23.11.2011 - Мәгариф

“Безнең заман студенты”

Мәгълүм булуынча, 17 ноябрь — 1941 елдан башлап студентларның халыкара теләктәшлек көне буларак билгеләнә. Бу көнне илдә, дөньяда төрле чаралар оештырыла. Башкортстан дәүләт педагогия университетында бу көнне “Безнең заман студенты” премияләре тапшырыла.

Күптән түгел бу премияләр яңа хуҗаларын тапты.

Мондый хөрмәткә уку йортының 15 студенты лаек булды. Аларның һәрберсе турында аерым сөйләргә мөмкин. Физик культура факультетында белем алучы Алия Сафина җәй көне суда батучыны коткарган. Педагогика институтында белем алучы Алина Исмәгыйлева хокук саклау органнарына һәм бәлагә тарыган гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Диана Сәмигуллина, Лия Яхина, Эдуард Васильченко, Юлия Рузиева — донорлар. Анна Нәбиуллина белән Лиана Хуҗәхмәтова зәгыйфь балаларны җылы кием белән тәэмин иткәннәр. Башка студентлар да башкарган эшләре, җәмгыятькә китергән файдалары белән күпләргә үрнәк була ала.

Җиңүчеләр дипломнар һәм махсус карталар белән бүләкләнде. Карталар изге эш башкаручыларга университет ашханәсендә 40 көн бушлай тукланырга мөмкинлек бирә.

Бүләкләү тантанасында БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин, профсоюзлар оешмасы рәисе Марат Хафизов, һәнәри юнәлеш бирү буенча комиссия рәисе Светлана Моцартова катнаштылар.

Зәки МИДХӘТОВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»