24.11.2011 - Мәгариф

Укытучылар укырга гына килмәгән

Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, яңача белем бирү алымнары кертелү укыту-тәрбия эшләрендә катнашучыларның да камилләшүен сорый. Бу җәһәттән Башкортстан мәгарифне үстерү институты зур эшләр башкара. Анда ай саен республиканың төрле мәктәпләреннән төрле фән укытучылары белемнәрен камилләштерергә килә. Алар яңа укыту алымнарын теоретик яктан гына үзләштереп калмый, балаларны тәрбияләүдә кулланырлык башка чараларда да катнашып, үзләре үк оештырып, күп мәгълүмат туплый. Биредә мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре башлангычы аеруча мактауга лаек. Алар белемен күтәрергә килүче укытучылар белән төрле очрашулар, әдәби кичәләр үткәрә, педагогларның үзләрен дә бу чараны оештыруга җәлеп итә. Шундый очрашуның берсе татар һәм башкорт телләре укытучылары белән ноябрь ахырында узды. “Күңелдән — күңелгә, йөрәктән — йөрәккә” дип аталган бу әдәби кичәгә Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Кадим Аралбаев, шагыйрьләр Дамир Шәрәфетдинов, Тамара Юлдашева, Зөһрә Алтынбаева, Фәния Габидуллина, Салават Әбүзаров, язучылар Гөлнара Мостафина, Сабир Шәрипов, Салават Кәримов чакырылган иде.

Әдипләрнең шигъри сүзен, язучылар иҗатындагы яңалыкларны, әдәбият дигән тирән күлнең тылсымлы дөньясы турындагы фикерләрне тыңлау тел һәм әдәбият укытучылары өчен бер яктан кирәкле һәм тансык булса, бу чараның икенче максатны да күз уңында тотып оештырылуы ике як өчен дә файдалы булды. Кичәдә катнашучы әдипләрнең, Кадим Аралбаевтан башка, вакытлы матбугат вәкилләре булуы сәбәпле, сөйләшү укыту-тәрбия эшендә, туган телләрне саклауда гәзит-журналларның әһәмиятенә күчте. Язучы-шагыйрьләр чыгышы укытучыларның концерт номерлары белән аралашып барды. Бу кичәне аеруча ямьләде. Үгет-нәсыйхәткә генә корылган чараларның үтемле булмавына, тыңлаучыларга караганда сөйләүчеләрнең күплегенә китерүчән. Әле оештыручылар да, җыелучылар да аның киресенә шаһит булды. Кичә ахырын күмәк фотога төшү, язучылардан автографлы китаплар алу бизәде.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»