12.11.2011 - Мәгариф

Ара ераклыгы киртә түгел

Хәмит Бәширов чыгыш ясый.Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә шушы көннәрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары үтте. Аның эшендә Благовар районының әлеге юнәлештәге педагоглары белән беррәттән, аларның Татарстанның Лениногорск районыннан килгән коллегалары да катнашты.

Ике төбәк укытучыларының хезмәттәшлеге ун еллап элек башлана. Тәҗрибә уртаклашу максатында Благовар укытучылары күп тапкыр Лениногорск районында була, мәгариф һәм мәдәни чараларда катнаша, һөнәри осталыкка өйрәнә. Үз чиратында, Татарстан укытучылары да Башкортстанда көтелгән кунак.

— Республикабызның телләр турындагы законына ярашлы, без чит төбәкләрдә яшәүче милләттәш укытучылар белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдырырга омтылабыз, — ди Лениногорск районы мәгариф бүлегенең милли телләр буенча белгече Алия Вилданова. — Благовар районы, атап әйткәндә Сарайлы мәктәбе укытучылары белән фикердәшләр булып чыктык, чөнки алар туган телне укытуга, аны саклап калуга битараф түгел. Һәр елны очрашулар оештырабыз, моңардан ике як та ота, дип уйлыйм. Методик белешмәләр, күргәзмә әсбаплар белән алмашабыз, мәгариф өлкәсендә яңалыклар белән уртаклашабыз — болар, һичшиксез, ике төбәктә дә туган телне укытуга уңай йогынты ясый.

Татарстан кунаклары Сарайлы мәктәбе коллективының шатлыгын да уртаклашты. Агымдагы уку елы алдыннан биредә зур ремонт эшләре башкарылып, йөз егерме елдан артык тарихы булган уку йорты яңартылды. Үзгәрешләр, әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты кабинеты бизәлешендә дә нык сизелә. Биредә Сарайлы мәктәбенең беренче категорияле укытучысы Әлфирә Фаил кызы Мөсәлләмова ачык дәрес күрсәтте. Бишенче сыйныф укучылары белән “Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт” темасына дәрес һөнәри яктан тиешле дәрәҗәдә үтте, анда катнашкан педагоглар да укытучы осталыгына югары бәһа бирде.

 Семинар-киңәшмәнең темасы “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда укучыларда милли үзаң тәрбияләү” дип билгеләнгән. Бу яктан да чара үзенең максатына тулысынча иреште, дип расларга мөмкин. Семинарны оештыручылар укыту программасы кысалары белән генә чикләнеп калмыйча, чараның икенче өлешенә әдәби-музыкаль тамаша төсмерләре салып, аны җырлы-моңлы кичәгә әйләндерә алды.

— Һәр мәктәпнең элекке укучылары арасында әдәбиятка, сәнгатькә сәләтле кешеләр күп, — ди бу уңайдан Сарайлы мәктәбе Лениногорск районының татар теле укытучылары Әлфия Санҗапова,  Алия Вилданова һәм Флүрә Хәйбрахманова.җитәкчесе Равил Гомәров. — Без аларның иҗатын күзәтеп торабыз, уңышларына шатланабыз. Алар яшь буынга да олы бер үрнәк. Менә шушы тәрбияви үзенчәлекне исәпкә алып, кичәгә сәләтле якташларны чакырдык та инде.

Әйтергә кирәк, алар күрсәтелгән ышанычны тулысы белән аклады. Атап әйткәндә, үзенчәлекле талант иясе Хәмит Бәширов иң тәүдә үзенең яңа шигырьләрен укып ишеттерде. Аннары бу автор иҗаты белән укучы-якташлар да яхшы таныш икән. Мәсәлән, Хәмит Бәшировның “Бүләк бүлү” скетчы сәхнәдә заманча яңгыраш алды. Шагыйрә Венера Асаеваның чыгышы да залда утыручыларны битараф калдырмады. Үзешчән сәнгать осталары Рәсидә Халикова, Зәрия Идиятуллина, Ләйсән Асаева, Фәнит Фәрхетдиновлар шулай ук кичәне ямьләде. Чараның йөзек кашы итеп, әлбәттә, билгеле җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев чыгышын санарга кирәк. Ерак тарафларга юлланса да, туган мәктәбен, укытучыларын онытмаган ул. Милли үзаңга ара ераклыгы киртә түгел. Сарайлы мәктәбендә үткән матур чара да моны раслады.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»