11.11.2011 - Мәгариф

Пушкин теле өчен - Пушкин медале!

Милләтебезнең көзгесе Тукай Пушкин, Лермонтов кебек бөек әдипләрнең иҗатына еш мөрәҗәгать иткән. Аларның әсәрләре аны иҗатка рухландырган. Тукай урыс теле һәм классикасын мәдрәсәдә һәм үзлегеннән өйрәнгән булса, бүгенге буын балалары аны мәктәп, югары уку йорты һәм фәнни хезмәтләр аша үзләштерә. Педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт университетының урыс теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире Лена СӘЯХОВА моңа 60 елга якын гомерен багышлаган. Шуңа 80 яшьлек юбилее алдыннан аның бөтен җир шарында да бармак белән генә санарлык Пушкин бүләгенә ия булуы очраклы хәл түгел. Галимәнең фәндәге казанышлары халыкара фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан шушы рәвешле лаеклы бәя алды.

Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Лена Гали кызы нигез салган лингвокультурология мәктәбе Русиядә әйдәүчеләрдән санала. Аның урыс телен укыту методикасы Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу яулаган. Сәяхованың авторлыгында 400дән артык фәнни хезмәт, сүзлекләр һәм монографияләр дөнья күргән, аның хезмәтләре чит ил басмаларында да әледән-әле күренеп тора. Ул күп еллар Урыс теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ) әгъзасы, 2009 елга кадәр бу оешманың Русия бүлекчәсе идарәсе әгъзасы булды. Галимәнең хезмәт җимешләре — милли мәктәпләр өчен дәреслекләр, сүзлекләр һәм төрки халыклар мәдәнияте буенча методик кулланмалар — ничәмә еллар инде төрле буынга гыйлем дәрьясында ышанычлы гизәргә һәм милләтара аралашу мәдәниятен үстерүгә булышлык итә. Олуг юбилее уңаеннан “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе галимә белән очрашты.

— Хөрмәтле Лена Галиевна, агымдагы ел Сезнең өчен сөенечле вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе — халыкара дәрәҗәдәге Пушкин медале белән бүләкләнүегез. Башкортстанда мондый абруйлы медаль башка беркемдә дә юк. Белүебезчә, барлык җир шарында аңа нибары 300гә якын кеше лаек булган. Бу хакта үзегезнең тәэссоратларыгыз белән бүлешсәгез иде.

— Бүләк алу һәркем өчен сөенеч инде ул. Минем хезмәтемне дә шушы рәвешле зурлаганнар икән, димәк, гомер бушка узмаган. Бу вакыйга тел белгечләренең Кытайда, Шанхай шәһәрендә май аенда үткән XII Конгрессында булды. Конгресс дүрт елга бер тапкыр оештырыла. Быел анда 48 илдән меңнән артык фән эшлеклесе катнашты. Башкортстан дәүләт университетыннан анда өч укытучы — мин һәм безнең кафедра доцентлары Альмира Ямалтдинова белән Нурия Галләмова чакыру алдык. Безнең делегация Конгресста Уфа лингводидактика мәктәбен тәкъдим итте.

Форумда игътибарны аеруча җәлеп иткәне — чит илләрдә бөек Пушкин теленә янә игътибарның арта баруы, аның элек тоткан урынына кайту юнәлешендә булуы. Конгресста яңгыраган саннарга караганда, бүгенге көндә 14 миллион чит ил кешесе русиялеләрнең дәүләт телен өйрәнү белән мәшгуль.

— Конгресста бик күп темаларга сөйләшүләр булган. Сезнең өчен аларның кайсысы бүгенге көндә аеруча актуаль яңгырашлы?

— Бу җәһәттән, телне мәдәният белән бергә укыту алымы хакындагысы, дип әйтер идем. Шул исәптән, урындагы халыкларның мәдәниятләрен дә. Минем фәнни хезмәтләрнең һәрберсенең нигезенә шушы идея тагын да киңәйтебрәк салынган. Конгресста күтәрелгән барлык мәсьәләләр һәрберсе 800 биттән торган 5 томда нәшер ителеп дөньяга чыгарылды.

— Глобализация һәм мәдәниятләр арасындагы коммуникация чоры җир шарындагы барлык телләрне дә зур сынау алдына куя. Бу җәһәттән ниндидер фаразлар булдымы?

— Бу темага Конгресста тоташ бер секциянең эшчәнлеге багышланган иде. Анда мин дә чыгыш ясадым. Секциядә урыс һәм төрки телләрнең сүз байлыгы үзгәрә баруы, яңа сүзләр, шуңа бәйле проблемалар турында сүз барды. Фән-техника прогрессына бәйле тормыштагы үзгәрешләр беренче чиратта телдә чагылыш таба бит. Чөнки нәкъ лексика җәмгыятьтәге үзгәрешләрне тиз тоеп ала. Тормыш катлауланган, үскән саен телнең сүзлек составы да байый, яңара бара. Бу — табигый күренеш. Тик, яңа сүзләрнең, яңа терминнарның таралуыннан бигрәк, галимнәрне яшьләрнең әдәби телдән читләшүе, аларның телләре ярлылануы, Интернет һәм “аська”лар телендә аралашуга күчүе хафага сала.

