18.11.2011 - Мәгариф

Киләчәк мәктәбе - Салаватта

Лицей директоры Кадыйр Хәбибуллин 11нче “А” сыйныфы укучысы Виктория Прокофьева белән һөнәр сайлау турында әңгәмәләшә.Нефтехимиклар шәһәре Салаватта, Уфа һәм Мәскәүдәге танылган белем бирү учреждениеләре көнләшерлек, соңгы вакытта кабул ителгән “Русия мәктәпләре” дигән яңа программа, заманча технологияләр белән эш итүче, бүгенге көн өчен гадәти булмаган уку йорты бар. Ул — 1нче лицей.

Талантлы педагоглар биредә мәгариф системасындагы иң популяр программаларга таянып, компьютерлар, интерактив такта, проектор, ноутбук кебек әсбаплардан тыш көндәлек эштә йомшак мендәрләр, дөге кәгазе, елга комы, мәктәп фитобарындагы гөлҗимеш чәен дә, хәтта зәңгәр күк, тылсымлы йолдызлар, диңгез, урман шаулавы кебек табигать күренешләрен дә уңышлы файдалана. Лицейның үз матбугат үзәге бар. Аның җитәкчесе Ангелина Любинецкая белән башлангыч сыйныфлар бинасына керәбез. Коридор һәм уку бүлмәләре стеналары психологлар һәм дизайнерлар тәкъдим иткән төсләргә буялган. Стеналарның барлыгы да сизелми. Алар күңелләргә ышаныч, тынычлык бирүче, шатлык өстәүче сары, ачык зәңгәр, көрәнсу төсләргә буялган. Кеше үзен дүрт таш стена эчендә түгел, ә тере табигать кочагында хис итә. Синең алда ул бүлмәләрнең дәвамы — әкият илләрендәге яшел урманнар, таулар, зәңгәр күлләр... Беренче сыйныф укучылары өчен биредә кирәкле китаплар һәм уку әсбапларыннан тыш, махсус шкафларда зур плюш уенчыклар да бар. Тәнәфес вакытында малайлар өстәл футболы, хоккей уйнау белән дә мавыга. Һәр бала атнага бер тапкыр фитобарда шифалы үлән чәйләре эчә, теләге булганнар мультипликация студиясенә йөри. Җитәкчеләре Александр Огнев белән мультфильм төшерергә әзерләнә. Лицей — чын мәгънәсендә яшь талантлар лабораториясе. Биредә шулай ук ком студиясе, театр-музыка, шашка-шахмат, бию студияләре, спорт секцияләре эшли. Ком студиясендә, мәсәлән, беренче һәм икенче сыйныф укучылары пыяла өстенә җәелгән комда (астан яктыртылган бәләкәй генә махсус өстәл өстендә) педагоглары Елена Баканова белән төрле рәсемнәр эшлиләр, иҗади сәләтләрен үстерәләр. Мәктәпнең сенсор студиясе дә санаторийдагы махсус кабинетны хәтерләтә. Биредә балалар сулаган һаваны чистарту, дымландыру аппаратлары эшли. Психологик киеренкелекне киметү максатында малайлар һәм кызлар уңайлы итеп яткан килеш җәйге урман, диңгез шаулавы, җиңел музыка астында ял итә, йокыга да тала.

Лицейда Германия, Япония, Голландия волонтерлары (хезмәт хакы алмаучылар) эшли. Кохи Ичиносе, мәсәлән, Япониядән килгән студент, Токио университеты профессоры улы. Биредә ул үзе урыс һәм башкорт телләрен, безнең мәдәниятне өйрәнә, салаватлыларны үз иле, халкының көнкүреше белән таныштыра. Аның бүлмәсе дә япон интерьерында бизәлгән. Уен формасында оештырылган дәресләрне балалар аеруча ярата, көтеп ала икән.

Япон студенты Кохи Ичиносе Салават укучылары белән шөгыльләнә.Укучылар инглиз телен дә биредә 1нче сыйныфтан өйрәнә. Уку барышында аеруча сәләтле малайлар һәм кызлар Бөек Британиягә барып та тел байлыгын арттыралар. Инглиз теле буенча укытучылардан тыш, Голландия кешесе Рори да махсус дәресләр бирә. Ул урыс кызына өйләнгән, Русиядә яши. Лицей җитәкчелеге аны волонтер буларак, үзенә чакырып алган.

