү башка бик күп проблемаларны да тудыра. Шуларның берсе — укучыларны йөртү өчен автобуслар булдыру. Мәктәпләрнең 80 проценты авыл җирендә булганлыктан һәм нәкъ менә шул уку йортларын кыскартканлыктан, автобусларга ихтыяҗ көннән-көн арта. Бу уку елында гына 167 автобуска заявка бирелгән. Өстәвенә аларның җиһазландырылышына таләпләр дә катгыйлана. Хәзерге стандартлар буенча, былтыр алынган автобуслар да, өр-яңа булуларына карамастан, укучыларны йөртергә яраксыз исәпләнә. Чөнки аларда хәвефсезлек каешлары юк, укучыларның букчаларын куяр өчен шүрлекләр дә каралмаган. Әле моңа файдалану срогы чыккан 133 автобус та өстәлә. Шулай итеп, 2012-2017 елларда мәктәпләргә 1494 автобус кирәк булачак. Моның өчен 2,2 миллиард сум таләп ителә.

Шушы көннәрдә генә унөч районга унбиш автобус озатылган, Бүген-иртәгә тагы 30 автобус бүленәчәк. Кыскасы, ел ахырына кадәр кырык җиде район һәм ике шәһәргә 66 автобус озатылып, 155 авылдан йөреп укучы ике меңнән артык баланың проблемасы хәл ителәчәк.

Куанычлы хәбәрләр белән беррәттән, мәгариф җитәкчеләре журналистлар күтәргән проблемалы сорауларга да җавап бирде. Атап әйткәндә, кыскартуга эләккән укытучылар язмышы, авыл мәктәпләренә яшь белгечләрнең кайтмавы сәбәпле, бер фән укытучыларының икенчесеннән дә керүе һәм башка күп кенә мәсьәләләр  турында аерым сөйләшү кирәклеге ачыкланды.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»