Бу уңайдан мин беренче курс талиблары белән шундый тәҗрибә үткәргән идем. Лекция барышында аларның нинди телдә сөйләшүен аңлатып бирүне сорадым. Моңа ун минут вакыт бирелде. Тик, ни кызганыч, шушы вакыт эчендә берсе дә анык кына җавап кайтара алмады. Алар үзләренең жаргонда сөйләшүен “төртеп күрсәтмичә” аңламады. Дөрес, югары курсларда башка күренеш. Уку елларында алар чын белгечләр булып формалашып өлгерә. Ә башка яшьләр? Алар бит күпчелекне тәшкил итә. Бу җәһәттән мәктәпкә, телне һәм әдәби әсәрләрне укытуга игътибарны арттырырга, ә гаиләдә туган телгә, китапка сөю тәрбияләргә кирәк, дип билгеләп үтәсем килә.

— Лена Галиевна, әгәр дә миннән Сезнең төп сыйфатларыгызны санарга кушсалар, әлбәттә, һич икеләнүсез, зыялылыктан башлар идем. Сез аны яшь буынга да мулдан өләшәсез. Бу матур сыйфат каян килә?

— Чыннан да бу матур сыйфат бар икән, бу башлап гаиләдән, тәрбияләнгән мохиттән киләдер. Күңеле, җаны игелек белән тулы әнием тәрбиясеннәндер, бөтен илне гизеп, җаваплы эшләрдә булган әтием тәэсиреннәндер. Башкортстанның Дәүләкән районында тусам да, миңа илнең көнчыгыш почмагында, милләтләр дуслыгы белән көчле булган Камчаткада да яшәргә туры килде. Андагы халыкларның сөйләм төрлелеге, гореф-гадәтләре минем өчен, һичшиксез, эзсез калмады. Тел белгече һөнәрен сайлавым да шуннан киләдер әле. Дөрес, моңа Дәүләкәндә мәктәптә укыганда Ленинградтан эвакуацияләнгән Илья Александровның да йогынтысы булмый калмагандыр. Әдәбият дәресләрен ул профессор лекцияләре дәрәҗәсендә алып бара торган иде.

Мәктәптән соң Уфадагы Тимирязев исемендәге институтны тәмамладым һәм, авылга кайтып, укыту эшенә керештем.

— Башкортстан дәүләт университетында эшләвегезгә дә биш дистә елдан артык вакыт үтеп киткән. Фәнгә Сезне нинди юллар алып кереп китте?

— Фән дөньясы мине иртәме-соңмы көтә иде. Әмма ул минем язмышым булыр дип уйламаган идем. Дәүләкән районының Яскаен авылы егете, минем булачак тормыш иптәшем Фәһим Лотфрахман улы Сәяхов без танышканчы ук фәнгә бирелгән иде инде. Өйләнешкәч, кулга-кул тотынышып, гыйлем дәрьясын гиздек. Соңрак ул, фәнни хезмәтен Мәскәүдә яклап кайтканнан соң,  тарих фәннәре докторы, профессор булып китте.

Мин югары уку йортыннан да, җитәкчеләр ягыннан да бик нык уңдым. Кафедрада лингвист буларак эш башладым. Бу миңа соңрак нык ярдәм итте. Телне укыту методикасы белән кызыксындым. Моңа кадәр аңа фәнгә караган кебек түгел, технологиягә сыман карыйлар иде. Мин мондый карашны үзгәртергә тырыштым, чөнки аның фәнни нигезлеге барлыгын тойдым. Методика буенча күрсәтмәләрне лингвистиканың үзендә үк табарга мөмкин бит. Шушы елларда фәнни эшчәнлек алып бардым, аспирантурага укырга кердем, чит ил университетларында махсус курсларда укып, анда биш ай эшләп кайттым. Бу минем өчен зур мәктәп булды. МАПРЯЛга сайлангач, аның Варшава, Братислава, Варна, Регенсбург, Париж һәм башка шәһәрләрдә үткән тугыз конгрессында катнаштым. 1991 елда миңа кафедрага җитәкчелек итүне йөкләделәр. Бу җәһәттән миңа кадәр бу эшне башкарып килгән Игорь Распопов, аннары Мөсәллия Хәйруллинаның ярдәме зур булды.

— Сез фәнгә лингвистика үсеш кичергән 60нчы елларда килеп кергәнсез һәм 90нчы еллардан алып лингвокультурология дигән яңа юнәлешне үстерүгә зур өлеш керткәнсез.

