25.11.2010 - Мәгариф

Әдәбиятны рәсем матурлый

Красная Горка урта мәктәбенә килгәч, сигезенче сыйныф укучылары белән очрашмыйча китмәскә киңәш бирделәр. Ни дисәң дә, мәктәптә үткәреләсе барлык чараларда да, класстан тыш эшләрдә дә  башлап йөрүчеләр алар икән. Телгә алынган 8 “м” сыйныфын тәнәфес вакытында татар теле һәм әдәбияты кабинетында очраттык. Укытучылары Рәмилә Рафаил кызы Гыйльванова да бу сыйныфны мактап телгә алды. “М” дигәч, сыйныфлар саны шулай күпмикән, дип сорап та өлгермәдек, математика сыйныфының шулай аталуын аңлаттылар.

Чынлап та, сигезенчеләрнең бар яклап та өлгер булулары алар белән очрашкач аңлашылды. Сыйныфтагы 24 укучының тугызы татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Неля Насыйрова, мәсәлән, “бишле” билгеләренә генә өлгәшүче уку алдынгысы. Станислав Иштуганов музыка мәктәбендә шөгыльләнә, аеруча инглиз телен ярата. Ләйсән Ямалетдинова, Максим Акузин, Илсөяр Миңлемөхәммәтова башлангыч сыйныфтан ук гимнастика белән шөгыльләнгәннәр. Әлбәттә, күп вакытларын математика фәненә багышлаган сигезенчеләр татар теле һәм әдәбияты дәресләрен көтеп ала. Укытучыларының һәр дәресне сәнгатьле итеп аңлатуы, шигырьләр укуы, татар теленә мәхәббәт тәрбияләве, фән буенча мәктәптә төрле ярышлар үткәрүе мактауга лаек. Мәсәлән, Илсөяр Миңлемөхәммәтова ике ел рәттән мәктәптә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада — беренче, район күләмендә “Башкортстан мәдәнияте” фәне буенча өченче урыннарны яулаган. Иң мөһиме, укытучылары Рәмилә Рафаил кызы укучыларны бишенче сыйныфтан башлап әдәбият дәресен рәсем төшерү белән үреп алып барырга өйрәткән.

Ә класстагы китап шүрлегендә төшерелгән рәсемнәрнең күплеге һәркемне хәйран калдырырлык. Габдулла Тукай әкиятләренә, икмәк темасына, яраткан әдәби герой, мультфильм персонажларына төшерелгән рәсемнәрнең бихисап булуы боларга дәлил. Укучыларның  үзләре төшергән рәсемнәрне кемузардан күрсәтергә тырышуларын, бар күңелләрен биреп әдәбият дәресе геройларын  ак кәгазь битләренә төшерергә яратуларын да бу очрашу вакытында күреп шатландык. Татар теле һәм әдәбияты дәресенә төрле милләт балаларының да бик теләп йөрүен әйтеп китәргә кирәк. Уку белән рәттән сигезенче “м” сыйныфы барлык спорт ярышларында да катнашырга ярата. Мәктәп буенча үткәрелгән спартакиадада волейбол, баскетбол буенча да беренчелекне бирмәгәннәр. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә, сигезенчеләр. Әфарин!

Людмила ХӘНӘФИНА.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»