25.11.2010 - Мәгариф

Кырмыскадай уңган, тырышлар

Стәрлетамак районының Кырмыскалы урта мәктәбе бусагасын иртәнге караңгыда ук  атлап керергә туры килде. Дәресләр башланырга әле байтак вакыт булса да, иң түземсез укучылар килеп тә җиткән икән. Кулымдагы “Әллүки” журналын күргәч, сырып та алдылар үземне.

— Апа,  Сез әллә редакциядәнме? Әллә безнең турыда язарга килдегезме? Сезнең исемегез ничек? — дип сорауларын яудырырга тотындылар.

Баксаң, алар “Әллүки”не яратып укучылар,  өйләренә килә торган “Кызыл таң”  гәзитенең “Очкын”  кушымтасын да көтеп алучылар икән. Үзләре дә журнал битендә сурәтләрен, язмаларын чыгарырга хыяллана бу балалар.

 Мәктәп директоры урынбасары Ирина Иванова  белән укыту-тәрбия эшләре, мәктәп тормышы турында сөйләшкәч,  Кырмыскалы  укучылары турында бик матур фикер уянды. Хәзерге вакытта нибары 45 бала белем ала торган урта мәктәпне тулы канлы тормыш белән яшәтү педагоглардан зур үҗәтлек һәм тырышлык сорый. Кызганычка каршы,  мәктәптә бүгенге көндә 9нчы һәм 11нче  сыйныфлар юк. Бәхеткә, авылда балалар туу  арткан, димәк, урта мәктәп яшәр әле.

Мәктәптә татар теле ана теле буларак укытыла, балалар  башкорт, урыс, инглиз телләрен дә яратып үзләштерә. Утыз елдан артык педагогик тәҗрибәсе булган  урыс теле укытучысы Рәйсә Габбасова — педагогик коллективның йөзек кашы. Аның укучылары район олимпиадаларында яхшы күрсәткечләргә ирешә. Күптән түгел генә мәкаль-әйтемнәр турындагы иҗади эшләр буенча мәктәп районда беренче урынны алган.

— Бүгенге мәктәп тормышы  күбрәге энтузиазмга нигезләнә, — ди  Ирина Владимировна. — Кызганычка каршы, белем учакларында күп түгәрәкләр кыскартылды. Шулай да һәр укытучы үз предметы буенча өстәмә  шөгыльләнүләрдән баш тартымый, укучыларны иҗади эшкә җәлеп итәргә тырыша.  Мәктәп бусагасын яңа атлап кергән сабыйны җанлы тормышка җәлеп итү, аны рухи яктан үстерү күбрәге башлангыч сыйныф укытучылары  Рәзилә Барабанова һәм Алия Зөбәерова җилкәсенә төшә. Аларның да хезмәт нәтиҗәләре сөенерлек.

Нибары дүрт ел гына педагогик тәҗрибәсе булган математика укытучысы Татьяна Дурцева турында: “Ул мәктәп тормышын үз тормышында эретте” — диләр образлы итеп өлкәнрәк укытучылар. Яшь мөгаллимәнең, бер эштән дә курыкмыйча, җиренә җиткереп башкаруы һәркемгә үрнәк.

Кырмыскалы мәктәбендә дүрт ел татар телен һәм әдәбиятын укытучы  Альбина Якупова шулай ук өлкән хезмәттәшләренең абруен яулаган.

— Бу мәктәптә балалар бик үзенчәлекле, — ди Альбина Әмир кызы. — Авылда татарлар белән рәттән мордва халкы да яшәгәч, балалар, нигездә, урысча аралаша. Мондый шартларда татар теле укыту аеруча зур көч таләп итә.

Әлбәттә, укытучы эшенең бизмәне — балаларда. Ана теленә гашыйк, һәр эштә актив  уку алдынгылары Айгөл Шахмаева, Розалия Шәңгәрәева, Айгөл Халикова, Илсөяр Якупова, Илмир Зөбәеров, барлык предметлар буенча да югары өлгерешкә ирешүче Денис Зимин кебекләргә таяна да инде педагоглар.

Шунысы сөенечле, бу балалар әдәби иҗат белән дә чын-чынлап кызыксына. Үзләренең иң уңышлы әкият-хикәяләрен, шигырьләрен һәм рәсемнәрен “Әллүки”дә һәм “Очкын”да күрергә тели алар.

Ләйсән Кәшфиева.

Стәрлетамак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»