05.10.2011 - Мәгариф

Күңелләрдә очкын уятучы

Нурсилә апа тормыш иптәше Зәнир белән.                                   Укытучы!

                                   Нинди гүзәл исем!

                                   Кеше итеп сине әзерли,

                                   Тормышның ул көрәшчесе итә,

                                   Кечкенәдән сөя, кадерли.

                                                           Р. Гарипов.

Чыннан да, укытучы ул — кечкенә йөрәкләрдә очкын уятучы да, тормышның мәгънәсен аңларга өйрәтүче дә. Мәкаләмнең герое — менә инде өч дистә елдан артык үз эшенә тугры булып, яшь буынны тәрбияләүче Нурсилә апа Әхмәтвәлиева.

Нурсилә Тимергали кызы Чишмә районы Түбән Тирмә авылында гаиләдә 10нчы бала булып дөньяга килә. Тәүдә үз авылларында башлангыч белем ала, соңыннан Сафар урта мәктәбенә укырга йөри башлый. “Математикадан безне Фаил Якуп улы Байбурин укытты, — дип искә ала Нурсилә апа. — Сыйныф җитәкчесе Рәшидә Мөдәрис кызы Нәфыйкова укытучы һөнәренә мәхәббәт уятты. Чыгарылыш сыйныфта без — биш кызга Фаил Якуп улы: “Әгәр дә математика укытучысы булырга укырга бармасагыз, аттестатыгызны бирмим”, — диде шаярып. Бу фәнне үзебез дә бик ярата идек.

“Иптәш кызлары белән Нурсилә апа Уфага юл тота. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Нәкъ биш елдан соң дипломлы белгеч Чишмә районы Ибраһим урта мәктәбенә математика укытырга җибәрелә. “Ул вакыттагы мәктәп директоры Әнәс Насыйров бик хуплап каршы алды, — дип искә ала яшьлек елларын Нурсилә апа. — Ибраһим мәктәбендә ике елдан артык укыттым. Аннары РОНОда методист булып эшләдем. Соңыннан 48нче һөнәрчелек училищесында математика укыта башладым!”

Нурсилә апа — изге һөнәр иясе генә түгел, сөекле әни дә. Улы Айдар компьютер технологияләре институтын тәмамлап, әлеге вакытта Уфа дәүләт нефть техник университетында читтән торып икенче югары белем ала. Әти-әнисенә зур ярдәмче дә ул. Бәхетле гаилә менә инде 31 ел тату гомер кичерә.

Нурсилә Тимергали кызы намуслы эше өчен Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, Русия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре.

Әлбәттә, һәр педагогның укыту дәверендә яраткан укучылары, онытылмас сыйныфы була. Нурсилә ханым өчен Ибраһим мәктәбенең 1980 елгы чыгарылыш укучылары шундый. “Бик яраттым шул балаларны. Алар белән иң истәлекле, иң матур чакларым үтте. Шул укучыларым ел саен очрашуларга киләләр, шалтыратып торалар. Барысы да югары белем алып, төрле һөнәр ияләре булып беттеләр. Алар арасында педагог һөнәрен сайлаган укучылар да бар — монысы минем өчен зур куаныч”, — ди Нурсилә апа Әхмәтвәлиева.

Нурсилә апа әле һаман балалар белән, аларга ныклы белем бирергә ашкына, нурлы, көләч йөзле, мөлаем. Ходай аңа бәхетнең иң олысын — яраткан эшен, янында сөекле тормыш иптәшен, улын биргән. Киләчәктә дә бергә-бергә шул бәхетне татып яшәргә язсын.

Гөлназ Арсланова,

БДУ талибәсе.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»