22.11.2011 - Мәгариф

Төбәк башлыклары УДАТУда булды

Шимбә көнне Уфа дәүләт авиация техник университетында яңа уку корпусы ачылды. Тантанада Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Азамат Илембәтов, төбәкләр министрлыклары  җитәкчеләре катнашты.

УДАТУ ректоры Морат Гозәеров югары уку йортының яңа бинасын файдалануга тапшыру бөек урыс галиме Михаил Ломоносовның тууына 300 ел тулу  билгеләнгән көнгә туры килүен әйтеп үтте. Корпусның проектын 2003 елда “Архпроект” оешмасы әзерләгән. Алты катлы бина университет комплексының бер өлеше булып тора һәм башка корпуслар белән тоташтырылган. Гомум мәйданы 8 436 квадрат метр булган, 2220 студентны берьюлы  кабул итә алучы бинада гамәли һәм лаборатор дәресләр өчен аудиторияләр, 50-60 һәм 75-90 урынга исәпләнгән ике лекция залы, шулай ук 480 урынлы тантаналар залы урнашкан.

Морат Гозәеров әйтүенчә, уку корпусын төзү максатлы федераль программага кертелгән булган. Федераль бюджеттан төзелеш башланган елларда 118,5 миллион сум акча бүленгән. Программа төгәлләнгәч, университет үз акчасына бинаны төзүне дәвам иткән.

Төбәкләр башлыклары УДАТУда 2008 елда оештырылган “Наноструктур материаллар һәм югары технологияләр” фәнни-уку үзәгендә булды. 2010-2011 елларда үзәккә “2008-2011 елларга Русия Федерациясендә нанотехнологияләр инфраструктурасын үстерү” максатлы федераль программа кысаларында ярдәм күрсәтелә.

Кунакларга наноүзәкнең бүгенге сәнәгатьтәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүен, аның хезмәткәрләренең соңгы буын авиация двигательләре өстендә эшләвен әйттеләр.

УДАТУ галимнәре электрохимия эшкәртүе технологияләрен һәм җиһазларын әзерләү өлкәсендә Русиядә һәм дөньяда алдынгы урыннарны били. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча йөздән артык патент алынган, наноструктур материаллардан детальләр җитештерү өчен электрохимия станокларының 12 моделе ясалган.

Өслекне наноструктурлау тагын бер фәнни юнәлеш булып тора. Бу эшләнмәләр илебездәге машиналар төзү предприятиеләрендә киң кулланыла.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары авиация двигательләре музеенда булды. Биредәге экспозиция бүген хаклы рәвештә Русиядә алдынгылыкны бирми.

УДАТУның тагын бер горурлыгы — 2007 елда булдырылган суперкомпьютер, Русиядә һәм БДБ илләрендә иң куәтлеләрнең берсе. Ул исәпләүләр алып баруны дистәләрчә тапкыр кыскарту мөмкинлеге бирә.

Очрашуның ахырында кунаклар гомум химия кафедрасында булды. Биредә уку барышына белем бирүнең яңа технологияләрен һәм студентларны укытуның яңа ысулларын кертү, матди-техник базаны ныгыту, кафедраны заманча җиһазлау өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Кафедрада фәнни эш биш төп юнәлеш буенча алып барыла. Авиация һәм нефть-газ сәнәгатендә перспективалы материаллар һәм технологияләр өчен инновацион фәнни-укыту үзәге оештырылган.

— Коллегаларымны бүгенге бәйрәм белән котлыйм, — диде Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев. — Биредә уку-укыту уңышлы алып барылсын өчен шартлар тудырылган. УДАТУның Түбән Новгород техник университеты белән тыгыз элемтәдә торуына бик шатмын.

Чувашстан Президенты Михаил Игнатьев безнең истребительләр өчен авиация двигательләренең төп нөсхәләрен  күргәне булмавын әйтте.

— Мондый заманча уку лабораторияләре турында безнең заманда хыял итәргә генә мөмкин иде, — диде Удмуртия Президенты Александр Волков. — Студентларга — белем алу, профессорларга, преподавательләргә укыту өчен бөтенләй яңа шартлар тудырылган.

“Русия даны аллеясе” проекты кысаларында яңа корпус алдында беренче космонавт Юрий Гагарин бюсты ачылды.

Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»