— Әйе, беренче этап телне системалы өйрәнүгә багышланды. Шушы чорда бик күп сүзлекләр, шул исәптән мәктәпләр өчен кыскартылган сүзлекләр, дөнья күрде.  Сүзлекләр төрки телле республикаларның сөйләм үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Башкортстанда еш кулланышта булган башкорт һәм татар сүзләре кертелде. Минем кандидатлык диссертациям дә татар һәм башкорт мәктәпләрендә I-VI сыйныф укучылары өчен урыс теленнән минимум-сүзлекләр темасына багышланган иде. Шушы теманы үстереп, 1982 елда докторлык хезмәтемне якладым. Арытаба фәндә телне шәхестән аерып өйрәнүгә игътибар итә башладым. Аның дөрес түгеллеген аңладым,чөнки тел, аралашу чарасы буларак, үзаллы гына тумый. Бу коралны хәрәкәткә китерүдә кешенең аңы һәм рухи дөньясы да катнаша. Шуңа күрә, тел турында сүз алып барганда, боларны бер-берсеннән аерып карау дөреслеккә туры килми. Моны без беренчеләрдән булып күтәреп чыктык һәм лингвокультурология концепциясенә нигез салдык. Безнең гомумдәүләт телен өйрәнү методикасы да шушы нигезлектә төзелгән. Ул һәр милләт вәкиленең рухи үсешенә юнәлтелгән.

1995 елда минем башлангычым белән Уфа һәм Мәскәү галимнәре Талмаз Гарипов, Раил Кузеев, Рәисә Хәйруллина һәм Владимир Воробьев авторлыгында “Тел һәм мәдәният” дип аталган беренче җимешебез дөнья күрде. Ул укучыларга махсус курс буларак тәгаенләнде. 2000 елдан алып Мәскәү профессоры Владимир Воробьев белән бергә төрки телле мәктәпләрдә 10-11нче сыйныфлар өчен “Урыс телен мәдәниятләр аралашуы аша өйрәнү” дип аталган уку әсбаплары чыгардык. Биредә дә нигезгә урыс телен туган тел белән бергә өйрәнү концепциясе салынган. “Башкорт мәктәпләрендә урыс теле”, “Сүз”, “Башкортстанда милли мәктәпләр өчен урыс теле” һәм башка дәреслекләр дә бүген зур сорау белән файдалана. Соңгысын татар, башкорт, чуваш, удмурт, мари мәктәпләрендә өйрәнәләр. Милли мәктәпләр өчен, дәреслекләрне чыгару эшенә кафедра хезмәткәрләре дә лаеклы өлеш кертә.

— Сезнең 2008 елда дөнья күргән “Урыс теле дәресләрендә төрки халыклар мәдәнияте” дигән укытучылар өчен кулланма да игътибарга лаек басма. Гомумән, Сезнең хезмәтләрегез аша бөек Пушкинның телендә төрки халыкларның теле дә чагылыш тапкан, дигән фикер үтә.

— Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә. Барлык фәннәр дә туган телдә алып барылган мәктәпләрдә шушы самимилек югалмаска, дәүләт теле дәресләрендә туган тел һәм дәүләт теле кагыйдәләре чагыштырып үзләштерелергә тиеш. Әлеге кулланма Алтай, Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Карачай-Черкес, Саха-Якутия республикалары халыкларының әдәбияты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, легенда һәм мифлары, фразеологик әйтемнәре, фольклоры, гаилә һәм тәрбия мәсьәләләренә карашлары белән танышу мөмкинлеге бирә.

— Сезнең кафедрада фәнни-методик эшчәнлек чит ил университетлары белән хезмәттәшлеккә юнәлтелгән.

— Мондый эшчәнлек 60нчы еллардан алып барыла. Бүгенге көндә бездә Америка, Кытай, Вьетнам югары уку йортлары талиблары белем үзләштерә. Күптән түгел кафедрада чит ил гражданнары өчен урыс теле өйрәнү үзәге ачу турында приказ булды. Русиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Чиләбе, Карачай-Черкес, Чувашия, Якутия һәм башка әйдәүче вузлары белән фәнни һәм эшлекле элемтәләр урнаштырылган. Үзбәкстан, Казахстан, Кытай югары уку йортлары белән хезмәттәшлеккә юнәлтелгән эшчәнлек алып барыла.

Кытайда үткән халыкара конгресста катнашучылар арасында үземнең аспирантны, Ляопин университеты профессоры Суй Суебеньне очратуым минем өчен зур сөенеч булды.

— Күпьеллык намуслы хезмәтегезне чагылдырган югары бүләк тапшырылуы уңаеннан республика Президенты Рөстәм Хәмитов Сезгә котлау юллаган иде. Анда шундый сүзләр бар. “Сез — әлеге халыкара ассоциациянең югары бүләгенә лаек булган республикада бердәнбер белгеч. Бу — бихисап монографияләр һәм милли мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм кулланмаларны үз эченә алган күпьеллык эшчәнлекнең нәтиҗәсе. Сез меңләгән укытучы, дистәләгән галим-методист әзерләп чыгардыгыз. Бүген Башкортстан педагогларының белемен камилләштерү өстендә армый-талмый хезмәт саласыз. Сезнең намуслы хезмәтегез дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләнгән. Бүген аларга тагын берәү өстәлде. Сезгә сәламәтлек, иҗади озын гомер, фәнни һәм педагогик эшчәнлегегездә уңышлар телим”.

Шушы сүзләргә кушылып, Сезгә Пушкинлы йолдызлыкның яктысы иҗатыгызны арытаба да яктыртып баруын, гаиләгезгә иминлек, бәхет һәм шатлык юлдаш булуын телибез.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»