26.11.2010 - Мәгариф

Үсмерләр тикшеренүе тарихта эз калдыра

Благовар районы балалар техник иҗат йортында өстәмә белем бирүдә эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Иҗат йорты директоры Әнис Габдрахманов әйтүенчә, бу — бүгенге көн таләбе.

— Соңгы вакытта яшь буынга җәмгыятьнең йогынтысы артуын күзәтәбез, — ди ул. — Кызганычка каршы, аерым очракларда начар үрнәк тәэсире көчлерәк булып чыга. Нәтиҗәдә балалар арасында яман гадәтләргә бирелеп китүчеләр дә арта. Өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларының төп бурычы — әнә шул “урам йогынтысын”нан арындырып, балаларны күңеленә яткан шөгыльләргә җәлеп итү.

Шушы максатта былтыр техник иҗат йорты нигезендә “Үсмерләр тикшеренүе” дигән яңа иҗади берләшмә оештырыла. Аңа Языково урта мәктәбенең 7-10 сыйныф укучылары җәлеп ителә, шул ук вакытта берләшмә районның башка мәктәпләре белән дә эшлекле бәйләнеш булдыра.

— Эшчәнлегебезнең төп юнәлеше булып районыбыздагы сәнәгать предприятиеләренең барлыкка килү, төзелү һәм үсеш баскычларын барлау, Башкортстанның техник куәтенә, икътисадына зур өлеш керткән якташларыбызның тормыш һәм хезмәт юлын өйрәнү тора, — ди берләшмә җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Йосыпова.

Ике ел дәвамында берләшмә эшчәнлегенең анык системасы төсмерләнгән. Белүебезчә, соңгы елларда яшьләрнең тарихи үткәнебезгә, аны фәнни яссылыкта өйрәнүгә игътибары артты. Тикшеренүләр барышында балалар дөньяны үзенчә ача. Әлеге үзенчәлек аларны берләштерә дә инде.

Тикшеренү темасы билгеләнгәч, аның өстендә эш, иң беренче чиратта, архивлардан башлана, әлеге максатта район һәм республика вакытлы матбугаты файдаланыла. Шулай ук геройның үзе белән очрашулар оештырыла, аның туганнары, якыннарыннан мәгълүмат туплана, гаилә альбомыннан фотографияләр җыела. Материал туплауда, әлбәттә, район китапханәсендәге, музейдагы белешмәләр дә киң файдаланыла. Җыелган материалны системалаштыруда балаларга ярдәмгә иҗади берләшмә җитәкчесе килә, үзенең киңәшләре белән ул яшь тикшеренүчеләргә теманы ачуда юнәлеш бирә.

— Тикшеренү объектына балалар бөтенләй көтелмәгән яссылыкта карарга омтыла, шуңа да тупланган материаллар кызыклы гына түгел, мавыктыргыч та килеп чыга, — ди Ләйсән Йосыпова. — Гомумән, мондый фәнни эшчәнлек балаларның үзләрен дә нык җәлеп итә, аларда туган як белән горурлану хисләре тәрбияли, күренекле якташларга ихтирам уята. Шунысы аеруча мөһим — якташлар, авылдашлар турында материаллар җыеп, аларның биографияләрен язып, укучылар туган як тарихын өйрәнүгә дә лаеклы өлеш кертә.

“Үсмерләр тикшеренүе” иҗади берләшмәсенең эшчәнлек даирәсе киң колачлы, тематикасы бай. Ләйсән Сәетгәрәева, мәсәлән, Башкортстан Республикасында сәнәгать һәм уйлап табучылык үсешен тикшерү  юнәлешендә актив эшли. Аның соңгы эшләренең берсе “Благовар” токымлы кошчылык заводы-селекция-генетика үзәге” дип атала. Булат Хәсәнов, шушы ук юнәлештә тикшеренүләр алып барып, Уфа дәүләт авиация техник университеты доценты, полковник Мәхмүт Биглов турында бай мәгълүмат туплады. Сарайлы мәктәбе укучысы Айнур Рәхмәтуллин якташы, республиканың данлыклы уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты Мидхәт Муллагулов турында “Үрләрне якынайтучы кеше” дигән хезмәт язды. Гүзәл Рәфыйкова белән Алия Котышева күренекле фоторәссам, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рамил Килмәмәтовның тормышы һәм иҗаты турында җентекле материал туплаганнар.

Әйтергә кирәк, берләшмә әгъзаларының эшләре Благовар районында гына түгел, тоташ республика дәрәҗәсендә дә танылу алды. Ни өчен дигәндә, әлеге хезмәтләр республика күләмендә үткәрелүче төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып килә. Атап әйткәндә, балалар техник иҗаты буенча “Егерме беренче гасыр лабораториясе” республика фәнни-гамәли конференциясендә “Үсмерләр тикшеренүе” берләшмәсе әгъзалары Ләйсән Сәетгәрәева, Булат Хәсәнов, Алмаз Идиятуллин, Айнур Рәхмәтуллин призлы урыннар яулады, ә Гүзәл Рәфыйкова белән Алия Котышева лауреатлар булып танылды.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның

үз хәбәрчесе.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»