Европа илләрендәге мәгариф системасын өйрәнү, андагы уңай алымнарны үзебездә куллану максатында узган ел лицейның алты педагогы Финляндия, Швеция мәктәпләрендә булып кайткан. 1-4нче сыйныфлар буенча директор урынбасары Надежда Швецова белдерүенчә, иң камил мәгариф системасы Финляндиядә. Анда белем бирү, балаларны китаплар, башка уку әсбаплары белән тәэмин итү, туклану барысы да бушлай. Финнарда укытучы статусы аеруча югары. Медиклардан кала, алар илдәге иң югары хезмәт хакы алучы кешеләр, икән.

Лицей директоры Кадыйр Хәбибуллин белән өлкән сыйныфлар укый торган икенче бинага керәбез (шәһәрнең элекке 12нче мәктәбе). Биредә шулай ук тәртип, чисталык хөкем сөрә. Уку кабинетларында йөздән артык компьютер, башка заманча җиһазлар күзгә ташлана. Кадыйр Якуп улы канәгать елмаеп: “Безнең иң зур кыйммәт — булдыклы, талантлы укучыларыбыз”, — ди. Билгеле булуынча, биредә төгәл фәннәр — физика, химия, математика, информатика дәресләре тирәнәйтелгән программа буенча алып барыла. Сөйләүләренчә, лицей ишекләре сәләтле, киләчәккә җитди планнары булган һәр балага ачык. Уку тулысынча бушлай. Укытучыларның төп максаты — укучыларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү, аларны югары уку йортларына керергә әзерләү. Салават лицее Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты,    И. М. Губкин исемендәге нефть һәм газ университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты галимнәре белән эшлекле бәйләнештә тора.

— Илнең дәрәҗәле югары уку йортлары галимнәре безнең егетләр һәм кызларны укырга керергә үзләре чакырып ала. Узган уку елында, мәсәлән, чыгарылыш сыйныфларындагы барлык 83 укучы Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа һәм Салават шәһәрләрендәге вузларга, аларның 72 проценты университет һәм институтларның көндезге бюджет бүлегенә керде, — ди директор. Ангелина Әбсәләмова Уфа дәүләт нефть техник университетында, Константин Зайцев, Дмитрий Сурков һәм башкалар Мәскәү, Тимур Сәйфетдинов Казан, Карина Дәүләтьярова Ырынбур вузларында укып йөри. Төгәл фәннәр буенча тирәнәйтелгән программа буенча эш итүче сыйныфларда быел 107 укучы белем ала. Аларның күбесе физика, химия, математика һәм информатика буенча шәһәр, республика, Урал төбәге һәм Русия күләмендәге олимпиадаларда җиңү яулаган.

Киләчәктә кем булачагы, кайда, нинди вузда югары белем алачагы турында һәркемнең үз планы бар. Мәсәлән, Шамил Мусин, Арнела Балалар ком студиясендә.Сәйфетдинова, Камилә Кантюкова, Майя Хәмзина һәм башкалар техник вузларны сайлаган. Ә Фидан Мөхәммәтшин: “Мин табиб булачакмын”, — ди. Диана Бикмөхәммәтованың теләге дә шундый ук.

Лицейда 27 сыйныфта барлыгы 1440 бала белем ала. Дүрт сыйныфта беренчеләр.

— Алдагы көзгә алар биш сыйныфта укыячак. Лицей моңа әзер, — ди Кадыйр Хәбибуллин. Аның сүзләренә караганда, киләчәктә лицейның төгәл фәннәр буенча үз лабораторияләре дә булачак. Андый шартлар тудырылса, талантлы балалар мәктәп программасы кысаларында ук иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә алачак, дигән сүз. Ул гына да түгел. Физика, химия, информатика буенча лицей базасы нигезендә Русия беренчелеге өчен олимпиадалар, төрле конкурслар оештыру мөмкинлеге туа. Болары киләчәк мәктәбенең иртәгәсе көн бурычлары.

Минҗан Зарипов.

Салават шәһәре.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»