16.11.2011 - Мәгариф

Мәктәпләргә - күренекле шәхесләр исеме

Башкортстан Хөкүмәте карары белән ике гомуми белем бирү мәктәбенә республикадагы күренекле шәхесләрнең исеме бирелде.

Уфадагы Калинин районының 140нчы башкорт гимназиясенә прозаик, шагыйрь, драматург, Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева исеме бирелде.

Борай районының Кәшкәләү урта мәктәбе элекке укучысы —  күренекле педагог, профессор Мөсәллия Гали кызы Хәйруллина исемен йөртәчәк.

Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»